Главная страница
Навигация по странице:

  • Алып баручы .

  • Җыр башкарыла. ( БАЛАЧАК БЕЗДЭГЕНЭ ДИП УЙЛЫЙ КУРМЭГЕЗ ТАГЫН) Бала

  • Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала

  • Биюе башкарыла. ( ЧИБУРАШКА БИЮЕ ). Алып баручы . “Балаларыбызны беләбезме”

  • Җыр башкарыла( Тынычлык). Алып баручы .

  • Бию башкарыла ( КЫЗЛАР БИЮЕ) Алып баручы .

  • Сценарий праздник осени. Сценарий "нилр бйрме"


    Скачать 47.5 Kb.
    НазваниеСценарий "нилр бйрме"
    АнкорСценарий праздник осени
    Дата18.11.2022
    Размер47.5 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatarcha_stsenariy_koz_beyreme.doc
    ТипСценарий
    #795806

    Сценарий: “Әниләр бәйрәме”


    Алып баручы . Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

    Балалар кереп, тезелеп басалар.

    Жыр башкарыла ( Рэсем ясыйм ).

    Балалар шигырь сөйлиләр.

     1.Әнием – син минем бердәнберем,

    Мин сине бик тә яратам.

    Синең күзләреңә карыйм да

    Барлык борчуларым таратам.

    2.Булышсам, ничек шатланасың,

    Бүләк итеп кабул итәсең.

    Килә минем сиңа һәркөн шулай

    Гел шатлыклар бүләк итәсем!

    3. Язмыш сынауларында да

    Алар безгә нык терәк.

    Кайгыда да, шатлыкта да

    Алар безгә бик кирәк.

    4. Шуңа күрә әниләрне

    Кирәк безгә сакларга.

    Аларның ышанычларын

    Һәрвакытта акларга.

    5. Учларымда кояш минем,

    Күңелемдә гел яз минем,

    Син булганда янәшәмдә,

    Бердәнберем, газиз әнием!

     6. Һәркемгә дә газиз әни

    Әни сүзе – изге сүз.

    Күпме наз һәм нур сибелә

    Бу гади сүз үлемсез.

     7. Әниләрнең назы белән

    Без керәбез һәр көнгә

    Кояш кирәк җир йөзенә,

    Әни кирәк һәркемгә.

     8. Дөньяда иң яхшы әни,

    Беләсезме, кемнеке?

    Белмәсәгез, үзем әйтәм,

    Ул әни бит – минеке.

     Алып баручы . Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

    - Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

    Бала:

    Күмәкләшеп, бергә , дуслар

    Җырлап алыйк, әйдәле.

    Котлы булсын, гөрләп торсын

    Әниләрнең бәйрәме. 

    Җыр башкарыла. ( БАЛАЧАК БЕЗДЭГЕНЭ ДИП УЙЛЫЙ КУРМЭГЕЗ ТАГЫН) 

    Бала:

    Биюченең итәге

    Бии, бии кыскара,

    Биючегә сүз әйтмәгез,

    Бии, бии остара.

    Бие әйдә, бие әйдә

    Биегәнне күрсеннәр

    Баскан җирдә ут чыгара,

    Безнең кызлар дисеннәр.

    Алып баручы . Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз

    Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

    Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

    -         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

    -         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

    -         Ана куены (туннан җылырак)

    -         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

    -         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

    -         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

    -         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

    Биюе башкарыла.       ( ЧИБУРАШКА   БИЮЕ ).

     Алып баручы .  “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

    -         Балагыз нинди төс ярата?

    -         Нинди кием кияргә ярата?

    -         Балагызның яраткан артисты кем?

    -         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

    -         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

    -         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

    -         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

    Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

     

    - Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

     Бала 1:

    Әни кебек булсам иде! -

    Аның назлы сүзләре.

    Их, яратам әниемне-

    Аның нурлы күзләре.

    2. Әни кебек булсам иде!

    Гел елмаеп торсам иде.

    Тирә – юньгә, әни кебек

    Гел нур чәчеп торсам иде!

    3. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

    Бирер идем кояш нурларын,

    Әни кеше генә кочагында

    Назлый белә кызын, улларын.

    4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

    Йолдыз сузар идем кулыңа.

    Әни кеше генә җан сулышын

    Өрә синең гомер юлыңа.

    5. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

    Иркә сүзләр- синең телдә генә,

    Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

    Изге синең, әнием, теләгең дә!

    6. Әнием минем матур

    Күзләре якты, көләч.

    Шундый күңелле була

    Ул өйгә кайтып кергәч.

    7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

    Әниләрнең белик кадерен.

    Җил – давыллардан саклап үстерә ул

    Кызганмыйча бөтен гомерен.

     

    8. Гел шулай нур сибеп

    Яшә син, әнием!

    Исәнлек – саулык сорап,

    Дога кылам,

    Әниемнән аермасын

    Берүк Аллам!

    Җыр башкарыла( Тынычлык).

     Алып баручы . Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

    Бию башкарыла ( КЫЗЛАР БИЮЕ)                 

     Алып баручы . Бәйгебезне дәвам итәбез.

     Ә хәзер,  балалар « чума каз чума урдэк уенын уйнап китэбез».

    Бала 1:

    Бәйрәм бүләксез булмый ул.

    Барыгыз да беләсез.

    Безнең ничек тырышканны,

    Хәзер менә күрерсез!

    Бала 2:

    Нәни кулларым белән мин

    Тик сиңа, диеп кенә.

    Әзерләдем бүләгемне

    Бик зур көч куеп менә.

    Алып баручы . Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.


    написать администратору сайта