Главная страница

Тематическое планирование по родному (татарскому) языку 6 класса. 6 кл родной язык ФГОС. Эш программасы статусы


Скачать 60.92 Kb.
НазваниеЭш программасы статусы
АнкорТематическое планирование по родному (татарскому) языку 6 класса
Дата08.02.2023
Размер60.92 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файла6 кл родной язык ФГОС.docx
ТипПрограмма
#925819
страница5 из 5
1   2   3   4   5
йомгаклау контроль эше

1 вариант

А1. Исем сүз төркеменә караган сүзне күрсәтегез.

1) дәфтәр; 2) яшел; 3)укы; 4) җиденче.

А2. Кушма сүзне билгеләгез.

1) урманлык; 2) бала-чага; 3) ашъяулык; 4) җәнлек.

АЗ. Сыйфат + сүз ясагыч кушымча = исем калыбына туры килгән вариантны күрсәтегез.

1) балык; 2) игенчелек; 3) балалык; 4) тапкырлык.

А4. Астына сызылган сүз кайсы очракка туры килә? Бүлмәдә төрле төстәге шарлар бар иде. Мин кызылын алырга уйладым.

1) исем; 2) сыйфат; 3) исемләшкән сыйфат; 4) рәвеш.

А5. Рәвешләрне билгеләгез. Көрәшик тә, узышыйк та - Сабантуй бүген бездә! (Р. Миңнуллин)

1) көрәшик; 2) сабантуй; 3) бүген; 4) бездә.

А6. Түбәндәге җөмләдә куелмаган килеш кушымчасын билгеләгез. Беркөнне Төлке Торна... кунакка чакырган. (Татар халык әкияте)

1) иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) чыгыш.

А7. Астына сызылган сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез. Кар өсләрендә ап-ак знҗе нурлар уйный. (Г. Хәсәнов)

1)гади; 2) артыклык; 3) чагыштыру; 4) кимлек.

А8. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

1)4; 2)5; 3)6; 4)7.

А9. Күлмәгемалмашлыгында -ем куш. нәрсә күрсәткече?

  1. яңа сүз ясый; 3) сан күрсәткече;

  2. иялек килеше куш; 4) I зат тартым куш. А10. Сыйфат арасында "адашкан" сүзне табыгыз.

1) матур; 2) матурлык; 3)язгы; 4) кечкенә.

В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Данияр бик матур, бик зирәк, бик тапкыр бала булып үсте. Килгән кешеләр аның матурлыгына со­кланалар, тапкырлыгына исләре китә иде. Ул. Һавада очкан кыр казлары көтүен күреп, санамый-нитми аларның төгәл саннарын әйтеп бирә, сазлык өстеннән үткән киекнең эзенә карап, аның нинди киек икәнен һәм яшен әйтеп бирә иде. Соңрак ул киекләрнең һәм кошларның телләрен аңлый торган булды һәм үзе алар белән сөйләшә башлады. Ул шундый гаҗәп такмаклар әйтеп бирә иде ки, соңыннан ул такмаклар телдән төшми халык арасында йөри башлый иде, Күл читендәге куралардан иң яхшысын сайлап, ул үзенә курай ясады. Башта ул шушы курайда кош һәм җәнлек тавышлары гы­на чыгара белә иде, тора-бара менә дигән итеп төрле көйләр уйный белә башлады...

Ләкин аның иң яратканы Аккош күле иде. Ул көннәр буе күл янында утыра, курай тарта, аның янына аккошлар җыела, ул җим ташлый.(Ә.Фәйзи).

В1. Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясагыз.

В2Ясалма исемнәрне сайлап алып языгыз, сүз төркемен билгеләгез.

В3Тексттан алмашлыкларны күчереп языгыз һәм мәгънә төркемчәләрен билгеләгез.

В4Тексттан исемләшкән сыйфатны табыгыз.

2 вариант

А1. Исем сүз төркеменә караган сүзне күрсәтегез.

1) җырлау; 2) җырчы; 3) җырлы; 4) җырлый-җырлый.

А2. Парлы сүзне билгеләгез.

1) әнием; 2) аклы-каралы; 3) ямь-яшел; 4) бозваткыч.

АЗ. Исем + сүз ясагын кушымча = сыйфат очрагына туры килгән сүзне күрсәтегез.

1) бозлык; 2) тозлык; 3) тозлы; 4) бозда

А4. Исемләшкән сыйфатны күрсәтегез. Түтәлдә ак, сары, зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра. Миңа зәңгәрләре бигрәк тә ошады.

1) ак; 2)сары; 3)зәңгәр; 4)зәңгәрләре.

А5. Рәвешне билгеләгез.

1) матур; 2) матурлык; 3) бай; 4) бик.

А6. Җыю санын күрсәтегез

1)ике; 2) икенче; 3)икәү; 4) бер-ике.

А7. Түбәндәге җөмләдә куелмаган килеш кушымчасын билгеләгез? Безнең татар халкында икмәк ... хөрмәт аеруча зур иде. (Ә.Еники)

1) иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) урын-вакыт.

А8. Уртаклык исемне билгеләгез.

1) Ләйсән; 2) тынычлык; 3) Тынычлык (урамы); 4) Казан.

А9. Ясалма сыйфатны күрсәтегез.

1)зифа; 2) түбән; 3) матур; 4) көчсез.

А10. Күп нокталар урынына нинди алмашлык язылырга тиеш. Әтием белән икәү. ... гел бергә йөрибез. Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез. (Ә.Бикчөнтәева)

1)мин; 2) син; 3)ул; 4) без.

В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Әтием турында

Таныш булыйк. Минем әтием - сезгә таныш композитор Салих Сәйдәшев. Аның балачагы турында миңа әбием сөйли иде. Аның сөйләүләреннән мин шуны белеп калдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга да бик иртә өйрәнгән.

Әтием көндәлек тормышта йомшак, иркен күңеллекеше. булды. Мин аның безгә, балаларга, кычкырганын хәтерләмим. Ул, гомумән, тупаслыкны яратмый иде. Чыннан да, без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, шулай ук җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.

Аның иң яратып башкарган көйләре - татар халык көйләре. Ә үз әсәрләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы буенча гына башкара иде.

Минем әтием - Салих Сәйдәшев - тыйнак һәм эш сөючән кеше иде. (А.Сәйдәшев).

В1Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясагыз.

В2Тартым белән төрләнгән 5 исемне күчереп языгыз һәм затын билгеләгез.

В3Тексттан ялгызлык исемнәрен күчереп языгыз.

В4Тексттан рәвешләрне күчереп языгыз һәм мәгънә төркемчәләрен күрсәтегез.
1   2   3   4   5


написать администратору сайта