Тематическое планирование по родному (татарскому) языку 6 класса. 6 кл родной язык ФГОС. Эш программасы статусы
Скачать 60.92 Kb.
|
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемендәге 6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать исәбеннән төзелгән, елга 68 сәгать Эш программасы статусы. 6нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: 1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты 2.Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V- IX сыйныфлар. Төзүчеләр Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Г. Р. Шакирова Казан. 2013. 3 Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән Татар теле: Рус телендә урта гомуми белеем бирүче мәктәпләрнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслеккә (татар балалары өчен) Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина- Казан: “Мәгариф”, 2015 4. Мәктәпнең белем бирү программасы. Укыту фәненең уку планында тоткан урыны. Укыту планында караганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 68 сәгатькә төзелде. Эш программасы структурасы Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Эш программасының эчтәлеге. Тел- гаҗәеп күренеш. Ул кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә. Тел фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен кирәк. Тел ярдәмендә халкыбызның туплаган тәҗрибәсе, аның рухи, мәдәни байлыгы, ирешелгән уңышлары яңа буыннарга күчә. Безнең максат үз ана телендә сөйләшә, аралаша һәм үз фикерен матур, җыйнак, төгәл итеп җиткерә белүче шәхес тәрбияләү. Шундый шәхес кенә бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле шәхесбула ала. Бу программа да рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирүгә нигезләнә. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора. Татар төркемендә татар теле укытуның максаты: - укучыларда лингвистик аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү. - лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны үз эченә ала. Коммуникатив (аралашу) компетенция ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру. Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул- укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак,милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу. Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була: Татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү. Үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карарга өйрәтү, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау. 5 нче сыйныфта укучылар авазлар, аларның классификациясе турында тулы мәгълүмат ала, авазларга характеристика бирергә, татар теленең сүзлек составын килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм активлыгы ягыннан тикшерергә, сүзлекләрнең төрләрен танырга, аларны кулланырга, сүззнең тамырын һәм кушымчасын табарга, кушымчаларның төрләрен һәм функцияләрен аера белергә, ясалыш төрен билгеләргә, өйрәнелгән теоретик белемнәрне практикада кулланырга, бәйләнешле сөйләм төзергә, терәк сүзләр кулланып, хикәяләр төзергә, диалоглар, план төзергә, тәрҗемә итергә, изложение, сочинениеләр язарга өйрәнә 6 нчы сыйныфта морфология бүлеге өйрәнелә башлый. Аңа өйрәтүнең төп бурычлары: 1) сүз төркемнәре турында тирән мәгълүмат бирү һәм аларны аерырга өйрәтү; 2) исемнәр төрләнешен контекстта карау; 3) укучыларның сүз байлыгын сүз төркемнәре хисабына баету; 4) морфология курсын бәйләнешле сөйләмә һәм язма телгә таянып ныгыту; 5) сүз төркемнәрен үзләштереп, дөрес укырга һәм язарга өйрәтү. 6 нчы сыйныфта исем темасы буенча өйрәнгәннәр искә төшерелә. Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләргә исемнең ясалыш ысулларын билгеләү, исемгә морфологик анализ ясау, сыйфатны тексста тану, төркемчәләрен билгеләү, асыл һәм нисби сыйфатларны бер – берсеннән аеру, исемләшкән сыйфатларны тикшерү, сөйләмдә куллану, сыйфатның ясалышын билгеләү, аңа морфологик анализ ясау керә. Укучылар саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеген, исемләшүен, төркемчәләрен, ясалыш төрләрен, дөрес язылышын белергә, санга морфологик анализ ясый белергә; алмашлыкның функциясен, төркемчәләрен, сөйләмдәге әһәмиятен белергә һәм урынлы кулланырга, алмашлыкка морфологик анализ ясый белергә тиеш. Шулай ук 6 нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләргә түбәндәгеләр керә: Диалоглар төзү; Рәхмәт хаты язу; Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу; Изложениеләр язу; Җөмләләр һәм текст тәрҗемә итү. Әлеге сыйныфта белем сыйфаты югары, шуңа күрә аерым темаларны тирәнтен үзләштерү (мәсәлән, алмашлыклар) күздә тотыла. Күнегүләр һәм эш төрләре сайлаганда, укучыларның белемнәрен исәпкә алып, аларны төркемнәргә бүлеп эшләтү карала. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү; телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану; тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау; сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү; татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен өлешчә үзләштерү; сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү; ана теленең грамматик категорияләрен белү; грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү; сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау; сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү; төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану; текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади җөмләләр кулланып сөйли белү; бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү; сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү; төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу; тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү; ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау; татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау. Татар теленнән программа материалының бүленеше
Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты укыту программалары. 1- 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2011 Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/Н. В. Максимов, М.З. Хәмидуллина. –Казан: “Мәгариф”, 2015 УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята. Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле һәм әдәбияты” предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру. Укытуның шәхси нәтиҗәләре Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. Укытуның метапредмет нәтиҗәләре Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә. Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша. Танып белү нәтиҗәләре: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану. Регулятив нәтиҗәләр: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү. Коммуникатив нәтиҗәләр: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү: Сүзлек диктанты –18-25 сүз Сүзлек диктантын бәяләү Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела. Контроль диктант- ел башында 60-65 сүз, ел ахырында 65-70 сүз Контроль диктантны бәяләү: 1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.) 2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела. 3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела. 4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела. Изложение текстының күләме ел башында 140-160 сүз (85-95 –язма күләме) ел ахырында 160-190 сүз (95-105- язма күләме) Изложениене бәяләү 1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.) 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела. 3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела. 4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинениене бәяләү. Күләме-1-2 бит. 1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.) 2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела. 3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела. 4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела. VI сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
|