татарский язык рабочая программа. Рабочая программа по татарскому языку Воспитатель Волоскова Гузель Ильшатовна
Скачать 107.24 Kb.
|
МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ (АРАЛАША) БЕЛҮ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ. Тикшерү үткәрү буенча киңәшләр. Балаларның татар телендә аңлау һәм сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен уку елы башында (октябрь ае) һәм уку елы ахырында (апрель аенда) тикшерелә. Уртанчылар төркеме балалары белән тикшерү уку елы ахырында үткәрелә. Уку елы уртасында тематик тикшерү (декабрь, январь) үткәререгә мөмкин. Тикшерүне һәр бала белән аерым, 1 – 2 бала катнашында, ә йомгаклау эшчәнлеге булганда барлык балалар белән бергә дә үткәрергә була. Тикшерү вакыты 10-15 минутан артмаска тиеш. Биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә, уен-бирем рус телендә аңлатыла. Биремнәр мавыктыргыч һәм кызыклы булырга тиеш. Сораулар ачык, төгәл итеп, интонация белән бирелә.Тикшерүче балаларның җавабын тыңлаганда елмаеп, кирәк булса җавапны дөресләп, бала әйтә алмаганда булышырга тиеш. Тикшерү барышында яңа материал бирелми. Тикшерүне эш дәфтәрләре, таратма, күрсәтмә рәсемнәр, интерактив тактада уеннар кулланып үткәрергә дә була. Биремнәр, уеннар өчен кирәк булган күрсәтмәлелек алдан әзерләнеп куелган булырга тиеш. Тикшерүче һәр биремгә аерым балл куеп бара. Тикшерү ахырында баллар саны кушыла һәм 5 кә бүленә. Шулай итеп гомуми нәтиҗә ясала. Уку елы ахырында уртанчылар, уку елы башында зурлар төркеме балаларының “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.
Задания для определения уровня умения общаться детей на татарского языка 1. “Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. Дидактик уен. "Бу кем?" (Iвариант) (Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай) Уен эчтәлеге: Өй рәсеме. Өй тирәсендә гаилә әгъзалары рәсемнәре (комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр). Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый: Бу кем? ("Әни"...). Дидиктик уен "Кем юк?" (II вариант) (Лексика шул ук).Уен шул ук рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче бер рәсемне алып куя. Баладан сорый: "Кем юк?" ("Әби"...) Уенны интерактив тактада да, бала белән бала арасында диалог формасында да үткәрергә була) Дидактик уен "Кәрзиндә нәрсә бар?" (Лексика: ипи, алма, сөт, чәй) Уен эчтәлеге: Мияу кәрзин белән ашамлыклар алып килгән. Мияу ашамлык муляжларына күрсәтә, исемен сорый: "Бу нәрсә?" ("Алма"...) Дидактик уен "Нәрсә юк?" Мияу бер ашамлык муляжын яшереп куя: "Нәрсә юк?". Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. ("Алма"...) Уенны рәсемнәр кулланып та үткәреп була. Дидактик уен "Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт" (Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай; куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй). Уен эчтәлеге: Балага уенчык яисә уенчык рәсемнәре бирелә. Бала, тәрбияче әйткән уенчыкны яисә уенчык рәсемен табып күсәтергә һәм исемен кабатлап әйтергә тиеш. Дидактик уен "Исемен әйтсәң бирәм" (Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи) Уен эчтәлеге: Тәрбияче өстәлендә уенчыклар яисә рәсемнәр. Тәрбияче балага уенчыкны(рәсемне) күрсәтә, сорый: "Бу нәрсә?"- "Алма"... ; "Бу кем?"-"Әти"... Бала уенчык исемен дөрес әйтсә аңа уенчыклар, яисә таратма рәсемнәр бирелә. Дидактик уен "Серле янчык" (Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи) Уен эчтәлеге: Балага уенчыклар күрсәтелә, исемнәрен әйтеп янчыкка салына. Бала янчыктагы уенчыкны капшап исемен әйтә, алып күрсәтә. Дидактик уен "Әйе-юк" Сүзнең дөрес үзләштерелүен тикшерү йөзеннән (аңлап яки аңламыйча әйтү) төрле вариантта сораулар бирелә: "Бу нәрсә?" - "Аю"...; "Бу аю?" - "Әйе, аю"...; "Бу куян?" - "Юк, песи"... Югары балл (2.7-3) — сүз байлыгы җитәрлек, уенчык, әйберләрне үзлектән, аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә. Уртача балл (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә. Уртачадан түбән балл (1-1.9) - аңлый, русча җавап бирә. 2. Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”). Ситуатив күнегүләр: а) Ситуатив күнегү “Куян аюга кунакка килә”. Ул ишектән кергәндә аюга нәрсә әйтә? (Ничек исәнләшә?), "Исәнме аю". б) Ситуатив күнегү “Куян аюда кунакта булды”. Ишектән чыгып киткәндә куян аю белән ничек саубуллаша? (Нәрсә әйтә?) "Сау бул, аю". в) Уен ситуациясе "Кунак сыйлау". Акбайда (Мияуда) кунакта. Тәрбияче Акбай (Мияу) ролендә. Ул баланы, ашамлык, җиләк-җимеш (алма, груша, банан һ.б.) муляжлары белән "сыйлый". Тәрбияче баланың "рәхмәт" әйтә белүен билгели. г) Уен ситуациясе "Дустыңны сыйла". Балаларны парлаштырып бер-берсен сыйларга тәкъдим итү. Рәхмәт әйтә белүләрен билгеләү. д) Ситуатив күнегү "Акбайга ("Мияуга", "Курчакка", "Дустына") уенчык бүләк ит". Югары балл (2,7-3) - бала ситуацияләрдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана. Уртача балл (2-2.6) - тәрбияче ярдәмендә җавап бирә. Уртачадан түбән (1-1.9) - аңлый, сорауга җавапны русча әйтә. 3. Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү (кил, утыр, сикер, ю, аша, эч). 1. Сүзле уен "Мин әйтәм - син эшлә" ("Командир"). 2. Сүзле уен "Шаян уенчыклар" (Уен баланың боерыкларны аңлы рәвештә үтәвен тикшерү өчен бирелә. Уенның эчтәлеге: Тәрбияче уенчыкка боерык бирә, мәсәлән: Утыр! Ә уенчык “ашый” башлый. Бала боерыкны дөрес итеп үтәп күрсәтә). Югары дәрәҗә (2,7-3) - бала боерыкны аңлап, дөрес үти. Уртача дәрәҗә (2-2,6) - ялгыша. Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) - татарча аңламый, боерыкларны үтәми. 4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану. Дидактик уен "Уенчык нинди?" (зур, кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур). Уен эчтәлеге: зур-кечкенә уенчыклар күрсәтелә. Тәрбияченең "Нинди?" соравына бала уенчыкның исемен сыйфат билгесе белән әйтергә тиеш. -Нинди курчак? - Зур (кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур) курчак. Эш дәфтәрендәге 11 нче биремне кулланып була. Дидактик уен "Тап, күрсәт һәм әйт" (чиста, пычрак). Комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче әйткән рәсемне бала табып күрсәтә, әйтә.("Чиста туп", "Пычрак аю"...). Эш дәфтәрендәге 13 нче биремне кулланып була. Дидактик уен "Курчакка бүләк". Тәрбияче зур курчакка- зур туп, кечкенә курчакка- кечкенә туп бүләк итәргә куша.“ Мә, зур туп ", “Мә, кечкенә туп". Дидактик уен "Дөрес сана". Санау күнекмәләрен билгеләү (1-5 кадәр). Тәрбияче уенчыклар, муляжлар санарга тәкъдим итә. Төркемдәге балаларны да санарга була. "Ничә малай?", "Ничә кыз?". Дидактик уен "Ничә?". Санау күнекмәләрен тикшерү өчен шулай ук, укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне дә кулланып була. - Ничә туп?- Биш туп. Югары дәрәҗә (2,7-3) - әйберләрнең сыйфат билгеләрен, күләмен исем белән кушып дөрес әйтә. Уртача дәрәҗә (2-2.6) - 1-2 билгесен әйтә. Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1.9) - әйберләрнең билгеләрен, күләмен рус телендә әйтә. |