БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЫҢЛАП АҢЛАУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БУЛДЫРУ. дипломная Мухарлямова. Башлангыч сыйныфта татар теле дреслренд тылап алау кнекмЛре булдыру эчтлек Кереш Беренче блек. Тылап алауга йртне теоретик нигезлре
Скачать 0.83 Mb.
|
Ассоциацияләр булдыру – укучыларны текстның аерым өлешләре арасында элемтәләрне билгеләү өчен ирекле һәм ачыктан-ачык үз фикерләрен белдерергә чакыра, шуңа күрә социаль, мәгълүмати, полимәдәни компетенцияләр үсешенә ярдәм итә, укучыларны шәхес буларак формалаштыру, нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга өнди. Бу технология төп теманы билгеләүне, тексттагы үзәк проблема белән турыдан-туры яки ассоциатив элемтә булган өстәмә кечерәкпроблемалар исемлеген формалаштыруны һәм барлык өзекләр арасында элемтәләр урнаштыруны күздә тота. Әлеге технология текст темасын билгеләү өчен кулланыла, укучыларның тоемлау сәләтен һәм интуициясен үстерә. Укучылар теге яки бу текстны тыңлап аңлау өчен биремнәр үти һәм әлеге текстны өйрәнү максаты турында үзләренең фикерләрен – ассоциацияләрен белдерергә тиеш. Фикер алышу ниндидер гомумиләштерелгән сүздән, мәсәлән, “томан” (“әйләнә-тирә мохитнең пычрануы”) тексты өчен аерылырга тиеш. “Баш мие һөҗүме”– коллектив фикер алышуның, карарлар эзләүнең нәтиҗәле ысулы, билгеле бер текст буенча идеяләрне ирекле рәвештә туплау, барлык катнашучыларның фикерен белдерү аша гамәлгә ашырыла. “Идеяләр кәрзине” алымыныңмаксаты – балаларны өйрәнеләчәк текст белән кызыксындыру. Укытучы укучыларга тыңланылачак текстка карата сорау бирә, алар бергәләп проблеманы ачыклый. Һәр укучы бу мәсьәләгә карата үзенең белгәннәрен искә төшерә (моңа 2 минут бирелә). Алга таба укучылар командаларда мәгълүмат алыша һәм яңа идеяләр язып куя. Аннары чират буенча һәр команда язылган фактларны атый, һәм барысы да тезислар рәвешендә бер “кәрзин”гә (реаль кәрзинне алырга һәм анда идеяләр белән кәгазьләрне салырга, яки аны плакатта ясарга һәм анда стикерларга элеп куярга мөмкин) идеяләр исемлеген бергә төзи. Төп принцип – “баш мие һөҗүме” технологиясендәге кебек үк – барлык идеяләр, хәтта хаталы да языла. Дәрес ахырында укытучы дөрес булмаган җавапларны төзәтергә һәм балалар белән бергә дөрес мәгълүматны тыңланылган тексттан табып, аңлатырга тиеш. “Блум ромашкасы”. Текст өлешләп тыңлатыла. Вакыйгалар үстерелеше, көтелмәгән финал туктап күнегүләр башкару алымын мәгънәле итә. Укытучы алдан ук сораулар әзерләп куя. Сораулар түбәндәгечә төзелә: Гади сорау – материал буенча булган белемнәрне камилләштерә Сорау-төпченү – “мин ничек аңладыммы?”, “мин сезне дөрес аңладыммы?” Сорау-интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?) Сорау-чагыштыру – укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар Иҗади сорау (прогноз) – “Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз?” Практик сорау –“Без нәрсә эшли алабыз?”, “Сез ничек эшләр идегез?”. “5 минутлык эссе” алымы – дәрес ахырында, текстны тыңлагап, өйрәнгәннән соң кулланыла торган алым. Ул тыңланылган текстка карата укучыларның үз фикерләрен булдыруга, узган теманы анализларга, теманы яхшырак аңларга ярдәм итәр өчен кулланыла. Шул ук вакытта, әлеге технология укытучыга да сыйныфның интеллектуаль дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә. Биш минутлык эссе укучылар алдына ике бурыч куя: текст буенча нәрсәләр белдек, дип язарга; “аңлашылмый калган кайсы өлеш калды” дигән сорауга җавап бирергә. Укытучылар әлеге җавапларны киләсе дәресне планлаштырганда куллана алалар. Инсерт алымы. Әлеге алымның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: текстны тыңлау барышында укучы дәфтәргә тамга, билге куеп бара. Укытучы билгеләр ярдәмендә уку эшчәнлеген оештыра.
Әлеге һәм башка алымнар татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында укучыларны тыңлап аңларга өйрәтүгә булышлык итеп кенә калмыйча, аларда тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен булдыруга, төрле чыганаклардан мәгълүмат алу, аларны эшкәртү һәм куллану, шулай ук аны анализлау нәтиҗәләрен кыска формада истә калдыру өчен мөмкинлекләр тудыра. Текстларны тыңлап аңларга өйрәткәндә укытучы укучыларга телнең мөмкинлекләрен, байлыгын, яңгырашын, үзенчәлекләрен күрсәтергә һәм, телнең көндәлек лексикасын үзләштерергә ярдәм итәргә тиеш. 2.2 Тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру өчен күнегүләре системасы Тыңлап аңлауга өйрәтү һәм тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү фонетик, лексик һәм грамматик материал белән эшләгәндә, рецептив тыңлап аңлау күнекмәләрен (ягъни сүзләрне, сүзтезмәләрне, сүзтезмәләрдәге, җөмләләрдәге һәм бәйләнешле текстлардагы төрле дәрәҗәдәге лексик берәмлекләрнең грамматик формасын тану һәм аңлау) эзлекле рәвештә формалаштыруны күз уңында тота. Тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыруга юнәлтелгән күнегүләр комплексы җитәрлек дәрәҗәдә җентекләп эшләнгән һәм тел укыту методикасында күрсәтелгән. Шулай да һәр методистның тыңлап аңлауга өйрәтү күнегүләре системасы бар. Алар төп ике төркемне аерып чыгара – әзерлек һәм сөйләм күнегүләре. Беренче төркемгә кергән күнегүләрнең төп бурычы – укучыларны тел күренешләренең фонетик, лексик һәм грамматик билгеләрен аерырга, тәкъдим ителгән материалны ишетергә өйрәтү. Бу төркем күнегүләре - тыңлап аңлауга өйрәтүнең башлангыч дәрәҗәсе. Алар хәбәрләмәнең мәгънәсен аңлау күнекмәләрен формалаштырмый. Моның өчен икенче төркем күнегүләре җавап бирә. Аларны шартлы-коммуникатив һәм коммуникатив күнегүләр дип йөртәләр. Ике төр күнегүләр үзара бәйләнгән, тыңлап аңлауга өйрәтүдә бердәм системаны тәшкил итәләр. Шулай ук тыңлаганчы, тыңлау вакытындагы һәм тыңлап аңлаудан соң эшләнә торган күнегүләр бар. БОЛАР НИК МОНДА СОҢ? ИКЕНЧЕ БҮЛЕКТӘ БАРЫ ТИК СИНЕҢ ТӘКЪДИМНӘРЕҢ ГЕНӘ БУЛЫРГА ТИЕШ БИТ. БЕРЕНЧЕ БҮЛЕКТӘ БУЛЫРГА ТИЕШ БОЛАР Методист Филатов В.М. әзерлек характерындагы күнегүләргә түбәндәгеләрне кертеп карый: 1. Авазларны, авазлар тезмәсен, сүзләрне, сүзтезмәләрне, сүзнең грамматик формасын, интонациясен кабул итү һәм тану күнегүләре. Мәсәлән, Сүзләрне тыңлагыз һәм нечкә сузыкларны ишетсәгез, кулларыгызны күтәрегез; Берничә җөмләне тыңлагыз һәм сорау җөмләләрне ишетсәгез, кулларыгызны күтәрегез; «.», «?», «!» билгеләре төшерелгән сигнал карточкаларын кулланып, җөмлә төрләрен билгеләгез. 2. Төп күнегүләр (сүзләрне, сүзтезмәләрне, фразаларны, текстларны кабатлау) Мәсәлән, Сүзнең башын тыңлагыз һәм әйтеп бетерегез; Сүзтезмәнең беренче кисәген тыңлагыз һәм әйтеп бетерегез; Аудиотекстка бәйле сүзләрне тыңлагыз һәм текстның темасын әйтегез. 3. Чагыштырырга өйрәтү күнегүләре укучыларны сөйләм өзекләренә туры килүче яки туры килмәүче таныш лексик берәмлекләр, фразаларның мәгънәсен чагыштыруга, текстны беренче тапкыр тыңлаганда булмаган сүзләрне, сүзтезмәләрне, фразаларны билгеләүгә һәм аеруга юнәлтелгән. Мәсәлән, Җөмләне тыңлагыз һәм сүзне башка сүз белән алыштырыгыз. Ике җөмләне тыңлагыз һәм бер-берсеннән ничек аерылып торганлыгын күрсәтегез. Икенче җөмләгә аныклаучы нинди мәгълүмат өстәлгән? Җөмләләрне тыңлагыз һәм тыңланган текстка туры килми торган җөмләләрне билгеләгез. Гомумән алганда, әзерлек күнегүләре укучылар аңлый торган аналитик-синтетик эшчәнлеккә нигезләнгән. Нәтиҗәдә тыңлап аңлауның барлык кирәкле механизмнары формалаша һәм ныгый. Сөйләм күнегүләрен еш кына тыңлау аңлау күнегүләре дә дип атыйлар. Алар текст тулысынча тыңлангач эшләнә. Мәсәлән, менә шундый биремнәр бирергә була: Тыңлагыз һәм нәрсә әйтелгәнен аңлагыз. Тыңланган текстка исем куегыз. Аудиотекстны мәгънәви өлешләргә бүлегез. Ачкыч сүзләр рәвешендә төп эчтәлеген языгыз. Туган телегездә эчтәлеген сөйләгез. Теге яки бу сөйләм күнегүе тыңлап аңлау төренә карап сайлана. Аудиотекстлы сөйләм күнегүләре тыңлаганчы, тыңлаганда һәм тыңлаганнан соң башкарыла. Тыңлаганчы эшләнә торган күнегүләрнең максаты – укучыларны текстны кабул итүгә әзерләү, темага кереш, укучыларның булган белемнәрен һәм тәҗрибәләрен актуальләштерү, булачак эшчәнлеккә теләк уяту, булырга мөмкин булган авырлыкларны бетерергә тырышу. Боларны ассоциаограммалар (төшенчә яки тема белән бәйле барлык сүзләрне атарга кирәк), рәсемнәр, фотолар, график кебек күреп була торган, музыка, тавыш кебек акустик импульслар ярдәмендә эшләргә була. Тыңлап аңлау вакытындагы биремнәрне үтәгәндә, укучылар тәкъдим ителгән текстның мәгънәсен, сөйләүченең коммунитикатив максатын аңларга, текстта ишеткән яңалыкны истә калдырырга һәм аңа бәя бирергә тырышалар. Мондый төрдәге күнегүләр сорауларга җавап бирүне, иллюстрацияләрне, эчтәлек белән план пунктларын тәңгәлләштерүне, даталарны, исемнәрне, географик атамаларны язып баруны, текст, контекст, андагы затларны, текст өлешләрен яки диалог репликаларын тәртипкә салуны күз уңында тота. Мондый төр күнегүләрнең күбесе аудиотекстларны кабул итү процессында төрле эш материалларын (сүзләр исемлеге, карта, шәһәр планы) файдалануны шарт итеп куя. Түбәндәге биремнәрне төрләре очрарга мөмкин: Рәсемдәге предметларны номерлау; Текстта сөйләнелә торган урыннарны рәсемдә, схемада билгеләү; Урынчылык картасы ярдәмендә хәзинә табу. Шәһәр планы ярдәмендә бер урыннан икенче урынга бару. Тыңлап аңлаудан соң эшләнә торган күнегүләр - текст белән эшләүнең соңгы этабы. Алар укучыларга актив иҗади эшчәнлектә үзләрен сынап карарга тәкъдим итәләр, тыңланганны аңлауларын тикшерергә ярдәм итәләр. Түбәндәге биремнәр булырга мөмкин: Дөресме яки ялганмы икәнен билгеләү Сорауларга җавап бирү Тыңланган текстның планын төзү; Сөйләү Текстны тәмамлау Әңгәмә Бәхәс Геройларга, аларның эшләренә бәя бирү, Текстка бәя бирү һәм башкалар. Тыңлап аңлау өчен текст сайлаганда, аның тел үзенчәлекләре, эчтәлекге һәм композицион үзенчәлекләре исәпкә алына. Укучының психик үзенчәлекләрен бәяләгәндә, барыннан да элек, аның сөйләмне ишетүе, игътибары һәм хәтере, сөйләм фаразына һәм ихтимал фаразлауга сәләте, эчке сөйләм үсеше дәрәҗәсе исәпкә алына. (Рогова Г.В. Методика обучения… с.104). БОЛАР НИ СОҢ? Тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштырганда, мотивация мөһим шарт булып тора. Тыңларга ихтыяҗы булу укучының психик потенциалын максималь мобилизацияләүгә китерә: аның сөйләмне ишетү сәләте һәм сизгерлеге арта, игътибары максатчанрак була, фикерләү процессы көчәя. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру өчен, аудиотекстларны дөрес сайлау мөһим. Артык авыр текстлар укучыларның өметен өзүгә, аларның уңышка ышанычын югалтуга китерергә мөмкин. Артык җиңел аудиотекстлар да сайларга кирәкми. Әлбәттә, аудиотекстларның темасын теге яки бу яшьтәге укучылар мәнфәгатьләре күзлегеннән чыгып дөрес сайлау мөһим. Аудиотекстны тыңлап аңлауның ике төре була: текстны тулысынча аңлау һәм текстның төп эчтәлеген генә тыңлап аңлау. Тулысынча тыңлап аңлау өчен сайланган текстларда таныш булмаган сүзләр һәм әйтелмәләр булмаска тиеш. Текстта очраган аерым яңа сүзләр укучыларга җиңел аңлашырга тиеш. Аларга интернационализмнар, яки мәгънәсе контексттан җиңел аңлашыла торган сүзләр керә. Аудиоязма яки видеоөзек. Укытучы текстны үзе укырга мөмкин. Әмма текстларны уку яки аудиоязмаларны тыңлау укучыларны арыта һәм тыңланган текстны аңлау ниятен киметә. Шуңа күрә тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгытуны максат итеп куйган уеннар куллану мөһим. Уеннар татар телен өйрәнүгә теләк уятырга мөмкин. БУ КҮНЕГХЛӘРНЕ СИН ҮЗЕҢ ТӘКЪДИМ ИТӘСЕҢМЕ? Тыңлап аңларга өйрәтү күнегүләренең ике төркемен аерып була: 1) әзерлек һәм 2) сөйләм процессы күнегүләре. Алар үз эчендә дә ваграк төркемнәргә бүленә. Әзерлек күнегүләре: I. Сөйләмне ишетергә өйрәтү күнегүләре. 1) берничә пар сүз тыңлагыз һәм кабатлагыз: сөлге – өлге үрнәк – терәк яңарту – агарту кыш – кош аю – баю 2) сүзләрне тыңлагыз, аларның һәрберсен өч сүздән торган график ачкычта табыгыз: җәй – җөй – көй тор – төр – көр кар – яр – зар көрәк – карак – терәк 3) рифмалашка сүзләрне тыңлап, аларның мәгънәсен ачыклагыз, саннар белән билгеләгез: Сабантуе – Нәүрүз бәйрәме – елга буе – Сөмбелә бәйрәме Эшчеләр – игенчеләр – сатучылар – көрәшчеләр Җырлар – шигырьләр – кырлар – басулар Сөлге – эт – песи – өлге Яз – таң – наз – яра 4) пар җөмләләрне тыңлагыз, җөмләләр бер үк булса, график ачкычка (карточкага) “+”, һәм төрле булса “-“ знагын куегыз: Мин бүген бик иртә тордым. Портфельгә карандашлар, дәфтәрләр, линейка һәм бетергеч салдым. Мине әтием, әнием, дәү әти белән дәү әни озата чыктылар. Энем белән сеңлем карап калдылар. Мин мәктәпкә киттем. Мәктәптә безне укытучы апа каршылады. (Б.Камаловтан) 5) фонетик билгеләрне исәпкә алып, текстны кычкырып укыгыз: БУ ТЫҢЛАП АҢЛАУ ӨЧЕН ТҮГЕЛ БИТ! ИГЪТИБАР БЕЛӘН ЯЗЫГЫЗ! Бүген көн матур һәм җылы булды. Яңгыр яумады. Җил дә исмәде. Дәрестән соң укучылар бакчага чыктылар. Алар түтәлләр ясадылар. Кызлар түтәлләргә чәчәкләр, яшелчәләр утырттылар. Ә малайлар су сиптеләр. Балалар бик тату эшләделәр. Бакча матур булды. II. Якынча фаразлауны формалаштыру өчен күнегүләр. 1) берничә сыйфатны (фигыльне) тыңлагыз, алар белән еш кулланыла торган исемнәрне атагыз: яшел, баллы, саф, түгәрәк бара, шакылдый, суга, шалтырый, йоклый. 2) таныш булмаган элементлардан барлыкка килгән сүзләрне ишетеп, аларны тәрҗемә итегез: язу-чы, пешек-че, саф-лан-ган, яшел-лән-гән, тузан-лый. 3) берничә сөйләм үрнәкләрен тыңлагыз, алар куллана алган ситуацияләрне атагыз: Сак булыгыз! Ишекләр ябыла! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сезне нинди сорау борчый? Хәерле сәгатьтә! Рәхим итегез! 4) текстны тыңлагыз, аннары шул ук текстның график версиясендәге бушлыкларны тутырыгыз (проектор ярдәмендә интерактив тактада күрсәтелә) һ.б.: Тиен – ..... (матур) җәнлек. .. (Ул) урманда яши. Тиен зур ..... (түгел). Ул һәрвакыт агачтан ...... (агачка) сикерә. .... (Тиен) җәй көне кышка азык киптерә. Ул гөмбә, чикләвек ..... (ярата). Аның .... (туны) җылы. Шуңа күрә ул ..... (салкын) көннәрдә дә туңмый. III. Кыска вакытлы һәм телдән-логик хәтерне үстерү өчен күнегүләр. 1) берничә аерым сүзне тыңлагыз, алар арасыннан бер үк темага кагылышлы сүзләрне ятлагыз һәм кабатлагыз: куян, җәнлек, урман, тун, өй, йорт, куралты, абзар. 2) ике-өч кыска гыйбарәне тыңлагыз, аларны бер җөмләгә берләштерегез: Ул кыш көне йокламый. Куян җәен – соры, кышын ак була. Ул урманда, басуларда яши. Куян –матур җәнлек. Куян үләннәр, агач кайрысы ашый. 3) укытучы әйткән сүзтезмәләрне тыңлагыз һәм кабатлагыз (искәрмә: аның зурлыгы кыска вакытлы хәтер күләменнән 7 ± 2, ягъни ун яки күбрәк сүздән торырга тиеш): ямьле ай, табигать уяна, агачлар яфрак яра, кошлар сайрый, чәчәкләр үсә, чәчәк ата. 4) гыйбарәне тыңлагыз, аңа мәгънәсе белән туры килгән бүтән гыйбарәне өстәгез: Кем эшләми – шул ашамый (Калган эшкә – кар ява) IV. Реалияләрне һәм аббревиатураларны тану өчен күнегүләр: 1) реалияләрне үз эченә алган фразаларны тыңлагыз; аларны тәрҗемә итегез: Сандык эче тулы бирнәгә дип сакланган чүпрәкләр, табак-савыт, чигү үрнәкләре Айратның читекләре ялтырап тора Зөлфия чәчләренә чулпылар таккан 2) реалияләрне үз эченә алган текстны тыңлагыз; сез аңлаган реалияләрне төркемләгез (ялгызлык исемнәре, географик атамалар, учреждение исемнәре һ.б.), график ачкыч белән үзегезне тикшерегез: Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде. Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе – энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. (Ә.Еники “Матурлык” хикәясеннән өзек) 3) географик атамалар кергән текстны тыңлагыз, аларның русчага тәрҗемәсен бирегез: Җәй көне без поезд белән Мәскәүгә бардык. Мәскәү - Рәсәйнең башкаласы. Ул бик зур шәһәр. Мәскәү уртасында Кремль урнашкан. Аның янында Кызыл мәйдан бар. Мәйданда кеше күп. Ә Җиңү бәйрәмендә анда парад була. V. Сүз ясалыш һәм контекстуаль фаразлау үсешен тәэмин итүче күнегүләр: 1) исемнәрне тыңлагыз, алардан сыйфатлар формалаштырыгыз: кар, буран, яңгыр, матурлык, яктылык, сафлык, урман, тау. 2) сез белгән сүз ясалыш аффиксларыннан (яки сүзләрдән) барлыкка килгән гади һәм кушма сүзләрне тыңлагыз: көннәр, канәгатьсез, җитәрлек, борчуларсыз, арлы-бирле, ян-як, килделе-киттеле. 3) контекстта интернациональ сүзләрнең мәгънәсен һәм аларның фонетик формасын билгеләгез: Шопоголизм, ягъни «кибет чире», белгечләр фикеренчә, күбрәк хатын-кызларга хас. Матур киемнәр, өй кирәк-яраклары, бизәнгечләр кызларның күзләрен җәлеп итеп ала, «гипнозлый». Хәзерге вакытта кирәк нәрсәне хәтта өйдә утырып та сатып алып була. Моның өчен интернет кибетләр бар, ә хатын-кызга шул гына кирәк. Рәхәтләнеп, дөньясын онытып, шул интернет кибеткә кереп китә дә, аннан кирәгенә дә, кирәкмәгәненә дә заказ бирә. (“Ялкын” журналыннан) 4) билгеләмәләр (тасвирламалар) кулланып таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен билгеләгез: Рәсемнәр: алма, утын, ләлә(чәчәк), туп, укучы,чеби. Рәсемнәр: алма, ат, әтәч, икмәк, әлифба, үрдәк, утын, ылыс, энә, укучы. 5) ачкыч сүзләрне карагыз һәм аудио текст темасына исем бирегез, аннары текстны тыңлагыз һәм җавапның дөреслеген тикшерегез: җиләк, гөмбә, урман, җәй. Без урманга барабыз. Җәй көне урманда рәхәт. Анда җиләк, гөмбә үсә. Без җиләк җыябыз. Быел урманда җиләк күп. Мин җиләк яратам. Сөйләм күнегүләре : Семантик эшкәртү күнекмәләрен үстерү һәм кабул ителгән мәгълүматны фиксацияләү өчен күнегүләр түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: I. Өлешчә тыңлау күнекмәсе булдыру өчен күнегүләр: 1) рәсем / фигуралар сериясе белән танышыгыз, бу ситуацияне сурәтләгән текстны тыңлагыз; тыңлау процессында картинаның исеме / рәсемнәр сериясе өчен җөмләләрнең берсен сайлагыз: МОНДА НӘРСӘ ТЫҢЛЫЙЛАР СОҢ УКУЧЫЛАР? Фәттахов Л.А. “Сабантуй” картинасы Сабантуйда (Р.Миңнуллин) Колга тора мәйданда – Биегрәк Айдан да! Әтәч – колга башында, Кызыктыра барсын да. Тик менә алмый беркем дә – Мин дә бар шул төркемдә. Менә – миңа да чират. Менәм, мин дә бит ир-ат! Менеп киттем тиз генә, Тиз генә, җитез генә! Һәм карадым түбәнгә – Ай-ай… биек менгәнмен, Ничек менә белгәнмен? Ничекләр төшим җиргә? Куркыта карарга да. Торам шулай килалмый Бернинди карага да… Үч иткәндәй, әтәч тә, Бөтен көчкә кычкырып, Китте кулдан ычкынып! Ычкынды, җиргә очты, Йоны гына – учымда. Әтәч урынында мин Калдым колга очында. Кирәкми әтәчегез, Кирәкми бүләгегез – Мине алырга гына Менегез берәрегез! 2) төп сүзләргә / планга нигезләнеп текст тыңлагыз. План сүзләрен / пунктларын текст эчтәлеген чагылдырган эзлеклелектә тәртипкә китерегез: Карга, чүлмәк, су, таш. Берзаман карга бик сусады. Ул бер чүлмәк янына килде. Су чүлмәк төбендә генә иде. Карганың борыны суга җитмәде.Менә карга чүлмәккә вак таш сала башлады. Чүлмәктәге су өскә күтәрелде. Карга чүлмәктән су эчте. 3) текстны тыңлагыз, аннары язма формада 2-3 өзеге белән танышыгыз. Иң уңайлысын сайлагыз, аңа аңлатма бирегез, өзекләргә исемнәр куегыз: Хәзер җәй. Җәй көне каникуллар була. Без рәхәтләнеп ял итәбез. Мин елгада су коенам, кояшта кызынам. Әти белән без күлдә балык тотабыз, урманда гөмбә җыябыз. Җәй көне бик рәхәт. Мин җәйне яратам. 4) хәбәрне тыңлагыз, текст төрен билгеләгез (мәсәлән, диалог, тасвирлау, интервью һ.б.) һәм төп теманы ачыклагыз: Татарстан Республикасында Саха Республикасы көннәре (Якутия) мәдәни программасы кысаларында Милли музейда «Уус уонна Иис»: Якутия халыкларының декоратив-гамәли сәнгате» күргәзмәсе эшләде. «Ялкын» әлеге күргәзмәдән фоторепортаж әзерләде. (“Ялкын” журналыннан) 5) текстны тыңлагыз һәм ике халык культурасында (татар һәм урыс) охшашлыклар һәм аермалы яклар турындагы таблицаны тутырыгыз: 6) рәсемнәр сериясенә нигезләнеп текстны тыңлагыз, аны соңгы рәсем белән тигезләгез: Чүлмәк ватыш, колгага менү, капчык киеп йөгерү, ат чабышы, милли көрәш һәм таш ташу... Милли бәйрәмебез Сабантуе уеннары болар! Әйе, әйе – бүген Сабантуенда әллә нинди сәер уеннар да күреп була. Без шуларның берничәсен барладык. 1. Итек киеп – чаңгыда. Балтач районы Нөнәгәр авылы Сабантуенда шулай ярышканнар. Башта – бүрек, өстә – бишмәт, аякта итек. Кар гына җитми. Хәтта бәйрәмне алып баручы Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов та ярышкан. 2. Утыр, хатын, тачкага! Монысы шактый төбәкләрдә популярлашып бара торган уен. Кукмара районы Купка авылында, мәсәлән, юмор остасы, алып баручы Рамил Шәрапов күрше авылдан килгән хатын-кыз белән берлектә 1нче урын алдык, дип мактана. 3. Таш күтәреп йөгерү. Моның өчен 112 килограммлы таш булу мөһим икән. Арчада шулай, диләр. Кем ераграк алып бара – шул җиңүче! 4. Шуңа охшаш уен – капчык күтәреп йөгерү дә бар әле. Монысы Балык Бистәсе районы Сабантуеның бер бизәге, ди. Видеосын да юлладылар. 5. Тарантаслы атлар чабышына алмашка мотоблокчылар ярышы кереп китмәгәе. Актаныш районы Чалманарат авылында быел ярышканнар да инде. Ошады, ди тамашачылар. Моннан дистә еллар элек утын кисү, судан кул белән балык тоту, мәйдан буйлап әтәч куу, велосипедта ярышу уеннары ят кебек тоелса, бүген аларның кайберләреннән башка инде Сабантуеның программасын күзаллап та булмый кебек. Кем белә, бәлки ун елдан иң зур бүләк ташны иң еракка күчерүчеләргә бирелә башлар. (“Ялкын” журналыннан) 7) диалог башын тыңлагыз, сөйләшүчеләрнең берсенең соңгы сүзләрен киңәйтеп, диалогны тулыландырыгыз: БОАЛАР БИТ ДӘРЕСЛЕКТӘН АЛЫНГАН!!! СИНЕКЕ ТҮГЕЛ. АЛЫП ТАШЛА БОЛАРНЫ Турист: Хәерле көн! Экскурсовод: Хәерле көн! Турист: Гафу итегез, Сезгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинме? Мин Казанда беренче тапкыр. Нинди матур шәһәр икән Казан!!! Башта Казан Кремле белән танышырга телим. Анда нәрсәләр карарга тәкъдим итәрсез? Экскурсовод: Әлбәттә, беренче чиратта, Кремль белән танышырга кирәк, төп истәлекле урыннар шунда урнашкан. Турист: Минем Казан Кремле турында укыганым бар, хәзер шул урыннарны күрәсем килә. Анда музейлар да бармы? Казан Кремлендә Эрмитаж музееның филиалы эшлиме? Экскурсовод: Әйе, тарихи манаралардан, мәчет һәм чиркәүләрдән тыш, анда музейларга да керергә мөмкин. Сез сәнгать музейларында, әллә тарихи музейларда булырга яратасызмы? Турист: Миңа барысы да кызык. Минем Татарстанның тарихы белән дә, күренекле татар рәссамнарының иҗаты белән дә танышасым килә. Казанда туристлар нинди музейларда булырга яраталар? Экскурсовод: Казан Кремле каршында урнашкан Татарстанның Милли музее туристлар өчен бик кызыклы. Моннан тыш, Сынлы сәнгать музеенда да туристларны еш күрергә мөмкин 8) диалогның бер өлешен тыңлагыз, аны укучыларның берсе белән парлы эштә дәвам итегез: - Исәнме, Оля. - Исәнме, Коля. - Хәерле көн. - Хәерле көн. - Хәлләр ничек? - Әйбәт. Коля, хәлләр ничек? - Әйбәт. - Коля, нишлисең? - Ботка ашыйм. Син нишлисең? - ..... 9) монолог текст-тасвирламасын тыңлагыз, ачкычтагы сорауларга җентекле җавап бирегез / тактага языгыз: Дусларым турында Минем өч дустым бар. Беренчесе – Азат, икенчесе – Денис, өченчесе — Алсу. Алар өчесе дә – минем сыйныфташларым. Без – беренче сыйныфтан бирле дуслар. Без мәктәпкә әзерлек курсларында танышкан идек һәм хәзер һәрвакыт мәктәпкә бергә барабыз, мәктәптән дә бергә кайтабыз. Кичләрен дә бергә саф һавада йөрибез. Ял көннәрендә паркка, кафеларга барабыз. Ачкыч: Синең ничә дустың бар? Дусларыңның исемнәре ничек? Сез күптән дуссызмы? Сез кайда таныштыгыз? Сезнең яраткан шөгыльләрегез нинди? II. Контрольдә булмаган тыңлап аңлау күнегүләре: 1) текстны фонда тыңлагыз, аны семантик өлешләргә бүлегез һәм аларны башлап җибәрегез / план төзегез: Бүген Яңа ел бәйрәме. Алсу бәйрәмгә бара. Бәйрәм мәктәптә була. Бәйрәм бик матур. Бәйрәмдә балалар күп. Балалар шат. 2) кино / радио язмасының фрагментын тыңлагыз, бу күренешне сәхнәләштерегез: Наилә, Җәмилә һәм Энҗе дус кызлар. Җәй көне алар бакчада эшлиләр. Наилә су ташый. Җәмилә түтәлләргә су сибә. Энҗе җиләкләр җыя. Эш беткәч, алар бергә ял итәләр. 3) диалогик сөйләм фрагментын тыңлагыз, сөйләшүнең эчтәлеген монолог рәвешендә кабатлагыз: - Исәнме, Оля. - Исәнме, Коля. - Хәлләр ничек? - Әйбәт. Коля, син нишлисең? - Мин бәрәңге ашыйм. - Бәрәңге тәмлеме? - Әйе, бәрәңге тәмле. Оля, син нишлисең? - Мин уйныйм. - Сау бул, Оля. - Сау бул, Коля. 4) текстны тыңлагыз, аралашу ситуациясен сурәтләгез: Акбай: Исәнме, Мияу. Мияу: Исәнме, Акбай. Акбай: Нәрсә кирәк? Мияу: Туп кирәк. Акбай: Нинди туп? Мияу: Зур, матур туп. Акбай: Мә, зур, матур туп. Мияу: Рәхмәт. Саубул Акбай. Акбай: Саубул, Мияу. 5) алдан билгеләнгән тема буенча укучыларның хәбәрләре тыңлана, аңлатма бирелә, алар яңа мәгълүмат белән тулыландырыла. III. Семантик эшкәртү һәм тыңлап кабул ителгән мәгълүматны урнаштыру күнекмәләрен үстерү өчен күнегүләр: 1) текстны тыңлагыз, аннотация, тезис ясагыз: Бүген Фәрит бишле алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Мансур рәсемне бик матур ясады. Дания апа аңа бишле куйды. Айрат үзенең апасы Илсөяр белән бакчага чыкты. Бакчага Равил да чыккан иде. 2) текстны тыңлагыз, барлык фактларны ятларга тырышыгыз. Аны мөһимлелекк дәрәҗәсенә карап төркемләгез, карарыгызны дәлилләгез: Йомран. Йомран-кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе ул кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. 3) сез тыңлаган аудио текстны охшаш темадагы график текст белән туры китерегез. Эчтәлекне охшашлык / аерма буенча чагыштырыгыз, дәлилле бәя бирегез: Балалар. Равил, Вилдан, Сәвия мәктәптә укыйлар. Вәсимә балалар бакчасына йөри. Вәсимә дә тиздән мәктәпкә барыр. Равил, Вилдан, Сәвия мәктәптә яхшы укыйлар. Алар бик тырыш балалар. 4) тыңланган текстны кызык / кызыксыз, яңа / яңа булмаган күзлектән бәяләгез: Гали белән Гүзәл ял көне кунака бардылар. Гөлсем аларны шатланып каршы алды. Алар бергә бакчада уйнадылар, таган атындылар. Кич җиткәч өйләренә кайталар. 5) ишетелгән диалогтагы мәгълүматны кайда куллана алуыгызны күрсәтегез: Мияу: Исәнме, Акбай. Акбай: Исәнме, Мияу. Мияу: Хәлләр ничек? Акбай: Әйбәт. Мияу: Акбай, кәбестә бир. Акбай: Нинди кәбестә? Мияу: Зур кәбестә. Акбай: Ничә кәбестә? Мияу: Бер кәбестә. Акбай: Мә, бер кәбестә. Мияу: Рәхмәт мияу. Сау бул, Акбай. Акбай: Сау бул, Мияу. 6) текстны тыңлагыз, күтәрелгән тема белән бәйле тәкъдим ителгән проблемалы сораулар турында сөйләшегез: Акбай коткарды. Җәй көне иде. Айрат күлгә балыка китте. Аңа Акбай да иярде. Айрат балык тота башлады. Менә бер зур балык эләкте. Аны алганда Айрат суга егылды. Йөзә белми иде ул. Бата башлады. Ул кычкырды. Акбай аны ярга алып чыкты. Сораулар: Су янында булганда нинди хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк? Зурларсыз су буена барырга ярыймы? Йорт хайваннары сезнең тормышыгызда нинди роль уйный? Татар теле дәресләрендә укучыларны тыңлап аңларга өйрәткәндә бу күнегү төрләренең барысын да куллану яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин. ЙОМГАК!!! |