Главная страница
Навигация по странице:

  • Беренче бүлек. Тыңлап аңлауга өйрәтүнең теоретик нигезләре

  • Икенче бүлек. Башлангыч сыйныфта татар теле дәресләрендә аудитив күнекмәләр булдыру буенча тәҗрибә-эзләнү эше

  • Йомгак...................................................................................................................69

  • Темaның өйрәнелү дәрәҗәcе.

  • Фәнни тикшеренүләрнең объекты

  • Тикшеренүнең методлары һәм алымнары.

  • Тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезе.

  • Тикшеренүнең теоретик һәм гамәли әһәмияте

  • ЧЫГАРЫЛЫШ КВАЛИФИКАЦИЯ эшенең, cтруктурacы.

  • БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК ТЫҢЛАП АҢЛАУГА ӨЙРӘТҮНЕҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ Сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак тыңлап аңлау

  • БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЫҢЛАП АҢЛАУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БУЛДЫРУ. дипломная Мухарлямова. Башлангыч сыйныфта татар теле дреслренд тылап алау кнекмЛре булдыру эчтлек Кереш Беренче блек. Тылап алауга йртне теоретик нигезлре


    Скачать 0.83 Mb.
    НазваниеБашлангыч сыйныфта татар теле дреслренд тылап алау кнекмЛре булдыру эчтлек Кереш Беренче блек. Тылап алауга йртне теоретик нигезлре
    АнкорБАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЫҢЛАП АҢЛАУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БУЛДЫРУ
    Дата13.12.2022
    Размер0.83 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файладипломная Мухарлямова.doc
    ТипДокументы
    #842441
    страница1 из 6
      1   2   3   4   5   6

    БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЫҢЛАП АҢЛАУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БУЛДЫРУ

    Эчтәлек
    Кереш.......................................................................................................................3

    Беренче бүлек. Тыңлап аңлауга өйрәтүнең теоретик нигезләре

    1.1 Сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак тыңлап аңлау ................................8

    1.2 Тыңлап аңлауга өйрәтүнең психологик нигезләре.......................................17

    1.3 Башлангыч сыйныф укучыларының психофизиологик үзенчәлекләре.....27

    Икенче бүлек. Башлангыч сыйныфта татар теле дәресләрендә аудитив күнекмәләр булдыру буенча тәҗрибә-эзләнү эше

    2.1 Татар теле уку-укыту һәм методик комплексларына анализ......................36

    2.2 Тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру өчен күнегүләре системасы.............41

    2.3 Тыңлап аңлауга өйрәтү методикасын педагогик экспериментта апробацияләү..........................................................................................................58

    Йомгак...................................................................................................................69

    Кулланылган әдәбият.........................................................................................73

    КЕРЕШ
    Теманың актуальлеге. Укучыларга тел өйрәтүнең коммуникатив юнәлештә алып барылуы шартларында һәм мәктәптә тел өйрәтүнең төп максаты – коммуникатив компетенция формалаштыру, ягъни шәхесара һәм мәдәниятара аралашуны гамәлгә ашыру сәләте һәм әзерлегенә ярашлы тыңлап аңлауга өйрәтү мәсьәләсе аеруча актуаль. Әгәр аралашу процессында катнашучыларның яңгыраган материалны кабул итү, фикерләү һәм тәнкыйди эшкәртү күнекмәләре формалашмаган, ишетеп истә калдыру, яңа мәгълүмат белән кызыксынулары юк икән, аралашу мөмкин түгел. Менә ни өчен сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак сөйләм телен аңларга өйрәтү мәсьәләсе даими рәвештә методик тикшеренүләр үзәгендә һәм укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру вакытында мөһим.

    Методик әдәбиятны анализлау күрсәткәнчә, сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре: сөйләшү, уку, тыңлап аңлау һәм язу арасында тыңлап аңлауга тел дәресләрендә иң аз вакыт каралган. Югыйсә, телне практик яктан үзләштерү күзлегеннән караганда, тыңлап аңлау сөйләшүгә караганда да зур әһәмияткә ия.

    Тыңлап аңлау ‒ тыңлап аңлаучы затка берни дә бәйле булмаган сөйләм эшчәнлегенең бердәнбер төре. Тыңлаучы укучы, язучы яки сөйләшүчедән аермалы буларак, башкарыла торган эшчәнлектә нәрсә дә булса үзгәртә, аны җиңеләйтә, авырлыкларны киметә, мәгълүматны үз мөмкинлекләренә яраклаштыра һ. б. эшли алмый. Чынбарлыкта яки дәрестәге аралашудан тыш, телне үзләштерү процессы һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, нигездә, тыңлау аша башкарыла. Менә ни өчен тыңлап аңлау башка күнекмәләргә караганда яхшырак үсеш алган булырга тиеш.

    Тыңлап аңлау, аудирование төшенчәсе чит телләрне өйрәнүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Методик әдәбиятта «аудирование» БАРЛЫК УРЫННАРДА ДА МЕНӘ ШУНДЫЙ КУШТЫРНАКЛАР КУЕП ЧЫГЫГЫЗ ЯМЕ. дип йөртелгән бу процессны аңлату чагыштырмача күптән түгел генә формалашКАН.

    “Аудировать” терминын (латинча “avdire”дан) инглиз галиме Д. Браун керткән. Аңа кадәр психологик һәм методик әдәбиятта “тыңлау”, “тыңлау һәм аңлау”, “телдән әйткәннәрне аңлау” һәм башка терминнар кулланып киленгән. Димәк, аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетеп (тыңлап) аңлау дигән сүз. [6,c.159]

    Тыңлау – БАРЛЫК УРЫННАРДАГЫ СЫЗЫКЛАР МЕНӘ ШУНДЫЙ БУЛЫРГА ТИЕШ. ТӨЗӘЕТП ЧЫК ЯМЕ. сөйләмне гади акустик яктан кабул итү генә булса, тыңлап аңлау рецептив сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак карала һәм сөйләмне бер үк вакытта кабул итүне дә һәм аңлатуны да белдерә. Сөйләмне кабул итү төрле дәрәҗәдәге тел берәмлекләренә (фонема, морфема, сүз, җөмлә) анализ һәм синтез ясаудан гыйбарәт. Шул процесста аваз сигналлары кабул ителә һәм алар мәгънә белдерүче буларак “язылалар”, ягъни мәгънәне аңлау, әңгәмәдәшкә билгеле бер фикергә килү мөмкинлеге ачыла. Тыңлап аңлау – аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп танып белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар.

    Тыңлап аңлау укыту-тәрбия процессында тел өйрәнүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та күп төрле, икенчел, педагогик вазИфаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм эшчәнлегенә стимул була, телНЕ өйрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә. Күпчелек укытучылар татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы.

    Психологлар хаклы рәвештә аудированиене катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр. Укучыларның өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуын арттыру өчен, татар теле укытучыларыннан үткән материалны, өйрәнелә торган яңа теманы активлаштыру, белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә иркен куллану дәрәҗәсенә җиткерү өчен, күп көч һәм энергия, зур педагогик осталык таләп ителә.

    Мәктәпләрдә татар телен өйрәТү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Балаларга татар телен ӨЙТӘНҮНЕҢ төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучылар татар телен тирәнтен үзләштерСЕН өчен, укытучылар тел БЕЛӘН кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга ТИЕШ. Татар теле дәресләрендә тыңлап аңларга өйрәтү – укучыларны аралашырга өйрәтүнең бер алымы дип саныйбыз. Тыңлап аңларга өйрәтү берьяктан, укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруга булышлык итсә, икенче яктан, дөрес эчтәлекле сайланган текстларны тыңлау укучыларга әхлакый, эстетик һәм мәдәни тәрбия бирә. ЧЫГАРЫЛЫШ КВАЛИФИКАЦИЯ эшенең актуальлеге башлангыч сыйныфларда татар телен ӨЙРӘТКӘНДӘ, беренче чиратта, тыңлап аңларга өйрәтү аша тел мөмкинлекләрен, байлыгын, яңгырашын, үзенчәлекләрен күрсәтү.

    Темaның өйрәнелү дәрәҗәcе. Татар теле дәреcләрендә укучылaрны тыңлап аңларга өйрәтү aлымнaры бихиcaп. Алдынгы методиcтлaр бу җәһәттән бик күп төрле эш aлымнaры тәкъдим итәләр.

    Татар телен укыту методикaсында тыңлап аңларга өйрәтү мәсьәләләре теге яки бу дәрәҗәдә күп кенә методиcт гaлимнәребезнең игътибaрын җәлеп иткән. Сөйләмне тыңлап аңларга өйрәтү проблемасы психолингвистикада XX гасыр уртасыннан И.Л.Бим, Н.И.Гез, И.А.Зимняя, Л.П. Клобукова, З.А.Кочкина, А.А. Леонтьев һ.б. тарафыннан өйрәнелә. Сөйләмне тыңлап аңлауның психологик механизмнарын В.А. Артемов, Б.В. Беляев, Н.И. Джинкин, А.Р. Лурия һ.б.өйрәнергә омтыла, Э.И. Пасов, А.Щукин хезмәтләрендә сөйләм эшчәнлеге төре буларак тыңлап аңлау үзенчәлекләре өйрәнелә, Н.Ю.Абрамовская, Н.В.Элухина, Л.Ю.Кулиш тарафыннан тыңлап аңлау кыенлыклары аерылып чыгарыла һәм тасвирлана.

    Күпчелек заманча тикшеренүләрдә чит телне тыңлап аңлау мәсьәләләре үз белгечлекләре кыссаларында өйрәнелә (С.Губарева, ТВ Макаревич, М.Н.Пашкова, Фэн Бо һ.б.) яки профессиональ элемтә өлкәсендә тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән: бизнес теле, тәрҗемә итү һ.б. (Н.Н. Конева, Э.А. Руцкая һәм башкалар). Ләкин, фәнни-методик әдәбиятта, аралашу ситуациясендә татар телен тыңлап аңларга өйрәтү проблемасы аз өйрәнелгән темаларның берсе булып кала. Без бу проблемага игътибар иттек һәм аны чишүнең кайбер ысулларын тәкъдим итәбез.

    Әлеге теманың өйрәнелү дәрәҗәсенә килгәндә рус теллеләргә татар телен укытуда ишетеп аңлау күнегүләре турында Асадуллин А.Ш., Харисова Ч.М., Хайдарова Р.З ларның күп кенә хезмәтләрен кулландым.

    Хезмәтнең методологик базасы булып Сафиуллинаның Ф.С. ның “Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” (2001), Харисов Ф.Ф.ның “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” (2002), Харисова Ч.М. ның “Методика обучения татарскому произношению” (2000), Асадуллин А.Ш. , Юсупов Р.А. ның “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре” (1998) хезмәтләрен тора.

    Фәнни тикшеренүләрнең объекты ‒ кече яшьтәге мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтү процессы.

    Фәнни тикшеренүләрнең предметы – татар теле дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп укучыларында тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыру процессы.

    Чыгарылыш квалификация эшен башкару вакытында рус телендә гомуми башлангыч белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучыларга атап төзелгән программалар һәм дәреслекләр, кулланмалар тикшеренү материалы булып торалар.

    Фәнни тикшеренүләрнең максаты – татар теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларында тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыруның нәтиҗәле алымнарын өйрәнү.

    Куелган максат нигезендә түбәндәге гипотеза формалаштырылды: кече яшьтәге мәктәп укучыларының тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү түбәндәге шартларны үтәгәндә нәтиҗәле булачак: тыңлап аңлауга өйрәтү процессын методик яктан дөрес оештыру; әлеге процесс укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып тормышка ашырылачак; күнегүләр системасын күрсәтмәлелек һәм уен алымнарын кулланып төзү.

    Әлеге максат һәм гипотезадан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

    1) фәнни тикшеренү мәсьәләсенә караган психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү;

    2) методик журналлар, Интернет сайтлары аша алдынгы педагогик тәҗрибә белән танышу;

    3) башлангыч сыйныф укучыларында тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру чараларын барлау;

    5) татар теле дәресләрендә тыңлап аңлауга өйрәтү күнегүләре системасын булдыру;

    6) тыңлап аңлауга өйрәтү методикасын педагогик экспериментта апробацияләү.

    Тикшеренүнең методлары һәм алымнары. Башлангыч сыйныфларда тaтaр теле дәреcләрендә укучылaрны тыңлап аңларга өйрәтү юллaры төрле. Әлеге алымнaрны өйрәнүнең метoдик үзенчәлекләрен билгеләү мaкcaты белән, тикшеренү бaрышындa түбәндәге метoд һәм aлымнaрдaн фaйдaлaнылды: алымнaрны тикшереп aнaлизлaгaндa –тacвирлaмa; темaгa кaгылышлы тaрихи мaтериaлны төрле яклaп cиcтемaлы рәвештә тикшергәндә – тaрихи; әлеге теoретик өйрәнүләрне чaгыштырып өйрәнгәндә – чaгыштыру; өлешчә өйрәнүләрдән гoмумигә күчеп өйрәнгән чaктa – индуктив, гoмуми өйрәнүләрдән өлешчәгә күчеп өйрәнгән чaктa – дедуктив метoдлaрны куллaндык.

    Тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезе. Фәнни эшнең методологик һәм теоретик нигезен гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытучылар дәрестә куллана ала, шулай ук югары уку йорты студентлары да әлеге материалдан файдаланырга мөмкин.

    Тикшеренүнең теоретик һәм гамәли әһәмияте шунда: тикшеренү материаллары һәм укучылар эшчәнлегендә тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыруның психологик һәм методологик нигезләре турында нигезләмәләрне ачыклау һәм гомумиләштерү өлкәсендәге тәкъдимнәр алга таба гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле укыту проблемаларын эшкәрткәндә кулланыла ала, шулай ук тел буенча уку-укыту әсбаплары һәм программалары авторлары тарафыннан да файдаланырга мөмкин. Тәкъдим ителгән күрсәтмәләр укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлекләрен тагын да тирәнрәк ачуга һәм аларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыруга булышлык итә алалар. Хезмәттә китерелгән aерым күзaллaулaр, гoмумиләштерүләр тaтaр тел гыйлеме, чит тел буларак татар телен укыту методикасы белән кызыкcынучылaр, югaры белем бирү йoртлaры cтудентлaры өчен, уртa һәм мaхcуc белем бирү учреждениеләре укучылaры һәм татар теле, башлангыч сыйныф укытучылaры өчен чыгaнaк булып тoрaлaр.

    Хезмәтне апробацияләү. Чыгарылыш квалификацион эше нәтиҗәләре Казан шәһәре Идел буе районы 69 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларда, аерым алганда, 1-2 нче сыйныфларда укыту процессында апробация узды. МОНДА НӘРСӘ ЯЗАБЫЗ? МИН МИСАЛ ӨЧЕН БУ МӘГЪЛҮМАТНЫ КУЕП ТОРДЫМ.

    ЧЫГАРЫЛЫШ КВАЛИФИКАЦИЯ эшенең, cтруктурacы. Хезмәтебезнең төзелеше түбәндәгедән гыйбaрәт: кереш, икегә бүлектән торган төп өлеш, йoмгaк һәм фaйдaлaнылгaн әдәбият иcемлеге.

    Кереш өлештә эшнең aктуaльлеге күрcәтелә, мaкcaт, бурычлaр билгеләнелә, курc эшенең метoдoлoгияcе, теoретик нигез һәм гaмәли әһәмияте иcкәртелә.

    Беренче бүлектә тыңлап аңлау төшенчәсенә, төрләренә һәм башлангыч сыйныф укучыларының психологик үзенчәлекләренә гoмуми күзәтү яcaлa.

    Икенче бүлек гамәлдәге дәреслекләрдә тәкъдим ителгән тыңлап аңлауга өйрәтү алымнарын өйрәнүгә һәм татар теле дәресләрендә тыңлап аңларга өйрәтү алымнарын тәкъдим итүгә, багышланган, шулай ук тыңлап аңлауга өйрәтү методикасын педагогик экспериментта апробацияләү курсәтелә.

    Йoмгaкта бaшкaрылгaн эш буенчa нәтиҗә-гoмумиләштерүләр яcaлa.

    Әдәбият иcемлегендә хезмәтне язу дәвaмындa фaйдaлaнылгaн фәнни хезмәтләр aтaлa.

    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

    ТЫҢЛАП АҢЛАУГА ӨЙРӘТҮНЕҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ


      1. Сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак тыңлап аңлау

    Хәзерге татар теле укыту методикасында рецептив телдән сөйләмгә (тыңлап аңлауга) өйрәтү МӘСЬӘЛӘСЕ ‒ иң мөһим пунктларның берсе, чөнки сөйләм эшчәнлегенең бу төреннән башка аралашу акты мөмкин түгел. Сөйләм эшчәнлегенең иң авыр төре буларак тыңлап аңлау сөйләмне кабул итүне һәм аңлауны күз уңында тота.

    Тыңлау аңлау ул – үзләштерелә торган авазларны аңлау, аларны мәгънәви комплексларга берләштерү, тыңлаганда, аларны истә калдыру, мөмкин булганча алдан уйлап кую һәм сөйләм ситуациясенә бәйле сөйләм максатын кабул итүне аңлау күнекмәләре.

    Тыңлап аңлау (аудирование) термины методик әдәбиятта “тыңлау” терминына капма-каршы куела. Әгәр “тыңлау” масштаблы тавышлар рәтен акустик кабул итүне белдерсә, тыңлап аңлау(аудирование) төшенчәсе сөйләмне кабул итү һәм аңлау процессын үз эченә ала.

    Тыңлап аңлау күнекмәләренең формалаштырылмаганлыгы аралашуны бозуга сәбәп була ала, чөнки ул аралашу нигезен тәшкил итә һәм нәкъ менә шуннан телдән аралашуга ия булу башлана.

    Тыңлап аңлауның түбәндәге механизмнарын билгелиләр: сөйләмне ишетү, хәтер, фаразлау, әйтеп карау. Фонематик сөйләмне ишетү сәләтенә ия булу сөйләм мәгълүматын төшенү һәм аңлау процессы буларак уңышлы тыңлап аңлау нигезен тәшкил итә. Бу исә сөйләм авазларын аера белү сәләте һәм аларны үзләренә туры килгән фонемалары белән чагыштыруны күздә тота. Тел өйрәнүдәге төп авырлык – уку максатларын гамәлгә ашыру өчен, кирәкле фонетик һәм сөйләмне ишетү күнекмәләренең гамәлдә тиешле дәрәҗәдә ныгытылмаган булуы. Бу очракта чит телне кабул итү өчен мондый ишетү сәләтен барлыкка китерү процессына туган тел тискәре тәэсир итә. Шуңа күрә әлеге предметка өйрәтүнең төп бурычларының берсе – уку вакыты дәвамында алда әйтелгән ишетү сәләтен формалаштыру һәм даими камилләштерү. Бу бурычның шактый күп өлеше тыңлап аңлауга өйрәтү процессында тормышка ашырыла.

    Хәтер, беренче чиратта оператив хәтер - тыңлап аңлауның башка бер мөһим механизмы. Озак вакытка исәпләнгән хәтер сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен тормышка ашыру өчен өйрәнелә торган барлык тел чараларын үзенә сыйдыра. Оператив хәтер бер тапкыр кулланылган кабул итү берәмлекләрен саклый.

    Сорау туа: көндәлек тормышта очрый торган төрле киртәләр, фонетик җитешсезлекләр, игътибар җитмәү шартларында телдән сөйләмне ничек аңлап була соң? Бу вакытта тыңлап аңлауга ихтимал фаразлау механизмы ярдәмгә килә. Ихтимал фаразлау ‒ кешенең чынбарлыкны кабул итүе нигезендә фаразлар барлыкка килүе ул. Сөйләмне ишетеп кабул итү процессында әйтелеп бетмәгән гыйбарәнең мәгънәсе турында гына түгел, аның вербаль составы турында да фараз кылына. Менә шул инде ул сөйләмне ихтимал фаразлау үзенчәлеге.

    Тыңлап аңлау вакытында кабул ителә торган сөйләмне әйтеп карау турында психологлар күптән билгеләп үткәннәр. Артык акрын сөйләмне дә, артык тиз сөйләмне дә аңлавы кыен, чөнки беренче очракта әйтеп карауны акрынайтырга туры килә, ә икенчесендә тиз әйтеп карарга тырышу аркасында кыенлыклар туа. Сүзнең авазлар составы яхшырак үзләштерелгән саен, ул тикшереп карауга мохтаҗ түгел, шуңа күрә формалашкан сүз образы әле беркетелмәгән яки кабул итүне кыенлаштыра торган киртәләр булганда, әйтеп карау күзәтелә. Әйтелгәннәрнең барысы да тыңлап аңлауга өйрәткәндә, әйтеп карау механизмы шулай ук зур роль уйный, дигән нәтиҗәгә китерә.

    Тыңлап аңлау, сөйләшү белән беррәттән, чит телдә аралашу мөмкинлеген бирә, шуңа күрә чит телне өйрәнү процессында тыңлап аңлауның роле бәяләп бетерегесез зур.

    Тыңлап аңлауны үзләштерү укучыларның чит тел сөйләмен аңлавын үз эченә ала. Сөйләм өйрәнелүче тел материалына нигезләнеп, укытучы тарафыннан гадәти темпта яки махсус техник чаралар (компьютер, магнитофон һ.б.) ярдәмендә тәкъдим ителә.

    Сөйләмне кабул итү һәм аңлау – сөйләм эшчәнлегенең кабул итү төре, аның эчтәлеге һәм максаты – сөйләм процессында әйтелгәннәрне колак белән ишетеп аңлау [Гальскова 2006: 79].

    Сөйләшүне тыңлап аңлау ул – анализ, синтез, индукция, дедукция, чагыштыру, конкретлаштыру һәм абстрактлаштыру кебек этапларны үз эченә алган психо-мнемоник эшчәнлек. Сөйләмне тыңлап аңлау – психологик эшчәнлек, чөнки ул кабул итү, рецепция, перцепция этапларыннан тора; мнемоник (ягъни фикерләү белән бәйле) күренеш, чөнки аны тормышка ашыру түбәндәге төп психик операцияләр белән бәйле: анализ, синтез, индукция, дедукция, чагыштыру, абстрактлаштыру, конкретлаштыру һ.б., мәгълүмати үзенчәлекләрне бүлеп бирү һәм ассимиляцияләү, хәтердә сакланган стандарт белән чагыштыру нәтиҗәсендә образ формалаштыру, аны тану, идентификацияләү.

    Соңгы вакытка кадәр тел дәресләрендә тыңлап аңлауны язуга өйрәтүнең бер чарасы буларак (К.Бархин, Э.С. Истрина), синтаксис һәм пунктуациягә (В.И. Галимова, С.И. Лвова һәм башкалар), сөйләшүгә (Т.Ладженшкая, В.В. Львов, Н.М. Сажина), сөйләмне ишетү сәләтен үстерү (Л.С. Зелманова, П.Ф. Сажина, Т.А. Ладженшкая һәм башкалар) чарасы буларак өйрәнү эше популяр иде. Эзләнүләр тыңлап аңлауның нигездә ишетү техникасын, этикет нормаларын, ягъни процессуаль ягын үзләштерүгә юнәлтелгән иде. Укытуның максатларын яңарту һәм укытуның төп аспекты буларак коммуникатив юнәлешне билгеләү хәзерге мәктәп бурычларын яңадан үзгәртеп корырга мөмкинлек бирде, аеруча бу мәсьәлә татар телен укыту методикасы өчен актуаль.

    “Тыңлап аңлау” – сөйләмне ишетеп аңлау ул, сөйләшү, язу һәм уку белән беррәттән, сөйләм эшчәнлегенең бер төре”, дип яза М.Р. Львов. [37,c.159]

    Ишетеп аңлау өчен тыңларга бирелгән текстлар үтелгән лексик – грамматик аерым өзекләргә төгәл бүленә торган булырга тиеш. Иң киң таралган алым – укытучы сөйләгәнне тыңлау. Текст, өзеп укылганнан соң, эчтәлек буенча әңгәмә корыла, исем куела, сорауларга җавап бирелә. Балалар укытучының тавышына тиз күнегә, шунлыктан чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәткәндә техник чаралар: аудио, видеоязмалар куллану нәтиҗәле була. Дәресләрдә Интернет ресурслардан файдаланам. Бигрәк тә әдәби уку дәресләрендә татарча мультфилмнарны балалар бик яратып карыйлар. Үзлектән өйдә дә карыйлар. Өлкәнрәк укучылар белән аудирование дәресләрен тыңлау имтиханга әзерлек эше булып тора. Укучылар бирелгән диалогларны тыңлыйлар һәм вакыйганың кайда барганлыгын билгелиләр.

    Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: татар телен чит тел буларак, аралашуга өйрәтү алымнарын һәм биремне эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагын да тирәнәйтү, сөйләм күнекмәләрен тагын да камилләштерүне тәэмин итә. Укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә ала.

    Тыңлап аңлау процессының психофизиологик механизмнарына түбәндәгеләр керә:

    • кабул итү. Бу телдән сөйләмне кабул итүне тәэмин итә, аны семантик синтагмага, фразаларга, сүзләргә бүлеп бирә. Бу механизм ярдәмендә таныш образлар сөйләм агымында таныла,

    • антиципация,

    • танып белү, тану,

    • эчтән кабатлау,

    • төшенү, аңлау,

    • ишетү хәтере. [16,c.147]

    Психологиядә хәтернең ике төп төрен аерып карыйлар: озак вакытлы һәм кыска вакытлы хәтер. Соңгысы 10 секунд эчендә кабул ителә. Бу вакыт эчендә кеше өчен билгеле бер мизгелдә нәрсә кирәклеген сайлау мөмкинлеге бар. Моннан тыш, сөйләмне колак белән кабул итәргә һәм аңларга өйрәнгәндә, хәтернең тагын бер төре формалашырга тиеш – оператив хәтер. Бу – кыска вакытлы хәтер, ул мәгълүматны 10 секундтан артык сакларга сәләтле. Оператив хәтер истә калдырыру ихтыяҗы булган очракта эффектив эшли [Маслыко 2014: 29].

    Тыңлап аңлау – аралашуның нигезен тәшкил итә, аннан коммуникатив осталык формалаша башлый. Ул кабул ителгән тавышларны дифференциацияләү, аларны семантик комплексларга интеграцияләү, тыңлау вакытында хәтердә калдыру, фаразлау һәм аралашу ситуациясенә нигезләнеп, ишетелгән тавыш чылбырын аңлау сәләтеннән тора. Шул ук вакытта, кабул итү процессы билгеле бер нормаль темпта бара, билгеле чит телгә хас, төрле чыганаклардан, табигый сөйләм һәм сөйләм булмаган тавышлардан оеша (мин сүзне ишетмәдем, кемдер егылды, нәрсәдер ишетелде һ.б.).

    Сөйләмне тыңлап аңлау процессы теләсә нинди сөйләм эшчәнлеге кебек, үз структурасына ия, анда 3 этап (фаза) аерып чыгаралар:

    - мотивацион-стимуллаштыру этабы – тыңлаучының ихтыяҗлары, мотивлары һәм максатларының катлаулы үзара бәйләнешендә тормышка ашырыла; ул мәгълүматны аңа реакция ясау өчен кабул итә (мәгълүмат алу, фикер белдерү, игътибарга алу – максатлар). Тыңлаучыда ишетелгән мәгълүматкә позитив караш һәм хәбәрнең эчтәлеге белән кызыксыну булган очракта, ул билгеле бер мәгълүмат алу өчен игътибар белән тыңлый башлый, хәбәрнең мәгънәсен уңышлы фаразлау барлыкка килә (антиципация, фаразлау).

    - аналитик-синтетик этап – бу этапта билгеле лингвистик чараларның мәгънәләрен аңлау, лингвистик фаразлау, аңлау продукты буларак нәтиҗә чыгару мөмкинчелеге үсә. Бу моментта мәгълүмати анализ һәм соңгы синтез нәтиҗәләре тулысынча тәкъдим ителә. Бу этап әйдәп баручы, чөнки бу моментта сөйләм мәгълүматларын кабул итү һәм эшкәртү өчен төп операцияләр башкарыла.

    - контрольдә тоту (башкару) этабы – информацион анализ һәм синтез нигезендә карар кабул итүдә күрсәтелә, ул ишетелгәннәрне тулысынча аңлауны тәэмин итә. Бу этапта контроль күнегүләр кулланыла.

    Сөйләмне тыңлап аңлау белем һәм тәрбия бирү максатларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бу укучыларны яңгыраган сөйләмне игътибар белән тыңларга, сөйләмнең семантик эчтәлеген алдан фаразлау сәләтен формалаштырырга һәм шулай итеп чит телдә генә түгел, ә туган телдә дә тыңлау культурасын үстерергә мөмкинлек бирә. Сөйләмне тыңлап аңлау сәләтен формалаштыруның тәрбияви кыйммәтендә, шул ук вакытта балага үсеш тәэсире, аның хәтер үсешенә, аеруча ишетүенә уңай йогынты ясавында.

    Тыңлап аңлау өйрәнелә торган телнең тавыш ягын, аның фонетик составын һәм интонациясен үзләштерергә дә мөмкинлек бирә. Тыңлау аша телнең лексик составы һәм аның грамматик төзелеше дә кабул ителә. Шул ук вакытта, тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу осталыгын камилләштерә: әгәр укучы яңгыраган сөйләмне аңласа, аңа график сөйләмне аңлау җиңелрәк була башлый.

    Сөйләм эшчәнлеген бер төре буларак сөйләмне тыңлап аңларга өйрәткәндә, укучылар кайсыбер кыенлыклар кичерәләр, алар түбәндәге сәбәпләр белән бәйле:

    1. текстның гомуми эчтәлегенә игътибар итү;

    2. игътибарның төп формадан эчтәлеккә күчүе;

    3. төрле чыганакларны тыңлау төрлечә башкарыла;

    4. сөйләм темпы, тавыш тембры;

    5. тавышның озынлыгы;

    6. контекстны, сөйләм темасын белү;

    7. таныш булмаган сүзләр булу;

    8. фонетик, лексик һәм грамматик кыенлыклар;

    9. текстның семантик оешмасы.

    Сөйләмне тыңлап аңларга өйрәтү объектив һәм субъектив факторлар белән билгеләнә. Объектив факторлар тәкъдим ителгән текстның характеристикаларыннан һәм аны кабул итү шартларыннан тора. Субъектив факторлар тыңлаучының психикасы һәм аның әзерлеге дәрәҗәсе белән билгеләнә [Перлова 2014: 153].

    Яңа гасырда илдә барган иҗтимагый яңарыш мәгариф өлкәсенә, шул исәптән рус телле балаларга татар телен укыту методикасы фәненә дә үзгәрешләр алып килде. Татар телен гамәлгә кую барышында аны укытуның эчтәлеген, максат, бурычларын төгәлләштерү, ысул һәм алымнарын төрлеләндерү, камилләштерү, яңа буын дәреслекләр һәм программалар төзү алгы планга куелды.

    Татар теленнән белем бирүнең сыйфатын арттыру теоретик материалны аңлату барышында, белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, фикерләргә өйрәтүне таләп итә. Татар телен укытуның сыйфатын күтәрү, башлангыч сыйныфтан алып туган телне эзлекле үзләштерү, сөйләмне дөрес төзеп, әдәби тел нормаларына туры китереп, телдән һәм язма рәвештә башкаларга җиткерә белү,– бүгенге көн уку-укыту мәсьәләләреннән иң мөһиме булып тора.

    Рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә А.Ш.Асадуллин, Ф.Ю.Йосыпов, Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, К.С.Фәтхуллова, И.Л.Литвинов, Р.З.Хәйдәрова, Р.Р.Нигъмәтуллиналарны атап үтәсе килә. Соңгы елларда Татарстан җөмһүриятендә дүрт программа һәм дәреслекләр белән эшләделәр: Ф.С.Сафиуллина һәм К.С.Фәтхуллова, И.Л.Литвинов, Р.З.Хәйдәрова, Р.Р.Нигъмәтуллиналарның программалары һәм дәреслекләре. XX гасырның 80-90 нчы елларында – XXI гасыр башында илдә барган иҗтимагый яңарыш мәгариф өлкәсенә, шул исәптән рус телле укучыларга татар теле укыту методикасы фәненә зур үзгәрешләр алып килде.

    Бик күп программалар, дәреслекләр төзелде, методик кулланмалар, дидактик материаллар чыкты. Соңгы елларда чыккан дәреслекләр арасында, һичшиксез, Р.З.Хәйдәрова “Күңелле татар теле” уку-укыту комплекты күренекле урын тота. Авторларның тәҗрибәсе зур, материал кызыклы, бай; дәреслекләр, аларның кулланмалары югары зәвык белән, төгәл, матур итеп эшләнгән.

    Биредә тәҗрибәле методистлар зур күләмле текстлар һәм алар белән эшләү күнегүләрен тәкъдим итәләр. Текстлар һәм биремнәрне карап чыккач, шундый фикергә киләсең: авторлар укучыларның сөйләменә һәм тыңлап аңлау сәләтенә карата югары таләпләр куйганнар. Мәсәлән:

    1. Үзенең уйлаганнарын тәгъбир итү һәм аларны укучылар аңына җиткерә алу өчен, укучы җитәрлек кадәр сүз байлыгына ия булырга тиеш (600 гә якын сүз).

    2. Тыңлап аңлар өчен татар телендә мөмкин кадәр күбрәк сүзләр белергә кирәк. Тыңлап аңлау, һичшиксез, лексиканы өйрәнү белән бик тыгыз бәйләнгән. Дәреслекләрдә коммуникатив компетенция формалаштыру һәм үстерүгә зур урын бирелә.

    3. Сөйләм ачык һәм бәйләнешле дә булырга тиеш: татар телендә сөйләм авазларын дөрес әйтү, басымны дәрес кую, тукталышлар ясау, интонация белән эшләү һ.б.[18,c.136]

    Сөйләмне тыңлап аңларга өйрәтү системасы 3 этаптан торырга тиеш:

    1. Башлангыч этап. Бу этапның төп бурычы – перцептуаль аудитның нигезен формалаштыру, аның төп механизмнарын үстерү һәм, ахыр чиктә, кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.

    Тыңлап аңлау осталыгы – чит телнең лингвистик чараларын сизү, тану, фаразлау өчен автоматизмга җиткерелгән эш. Ул чит тел сөйләмен аңлауны тәэмин итә.

    2. Алга киткән этап, аның эчтәлеге телдән чит тел текстларын кабул итү һәм аңлау сәләтен үстерүгә юнәлтелгән (сөйләмне тыңлап күнекмәләрен камилләштерү), сөйләмне тыңлап аңлау үсешендә, сөйләм эшчәнлеге, ягъни сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү турында:

    - тексттагы семантик вакыйгаларны яктырту, үзәк гыйбарәнең мәгънәсен билгеләргә өйрәнү;

    - төп мәгълүматны икенчелдән аера һәм төп мәгълүматны җөмләдән, семантик тексттан аерып карый белү;

    - аңлатма, хәбәр темасын билгели белү;

    - текстны семантик кисәкләргә бүлү сәләте;

    - текстка таянып, фактлар булдыру сәләте;

    - фактлар арасында логик бәйләнешләр булдыру сәләте;

    - төп идеяны яктырта белү;

    - авторның ниятен һәм күрсәтелгән фактларга, тыңлаучыларга мөнәсәбәтен ачыклау сәләте: субтекстка үтеп керү.

    - хәбәрне гадәти темпта (5 минутка кадәр) ахырга кадәр һәм мәгълүматны югалтмыйча кабул итү сәләте;

    - контекстка нигезләнеп логик фараз кулланып, хәбәр алудагы кимчелекләрне тутыру сәләте.

    3. Соңгы этап, реаль аралашу шартларында, телдән аралашуны үзләштергәндә, чит телдә әйтелгәннең эчтәлеген һәм мәгънәсен аңлауга юнәлтелгән, бу вакытта укучылар тыңлаучы ролен үти һәм шул ук вакытта аны спикер роле белән чиратлаштыралар [Эрлоева 2014: 451-452].

    Тыңлап аңларга өйрәтү өчен текст сайлаганда, аның лингвистик, эчтәлек һәм композицион үзенчәлекләре исәпкә алына. Укучының психик характеристикаларын бәяләгәндә, беренче чиратта, аның сөйләмне ишетүе, игътибары һәм хәтере, сөйләшү һәм фаразлау сәләтләре, эчке сөйләмнең үсеш дәрәҗәсе исәпкә алына.

    Сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен һәм сәләтләрен формалаштыруда мотивация мөһим шарт булып тора. Әгәр дә тыңлаучы тыңларга кирәклеген сизсә, бу аның психик потенциалының максималь мобилизациясенә китерә: сөйләмне ишетү һәм хәтта сизү органнарының сизгерлеге тагын да кискенләшә, игътибар күбрәк туплана, фикер процессларының интенсивлыгы арта.

    МОНДА КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ ЙОМГАК КИРӘК
      1   2   3   4   5   6


    написать администратору сайта