Главная страница
Навигация по странице:

  • Икенче бүлек буенча нәтиҗә

  • БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЫҢЛАП АҢЛАУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БУЛДЫРУ. дипломная Мухарлямова. Башлангыч сыйныфта татар теле дреслренд тылап алау кнекмЛре булдыру эчтлек Кереш Беренче блек. Тылап алауга йртне теоретик нигезлре


    Скачать 0.83 Mb.
    НазваниеБашлангыч сыйныфта татар теле дреслренд тылап алау кнекмЛре булдыру эчтлек Кереш Беренче блек. Тылап алауга йртне теоретик нигезлре
    АнкорБАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЫҢЛАП АҢЛАУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БУЛДЫРУ
    Дата13.12.2022
    Размер0.83 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файладипломная Мухарлямова.doc
    ТипДокументы
    #842441
    страница5 из 6
    1   2   3   4   5   6

    2.3 Тыңлап аңлауга өйрәтү методикасын педагогик экспериментта апробацияләү

    КАЙДА СОҢ МОНДА ЭКСПЕРИМЕНТ?

    ИКЕ КӨН ТОРГАННАН СОҢ ИСӘНМЕ КОДАГЫЙ ДИГӘН ШИКЕЛЛЕК БУЛГАН ИНДЕ БУ. ҮЗЕҢ НӘРСӘ ЯЗГАННЫ АҢЛЫЙСЫҢМЫ? Укучыларның белемнәрен ныгыту өчен тыңлап аңлау дәресләре оештыру урынлы. Р.З.Хәйдарова авторлыгында төзелгән дәреслекләргә өстәмә электрон кулланма да КАЙДА БЕРКЕТЕЛГӘН СОҢ УЛ? беркетелгән. Бу төр дәресләргә әзерләнгәндә, "Күңелле татар теле" сериясендә чыккан НИНДИ КИТАПЛАР УЛ? ДӘРЕСТӘ КУЛЛАНЫРГА ЯРАГАН НИНДИ КИТАП УЛ?китаплардан куллану уңайлы. Гомумән алганда, ФГОС стандартлары буенча төзелгән бу дәреслекләрдә телнең сөйләм һәм грамматик өлешен үстерүгә дә зур өлеш кертелгән. Һәр сыйныфта диалогик һәм монологик сөйләмгә корылган күнегүләр шактый күп. Төрле ситуацияләр буенча эшләп, укучы телнең синтаксик үзенчәлекләрен генә белеп калмый, ә тәрҗемә, сорау бирү һәм аңа җавап кайтару үзенчәлекләренә төшенә. Әлеге серия буенча төзелгән дәреслекләрдә баланың иҗади мөмкинлекләрен арттыру өчен текстларны, әкиятләрне сәхнәләштерү формасы тәкъдим ителгән. Бу укучының фантазиясен, уйлау сәләтен арттыра.

    Коммуникатив метод белән эш итүдә файдаланылган тагын бер тармакул- уку. Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча укучылар беренче сыйныфтан ук татар әдипләренең иң матур әсәрләре белән танышалар. Авторларның биографияләрен өйрәнәләр, текстларны үзгәртеп уку өстендә эш алып баралар. Укытучы укучысының текстны ни дәрәҗәдә аңлавына төшенү өчен дәреслектә бирелгән әсәр буенча сораулар белән эшли ала.

    Сөйләм эшчәнлегенең язма формасын куллануны актив рәвештә уртанчы сыйныфтан алып бару отышлы. Бу очракта укучыларга сочинение һәм изложениеләр язутәкъдим ителә. Алар төрле биремнәр белән тулыландырылырга мөмкин. Әйтик, изложениене дәвам итү яки тематикасын саклап, бары лексикасын үзгәртергә кушылган биремнәр үтәү. Башлангыч сыйныфларда бу төр язма эшләрне башкарганда әлеге биремнәрне төгәл үтәүне таләп итеп булмый. Сәбәбе: укучыларның башлангыч сыйныфларда сүзлек запаслары аз булу.

    Татар телен чит тел буларак өйрәтү методикасында күп кенә проблемалы яклар аерылып чыга. Шулар арасында укучының сөйләм һәм аңлау күнекмәләрен булдыру кебек проблемалар алгы планга куела. Телне өйрәнү аның турындагы билгеле бер белемнәр суммасын үзләштерүгә генә кайтып кала алмый, укучыларны “теге яки бу кешелек коллективы булган” [5,133] функциясе булган коммуникатив эшчәнлеккә юнәлтергә кирәк. “Методика преподавания русского языка как иностранного языка” хезмәтләрендә тел белгечләре В.Г.Костомаров һәм О.Д. Митрофанова: “Телгә ия булуны телдән һәм язмача текстларны аңлау осталыгы дип тә күз алдына китеререгә мөмкин, ягъни аларга салынган барлык фикерләрне алу, үзеңнең текстларыңны төзи белү; кирәкле ситуациядә, кирәкле вакытта тиешле сүзне аңлый һәм әйтә белү дип тә уйларга мөмкин”, − дип язганнар [3,13]. Димәк, рус телле балаларга татар телен укыту системасында укытучы алга таба телнең аспектларын тирәнтен өйрәнүдә нигез булып торачак телдән сөйләм формасын иң беренче урынга куярга тиеш.

    Билгеле булганча, телдән сөйләм тыңлый белү һәм сөйләгәнне аңлаудан, шулай ук сөйли белү күнекмәләрен файдаланудан төзелүче форма.

    Тыңлап аңлау термины нигезенә (аудирование) сөйләмә телне кабул итү һәм аңлау процесслары салынган. Бу очракта укучы күреп түгел, ә бары тик ишетеп аңларга тиеш.

    Рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең әлеге формасы аерым авазларны һәм аваз кушылмаларын хатасыз һәм дифференциаль тануга корылган. Киләчәктә исә бу сүзләр, җөмләләр һәм аерым текстлар аңлауга китерәчәк.

    Укучыларның тыңлап аңлау дәрәҗәсе өйрәнеләчәк телнең фонетик системасы, грамматик һәм лексик төзелеше белән таныш булуына бәйле. Билгеле булганча, чит тел авазларын кабул итүе укучыларның ишетеп аңлау күнекмәләренең чикләнгән булуы белән генә түгел, ә кайбер авазларны рус теленең охшаш фонемаларыннан аермаулары белән дә аңлатыла. Укучының тыңлап аңлау күнекмәләре башлангыч этапта камил үзләштерелсә, алга таба телне практик планда куллану җиңеләячәк. Шуңа күрә татар телен тыңлап аңлауны башлангыч сыйныфлардан башлап, укучыларның сөйләү күнекмәләрен формалаштыру белән беррәттән алып бару зарур.

    Методикада ике төрле аңлауны атыйлар:

    -сөйләгәнне тыңлап аңлау (укытучы сөйләме, аудиоязмалар һ.б.);

    -күреп аңлау элементларына басым ясау рәвешендә аңлау (уку вакытында).

    Ләкин күреп аңлауны басма текстны укып кына түгел, ә укытучының мимикасы, хәрәкәтләре һәм артикуляциясе дип тә кабул итергә кирәк. Шул рәвешле укучылар өчен дәресләрдә укытучы сөйләмен генә тыңлау түгел, ә аудиоязмалар белән дә эшләү зарур.

    Тыңлап аңлауның тагын бер әһәмиятле ягы – чит тавышны кабул итү. Дәресләрдә укучылар укытучы тавышына, аның сөйләм формасына күнегәләр. Еш кына башка мөхиткә эләккән очракта, башка кешенең сөйләм телен кабул итә алмыйлар. Бу проблеманы хәл итү өчен укучыларның бер-берсенә уку, яки төрле тавыш белән яздырылган аудиоязмалардан файдалану урынлы.

    Белем бирү укытучының дәрестә кулланылачак лексика белән таныштыруыннан башлана. Дөрес, текстны тыңлап аңлау күегүләре эшләгәндә укучы барлык сүзләрнең дә тәрҗемәсе белән таныш булмаска мөмкин. Шуңа күрә дәрескә текст әзерләгәндә эчтәлеген өлешчә аңлый алырдай әсәрләрне кулланырга кирәк, яки бу әсәр өлешчә укучыларга рус әдәбияты дәресләреннән таныш булырга мөмкин. Башлангыч сыйныфларда исә, тыңлап аңлауга укучының лексик запасында булган сүзләр бирелә.

    Балаларны тыңлап аңлауга өйрәтүдә укытучының сөйләм темпы да зур урын алып тора. Башлангыч этапларда ул салмак булырга тиеш. Бераздан укытучы уртача темпка күчеп, укучыларны да темплы сөйләмгә чыгара ала. Өйрәнелгән телдә темплы сөйләмнең югары баскычына ирешелде дип, бала туган телендә сөйләшкән темпына чыга алса гына әйтергә мөмкин.

    Тыңлап аңлау өстендә эшне иң түбән баскычтан башларга кирәк:

    -аерым сүзләрне тыңлау;

    -сүзтезмәләр;

    - җөмләләр;

    - текстлар.

    Тыңлап аңлауга нигезләнгән һәрбер күнегү укучылар тарафыннан анализланырга тиеш. Моның өчен укытучы алдан әзерләп килгән сорауларын, эчтәлек сөйләү, тест эшләү, фикер алышу, текстка исем бирү, тәрҗемә итү һ.б. төрле алымнар белән тикшерә ала. Югарырак сыйныфларда текст буенча сораулар төзү, геройларга характеристика кебек эшләр бирелә.

    Бу метод белән эшләүдә тагын бер әһәмиятле элемент ул – укытучы тәкъдим иткән ситуацияләрне күрсәтү яки уйнау. Шулай ук укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү өчен төрле картиналар белән эшләү дә отышлы. Бу очракта укучылар алдына берничә картина бирелеп, аның турында татар телендә җөмләләр әйтелә. Шул җөмләләрне расларга яки инкяр итергә, я билгеләмәнең кайсы картинага туры килүен ачыкларга кирәк.

    Укытучы тел дәресләрендә үзе отышлы дип санаган тыңлап аңлау формасын сайларга мөмкин.

    Коммуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Билгеле ки, чынбарлыкта кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер - берсе белән хәбәрдәшәләр һәм моның өчен кирәкле тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә, икенче телне өйрәнгәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә калдыру, телне гамәли үзләштерүне күпкә җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлеген арттыра. Димәк, татар теле дәресләрендә төрле кызыклы ситуацияләр куллану һәм аларга нигезләнеп, укучыларның аралашу осталыгын арттырырга мөмкин. Аралашу ситуацияләреннән чыгып, укучылар төрле социаль рольләрне башкарырга һәм кирәкле репликаларны, тотрыклы гыйбәрәләрне сөйләмдә дөрес кулланырга күнегә алалар. Мәсәлән, исәнләшү, сораштыру, тәкъдим итү, ризалашу, риза булмау, инкяр итү, гаҗәпләнү, шикләнү репликалары һәм башкалар. Грамматик формалар белән таныштырганда, ситуацияләрдән файдалану телне өйрәнү процессын тагын да җанландырып җибәрә. Мәсәлән, I сыйныфта инкяр итүне өйрәнгәндә “ Бу Акбаймы?” соравына җавап биргәндә укучылар: - “Юк, бу Акбай түгел, бу Шаян”,- дип җавап бирәләр. Шулай ук дәрескә эт һәм песи уенчыклары кунакка килә. Бу геройлар белән балалар бик теләп уйныйлар һәм җавап бирәләр. Тагын дәрестә балалар укытучы әйткәннәрне тыңлап аңларга һәм аның боерыкларын үтәргә өйрәнәләр. Бу эшне уңышлы оештыру өчен, укытучы дәрестә төрле уеннардан файдалана ала:

    -Боерыкларны тыңлагыз һәм кирәкле хәрәкәтләрне ясагыз. Антон, бас! (Укучы баса). Антон утыр! (Укучы баса). Аня такта янына чык! (Укучы такта янына чыга) һәм башкалар. Алга таба укытучы балаларга хәрәкәтләр ясарга һәм нәрсә эшләгәннәрен әйтеп барырга куша. Мәсәлән: Марат, бас! (Укучы баса һәм мин басам дип әйтә) һ.б. Болай эшләгәндә боерык фигыльләр белән беррәттән хәзерге заман хикәя фигыльләр дә кабатлана һәм сөйләм аша ныгытыла. “Гаилә” темасын өйрәнгәндә, тартымлы исемнәрне сөйләмдә активлаштыру өчен, балаларга гаиләләре сурәтләнгән фотолар алып килергә кушам. Укучылар, әнием,әтием, энем, апам, абыем, сеңлем, әбием, бабам кебек сүзләрне кулланып, фотолар ярдәмендә якыннары белән таныштыралар.

    Чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү күнегүләре сөйләм эшчәнлегенә караган башка күнегүләрдән аерылып тора. Чөнки аның төп максаты татар теленең үзенчәлекле авазларыын дөрес әйтергә өйрәтүдән, тексттан лексик берәмлекләрне табу, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан тора.

    Ишетеп аңлау аерым авазларны, сүзләрне, грамматик калыпларны ишетеп таный белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар. Иң башта укучылар укытучының, соңыннан сыйныфташларының сөйләмен тыңлап аңларга күнегәләр. Аерым диалогларны, кечкенә текстларны тыңлау, беренчедән, аларның интонацион төзелешен үзләштерергә ярдәм итә, икенчедән, орфоэпик күнекмәләрне булдыра. Бәйләнешле сөйләм эшчәнлегенең башка төрләренә өйрәткәндә нигез булып тора.[5,218]

    Ишетеп аңлау телгә өйрәтүнең максаты һәм чарасы буларак кирәк. Ишетеп аңлауның максаты телгә өйрәтүнең гомуми бурычлары һәм телне өйрәнүнең этабына бәйле рәвештә билгеләнә. Башлангыч этапта ишетеп аңлауның нигез күнекмәләре формалаштырыла: укучылар әңгәмәдәшенең аерым репликаларының мәгънәсен, өйрәнгән лексик-грамматик материалга нигезләнгән кечкенә күләмдәге бәйләнешле сөйләмне аңларга тиешләр.

    Шуның өчен беренче чиратта аңа югары таләпләр куелу табигый.

    Барыннан да элек, укытучы сөйләме татар теленең әйтелеш һәм сөйләм теле нормаларына туры килергә тиеш. Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү өчен, түбәндәге күнегүләрне эшләргә тәкъдим итәм:

    -авазларны тыңлагыз һәм языгыз;

    -сүзләрне тыңлагыз, [ә] авазы булган сүзләрне ишеткәндә кулыгызны күтәрегез;

    -сүздәге авазларны әйтегез;

    -сузык һәм тартык авазларны аерып әйтегез;

    -иҗекләр санын әйтегез;

    -[ә] авазы ничә тапкыр кулланылганын әйтегез;

    - ничә сүз барлыгын әйтегез;

    -сорау җөмлә ишеткәндә, кулларыгызны күтәрегез;

    -язылган сүзләр арасында ишеткәнен табыгыз;

    -җөмләләрне тыңлагыз. Ничә сорау, хикәя, өндәү җөмлә барлыгын әйтегез;

    -тыңланган сөйләмдә орфоэпик хатаны табыгыз;

    - җөмләләрне тыңлагыз. Алардагы сүзтезмәләрне аерып әйтегез.

    Тыңлап аңлау күнегүләрен телнең төрле аспектларын нәтиҗәле үзләштерү өчен дә кулланып була. Укучылар лексик берәмлекләрне, грамматик калыпларны укып кына түгел, ишетеп тә аңларга тиешләр.

    Ишетеп аңлау укыту-тәрбия процессында телгә өйрәтүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та икенчел, педагогик вазифаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм теленә стимул була, телгә өрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә, укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли - тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштыра, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы булып тора, укытучы белән укучы арасында үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген күтәрә. Шуңа күрә ишетеп (тыңлап) аңлауга өйрәтүне дөрес оештыру, коммуникатив методикага нигезләнеп эшләнгәндә, телне уңышлы өйрәтүнең иң төп шартларыннан берсе булып тора.[1,146]

    Билгеле булганча, укыту процессында кулланылган барлык күнегүләр, эш төрләре укучыларның тел күнекмәләрен генә түгел, фикерләү сәләтен, хәтерен, игътибарын да үстерә. Тыңлап аңлауга өйрәткәндә, моны истән чыгармаска кирәк. Шул исәптән үстерелешле укыту алымнарын истә тотып, укучыларга түбәндәге биремнәрне эшләтергә дә мөмкин.

    1. Җөмләләрне тыңлагыз. Аларга туры килгән рәсемнәрне күрсәтегез.

    2. Җөмләләрне тыңлагыз. Хәрәкәтләр ярдәмендә мәгънәләрен аңлатыгыз.

    3. Җөмләләрне логик эзлеклелектә урнаштырыгыз.

    4. Укытучы артыннан кабатлап, диалогны ятлагыз.

    1. Укытучы артыннан кабатлап, сүзләрне истә калдырыгыз.

    2. Укытучы артыннан җөмләләрне кабатлагыз һәм истә калдырыгыз.

    3. Укытучы артыннан бер үк грамматик калыплы җөмләләрне кабатлагыз һәм истә калдырыгыз.

    4. Укытучы әйткән һәм карточкага язылган җөмләләрне чагыштырыгыз. Нинди лексик яки грамматик аермалар барлыгын әйтегез.

    5. Текстның башын тыңлагыз, ахырын уйлап бетерегез (киресенчә дә мөмкин)

    6. Ике текстны тыңлап, аларның уртак һәм аерылып торган якларын әйтегез.

    7. Текстны тыңлагыз һәм аңа исем уйлап табыгыз.

    8. Текстны тыңлагыз. Эчтәлеген берничә җөмлә белән генә сөйләп бирегез.

    9. Тыңланган диалогны монологик формада сөйләгез һ.б.

    Күргәнебезчә, аерым сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, бәйләнешле текстлар белән эшләү күнегүләре күп санлы һәм күп төрле. Укыту шартларыннан чыгып, аларның иң кулаен сайлап алу һәм системалы рәвештә эшләтү укучыларны татарча сөйләмне тыңлап аңарга өйрәтә ала. Кызганычка каршы, бу төр күнегүләрне эзлекле рәвештә кулланмыйбыз, шуңа күрә дә рус укучылары бары тик укытучының сөйләмен генә аңларга күнегәләр; башка бер кеше шул ук сорау белән мөрәҗәгать итсә югалып калалар.[1, 124]

    Рус телендә сөйләшүче балаларны татар сөйләмен аңларга һәм татарча сөйләргә өйрәтү төрлечә көч куюны, практикага төрле вакыт сарыф итүне сорый, ә инде эш алымнары һәм системасының төрледән –төрле булырга тиешлеген әйтеп тә торасы юк.

    Тыңлау өчен материал биргәндә, билгеле бер эзлеклелек сакланырга тиеш. Әйтик, рус мәктәбендә, татар теленең алдагы дәресләрендә, беренче сыйныф баласында механик хәтер өстенлек итүен исәпкә алып, телдән үтелгән материалга таянып төзелгән җөмләләр бирергә мөмкин.

    Аңлау өчен бирелә торган хәбәрләр күләме этаптан этапка арта бара.Шуның белән бергә укытучының хәбәре баштарак, нигездә, телдән үтелгән материалга, таныш лексикага корылса, соңга таба таныш түгел сүзләр кертелгән текстлар бирелергә мөмкин, ләкин шуны истә тотарга кирәк, тыңларга бирелгән материал күләме бик аз булырга тиеш.

    Тыңлау материалының тәкъдим ителү сыйфатына да зур таләпләр куелырга тиеш. Башлангыч сыйныфларда ишетеп (тыңлап) аңлау материалы булып укытучы сөйләме тора. Укытучының татарча сөйләве – рус укучысы дәрестә зиһененә ала торган беренче өлге ул. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан укучының татарча сөйләмне аңлау күнекмәләре формалаша. Татар теленең грамматик төзелмәләрен башлангычта үзләштерү укытучы әйткән өлге буенча бара.[2,218]

    Хәзер безнең илдә мәгариф тирәлегенә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп, фән һәм икътисад үсеше проблемалары хәл ителә. Укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора. Шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Мондый шартларда укытучы күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга тиеш була. Педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен заман педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

    Коммуникатив метод белән эш итүдә файдаланылган тагын бер тармакул- уку. Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча укучылар беренче сыйныфтан ук татар әдипләренең иң матур әсәрләре белән танышалар. Авторларның биографияләрен өйрәнәләр, текстларны үзгәртеп уку өстендә эш алып баралар. Укытучы укучысының текстны ни дәрәҗәдә аңлавына төшенү өчен дәреслектә бирелгән әсәр буенча сораулар белән эшли ала.

    Сөйләм эшчәнлегенең язма формасын куллануны актив рәвештә уртанчы сыйныфтан алып бару отышлы. Бу очракта укучыларга сочинение һәм изложениеләр язу тәкъдим ителә. Алар төрле биремнәр белән тулыландырылырга мөмкин. Әйтик, изложениене дәвам итү яки тематикасын саклап, бары лексикасын үзгәртергә кушылган биремнәр үтәү. Башлангыч сыйныфларда бу төр язма эшләрне башкарганда әлеге биремнәрне төгәл үтәүне таләп итеп булмый. Сәбәбе: укучыларның башлангыч сыйныфларда сүзлек запаслары аз булу.

    Тыңлап аңлау укыту-тәрбия процессында телгә өйрәнүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та күп төрле, икенчел, педагогик вазыйфаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм эшчәнлегенә стимул була, телгә өйрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә. Укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли-тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштырырга, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетмәгән [20.44]. Күпчелек укытучылар татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы. Чит телгә укытуның беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм өйрәтергә кирәк.

    Психологлар хаклы рәвештә аудированиене катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр. Укучыларның өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуын арттыру өчен, татар теле укытучыларыннан үткән материалны, өйрәнелә торган яңа теманы активлаштыру, белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә иркен куллану дәрәҗәсенә җиткерү өчен күп көч һәм энергия, зур педагогик осталык таләп ителә.
    Икенче бүлек буенча нәтиҗә:

    Тел дәресләрендә махсус күнегүләр башкарганда, түбәндәге тыңлап аңлау күнекмәләре һәм сәләтләрен формалаштыру тәэмин ителә: сөйләм сигналын тану; сөйләм сигналын аеру; интонация ярдәмендә сорау, декларатив, гади җөмләне аеру; җөмләдәге сүзләр санын билгеләү; аудио тексттагы “семантик этаплар” санын билгеләү; сүзнең семантик һәм грамматик мәгънәсен формаль үзенчәлекләре белән билгеләү; тыңланган мәгълүматны оператив хәтердә саклау; тәкъдимнең төп идеясын яктырту; текстны семантик өлешләргә бүлү; текстның мәгънәсен тулаем аңлау.

    Димәк, укучыларны татар теле дәресләрендә тыңлап аңларга өйрәтүче төп күнегү төрләре түбәндәгеләр: күнегүләр әзерлек һәм сөйләм күнегүләре төрләренә бүленә. Сөйләм күнегүләренә өлешчә тыңлау күнегүләре, контрольдә булмаган тыңлап аңлау күнегүләре, семантик эшкәртү күнекмәләрен үстерү һәм кабул ителгән мәгълүматны төзәтү күнегүләре керә.
    1   2   3   4   5   6


    написать администратору сайта