средняя рабочая программа. Эчтлек
Скачать 0.56 Mb.
|
1.4. 13 нчетөркем турында белешмә13 нче төркем – татар төркеме. Төркемдә 25 бала: 15 кыз һәм 10 малай йөри. Төркемдә 4-5 яшьлек балалар. 13 нчы төркем балаларының яшь үзенчәлекләре. Уртанчылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уен эшчәнлегендә рольле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Бу яшьтәге балалар кабул ителгән рольдән үзләрен аера башлыйлар. Сүрәтләү эшчәнлеге шактый үсеш ала. Рәсем предметлы һәм детальләштерелгән форма ала. Кешенең график сурәте гәүдә, күз, авыз, борын, чәч, кайвакыт кием һәм аның детальләре булу белән характерлана. Сүрәтләү эшчәнлегенең техник ягы камилләшә. Балалар төп геометрик фигураларны ясый, кайчы белән кисә, сүрәтләрне кәгазьгә ябыштыра алалар һ.б. Конструкцияләү катлаулана. 5-6 детальдән торган корылмалар барлыкка килә. Уйлап чыгарып конструкцияләү, шулай ук төзү эзлеклелеген планлаштыру күнекмәләре формалаша. Баланың хәрәкәтләнү өлкәсе вак һәм эре моториканың уңай үзгәрешләре белән характерлана. Җитезлек, хәрәкәт координациясе үсә. Зиһенгә алу сәләте күбрәк үсеш ала. Балалар теге яки бу предметка охшаган форманы атый беләләр. Хәтер күләме үсә. Балалар 7-8 предметның исемен истә калдыра алалар. Тасвирлы фикерләү сәләте үсә башлый. Балалар катлаулы булмаган мәсьәләләрне чишүдә гади схемалаштырылган сурәтләр кулланалар. Алдан күрә белү сәләте үсә. Объектларның пространствода урнашулары нигезендә, балалар аларның үзара йогынты ясашуы нәтиҗәсендә нәрсә килеп чыгасын әйтә алалар. Күз алдына китерү, уйлап чыгару (воображение) сәләте үсә. Оригинальлек һәм ирекле булу кебек сыйфатлар формалаша. Балалар мөстәкыйль рәвештә бирелгән темага зур булмаган әкият уйлап чыгара алалар. Игътибарлылык сәләте үсә. Бала 15-20 минут дәвамында игътибарын туплап эшли алырга сәләтле. Авазлар әйтелеше һәм дикция яхшыра. Сөйләмнең ритмик төзелеше, рифмасы игътибарга лаек. Сөйләмнең грамматик ягы үсеш ала. Артык үпкәләүчәнлек бу яшьнең феномены булып тора. Яшьтәшләре белән бала сайлап кына аралаша башлый. Көндәшлек, ярышу барлыкка килә. Гомуми исемлек
СОЦИАЛЬ-ПЕДАГОГИК ПАСПОРТ 13 нче уртанчылар торкеме МАДОУ №93 (сентябрь 2020 г.)
Гаиләләр турында соиологик белешмәләр
Куп балалы гаилэ балалары
2. ЭЧТӘЛЕК БҮЛЕГЕ |