Главная страница
Навигация по странице:

  • 2.5 «ФИЗИК ҮСЕШ»

  • средняя рабочая программа. Эчтлек


    Скачать 0.56 Mb.
    НазваниеЭчтлек
    Дата06.12.2021
    Размер0.56 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файласредняя рабочая программа.docx
    ТипПрограмма
    #294127
    страница8 из 12
    1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   12

    ҖЫР

    Аңлатма язуы


    «Музыка» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларның музыкальлекләрен, музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә Һәм белем бирү бурычларын билгели.

    Татар музыкасына карата кызыксыну уяту, аны тыңларга теләк белдерү. Аның хисле-образлы эчтәлеге турында сөйләү, кичерешләр белән бүлешү.

    Татар композиторларының музыкаль әсәрләрен тыңлап, музыканың төп өч жанры: «җыр», «бию», «марш» төшенчәләрен бирү. Балаларның музыка характерын, кәефен бирә белү сәләтләрен үстерү.

    Музыка уен кораллары (курай, кубыз, тальян гармун һ. б.) һәм аларның яңгырашы белән танышуны дәвам итү. Татар җырларын дөрес, сәнгатьле итеп һәм аңлап башкарырга, сүзләрен ачык итеп әйтергә күнектерү.

    Татар биюенә хас гади хәрәкәтләр («аяк очларында атлап йөрү», «чүгү», «аяк очларында күтәрелү», «берле бишек», «баш-үкчә», «култыклашып әйләнү», «борма» (гади вариант) һ. б.) белән таныштыруны дәвам итү.

    Музыка характерына туры китереп, ритмлы хәрәкәтләр башкаруны формалаштыру.

    Хәрәкәтле импровизацияләрдә музыкаль образны чагылдырырга омтылуны хуплау, балалар белән бергә гәүдәләнеш вариантларын («тәкәббер» әтәч, «кайгыртучан» тавыклар, тик-тормас чебиләр һ. б.) тикшерү, музыкаль әкият эчтәлеге һәм характерына дөресрәк туры килә торган образны сайларга булышу, һәр иҗади табышны хуплау.

    Балалар эшчәнлегенең төрле структурасына музыка өстәү; матур әдәбият, сынлы һәм театр сәнгатьләре әсәрләрен файдаланып, кәефкә туры килерлек һәм хис-кичерешләргә ярдәм итәрлек музыка астында

    2.5 «ФИЗИК ҮСЕШ»

    СӘЛАМӘТЛЕК

    Аңлатма язуы


    «Сәламәтлек» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларның сәламәтлеген саклау, аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

    Балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгыту буенча эшне; оешма төрен һәм тибын, булган шартларны, төркем тулылыгын, балаларның сәламәтлек һәм үсеш үзенчәлекләрен, шулай ук төбәктәге климатик һәм ел фасыллары үзенчәлекләрен исәпкә алып, бала организмын чыныктыру эшен дәвам итү.

    Шәхси гигиена процесслары турындагы күзаллауларын баету. Гигиена нормалары һәм кагыйдәләрен аңлы һәм мөстәкыйль рәвештә үтәүләренә ирешү.

    Гади һәм чиста киенү, киемнәрне тәртипләп төрү, бүлмәдә чиста аяк киемендә йөрү күнекмәләрен үстерү.

    Ашаганчы һәм ашагач, пычрангач, туалеттан соң кулларын мөстәкыйль рәвештә юарга, тешләрен чистартырга, ашаганнан соң авызны чайкарга, йоклар алдыннан аякларны юарга гадәтләндерү.

    Пөхтә ашау күнекмәләрен камилләштерү: ризыкны азлап кына алу, тавышсыз гына ашау, бик кайнар ризык ашамау, коймау, савытсабаны дөрес файдалану.

    Милли ризыклар һәм эчемлекләр (умач, татарча азу, казам пылавы, кара җимеш һәм өрекле чәй, хуш исле чәй һ. б.) белән таныштыру.

    Бала организмы өчен кирәк булган витаминнар турында күзаллау булдыру. Ризык кабул итү режимын үтәү, җиләк- җимеш, яшелчә, балык һәм сөт ризыкларын (кайнаган сөт, кефир, корт), ит һәм башка файдалы ашамлыкларны куллануга ихтыяҗ тәрбияләү.

    «Сәламәтлек» һәм «авыру» төшенчәләре, халык медицинасының кайбер чаралары белән таныштыру. Бәрелгәндә, киселгәндә үз-үзеңә һәм башка балаларга элементар ярдәм күрсәтү, үз сәламәтлегең турында кайгырту күнекмәләре формалаштыру.

    ЙОКЫДАН УЯНУ ГИМНАСТИКАСЫ



    Комплекслы-тематик план


    ай

    Гимнастика

    сентябрь

    «Уяну»

    Йокы качты тәрәзәдән, йөгерде юллардан,

    Ә без синен белән уяндык, уяндык та елмайдык (киерелү) Башта күзләрнен берсен ачтык, аннары икенчесен, Кулларны күтәреп төшердек, велосипед әйләндердек.

    Уӊга-сулга борылдык, аннары сикереп тордык.

    октябрь

    «Хәерле иртә» Хәерле иртә, күзләр. Сез уяндыгызмы?(күзләргә массаж. Бармаклар белән бинокль ясап, як-якка карыйлар)

    Хәерле иртә, колаклар. Сез уяндыгызмы?(колакларга массаж. Учны колакларга куялар (“Чебурашка”), як-якны тыңлыйлар)

    Хәерле иртә, куллар. Сез уяндыгызмы?(кулларның башта берсенә, аннан икенчесенә массаж. “Пропеллер” күнегүе)

    Хәерле иртә, аяклар. Сез уяндыгызмы?( аякларның башта берсенә, аннан икенчесенә массаж. “Велосипед” күнегүе) Хәерле иртә, кояш. Мин уяндым!( кулларны сузып киерелү)

    ноябрь

    Әйдәгез, бергәләп, басабыз,

    Кулларны ян – якка сузабыз.

    Аннары бөгеләбез,бергәләп тураябыз.

    Кулларны күтәрәбез,

    Кояшка сәләм юллыйбыз.

    Кулларны качырабыз,

    Аннары аларны бергәләп эзлибез. Уңга карыйк,

    Сулга борылыйк.

    Утырабыз, торабыз.

    Үкчәгә дә басыбыз, Аяк очларына басып, Кояшка үреләбез.

    декабрь

    «Без шулай итәбез»

    Без йоклап тордык, бераз уйнарга булдык. Башны иябез алга, уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз.

    Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез.







    Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез.

    Аннары без чүгәлибез, тезләрне кочаклыйбыз.

    Башны алга яшереп, без ападан качабыз.

    январь

    «Пескәй »

    1. “Пескәй уяна”. Ятып, бергә уң аякны һәм сул кулны күтәрәләр, төшерәләр. Аннан сул аякны һәм уң кулны күтәрәләр, төшерәләр. Аннан 2 кулны һәм 2 аякны бергә күтәрәләр, төшерәләр. 4-5 тапкыр кабатларга. 2. «Пескәй сөенә». Үрмәләү позасына керергә. Башны күтәрергә, умыртка сөяген бөгәргә. Тирән сулыш алырга. 4-5 тапкыр кабатларга.

    3.«Пескәй ачулана ». Үрмәләү позасына керергә. Иякне күкрәккә тидерергә, арканы бөгәргә. Тирән сулыш алырга. 4-5 тапкыр кабатларга.

    1. “Пескәй сузыла” Сузылу күнегүе.

    2. “Пескәй сикерә” Сикерү.

    февраль

    “Чәчәк”

    Чәчәк йоклый,

    Чәчәк уяна. (киерелү күнегүләре)

    Иртәнге кояшка

    Ул бик куана. (урында сикерү)

    Кояшка сузыла (аяк очларына басып, сузылалар)

    Кояшка үрелә (аяк очларына басып, сузылалар)

    Күбәләк дустына (кулларны канатлар каккан кебек җилпиләр) Сәлам өләшә (сәлам бирәләр)

    март

    Без уяндык, (киерелү күнегүләре)

    Күзләрне ачтык, (күзләрен ачалар)

    Аякларны суздык (аякларын сузып, селкетәләр)

    Аларны да уяттык!

    Ян –якка борылып (басып, ян –якка борылалар)

    Кояшка без карадык. (аяк очларына басып, сузылалар)

    Якты көнгә сокланып,

    Матур итеп елмайдык. (ян – якка борылып, елмаялар)

    Сикереп тә алдык (сикерү күнегүләре)

    Йөгердек тә (урында йөгерү)

    Хәзер инде без

    Уйнарга бергә әзер! (үз-үзеңне кочу)

    апрель

    Аякларың тыпырдат (аякларны тыпырдаталар) Кулларыңны чәбәклә.(кулларны чәбәклиләр)




    Бер монда, бер монда,

    Кыен эш түгел бер дә. (ян-якка борылып кулларны чәбәклиләр)

    Башың аска иеп ал, (башларын бер иеп, бер күтәрәләр)

    Кулларыңны болгап ал. (йөзү күнегүләре)

    Бер монда, бер монда,

    Кулларыңны болгап ал.(ян- якка борылып, йөзү күнегүләре эшлиләр)

    Бу дустың белән күреш, (уңга борылып, сәләм юллыйлар, елмаялар)

    Бу дустың белән күреш.(сулга борылып, сәләм юллыйлар, елмаялар) Йә иптәш, йә, әйлән, (урында сикереп, әйләнәләр) Бик кыен түгел бу эш.

    май

    Нәниләр бара тигез юл буйлап. (урында атлыйлар)

    Тигез юл буйлап, ашыкмый атлап. (урында атлыйлар)

    Зур-зур ташларны

    Сикереп үтәләр. (урында сикерәләр)

    Уңга да баралар, сулга да баралар, (уңга – сулга борылу күнегүләре) Су аша йөзеп, (йөзү күнегүләре) ярга чыгалар. (сулыш алу күнегәләре)


    1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   12


    написать администратору сайта