Главная страница
Навигация по странице:

  • Эшчәнлек темасы Бурычлар

  • средняя рабочая программа. Эчтлек


    Скачать 0.56 Mb.
    НазваниеЭчтлек
    Дата06.12.2021
    Размер0.56 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файласредняя рабочая программа.docx
    ТипПрограмма
    #294127
    страница7 из 12
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12

    2.4. «ИҖАДИ - ЭСТЕТИК ҮСЕШ»

    СӘНГАТЬ ИҖАДЫ Аңлатма язуы


    «Иҗади сәнгать» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны ҺӘМ үз- үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүне формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә ҺӘМ белем бирү бурычларын билгели.

    Рәсем ясау


    Балаларның игътибарын табигать матурлыгына юнәлдерү, алар белән берлектә үсемлек һәм хайваннар дөньясы объектларының форма, төс, төзелеш камиллегенә соклану.

    Татар декоратив-гамәли сәнгате әсәрләре белән танышуны дәвам итү.

    Балаларны «орнамент» төшенчәсе белән таныштыру. Татар орнаментында оста итеп чагылдырылган чын чәчәк-үсемлек мотивларын карау. Бизәкнең өлешләрен аера белергә өйрәтү.

    Балаларны декоратив эшчәнлеккә тарту: өч яфрак (бер ноктадан өч тапкыр буяу), күкчәчәк, ромашка (акчәчәк), миләш, гөлҗимеш һ. б. ны ясау ысулларын күрсәтү.

    Бер, ике яки берничә төсне кулланып, гади элементлардан торган тасма (бордюр) бизәге ясый белүне формалаштыру. Чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.

    Берничә өлештән (кош, күбәләк, умарта корты фигуралары) торган предметларның формасын һәм төзелешен чагылдырырга өйрәтү.

    Төсмерләр (зәңгәрсу, соры, алсу, шәмәхә) белән таныштыру, төсләрне тою хисен үстерү.

    Татар декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре буенча күмәк эшләрне үтәүгә тарту.

    Туган шәһәр (авыл) тормышыннан матур вакыйгаларны рәсемгә төшерергә теләк уяту. Рәсемнәрне бергәләп карау һәм нәрсә ясаганны сөйләүләренә ирешү. Иҗади активлык тудырырга булышу.

    Ябыштыру


    Кисеп ябыштыру сәнгатенә кызыксыну уяту, аның эчтәлеген катлауландыра һәм төрле сурәтләү мөмкинлекләрен киңәйтә бару.

    Туры сызык буенча башта кыска, аннары озынрак тасмалар кисәргә өйрәтү. Төсле кәгазьдән киселгән тасмалардан предмет сурәтләргә өйрәтү. Сирень, артыш чәһәкләреннән торган композиция төзү өчен, өзек-өзек аппликация техникасы белән таныштыру.

    Чәчәкләр, җиләк-җимешләр һ. б. ны ясау өчен, квадраттан түгәрәкләр һәм турыпочмаклыктан оваллар кисәргә күнектерү. Бизәү максатыннан полосада, квадрат, түгәрәктә декоратив бизәкләр төшерергә өйрәтү. Ритм-тоемлау хисен уяту.

    Бер бит кәгазьдә берничә предметны кисеп ябыштыру юлы белән (урам, шәһәр), балаларны сюжетлы аппликация төзүгә якын китерү. Пөхтә эшләү күнекмәләре булдыру.

    Татар декоратив-гамәли сәнгатенең үрнәкләре буенча әзер формалардан (чәчәкләр, күбәләкләр, кошлар) коллектив композиция төзегәндә, үзара ярдәмләшеп эшләү теләге уяту. Әвәләү

    Әвәләп ясау белән кызыксынуны үстерү; балчыктан (тозлы камыр, пластилин) әвәләү күнекмәсен камилләштерү.

    Зур кисәктән кечерәк кисәкләр өзеп яки чеметеп алу, аларны бармаклар ярдәмендә түгәрәкләп тәгәрәтү, өлешләрне тоташтыру (чәчәк, гранат, миләш җимешләре); янчелгән шарның өстен шомарту, җиңел генә тарттырып, кырыйларын чеметкәләп чыгу - бөрү (гөбәдия, вак бәлеш һ. б.) күнекмәләре формалаштыру. Махсус таякчык (стека) ярдәмендә ике яки дүрт кисәккә бүлеп (бәлеш кисәкләре), килеп чыккан формаларны үзгәртергә тырышуларын хуплау.

    Яңа форма барлыкка китерү өчен, шарның уртасын яньчеп, чокыр ясау ысулын куллану. Махсус таякчыкны файдалану ысуллары белән таныштыру. Әвәләп ясалган әйберләргә шушы таякчык ярдәмендә милли бизәкләр төшерергә омтылуларын хуплау.

    Балчык (тозлы камыр, пластилин) белән пөхтә итеп эшләргә күнектерү.

    Әвәләп ясалган әйберләрне күмәк композициягә (тәлинкәдәге сый, чәй сервизы һ. б.) берләштерү. Уртак эш нәтиҗәсен күреп шатлану хисләре уяту. Декоратив әвәләп ясауда халык уенчыклары үрнәкләре (Шәмәрдән, Актүбә һ. б. уенчыклар) буенча иң гади образлар тудырырга теләк уяту.

    Өстәл театрында куллану өчен, татар халык әкиятләре буенча сюжет әвәләп ясауга кызыксыну һәм теләк тудыру. Балаларда өлкәннәр

    белән уртак эш нәтиҗәләрен күреп шатлану хисләре уяту.

    Комплекслы – тематик план Рәсем


    Ай

    атна

    Эшчәнлек темасы

    Бурычлар



    I

    “Матур чәчәкләр”



    Балалаларны чәчәк өлешләре белән таныштыру;эстетик тәрбия бирү; сайлап алу күнекмәләрен үстерү; кисточканы дөрес кулланырга өйрәтү.

    III

    “Алмагачта алмалар”

    Агач рәсемен ясарга өйрәтү.Агачның кәүсәсе, ботаклары, яфраклары, алмалары турында әйтү. Карандаш белән ясау алымнарын ныгыту



    I

    “Алъяпкыч бизибез”

    Балаларны аляпкычта төрле халык орнаменты бизәкләре төшерә һәм аны чиста итеп эшли белергә өйрәтү, үз эшләреннән кәнагатьләнү алу.

    III



    “Алтын һәм гади

    йомыркалар”



    Овал формасындагы әйберләрне ясарга һәм чиста итеп кырыйга чыгармыйча буярга, “очлы башлы”, “түгәрәк башлы” төшенчәләрен аңларга(йомырканың бер башы түгәрәгрәк, икенче башы очлырак)ярдәм итү.



    I

    “Свитерга бизәк

    төшерәбез”



    Түгәрәкләр, юллар, таныш элементлар кулланып кәгаздән киселгән өс киемен бизи белүне ныгыту; төсләрне дөрес сайларга өйрәтү;балаларда мөстәкыйльлек һәм эстетик тойгылар үстерү.

    III

    “Әнием портреты”



    Әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү;портрет рәсемләү күнекмәсен ныгыту; пумаланы дөрес тотып, чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү



    I

    “Кар кызы”



    Тун кигән кар кызын сурәтләргә өйрәтү (җилкәдән туны аска таба киңәеп киткән); пумала һәм буяу белән рәсемләүне ныгыту, тунның буявы кипкәч кенә бизәкләрне төшерергә күнектерү.

    III

    “Яңа ел белән котлау

    открыткалары”



    Мөстәкыйль рәвештә рәсемнең эчтәлеген уйлап чыгарырга һәм уйлаганны рәсемдә күрсәтергә өйрәтү;рәсем ясауның техник алымнарын ныгыту(буяуларны дөрес куллану, пумала юарга һәм киптерегә күнектерү). Балаларның эстетик тойгыларын,фантазияләрен үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү



    I

    “Минем яраткан

    уенчыгым”



    Балаларны рәсемнәренең эчтәлеген уйлап ясарга, өлешләренең формаларын күрсәтеп ясарга өйрәтү.Буяулар белән эшли белүләрен ныгыту, мөстәкыйльлек тәрбияләү, ясаган рәсемнәре турында сөйли белүләренә ирешү.

    III

    “Яулыкка бизәк

    төшерү(дымка бизәге)”

    Дымка уенчыгы һәа аның бизәкләре белән танышу. Бизәкләрнең элементларын аерырга (туры кисешкән юллар, нокталар) өйрәтү.



    I

    “Тармаклы агач”

    Агач сурәтен ясаган вакытта аның юан һәм нечкә ботакларын карандашны каты һәм әкрен басып ясарга өйрәтү; яхшы нәтиҗәләргә ирешергә күнектерү, иҗадилыкны үстерү.

    III

    “Матур кошчык”



    Түгәрәк һәм овал формаларын берләштереп кошчык ясарга өйрәтү. Аның томшыгын, тәриләрен ясау алымнарын аңлату, чиста эшләү күнекмәләрен бирү



    I

    “Матур чәчәкләр атты”



    Балаларны төрле формалар китереп чыгара торган хәрәкәтләр белән матур чәчәкләр ясарга өйрәтү; балаларда эстетик тойгылар үстерү, төсләрне уйлап сайлап алырга күнектерү; матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

    III

    “Курчакның күлмәген

    бизәү”



    Балаларны таныш элементлардан (сызыклар, нокталар, түгәрәкләр)бизәкләр төзергә өйрәтү. Бизәкләрне ясаган вакытта һәр бизәккә пумала белән эшләүнең үз алымын куллану. Балаларда иҗадилык, эстетик тойгылыр, күзаллауларын үстерү



    I

    “Әкияттәге теремкәй”



    Балаларны рәсемдә әкият образын чагылдырырга өйрәтү. Образлы күзаллауны, теремкәйне бизәгәндә мөстәкыйльлек һәм иҗадилык үстерү. Бизәүнең төрле алымнарын кулланырга күнектерү.

    III

    “Минем яраткан

    курчагым”



    Рәсемдә яраткан уенчыкларның образын ясарга өйрәтү; ясаган рәсемнәрне карап иң матур рәсемне сайлый белү һәм ни өчен ул рәсем матур икәнлеген аңлату. Формаларны дөрес күрсәтә белүне, кеше фигурасының өлешләрен дөрес урнаштыруны аңлату. Бөтен битне тутурып ясарга өйрәтүне дәвам итү.



    I

    “Самолетлар оча”

    Карандашка төрлечә басып, болытлар аша очкан самолетларны рәсемдә ясарга өйрәтү. Образлы күзаллауны үстерү. Ясаган рәсемнәренә карата эмоциональ һәм уңайлы тойгылырны уяту.

    III

    “Бәйрәмчә бизәлгән йорт”

    Рәсемнең эчтәлеген уйларга өйрәтү. Иҗадилыкны, үзлегеннән эшләүне тәрбияләү.


    Комплекслы – тематик план Ябыштыру


    ай

    атна

    Эшчәнлек темасы

    Бурычлар



    II

    “Матур флажоклар”

    Кайчы тотарга өйрәтү, фложокларны кәгазь битендә дөрес итеп урнаштыру,чиста-пөхтә эшләү

    IV

    “Полоскалар кисү һәм ябыштыру”

    Кайчы тотарга өйрәтүне дәвам итү, фложокларны кәгазь битендә дөрес итеп урнаштыру,чиста-пөхтә эшләү



    II

    “Без ничек бер кәрзин гөмбә җыйдык?”

    Гөмбә кисеп алып ябыштыру алымнары белән таныштыру; табигать биргән хәзинәгә сакчыл караш тәрбияләү;көзге уңыш турындагы белемнәрен киңәйтү; дөрес итеп эшләргә өйрәтү.

    IV

    “Суда көймәләр йөзә”

    Полосканы туры сызыклар буенча кисәргә һәм турыпочмакның почмакларын кисеп алуны ныгыту.Өлешләрдән торган көймә образын тудырырга өйрәтү.



    II

    “Зур өй”



    Полосканы туры сызыклар буенча кисәргә һәм турыпочмакның почмакларын кисеп алуны ныгыту.Өлешләрдән торган зур өйнең образын тудырырга өйрәтү.

    IV

    “Яулык бизәү»



    Балаларны туры сызык буенча озынча полоскалар кисәргә, кайчы белән сак эш итәргәгә, яулык очларын матур итеп бизәргә өйрәтү. Әниләргә карата хәрмәт тәрбияләү.



    II

    “Уенчык салынган

    арба”

    Турыпочмаклыкның, квадратның почмакларын түгәрәкләп кисеп алуны ныгыту. Иҗат итәргә балаларда теләк уяту.

    IV

    “Чыршыга төймәләр”

    Балаларны түгәрәк формалар кисә белергә күнектерү. Кайчы белән эшли белүне ныгыту. Матурлыкка соклану, бәйрәм хисе тәрбияләү.



    II

    “Матур пирамидалар”



    Балаларны квадрат, түгәрәк формалар кисә белергә күнектерү. Кайчы белән эшли белүне ныгыту. Кирәкле төсләрне сайлап алырга һәм иң зур түгәрәктән кечкенә түгәрәккә түгәрәкләрне урнаштырырга өйрәтү.

    IV

    “Автобус”



    Турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү, полоскадан кечкенә квадратлар кисеп алуны ныгыту (автобусның тәрәзәләре).



    II

    “Алъяпкычка бизәк

    төшерү”



    Квадраттан өчпочмаклар, түгәрәкләр кисеп алуны күнектерү. Чиста матур ябыштырырга өйрәтү, төсләр балкышын дөрес сайлау, үз эшеңнән кәнагатләнү хисе алу.

    IV

    “Күктә самолетлар оча”

    Коллектив эштә бергә сөйләшеп эшләргә өйрәтү, рәсемне тулыландырырга өйрәтүне дәвам итү



    II

    “Әнигә бүләк”



    Балаларга квадраттан почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтүне дәвам итү. Эстетик зәвык булдыру, кул чукларының моторикасын ныгыту. Кайчыны дөрес тотарга, сак эш итәргә өйрәтү.

    IV

    “Курчакларга чокыр

    бизибез”



    Балаларны матур төсләр кулланып, матурлап бизәргә, бизәкләр кисәргә өйрәтү, кайчыны дөрес тотып сак эш итәргә өйрәтүне дәвам итү; турыпочмактан, квадраттан түгәрәкләр кисүне күнектерү, пөхтә кләйләү алымнарын ныгыту. Матурлыкны күрә һәм тудыра белергә өйрәтү.



    II

    “Ракета”

    Турыпочмаклыкны икегә бөкләп почмакларын кисеп алырга өйрәтү. Альбом битендә ракетаны диагональ буенча урнаштыру, чиста итеп эшли белергә өйрәтү,эшкә кызыксыну уяту.

    IV

    “Кис һәм нәрсә ябыштырасың килсә, шуны эшлә”

    Үз эшләренең эчтәлегеен уйларга, эшләргә өйрәтү. Кәгазьдән турыпочмак, түгәрәк, квадрат формалары кисү. Иҗадилыкны тәрбияләү.



    II

    “Кызыл калфак”

    Аппликациягә әкият образы бирергә өйрәтү. Кешене сурәтләргә( күлмәк формасы, баш, аяк, кул,) өйрәтүне дәвам итү.Пөхтә кисәргә һәм ябыштыра алуны ныгыту.

    IV

    Тылсымлы бакча.



    Коллектив композиция булдыру; кайчы белән турыга, квадратның, турыпочмакның почмакларын түгәрәкләп кисүне өйрәтүне дәвам итү.

    Комплекслы – тематик план Әвәләү


    ай

    атна

    Эшчәнлек темасы

    Бурычлар



    I

    “Алмалар һәм җимешләр”



    Җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү;җиләкҗимешләргә сакчыл караш тәрбияләү;җимешләрне дөрес формада әвәләү күнекмәләрен үстерү; әвәләү дәресләренә кызыксынуларын уяту.

    III

    “Кыяр һәм чөгендер”



    Овал һәм түгәрәк формадагы предметларны әвәләүне дәвам итү, предмет өстен сыпырып тигезләү.



    I

    “Тозлы камырдан кондитер ризыклары”



    Тозлы камыр һәм аның үзлекләре белән таныштыру;пешекче хезмәтенә соклану хисләрен тәрбияләү; дөрес форма бирү күнекмәләрен үстерү;пешекчеләр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү.

    III “Гөмбәләр үсә” Балаларның гөмбәләр турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ашарга яраклы яки агулы булырга мөмкин икәнлеген аңлату; аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, сәламәтлекне саклауга өйрәтү..

    I “Яшелчә кибете” Балаларга түгәрәк формадагы яшелчәләр әвәләргә тәкъдим итү. Нинди яшелчәләр белүләрен, нинди төстә икәнен ачыклау. Әвәләү алымнарын ныгыту.

    III “Аквариумда балыклар Балаларның балык төрләре турында белемнәрен киңәйтү, гәүдә төзелешләренә игътибар итү, йөзә” төрле гәүдәле балыклар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү.

    I Кар бабайлар әвәлибез. Төрле зурлыктагы түгәрәкләрне әвәләргә өйрәтү; әвәләү алымнарын ныгыту; эстетик зәвык формаларын тоюны үстерү.

    III “Кар кызы” Балаларны кеше фигурасы әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. «Озынча-багана формасы», «түгәрәк шар»формаларын әйтә белергә өйрәтү.Шөгылгә карата балаларда кызыксыну уяту.

    I “Минем яраткан әкият Балаларның үзләре сайлаган әкияттән үзләренә ошаган әкият героен әвәләргә өйрәтү.Аның гәүдә героем” формасын, кул, аякларын дөрес итеп тасвирлый белергә өйрәтү; әкиятләрне хәтерләрендә яңартырга ярдәм итү; әкият геройларының уңай һәм тискәре якларын күрә һәм бәяли белергә күнектерү.

    III “Азык –төлек кибетенә тәм Татар халык ашлары белән таныштыруны дәвам итү; кул чукларының физик үсешен ныгыту. –томнар киледе” Халык ашларына хөрмәт тәрбияләү.

    I “Кошлар җимлеккә очып Әвәләүдә гади торышны: гәүдәне аска, башны ияргә, иптәшеңнең эше белән үз эшеңне килделәр” берләштерергә өйрәтү. Әвәләү алымнарының техникасын ныгыту.

    III “Самолетлар аэродромда” Ике кисәк пластилиннан самолет әвәләргә өйрәтү

    I “Чынаяк(чокыр)” Тәгәрәтү алымы белән савыт – саба әвәләргә өйрәтү. Кырыйларын тигезләп формага китерү.

    Өлешләрен беркетү һәм шомартуны ныгыту. Кул чуклары хезмәтен камилләштерү. III “Чәчәк бәйләме” Тюльпан чәчәге әвәләргә өйрәтү, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

    I “3 аюга савыт әвәләү” Бер төрле формадагы предметларны, ләкин төрле зурлыктагы предметларны әвәләргә өйрәтү; предметларны әкият буенча драматизацияләргә өйрәтү. Савытларны әвәләүне күнектерү;

    тәгәрәтү, сыту; кырыйларын бармаклар белән күтәрүне эшкәртү.

    III “Чеби” Төрле зурлыкчтагы шарлар әвәләү, бер-берсе белән тоташтыру, чеметеп койрык, томшык ясау

    I Ирекле Иҗади һәм үзлегеннән эшләүне үстерүне ныгыту. Стек белән эшләргә өйрәтү.

    III Ирекле Иҗади һәм үзлегеннән эшләүне үстерүне ныгыту. Стек белән эшләргә өйрәтү. Алган белемнәрен куллануны ныгыту.
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12


    написать администратору сайта