Главная страница

средняя рабочая программа. Эчтлек


Скачать 0.56 Mb.
НазваниеЭчтлек
Дата06.12.2021
Размер0.56 Mb.
Формат файлаdocx
Имя файласредняя рабочая программа.docx
ТипПрограмма
#294127
страница4 из 12
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12

2.2. «ТАНЫП БЕЛҮ ҮСЕШЕ»

ӘЙЛӘНӘ - ТИРӘ БЕЛӘН ТАНЫШУ Аңлатма язуы


«Танып белү үсеше» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларда танып белү ихтыяҗларын ҺӘМ акылны үстерү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә ҺӘМ белем бирү бурычларын билгели.

Баланы үзе яши торган урам, шәһәр (авыл), республика исемнәрен әйтергә өйрәтү. Шәһәрнең (авылның) истәлекле урыннары турында сөйләү.

Туган шәһәрдә (авылда) булган вакыйгалар турында әңгәмәләрдә ешрак катнашу тәҗрибәсе туплауларына ирешү. Туган як образлары белән бәйле буклетлар, журналлар, рәсемле китаплар, альбомнар, истәлекле урыннарда гаилә белән төшкән фотосурәтләр, значоклар, открыткалар җыелмасы тупларга теләк тудыру.

Кеше яши торган торак төзелеше (шәһәрдә һәм авылда), йорт кирәк-яраклары турында күзаллаулар булдыру. Кеше кулы белән ясалган җайланмаларның төзелеше һәм билгеләнеше турында сораулар бирергә, һәр яңалык белән танышырга омтылыш тәрбияләү.

Кешенең хуҗалык эшчәнлеген - үзе, тору урыны, йорт хайваннары һәм үсемлекләр, ишегалдының, урамының чисталыгын - кайгыртуы турында беренчел күзаллаулар формалаштыру. Шәһәр (авыл) урамнарын, торак йортларны тәртиптә тотарга теләк тудыру.

Бирелгән урынның кайбер үсемлекләре: агачлар (нарат, өрәңге), бүлмә гөлләре (бальзамин, фуксия), гөмбәләр (ак гөмбә, майлы гөмбә, баллы гөмбә), җимешләр (алма, слива), яшелчәләр (кыяр, помидор, суган, кишер, шалкан), җиләкләр (кура җиләге, миләш, чия, карлыган) белән таныштыруны дәвам итү. Өлкәннәргә җиләк-җимеш, яшелчәләр уңышын җыярга булышу теләге тудыру.

Бөҗәкләр (кырмыска, умарта корты, коңгыз, шөпшә) турындагы күзаллауларын баету; кыргый һәм йорт хайваннары, төркемдәге табигать почмагында яшәүчеләр белән танышуны дәвам итү. Балалар бакчасындагы участокка очып килүче кошларны (чыпчык, кызылтүш, песнәкне) күзәтү оештыру, аларны ел буена өстәмә ашатырга теләк уяту.

Балаларның кырда, урманда, елгада күргәннәрен сөйли алуларына ирешү. Үзләренә ошаган үсемлек, хайван, табигать почмагының рәсемен ясарга, фотога төшерергә омтылыш тәрбияләү

Комплекслы – тематик план


ай

атна

Эшчәнлек темасы

Бурычлар



I

“Белмәмеш байлыгы”

Предметларның төзелешен, материал үзенчәлекләрен карау, төсләре, кулланышы буенча төркемләү.

II

“Балалар бакчасы”

Балаларны бакчада эшләүче хезмәткәрләр белән таныштыру, балалар бакчасының адресын, килү юлын искә төшерү.

III

“Бакчада”



Яшелчәләр, җиләк – җимешләр турында белемнәрен камилләштерү, тәмен, формасын, төсен истә калдыру

IV

“Аквариумда ниләр яши?”

Балыклар тормышы белән таныштыру, тышкы кыяфәтләре, төсләре турында белемнәрен камилләштерү.



I

“Минем яраткан

шәһәрем”

Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү, яши торган шәһәрнед иң матур һәм күренекле урыннары белән таныштыру.







II

“Пыяла илендә”

Балаларга пыяланың үзлекләрен (үтә күренмәле, ныклы, шорма) табарга ярдәм итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

III

“Бакчадагы агачлар”

Балаларны агач һәм куаклар белән таныштыру, алар арасындагы аерымлыкларны таба белергә өйрәтү, яфракларның төсен билгеләү, календарь белән эшләү рәтен аңлату.

IV

“Йорт хайваннары”

Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү, хайваннарга карата мәрүәмәтлелек тәрбияләү.



I

“Зурлар хезмәте”

Шофер хезмәте белән таныштыру, светофорның үзенчәлекләрен искә төшерү, юл йөрү билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлау, зурлар хезмәтенә карата ихтирамлылык тәрбияләү.

II

“Кәгазь илендә”



Балаларга кәгазь үзлекләрен табарга ярдәм итү, кәгазь тарихын сөйләү, хәзерге заман кәгаз төрләре белән таныштыру.

III

“Табигать почмагы”

Табигать почмагы белән таныштыру, үзлекләреннән андагы үсемлекләрне тәрбияләргә өйрәтү. Күзәтүләрне билгеләп баруны аңлату.

IV

“Кышлаучы

кошлар”



Кышлаучы кошларның исемнәрен атау, кыяфәтләрен истә калдыру, җим эзләгәннәрен күзәтү, аларны җим белән тәэмин итү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү.



I

“Кышкы табигать»

Кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен үстерү, башка ел фасыллары белән чагыштыру, матурлыкка соклану хисе уяту.

II

“Безгә Айболит

килде”

Табип һөнәре белән таныштыру, кеше хезмәтенә хөрмәт уяту, балалар бакчасындагы табип кабинетына экскурсия оештыру

III

“Кышкы урманга

сәяхәт”



Кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту,җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттыру, кышкы урманның матурлыгын күрергә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

IV

«Яңа ел

уенчыклары»

Балаларны Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләү,чыршы уенчыклары белән таныштыру, пыяладан ясалган уенчыкларның, предметларның билгеләрен ачыклау; бал-ның сенсор сәләтләрен һәм кызыксынуын, күзәтүчәнлеген үстерү; чыршы уенчыкларына сак караш тәрбияләү. Бәйрәмгә карата кызыксыну уяту.Яңа ел бәйрәменә серлелек өстәү.



I

“Минем гаилә”

Гаилә төшенчәсе турында белемнәрен үстерү, гаилә турында кечкенә хикәя төзү, балаларда зурларга һәм кечкенәләргә карата ихтирамлылык тәрбияләү.

II

“Кыш билгеләре”

Бал-ның кыш турындагы белемнәрен ныгыту; балаларның күрсәтмә образлы фикерләвен үстерү; туган табигатькә мәхәббәт һәм эстетик хисләр тәрбияләү.

III

“Җәнлекләркышкы урманда”

Балаларның кыргый хайваннар турындагы күзаллауларын формалаштыру, табигаттәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

IV

“Кыш көне

агачлар”

Кыш көне агачлардагы үзгәрешләрне билгеләү, чыршы күркәсен күзәтү.



I

“Йорт хайваннары”

Йорт хайваннары турында белемнәрен камилләштерү, песине һәм этне күзәтү, үз-үзләрен

тотышларын билгеләү

  1. “Юллар имин Юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту.

булсын”

  1. «Үренте” Балаларны чәчәк, суган үрентеләре утыртырга өйрәтү, урентеләрнең шытып чыгуын күзәтеп тору кирәклеген аңлату.

  2. Без – солдатлар!” Балаларны Ватанны саклаучылар көне б/н таныштыру; очкычның, вертлетның өлешләрен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтүне, исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү;

I ”Яз килә, яз!” Балаларны яз, аның айлары, билгеләре турында белемнәрен ныгыту; табигать күренешләре турында күзалауларын формалаштыруны дәвам итү; табигатькә сак караш тәрбияләү. II “Әнием турында Бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү,әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

сөйлим»

  1. “Өй җиһазлары” Балаларны өй җиһазлары белән таныштыруны дәвам итү, билгеле бер билгеләр буенча туплау.

  2. “Язгы эшләр” Балаларны яз, аның айлары, билгеләре турында белемнәрен ныгыту;яз көне башкарыла торган эшләр турында күзаллау формалаштыруны дәвам итү

  1. “Табак – савытлар” Табак – савытлар белән таныштыруны дәвам итү, билгеле бер билгеләре буенча бер төркемгә туплау

  2. “Мин яшәгән йорт” Шәһәр урамнары белән таныштыруны дәвам итү, яшәгән адресларын белергә кирәклеген аңлату, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.

  3. “Галәм Беренче очучы Юрий Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горулык хисләре тәрбияләү, киңлекләренә образлы күзаллауларын үстерү,Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар сәяхәт” турында күбрәк беләсе килү теләге уяту.

  4. “Габдулла Тукай” Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту,ихтирам хисләре тәрбияләү.

  1. Тәҗрибә.Суның Яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү.Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

  2. “Җиңү бәйрәме” Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыру, кайбер хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү. Хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

  3. “Нәрсә ул-Кызыл Балаларны сирәк очрый торган үсемлекләр турындагы китап б/н таныштыру.Китапка кертелгән китап?” хайван һәм үсемлекләрне кызгану,саклау хисләре тәрбияләү.

  4. “Чәчәкләр” Җәйге табигаттәге үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү. Чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.


1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12


написать администратору сайта