Главная страница

средняя рабочая программа. Эчтлек


Скачать 0.56 Mb.
НазваниеЭчтлек
Дата06.12.2021
Размер0.56 Mb.
Формат файлаdocx
Имя файласредняя рабочая программа.docx
ТипПрограмма
#294127
страница6 из 12
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12

2.3. «СӨЙЛӘМ ҮСЕШЕ»

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ Аңлатма язуы


Балада туган теленә карата кызыксыну уяту. Уен ситуацияләре, мәгълүмати-аралашу технологияләре куллану, балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен (уен, аралашу, нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен) оештыру аша сөйләмне аңлау һәм туган телдә сөйләшәсе килү теләге уяту.

Туган телендә аралашуны үзләштерү өчен шартлар булдыру.

Авазларны дөрес әйтү, сәнгатьле сөйләм нигезләрен формалаштыру.


Комплекслы – тематик план


Ай

Атна

Эшчәнлек темасы

Бурычлар



I

“Безнең төркемдәге

уенчыклар”

Төркемдәге уенчыкларны карау, уен вакытында бер-беренэ карата дуслык мөнәсәбәтләре, уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.

II

«Песи һәм песи балалары»

Рәсем буенча кечкенә хикәя төзергә өйрәтүне дәвам итү, песине тасвирлау, хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

III

“Уенчыкны тасвирла”



Уенчыкларны тасвирларга өйрәтү, сөйләм телен үстерү, уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

IV

“Безнең төркемдәге

уенчыклар”

Уенчыкларны карауны бүлешеп, дус – тату уйнарга өйрәтүне дәвам итү, уенчыкларны ватмаска өндәү, сөйләм телен үстерү.



I

“Сузык авазлар”

Сузык авазлар белән таныштыру, сузык авазларга башланган сүзләрнеэзләп табу.

II

“Тел көрмәкләндерү”

Тел көрмәкләндерүче җөмләләр өстендә эш, сөйләм телен үстерү.

III

“Сюҗетлы-ролле уен “Ярмарка”

Җиләк – җимеш һәм яшелчәләр турында белемнәрен камилләштерү, диалог корып сөйләшергә өйрәтү.

IV

“Хайваннар кышка ничек

әзерләнә?”

“Хайваннар кышка ничек әзерләнә?” рәсеме буенча хикәя төзү. Кечкенә генә хикәя төзергә өйрәтү.



I

“Шәхси тәҗрибәдән чыгып сөйләү. Дидактик уен«Курчакка бүлмә

Мебель турында белемнәрен үстерү,аларның атамаларын дөрес әйтү, әһәмиятләрен билгеләү, үз фикереңне әйтә белү күнекмәләре формалаштыру, сөйләм телен үстерү.










әзерлик»




II

“Рәсем буенча сөйләү «Эт һәм эт балалары»

Рәсем буенча бәйләнешле хикәя төзергә өйрәтүне дәвам итү, шәхси тәҗрибәдән чыгып кечкенә хикәя төзү күнекмәләрен камилләштерү.

III

“Уенчыкка тасвирлама”

Уенчык буенча кечкенә тасвирлама төзү, сүзләрдә [ш], [ч],[л] авазларын дөрес әйтү, тавыш тембрын көйли белергә өйрәтү.

IV

“Курчакларга тасвирлама һәм чагыштыру”

Курчакларга тасвирлама бирә һәм чагыштыра алу күнекмәләрен камилләштерү, җөмләне азакка кадәр төзеп бетерегә өйрәтүне дәвам итү.



I

”Кыш җитте”



Тирә-юнь белән таныштыруны дәвам итү. Кыш турында зур рәсем карау, эчтәлеге буенча сорауларга җавап алу. Ике-өч җөмләдән торган хикәя төзергә өйрәтү, кышкы киемнәрне тасвирлау, кием төшенчәсен ныгыту.

II

“Уенчыклар турында

сөйләшү”

Кыска хикәяләр төзергә өйрәтүне дәвам итү, авазларны дөрес әйтү өстендә эшләү.

III

“Картина буенча сөйләү”

“Таня суыктан курыкмый”

Картина буенча кечкенә хикәя төзергә өйрәнү, бирелгән аваз белән сүзләр табу, сүзләрдәге авазларны билгеләү.

IV

“Кыш. Калын һәм нечкә К

авазы”



Яңа сүзләр белән таныштыру. Рәсемнәр күрсәтеп аңлату: кар бабай, Кыш бабай, чыршы бәйрәме, Яңа ел, бүләк, өләшә, тарата. Кыш турында табышмаклар өйрәнү. калын һәм нечкә К авазының әйтелеше өстендә эшләү.



I

“Предметлар төркеме буенча сөйләү.

Аваз культурасы [ч] авазы өстендә эшләү, биргән сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

II

“Кыргый хайваннар”



Кыргый җәнлекләр турында күзаллаулар формалаштыруны дәвам итү, кыргый хайваннарга карата кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү.

III

Ә. Кари “Кыш”

Шигырьнең өзеген ятлау, сөйләм телен үстерү, кыш ел фасылына хас билгеләрдән алгоритм төзү.

IV

“Ап – ак тунлы кыш”



Кыш турындагы белемнәрен киңәйтү.Игтибарларын, хәтерләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, бердәм хезмәт хисләре тәрбияләү.



I

“Җир өсте, һава,су транспорты”



Балаларда урамда игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәбияләү; транспорт турында күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү.Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, исемнәрен истә калдыру, кулланылышын белү. Сөйләм телен үстерү.

II

«Велосипед – минем

дустым»

Балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү һәм үзләштерүне формалаштыру, мөстәкыйль фикер йөртә белү, коммуникатив сәләтләрен үстерү.Велосипедта хәвефсез йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.

  1. “Хәрби һөнәрләр” Хәрби һөнәрләр, аларның төрләре, хәрби техника турында белемнәрен формалаштыру, хәрби һөнәрләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Кайбер авазлар өстендә эшләү.

  2. М .Җәлил “Карак песи” Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. Шигырне сәхнәләштерү аша бал-да артистлык күнекмәләрен үстерү. М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү. Әйтелешләре авыр сүзләр өстендә эшләү.

  1. “Картина буенча сөйләү. Балаларда табигатькә, кошларга карата сак караш, миһербанлылык, кайгыртучанлык

“Яз.Сыерчыклар”. тәрбияләү.Фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү.Рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.

  1. “Әниләр бәйрәме” Әниләр бәйрәме турында белемнәрен киңәйтү, әниләр турында тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтү; әниләргә мәхәббәт һәм ярдәм итү теләге тәрбияләү.

  2. Рәсем буенча сөйләү “Йорт Йорт кошлары турында белемнәрен ныгыту, гади җөмләләр төзергә өйрәтү, кошларга карата кошлары” сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

  3. “Табышмаклар” Табышмакларны тыңлый, аңлый белергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү.

  1. “ Күчмә кошлар” Кошларга сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту. Күчмә кошларның исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

  2. “Халкыбыз мирасы белән Әби-бабаларыбыз иҗат иткән әйберләргә хөрмәт тәрбияләү. Татар халкының декоратив- кызыксыну” кулланма сәнгать үрнәкләре белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.



  1. “Предметларга тасвирлама” “Могҗизалы капчык” уены уйнау, уенчык буенча кечкенә тасвирлама төзүкүнекмәләрен камилләштерү, сөйләм телен үстерү.

  2. “Габдулла Тукай Шагыйрьнең иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү. Балаларны Тукайның тормыш һәм иҗат

шигырьләре” юлы белән таныштыру. Әдәби әсәрләрне тыңлый һәм сөйли белүләренә ирешү.



  1. “Бакчадагы эшләр” Май аенда бакчада башкрыласы эшләр турында белемнәрен арттыру, бәйләнешле сөйләм

телен үстерү

  1. “Җинү бәйрәме” Бәйрәм турында сөйләшү, рәсем турында хикәя төзү, аны сөйләп бирү күнекмәләре булдыру.

  2. “Йорт хайваннары турында Хайваннарны тасвирлый белү, бирелгән сорауларга тулы җавап табу күнекмәләрен үстерүне сөйләшү” дәвам итү.

  3. “Назлы сүзләр” Назлы сүзләрне әйтергә өйрәнү, диалог алып баруны ирешү.


МАТУР ӘДӘБИЯТ БЕЛӘН ТАНЫШУ Аңлатма язуы


«Матур әдәбият уку» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларда китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Әдәби әсәрләрнең төрле жанр һәм тематикасын - халык әкияте, татар язучылары һәм шагыйрьләренең хикәя, шигырьләрен, шигъри фольклорның кече формаларын тыңлау, аларның эчтәлегенә хисләрен белдерү сәләтен үстерү.

Әкият геройлары һәм аларның характерлары, чынбарлыкта булган хәлләр, балалар һәм өлкәннәр эшләгән эшләр турындагы күзаллаулар ярдәмендә баланың эчке дөньясын баету, укыганны аңлар өчен сораулар бирү һәм фикер алышу.

Тәрбияче ярдәмендә татар әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштерергә өйрәтү.

Укыган әсәрдән аеруча кызыклы, сәнгатьле өзекләрне кабатлаганда, балаларга сүзләрне һәм катлаулы булмаган фразаларны әйтеп бетерергә мөмкинлек бирү.

Кечкенә күләмле шигырьләрне, шигъри фольклорның кече формаларын яттан сөйләүләрен хуплау. Уен һәм сәнгать эшчәнлекләрен, конструкцияләү һ. б. ны әдәби образлар белән баету.


Комплекслы – тематик план


Ай

Атна

Эшчәнлек темасы

Бурычлар



I

Хәкимҗан Халиков “Көз” шигыре

Шигырьне тынлый белергә өйрәтү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү,сөйләм телен үстерү, көз ел фасылындагы матурлыкка соклану булдыру

II

Зәкия Туфайлова “Шофер булам” шигыре

Шигырьне тынлый белергә өйрәтү, сорауларга җавап бирү, сөйләм телен үстерү,шофер хезмәтенә хөрмәт уяту

III

Фәнис Яруллин “Көзге

табын” шигыре

Шигырьне тынлый белергә өйрәтү, сорауларга җавап бирү, сөйләм телен үстерү, көз ел фасылындагы матурлыкка, мул уңышка соклану булдыру

IV

Әхәт Гаффар “Суалчан

кунакка бара” әкияте

Әкиятнене тынлый белергә өйрәтү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү,сөйләм телен үстерү, җитез булырга өндәү



I

Ш.Галиевның “Дәү әнигә күчтәнәч” шигырен ятлау.

Дәү әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; балаларның хәтер сәләтен, игътибарлылыгын үстерү, шигырьне сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре бирү.

II

“Без әкият яратабыз”



Рәсемнәр буенча әкиятләрне искә төшерә, истә калган әкиятләрне өстәл теетры белән күрсәтү

III

Ә.Ерикәй”Чисталык сөябез(ятлау)

Шигырь аша бал-да чисталыкка омтылыш тәрбияләү;эзлекле һәм сәнгатьле итеп шигырьне сөйләү күнекмәләрен, хәтер сәләтен үстерү; балаларны гигиена кагыйдәләренә

гадәтләндерергә өйрәтү, чисталык-сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү

IV

А.Алиш “Чукмар белән Тукмар”

Шушы әкият белән балаларны таныштыру, эчтәлегенә, мәгънәсенә төшенергә ярдәм итү, балаларга дуслык, татулык турында аңлату, авазларны дөрес итеп әйтергә, аларны кушып төрле сүзләр уйларга ярдәм итү



I

“Мин яратам сине,

Татарстан!” Р.Рәкыйпов.



Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе тәрбияләү; бал-ның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү; туган як турында балаларның белемнәрен системалаштыру; сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.







II

“Туган илнең улы мин”, Р.Миңнуллин.

Р.Миңнуллинның китаплары,шигырьләре белән танышу.

III

“Әләкче бүре» әкияте

Әкият белән танышу, начар һәм матур гадәтләр турында белемнәрен киңәйтү. Әләкләшүнеә начар гадәт икәнен аңлату.

IV

М.Гафури «Әби белән онык»

Өлкәннәргә хөрмәт хисе, ихтирамлылык тәрбияләү, аларга ярдәмчел булырга өйрәтү, өлкәннәргә булышу теләге тәрбияләү.



I

Ә.Бикчәнтәева “Минем

әнием”

Шигырьне уку, өйрәтү; әнигә карата балаларда ихтирам тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк уяту.

II

К.Ушинский “Кыш әбинең шуклыгы”.



Серле табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту; балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү; кышкы салкын көннәрнең кошлар, хайваннар, кешеләр өчен авыр вакыт булуын ачыклау.

III

Ә.Кари “Кошлар туйдырам”.



Кошларның кышкы тормышлары турында балаларга сөйләү, аларга карата кызгану хисе уяту, ярдәм итәргә теләк тудыру.Шигырьнең эчтәлеге белән таныштыру. Җ авазы өстендә эш.

IV

М.Фәйзуллина “Кыш бабай” шигырен ятлау.

Бал-ның хәтерен, сәнгатьле сөйләмен үстерү, Кыш бабай образын күзаллауны үстерү, бәйрәмнәргә карата кызыксыну тәрбияләү.



I

“Карт белән төлке” т.х. әкияте.

Шигырләрнең эчтәлеген аңлап, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү, сәнгатле сөйләмгә өйрәтү.

II

Г.Толымбай “Буран”

Табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү, шигырләрнең эчтәлеген аңлап, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү, сәнгатле сөйләмгә өйрәтү.

III

Н.Мадьяров “Шуабыз»

Шигырьне укып эчтәлеген аңлау. “Ш” авазы өстендә эш.

IV

Җ.Тәрҗеманов “Кыш”

Серле табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту; бал-ның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү; сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.



I

“Алпамыш шәһәргә килде”.



Юлда үз иминлеген һәм башкаларның иминлеген кайгыртусыйфаты тәрбияләү; логик фикерләү сәләтен үстерү; матур әдәбият аша балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.

II

Ш.Галиев “Светофорның өч күзе”

Шигырь аша светофор турындагы белемнәрен ныгыту,хәтер сәләтен үстерү;шигырьне яттан сәнгатьле сөйләргә өйрәтү, регулировщик турында кыскача белем бирү.

III

К.Булатова “Солдатлар”

Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдатларга карата патриотик хисләр тәрбияләү, хәтер сәләтен үстерү, эчтәлек буенча сорауларга төгәл, аңлаешлы итеп җавап бирергә өйрәтү.

IV

Карт белән Төлке(татар

халык әкияте)

Балаларга әкиятне уку, фикерләү сәләтен үстерү, әкиятнең мәгънәсен аңларга ярдәм итү.



I

Н.Гайсин. “Яз килә” шигыре

Ямьле яз турында бал-ның белемнәрен арттыру. Шигырьне тыңлау, эчтәлеген аңлау, сөйләп карау.

II

Ә.Бикчәнтәева “Минем

Шигырь белән таныштыру. Әниләргә карата балаларда ихтирам тәрбияләү.







әнием”




III

Б.Рәхмәтнең «Яз» шигыре

(ятлау)

Табигатьнең матурлыгын күрә, аңа соклана белү хисләре тәрбияләү. Сәнгатьле сөйли белү осталыкларын үстерү.Аерым сүзләрне аңларга булышу, татар теленә генә хас авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешү.

IV

“Кошлар рәхмәте” Әхсән

Баян.

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру.Шигырьне тыңлау, эчтәлеген аңлау, сөйләп карау.



I

Ә.Бикчәнтәева. “Салкын саф һава”шигырен ятлау

Шигырьне тыңлау, эчтәлеген аңлау, иртәнге һава торышы турында сөйләшү, матурлыкка соклану тәрбияләү.

II

Р.Батулланың “Елак

әтәч”әсәрен уку

Әкиятне уку, эчтәлеген сораулар ярдәмендә аңларга булышу.

III

Сәхнәләштерү. Г.Тукай

“Бала белән күбәләк”.

Г.Тукай әсәрләренә кызыксыну уяту;бал-да оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру,уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү.

IV

“Йомшак су, йөгерек су” Җ.Тәрҗеманов.

Шигырьне укып эчтәлеген аңлау. Суның үзенчәлекләре турында сөйләшү.



I

С.Шакир. Бабамның медальләре.

Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Шигырь аша Бөек Ватан сугышы геройлары турында күзаллауларын киңәйтү.

II

Р. Миңнуллин “Туган илнең улы мин”

Шигырьне укып эчтәлеген аңлау, тыныч туган ил булдыру турында сөйләшү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү

III

М.Мазуновның “Кәҗә”

шигырен уку

Әсәр белән таныштыру, эчтәлеген сораулар ярдәмендә аңлауларына ирешү.

IV

Ә.Кари “Гөлләрем”

Гөлләргә карата сак караш, шәфкатьлелек тәрбияләү. Бүлмә гөлләрен танып әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.


1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12


написать администратору сайта