Главная страница
Навигация по странице:

  • Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

  • средняя рабочая программа. Эчтлек


    Скачать 0.56 Mb.
    НазваниеЭчтлек
    Дата06.12.2021
    Размер0.56 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файласредняя рабочая программа.docx
    ТипПрограмма
    #294127
    страница3 из 12
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12

    2.1. «СОЦИАЛЬ-КОММУНИКАТИВ ҮСЕШ»

    Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйльлек Аңлатма язуы


    «Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйльлек» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

    Татар халык әкиятләре ярдәмендә хезмәт эшчәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру. Баланың эш барышын татар шагыйрьләренең хезмәт турындагы шигырьләре белән бәйләү.

    Балаларга аңлаешлы һөнәрләр (төзүче, электрик, сантехник һ. б.) белән таныштыруны дәвам итү. Өлкәннәрнең хезмәт чичәнлегенең мәгънәсе турында күзаллаулар формалаштыруХезмәт эшчәнлегенең төп бурычы булып тора. Бу бурычны тормышка ашыру түбәндәге мәсьәләләрне чишү аша башкарыла:

    • зурлар хезмәте белән танышу, хезмәтнең җәмкыятькә кирәклеге һәм файдасы турында күзаллауларын формалаштыруҺәм кеше хезмәтенә хөрмәт, хезмәтнең нәтиҗәсенә сак караш тәрбияләү;

    • балаларның хезмәт эшчәнлеген оештыру, эш тәҗрибәсе , эшне оештыру, зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара уңай мөнәсәбәтләр

    урнаштыру күнекмәләрен камилләштерү.


    Комплекслы-тематик план


    Тема

    Сентябрь

    1. Үзлегенннән киенү – чишенү, киемнәрне шкафка тәртип белән җыеп кую күнекмәләрен формалаштыру.

    2. Балаларны төркемдә һәм балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру буенча кызыксындыру.

    3. Үзлегеннән бүлмә һәм җирлек гөлләренә су сибү теләкләрен уяту.

    4. Балаларның кул эшләренә теләкләрен уяту: тәрбиячегә китапларны һәм дидактик материалларны ремонтларга булышу.

    Октябрь

    1. Үзлегенннән киенү – чишенү, киемнәрне шкафка тәртип белән җыеп кую күнекмәләрен камилләштерү.

    2. Үзлегеннән төркемдә һәм балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру күнекмәләрен өйрәнүне дәртләндерү.

    3. Балаларда балалар бакчасы хезмәткәрләренә ярдәм итү теләкләрен уяту (урындыклар һәм өстәлләр өстеннән тузан сөртү, сөлгеләрне һәм урын – җир өстен алмаштырырга ярдәм итү).

    4. Өстәлне иртәнге һәм көндезге ашка әзерләргә ярдәм итү теләкләрен формалаштыру (клакларны, чәнечкеләрне, стаканнарны кую).

    5. Сюжетлы-рольле уен «Шофёр»

    Ноябрь






    1. Үзлегенннән киенү – чишенү, киемнәрне шкафка тәртип белән җыеп кую күнекмәләрен камилләштерү не дәвам итү, курчак киемнәрен юу һәм киптерергә өйрәтү.

    2. Үзлегеннән төркемдә һәм балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру күнекмәләрен өйрәнүне системалаштыру.

    3. Балаларны бүлмә гөлләрен утырту һәм аларны тәрбияләү өстендә эшләүне тарту. ку: повар профессииясе турында хикәяләр уку, рәсемнәр карау.

    Аралашу: балалар бакчасы кухнясына экскурсия, повар эшен күзәткәннән соң, хикәя төзергә өйрәтү. Социальләштерү: кушылган\.

    Декабрь

    1. Үзлегенннән киенү – чишенү, киемнәрне шкафка тәртип белән җыеп кую күнекмәләрен системалаштыру.

    2.Үзлегеннән төркемдә һәм балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру күнекмәләрен камилләштерү (сезонлы эш–җирлекне кардан арындыру) .

    3. «Кухняда поварлар эше» дигән экскурсияне дәвам итү.

    Социальләштерү: балаларны шәхси һәм тәркемләп кушылган эшләрне үтәргә тарту, бер – берсе арасында тәрбияче ярдәме белән эшне бүлергә өйрәтү.

    Уку: зурлар хезмәтенең киршклеге турында хикәяләр уку, зурлар хезмәтен хөрмәт итү турында үрнәк китерү.

    Аралашу: хезмәтнең җәмгыять, гаилә һәм балалар бакчасы өчен кирәклеге турында сөйләшү.

    Январь

    1. Балаларны һәр эштә, кыяфәттә җыйнак булырга теләк уяту, шәхси билгедә тәрбияләү.

    2. Зурлар ярдәме белән киемнәрне тәртиптә тоту күнекмәләрен формалаштыру (чистарту, киптерү).

    3. Үзлегеннән зурларга ярдәм итү теләге уяту.

    Социальләштерү: башланган эшне азагына кадәр эшләүне тәрбияләү, аны яхшы эшләүне булдыру.

    Аралашу: врач хезмәте буенча сөйләшү, рәсемнәр карау, теманы тикшерү теләге уяту.

    Февраль

    1. Үзлегеннән төркемдә һәм балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү (сезонлы эш – җирлекне кардан арындыру, сукмакларга песок чәчү) .

    2. Оештырылган белем эшчәнлегенә кирәк яраклар әзерләү теләкләрен формалаштыру.

    3. Балаларнытабигать почмагында орлыклар утыртырга, гулләрне күчерергә тарту.

    4. Дидактик уен «Әгәр куян авырса?»

    Куркынычсызлык: карны көрәгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне формалаштыру.

    Танып белү: табигатьпочмагындагы гөлләрнең һәм усемлекләрнеңисемнәрен белү.

    Март

    1. Үзлегеннән төркемдә һәм балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру күнекмәләрен ныгыту.

    2. Үзлегенннән киенү – чишенү, киемнәрне шкафка тәртип белән җыеп кую күнекмәләрен системалаштыруны дәвам итү.

    3. Оештырылган белем эшчәнлегенә кирәк яраклар әзерләргә омтылыш тәрбияләү, деңурлык вазыйфаларын үтәүне булдыруны дәвам итү. Аралашу: йорт хайваннарын караучы хезмәте турында сөйләшү.

    Апрель

    1.Дежур тору күнекмәләрен ныгыту, башланган эшне азагына кадәр эшләүне тәрбияләү .

    1. Балалар бакчасы уен җирлегендә тәртип урнаштыру күнекмәләрен ныгыту (веранданы себерү, коелган ботакларны җыю).

    2. Бакчада эшләүне булдыру.

    Уку: С. Михалков«Почта», 1 өзеген ятлау.

    Аралашу: балаларга почтальон (хат ташучы) хезмәте турында сөйләү.

    Май

    1.Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.

    1. Утырткан үсемлекләрне тәрҗияләүне дәвам итү.

    2. Зурлар хезмәте турында (почтальон, врач, повар, шофер) белемнәрен камилләштерү.

    3. Сюжетлы-рольле уеннар «Шофер», «Шифаханә»

    Аралашу: үсемлекләрнең үсешен күзәтү, күргәннәр буенча сөйләшү.

    Социальләштерү: уеннарда рольләрне дөрес башкаруны ныгыту.


    Куркынычсызлык Аңлатма язуы


    «Куркынычсызлык» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

    Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру


    Балаларны балалар бакчасында көндәлек реҗим һәм үз- үзләрен тотуның иң элементар кагыйдәләре белән, бүлмәдә хәвеф-хәтәрсез йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.

    Үз тормышың куркынычсызлыгы нигезләре турында белемнәрне үзләштерү, саклык, сизгерлек хисе тәрбияләү. Кайчы, пычак, очлы предметлар белән эш итүдә, спорт инвентаре, пыяла предметлар кулланганда сак булырга күнектерү. Балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз- үзләрен дөрес тотарга өйрәтү. Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

    Юл хәрәкәтендә светофорның кызыл, сары, яшел төсләренең урнашу тәртибе һәм мәгънәләре белән таныштыру. Светофор сигналы буенча хәрәкәт итәргә күнектерү.

    Балаларны юнәлешләрне (алга - артка, өскә - аска, уңга - сулга) аерырга гына түгел, шулай ук күрсәтелгән юнәлештә йөрергә, үзеңә карата теге яки бу әйбернең торышын (миннән сул якта - өй, уңда - машина, алда - җәяүлеләр, артта - велосипедчы) билгеләргә өйрәтү.

    Чагыштырмача хәрәкәт итү тизлеген (тиз, акрын) билгеләргә, транспорт чараларының (трамвай, автобус, янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм машинасы һ. б.ның) тавыш сигналларын аерырга, тавыш чыганагының кайда булуын сиземләргә, кирәк очракта туктарга өйрәтү. Ишетү-хәрәкәт координациясен үстерү. Кайбер җәмәгать транспортлары (троллейбус, автобус, трамвай, поезд, самолёт, теплоход һ. б.) турында күзаллауларны баету; маршрут транспорты (автобус, троллейбус, трамвай) тукталышы урыннарын билгеләү; «Автобус яки троллейбус тукталышы»н аңлатучы билге белән таныштыру. Җәмәгать транспортына утыру һәм аннан чыгу кагыйдәләренә игътибар итү.

    Балаларга метрополитен, тимер юл, поезд, машинист хезмәте, тимер юлда һәм тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләү. Тимер юл макеты белән таныштыру.

    Урамда үз-үзеңне тотуның иң элементар кагыйдәләрен (йөгермәү, кычкырмау, тротуар кырыеннан йөрмәү һ. б.) үтәүгә ирешү. Җөяүле юлы белән, «җәяүлеләр юлы» билгесе белән таныштыру; урамны кайда һәм ничек аркылы чыгу турында, велосипедта йөрү кагыйдәләре турында аңлату.

    Уңга һәм сулга борылышлар ясап, түгәрәк буенча, предметларны әйләнеп үтеп, өч тәгәрмәчле велосипедта йөрергә ойрөтүне дәвам итү. Үз хәрәкәтләре белән идарә итә белү, тормозга басып туктата алу күнекмәләрен үстерү. Спорт мәйданчыгында иркен ориентлаша белүне камилләштерү.

    Транспорт чараларының охшаш һәм аермалы якларын табарга, билгеләнгән үзлекләре һәм функциональ үзенчәлекләре буенча чагыштырырга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү, алынган мәгълүматны гомумиләштерергә тырышуларын («Охшашны җый», «Оча, йөзә, йөри» һ. б.) хуплау.

    Өлкәннәр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү: троллейбус (автобус) йөртүче троллейбус (автобус) йөртә; кар җыйгыч машинаны йөртүче юлларны кардан чистарта; ЮХИДИ инспекторы юлларда автомобильләр хәрәкәтен җайга сала һ. б.; эш төрләре һәм эш максаты арасында бәйләнешне ачыкларга ярдәм итү.

    Балаларның, сюжетлы-рольле уенда юлда имин йөрү кагыйдәләрен чагылдыру өчен, мөстәкыйль рәвештә предметлы-уенлы мохит тудыруларын, модульләргә уен мәгънәсе бирүләрен, образлы һәм техник уенчыкларны, аларны алыштыручы алмаш предметларны куллануларын хуплау.

    Балаларны уен ситуацияләрендә шартлы уйдырманың максатын аңларга, коллективта уен кагыйдәләренә яраклашып эш итәргә, игътибарлы булырга, уен персонажларының (транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр, пассажирлар һ. б.) роль буенча хәрәкәтләрен төгәлрәк башкарырга, ишетү һәм күрү сигналларына, әйләнә-тирәдәге көтелмәгән үзгәрешләргә тиз җавап бирергә, мөстәкыйльлек күрсәтергә һәм мәйданда ориентлашырга өйрәтү.

    Мөстәкыйль дидактик уеннарда балаларның алган тәҗрибәләрен файдалануга шартлар тудыру. Төрле характердагы ял итү уеннары оештыру; юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен әһәмиятле ситуацияләрне эченә алган уен-мавыгулар, курчак театры, сәхнәләштерелгән гади әсәрләр, уеннар өйрәнү.

    Балаларда, шартлар буенча һәм үзләре уйлап тапканча, шәһәр (авыл) урамнары макетын төзү теләкләрен үстерү. Балаларны объектларның пространстводагы сурәтләмәләрен - озынлыкларын (биеклекләр, киңлекләрен) аера белү; деталь һәм аның өлешләренең урынын (өстән, астан, өстенә, астына һ. б.) билгеләүгә; объектларны (деталь һәм аның өлешләрен һ. б.ны) анализларга өйрәтү; тимер юллар, ике яклы хәрәкәт итү юллары, күперләр, гаражлар һ. б.төзүгә омтылышларын үстерү.

    Балаларны табигать күренешләренә, тәүлектәге үзгәрешләргә һәм аларның әйләнә-тирәдә чагылышына (кич - урамда караңгы төшә - багана башларында фонарьлар яна, машиналар фараларын кабыза) игътибар итәргә өйрәтү. Юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен өйрәнү процессына кызыксыну уяту.


    Комплекслы - тематик план


    Ай

    Атна

    Тема

    Бурычлар



    I

    Тема: «Светофор- безнең дус».

    Уен «Светофор

    маҗаралары»

    Светофор , светофорның төсләре турында белемнәрен ныгыту. Машина юлындаһәм тротуарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булән танышуны дәвам итү. Урам 2 өлешкә бүленгән икәнлеге турында белемнәрен үстерү.

    II

    Тема: «Өйдәге

    куркынычсызлык чыганаклары»

    Балаларны көнкүреш предметлары белән таныштыру, аларның сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкинлекләре турында аңлату. Көнкүрештәге куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.

    III

    Тема: «Ачык

    тәрәзәләр»

    Балаларга ачык тәрәзәләрнең һәм балконнарның куркынычлык тудыру турында аңлату. Транспорт төрләре белән танышуны дәвам итү.

    IV

    Тема: «Алдакчы

    кыяфәт»

    Балаларга таныш булмаган кешеләр куркыныч янавы турында аңлату. Таныш булмаган кешеләрнең җәберләүләре вакытында үз-үзеңне дөрес тоту турында өйрәтү. 01, 02,03 телефоннарыннан дөрес куллану турында сөйләшү.



    I

    Тема: «Урам белән танышу»



    Шәһәр урамнары турында күзаллауларын киңәйтү.

    II

    Тема: «Көтелмәгән очрашу»

    Таныш булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән аралашу кагыйдәләрен аңлату, 01,02,03 телефоннарын куллану кагыйдәләрен ныгыту.

    III

    Тема: «Юл йөрү билгеләре». Дидактик уен «Төс буеча сайла».

    Имитацион уен «Мин -шофер»,

    «Мин - машина»

    Юл йөрү билгеләренең әһәмияте турында өйрәтү. Юлда машина йөреше 2яклы булуын аңлату. «Җир асты юлы» билгесе белән таншышу.

    IV

    Тема: «Сәламәт

    буласың килсә...»



    «Сәламәтлек төшенчәсе белән танышу».



    I

    Тема:

    «Светофорның 3 төсе».

    Дидактик уен «Җәяүлеләр һәм

    Светофорның төшенчәсетурында белемнәрен ныгытую. Җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен формалаштыру.










    транспорт»




    II

    Тема: «Шәһәр буенча сәяхәт».

    Дидактик уен «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә”

    Шәһәрдә транспортта йөрү үзенчәлекләре белән танышу.



    III

    Тема: «Транспортта үз-үзеңне дөрес тоту». Уен «Без барабыз, барабыз.....»

    “Куркынычсызлык утравы” билгесе һәм әһәмияте белән таныштыру. Җәмгыять транспортыннда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

    IV

    Тема: «Кешенең тән төзелеше»

    Кешенең тән төзелеше турында таныштыру ( сулыш органнары, умыртка сөяге, ашказаны, кан әйләнеше)



    I

    Тема: «Айболит дәресләре»



    «Вирус, микроб» төшенчәләре кертү. Чирләрдән котылу чаралары белән таныштыру, авырганда терелә чаралары турында сөйләшү. Чыныктыру һәм витаминнарның файдасын аңлату.

    II

    Тема: «Юлдагы

    ярдәмчеләр»

    «Пешеходный переход», «Балалар» билгеләре турында белемнәрен камилләштерү.

    III

    Тема: «Әдәп

    кагыйдәләре»

    Балаларның транспортта йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

    IV

    Тема: «Җәяүлеләр һәм йөртүчеләр». Сюжетлы –рольле уен«Мин шофер»

    Шофер хезмәтетранспорт төрләре, аларның йөреше белән таныштыруны дәвам итү.



    I

    Тема: «Сак бозлавык!».

    бул,

    Кышкы юлның үзенчәлекләре белән таныштыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне булдыру.

    II

    Тема: «Кыш

    сулыклар»



    көне

    Кыш көне сулыкларның үзенчәлекләре белән таныштыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне булдыру.

    III

    Тема: «Юл йөрү билгеләре».

    Дидактик уен “Юл билгеләрен дөрес

    куй”

    «Пешеходный переход», «Җир асты юлы» и «Сак бул: балалар» билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Машина юлы 2 яклы булырга мөмкин икенен искәртү.

    IV

    Тема: «Сак бул, бозлавык!»

    Бозлы юлда сак йөрерүне кисәтү, егылган кешегә беренче ярдәм күрсәтергә тәкъдим итү.

















    I

    Тема: «Мин җәяүле».

    Уен «Без юл аркылы чыгабыз»

    Җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Юл билгеләре буенча белемнәрен камилләштерү.

    II

    Тема: «Юл

    кырыендагы өй»



    Светофорның үзенчәлекләре турында белемнәрен үстерү. Юл йөрү билгеләре турында күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү.

    III

    Тема: «Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр». Сюжетлы-рольле уен «Шофер»

    Юлда билгеләргә карап ориентлашырга өйрәтү. Кышкы юлдагы машиналарны күзәтү.

    IV

    Тема: «Әгәр син урамда югалсаң»

    Урамда югалсаң үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренең рәте белән таныштыру.



    I

    Тема: «Сак бул, юл чаты!». Уен «Кем иң укымышлы җәяүле?»

    Юл чатындагы юлда машиналарның йөрү тәртибе белән таныштыру.

    II

    Тема: «Транспорт төрләре». Уен

    «Машиналар күргәзмәсе»

    Юлда йөрүче машиналарны күзәтү, машина төрләрен истә калдыру

    III

    Тема: Уен «Кем иң яхшы җәяүле?

    Балаларның юл йөрү билгеләре турында белемнәрен киңәйтү

    IV

    Тема: «Минем

    микрорайон»

    Микрорайон макетында ориентлашырга өйрәтү. Практикада алган белемнәрне куллануны булдыру.



    I

    Тема: «Урамда ятим хайваннар»



    Урамда очраган ятим хайваннар белән үз-үзеңне дәрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү. Балалар бакчасыннан өйгә кайту юлы турында сөйләшү

    II

    Тема: «Безнең ярдәмчеләр».

    Дидактик уен «Сөйләшүче юл

    билгеләре»

    Балалар бакчасыннан өйгә кайту юлы турында белемнәрен камилләштерү

    III

    Тема: «Урманда үзеңне ничек

    Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышу, янгын чыганакларын кисәтергә өйрәтү.







    тотарга?»




    IV

    Тема: «Зарарлы үсемлекләр»



    «Зарарлы үсемлекләр» төшенчәсе белән таныштыру, урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.



    I

    Тема: «Юлда җәяүле».

    Дидактик уен

    «Светофорны җый»

    Алган белемнәрне кулланып юлда йөрү күнекмәләрен камилләштерү, светофор турында белемнәрен ныгыту

    II

    Тема: «Өйгә таба юл».

    Дидактик уен

    «Микрорайонбуенч

    а сәяхәт»

    Микрорайон макеты буенча хәрәкәтләнү буенча белемнәрен киңәйтү. Өйгә кайту юлында тәртип кагыйдәләрен ныгыту

    III

    Тема: «Мин юл йөрү кагыйдәләрен беләм»

    Төрле юл ситуацияләреннән чыгу юлларын өйрәтү.

    IV

    Тема: «Юлда үз-

    үзеңне тоту кагыйдәләре».

    Сюжетлы – рольле уен «Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр»

    Юл йөрү билгеләре, юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту


    Социализацияләштерү, аралашу усеше, әхлаклы тәрбия. Бала гаиләдә һәм җәмгыятьтә Аңлатма язуы


    «Социализацияләштерү, аралашу усеше, әхлаклы тәрбия. Бала гаиләдә һәм җәмгыятьтә» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларның социаль характердагы беренчел күзаллауларын үзләштерү ьәм балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә нәм белем бирү бурычларын билгели.

    Туган телдә аралашырга теләкләрен хуплау; башка кешеләр белән аралашканда, аларның тәкъдимнәренә әдәпле итеп җавап бирү; төрле эшчәнлек төрләрендә өлкәннәр һәм балалар белән телдән һәм телдән булмаган бәйләнешләр урнаштыру. Әйләнә-тирә, туган шәһәр (авыл), республика вакыйгалары турында әңгәмәләрне хуплау.

    Аралашу культурасы формалаштыру (сөйләшүченең милләтенә карап, ачык йөз күрсәтеп, шул телдә исәнләшү һәм саубуллашу; үтенеч һәм тәкъдимнәр белән ягымлы итеп мөрәҗәгать итү; күрсәткән хезмәте, ярдәме, сый-хөрмәте өчен рәхмәт белдерү).

    Балаларны ил, республиканың күренекле төп бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә өйрәтү. Балалар оешмасы, республика, ил тормышына баланың мөнәсәбәте, катнашы булуына ирешү.

    Өлкәннәр һәм яшьтәшләре (өч-дүрт бала) белән күмәк уеннарда катнашуга теләк уяту; әйләнә-тирәдәге тормыш, халыклар яшәеше темасына татар язучылары һәм шагыйрьләренең әдәби әсәрләре, мультфильмнар буенча, уен өчен катлаулы булмаган сюжетлар тәкъдим итү.

    Уендагы иптәшләр арасында рольләрне бүлә белергә, уен өчен кирәкле өй кирәк-ярагы (көянтә-чиләкләр, казан, уклау һ. б.), милли костюм, ювелир (зәркән) бизәнү әйберләре, читекләр һ. б., милли уенчыклар, музыка уен кораллары сайларга һәм аларны рольгә туры китереп файдаланырга өйрәтү.

    Милли киемдәге курчакларны, образлы уенчыкларны, бибабо, кулдан ясалган уенчыклар һәм кайбер сәнгатьлелек чараларын, кул хәрәкәтләре, мимика, интонация кулланып, театральләштерелгән һәм режиссер уеннарында катлаулы булмаган сюжетлар буенча (татар халык әкиятләре буенча куелган мультфильмнардан) ситуацияләрне уйнап күрсәтү.

    Баланың үзе, әти-әнилөренең милләте турындагы күзаллавын формалаштыру. Гаилә рәсемнәрен караганда, әти-әниләре белән охшаш чалымнары булуына игътибар итү. Фото- сурәттәге кешеләрнең эмоциональ халәтен билгеләргә, аларның кәефләрен гаилә тормышындагы билгеле бер вакыйга белән бәйләргә өйрәтү.Гаилә турында һәм үзенең шул гаилә әгъзасы булуы турында; гаиләнең барлык әгъзаларының һәм баланың үзенең бурычлары, мавыгулары, яллары турында; гаилә гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәренең матурлыгы һәм әһәмияте турында күзаллаулар формалаштыру. Гаилә истәлекләренә сакчыл караш тәрбияләү.

    Сюжетлы – ролле уеннар Комплекслы – тематик план


    ай

    атна

    Эшчәнлек темасы

    Эшчәнлек эчтәлеге

    Бурычлар



    I

    “Гаилә”



    Әни кызын ашата, йокларга яткыра. Д./уен «Курчакны сыйлыйк», «Курчакны йокларга яткырыйк»

    Рольләрне бүлешеп уйнарга өйрәнү, һөнәрләр һәм һөнәрләрнең эш кораллары турында белемнәрен

    үстерү,уйнаганда

    диалог коруны, татарча сөйләшүне булдыру.

    “Мин сатучы”

    Әни кызы белән кибеткә килә, азык-төлек ала. Сатучы товар сата, үлчәүдә үлчи.

    II

    “Парковка”



    Юлда машиналар йөри, юл йөрү кагыйдәләрен үтеп машиналарны урыннарга куялар.

    “Коткару хезмәте”

    Коткару хезмәте кешеләре авыр очракларда ярдәмгә ашыгалар: пожар, юлларда хәләкәт.

    III

    «Яшелчәләр кибете»

    Әни кызы белән кибеткә килә, азык-төлек ала. Сатучы товар сата, үлчәүдә яшелчә үлчи.Д/уен “Яшелчә кибетендә ниләр сатыла”.










    «Көзге ярминкә»



    Көзге ярминкәгә киләләр, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алалар, хакларын очсызлаталар.




    IV

    “Даруханә”



    Даруханәгә киләләр, нәрсә авыртканын әйтәләр, кирәкле дару сатып алалар.

    «Шифаханә»



    Әни кызын врачка алып килә. Врач авыруларны кабул итә, нәрсә авыртканын сорый, тыңлый, дәвалау билгели. Медкабинетка экскурсия.



    I

    «Гаилә»



    Әни юа, кием үтүкли, бүлмә җыештыра. Д./уен «Курчакның күлмәген үтүклик, бездә тәртип»

    II

    «Балалар бакчасы»

    Балалар бакчага килә, анда музыка, физкультура белән шөгыльләнәләр.Рәсемнәр карау.

    III

    «Гаилә»



    Әни кызын ашата, йокларга яткыра, бишек җырлары җырлый. Уку: бишек җырлары.

    IV

    Транспорт»



    Шофёр курчакларны машинага утыртып йөртә, төзү әйберләре ташый. Әңгәмә: “Машиналар урамда ничек йөри”



    I

    Төзелеш»



    Төзүчеләр машиналарга гараж төзиләр, уенчыкларга йорт, төзелеш коралларын кулланалар. Төзү материалларының детальларын карау.

    II

    «Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр

    Машиналар һәм җәяүлеләр юл йөрү билгеләрен үтәп эшкә баралар. Дидактик уен “Юл йөрү билгеләре”

    III

    «Чәчтараш»



    Чәчтарашка балалар әниләре белән киләләр. Парикмахер чәч тарый һәм ала. Дидактик уен “Чәчтараш җиһазлары”

    IV

    «Гаилә»



    Курчакның туган көне. Кунаклар чакырабыз, сыйлыйбыз. Әңгәмә «Бүген кемнең туган көне?»



    I

    «Кафе»



    Кафега киләләр, алар туңдырма ашыйлар, сок эчәләр. Официант заказ кабул итә һәм сораган әйберләрне китерә. Дидактик уен «Без кафега килдек»

    Рольләрне бүлешеп уйнарга өйрәнүне дәвам итү, балаларны уенчыклар белән сакчыл уйнарга өндәү,балаларны иптәшләренә карата кайгыртучан,

    II

    «Поликлиника»



    Медсестра прививка ясый, витаминнар тәкъдим итә. Шәфкать туташы эшен күзәтү.

    III

    «Транспорт»



    Балалар шәһәр буйлап экскурсиягә чыгалар, бәйрәмгә бизәлгән урамнарны карыйлар. Рәсемнәр карау.

    IV

    «Гаилә»



    Әни кызы белән чыршы бизи, кунаклар каршы ала.Уку О. Высотская «Ёлочка».

    Дидактик уен «Акбайга кунаклар каршы алуны күрсәтик»






    I

    «Чәчтараш»



    Чәчтарашка балалар әниләре белән киләләр. Парикмахер чәч тарый һәм ала. Дидактик уен “Чәчтараш җиһазлары”

    игътибарлы, ярдәмчел булырга, кешелеклелек хисләре тәрбияләү.

    II

    «Шифаханә»



    Кызы авыргач әнисе аны поликлиникага алып бара, врачка күрсәтә. Әңгәмә «Әгәр берәрсе авырса нишләргә”

    III

    “Театр”

    Балалар театрга баралар, билетлар алалар, театр күрсәтәләр. Әңгәмә “Театр төрләре”

    IV

    «Транспорт»



    Кунакка поездда баралар. Пассажирлар билет сатып алалар. Рәсемнәр карау.





    I

    «Гаилә»



    Курчакларны киендереп урамга чыгалар. Урамда балалар белән коляска йөртүче әниләрне күзәтәләр.

    Дидуен «Курчакны йөртәбез»

    II

    “Коткару хезмәте”

    Коткару хезмәте кешеләре авыр очракларда ярдәмгә ашыгалар: пожар, юлларда хәләкәт, җир тетрәү.

    III

    “Машинаны

    төзәтәбез”

    Машиналарны төзәтүче янына алып киләләр, төзәтүче машиналарны карый, төзәтә.

    IV

    “Автобус”

    Балалар автобус тукталышында торалар, автобуска утыралар, билет алалар.

    Әңгәмә “Җәмгыять транспортында үзеңне тоту кагыйдәләре”



    I

    “Мин сатучы”

    Әни кызы белән кибеткә килә, бәйрәмгә азык-төлек ала. Сатучы товар сата, үлчәүдә үлчи. Әңгәмә “Сатучы һөнәре”

    Рольләрне бүлешеп

    уйнау күнекмәләрен

    камилләштерү,бала

    ларның дуслык

    турында мәгъләматларын тулыландыру,

    әләкләшүнең начар гадәт икәнен, дусларыңны

    уңайсыз хәлгә

    куярга ярамаганлыгын төшендерү.

    II

    “Гаилә”

    8март бәйрәме: бүләкләр алу, үз кулларың белән әниләргә, әбиләргә бүләкләр ясау, өстәлне бәйрәмгә әзерләү.“Ләйлә шигырен уку, “Минем әнием” әңгәмә.

    III

    “Гаилә”

    Курчакның киемнәрен юалар, үтәклиләр, киптерергә эләләр. Әңгәмә “Кием төрләре”

    IV

    «Цирк»

    Балалар циркка баралар, билетлар алалар, клоуннар тамаша күрсәтә.





    I

    “Янгын сүндерүчеләр”

    Янгын сүндерүчеләр чакыруга килә, янгын сүндерә, беренче ярдәм күрсәтә, кисәтә. Дидактик уен “Азбука пожарных”, “Не играй с огнем”. Уку С. Маршак «Кошкин дом», «Пожар».

    II

    “Почта”

    Кешеләр бер-берсенә хатлар язалар, телеграмма, посылка җибәрәләр. Почта ташучы аларны адреслар буенча тапшыра. Почтадан җибәрелгән әйберләрнең рәсемнәрен карау. Дидактик уеннар һәм күнегүләр: «Дустыма хат», «Минем адрес»

    III

    “Телефон салоны”

    Балалар телефон салонына киләләр, телефоннар һәм фотоаппаратлар карыйлар, сатып алалар. Әңгәмә “Телефон ни өчен кирәк?”

    IV

    “Төзелеш”

    Төзүчеләр киләләр, төзелеш өчен план алалар, күп машиналар өчен зур гараж,

    өйләр төзиләр, төзелеш объектларын тапшыралар.Рәсемнәр карау. Якын тирәдәге объектларны күзәтү.

    1. “Уенчыклар Сатып алучылар уенчык сайлыйлар, сатучы белән киңәшәләр, кассага акча кибете” түлиләр, чекларны сатучыга бирәләр. Сатучы сатып алучылар белән әдәпле итеп сөйләшә, аларга төрле уенчыклар тәкъдим итә, аларның ни өчен яхшы булуын сөйли, уенчыкны бирә, сатып бирә. Әңгәмә “Әдәпле сатып алучылар”. Дидактик уен: «Уенчыкны тасвирла», «Нәрсә үзгәрде», «Тасвирлау буенча тап».

    2. “Гаилә” Җиңү бәйрәме: бүләкләр алу, үз кулларың белән бабайларга, әбиләргә бүләкләр Рольләрне бүлешеп ясау, өстәлне бәйрәмгә әзерләү. Әңгәмә “Җиңү бәйрәме” уйнау

    3. “Транспорт” Йөк һәм җидел машиналар урамда йөри, җәяүлеләр тротуардан баралар, җәяүле күнекмәләрен чыгу урыныннан юл аркылы чыгалар, бетенесе дә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, үтиләр.Светофорга, көйләнелми торган юл чатына максатлы сәяхәт.Дидактик һәнәрләрнең кирәкуен: «Ихтибар, җәяүле», «Кызыл, сары, яшел» яраклары

    4. “Кибет” Төрле бүлекләре (табак-савыт, йорт җиһазлары, язу-сызу әйберләре һ.б.) булган турындагы

    яңа супермаркет ачылды. Сатып алучылар әйбер сайлыйлар, сатучыдан алар белемнәрен үстерү, турында сөйләвен сорыйлар ( төсе, материалы, кулланылышы. диалог корып сөйләшү күнекмәләрен камилләштерү.


    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12


    написать администратору сайта