Главная страница

средняя рабочая программа. Эчтлек


Скачать 0.56 Mb.
НазваниеЭчтлек
Дата06.12.2021
Размер0.56 Mb.
Формат файлаdocx
Имя файласредняя рабочая программа.docx
ТипПрограмма
#294127
страница5 из 12
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12

ЭЛЕМЕНТАР МАТЕМАТИК ТӨШЕНЧӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ Аңлатма язуы


Элементар математик төшенчәләр формалаштыру баланың акыл үсешендә зур урын алып тора. Оештырылган белем бирү эшчәнлегендә күп төрле дидактик уеннар кулланыла, логик мәсьәләләр чишелә.

Ел ахырына балалар алган белемнәр:

  • предметларның характерлы билгеләрен аералар (төс, форма, зурлык);

  • 5кә кадәр саный беләләр, барлыгы ничә? соравына җавап табалар;

  • предметларны чагыштырып парларын табалар;

  • 3-5 предметны бергә зурлыклары буенча чагыштыралар, үсү бару тәртибендә урнаштыралар;

  • геометрик фигураларны һәм җисемнәрне аералар: өчпочмак, түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык; шар, куб, цилиндр; аларның үзенчәлекләрен күрсәтә беләләр;

  • пространствода һәм кәгазьдә ориентлаша алалар;

  • уң һәм сул кулны аералар; • тәүлек төшенчәсен аңлыйлар.

Комплекслы – тематик план


Ай

Атна

Эшчәнлек темасы

Бурычлар



I

Адаптация вакыты

Балаларны ирекле белем эшчәнлегенә әзерләү. Үткәннәрне искә төшерү.

II

“Пространствода ориентлашу”

Балаларны ике төркемне чагыштырырга, чагыштыру нәтиҗәләрен сүз белән әйтергә өйрәтү, пространствода, вакытта ориентлашу күнекмәләрен ныгыту.

III

“Пространствода ориентлашу”

Төрле төстәге предметларны чагыштыру, күбрәк – азрак төшенчәләрен дөрес куллану, тәүлек өлешләрен ныгыту.

IV

“Геометрик фигуралар”

Үткен геометрик фигураларны искә төшерә, белемнәрен камилләштерү, предметларны озынлыклары буенча чагыштыру.



I

“Уң һәм сул кул”

Уң һәм сул төшенчәләрен искә төшерү, кәгазьдә ориентлашырга өйрәтү

II

“3кә кадәр саныйбыз”

Предметларны 3кә кадәр санау, күпме? соравына җавап табу, геометрик фигуралар турында белемнәрен камилләштерү.

III

“Озын –кыска”

Предметларны озынлыклары буенча чагыштыру, предметларны 3кә кадәр саный белүне камилләштерү.

IV

“Куян кая качты?”

Ал-арт, өс-ас, төшенчәләре турында белемнәрен камилләштерү, 3кә кадәр санарга күнектерүне дәвам итү



I

“Турыпочмаклык”

Турыпочмаклык белән танышу, квадрат белән чагыштыру, өйрәнгән геометрик фигураларны кабатлау.

II

“4кә кадәр саныйбыз”

4кә кадәр санарга өйрәтү, турыпочмаклыкны өчпочмак белән чагыштыру.

III

“4кә кадәр саныйбыз”

4кә кадәр санауны дәвам итү, геометрик фигураларны бер – берсе белән чагыштыру,













ничәнче? соравына җавап табу.

IV

“5кә кадәр саныйбыз”

5кә кадәр санарга өйрәтү, логик мәсьәләләр чишү, пространствода ориентлашуны булдыру.





I

“Таррак –киңрәк”

Таррак- киңрәк төшенчәләре өстендә эшләү, 5кә кадәр санауны ныгыту.

II

“Калын – нечкә”

Калын – нечкә төшенчәләре турында белемнәрен камилләштерү, логик мәсьәләләр чишү.

III

“Цилиндр»

Цилиндр белән таныштыру, аның өлешләрен карау, шар белән чагыштуру, төсләр һәм форма төшенчәләрен камилләштерү.

IV

“Цилиндр»

Цилиндрны бышка төр фигуралардан аера белү күнекмәләрен үстерү.



I

“Ерак – якын”

Ерак – якын төшенчәләре белән таныштыру, предметларны 5кә кадәр санаый белә кәнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.

II

“Безнең уенчыклар”

3 предметны бер – берсе белән чагыштырырга өйрәтү, простраствода ориентлашу күнекмәләрен системалаштыру.

III

“Ныгыту”

Алда алган белемнәрне ныгыту, балаларның зиһеннәрен үстерү.

IV

“Тәүлек”

Тәүлек төшенчәсе кертү, тәүлек өлешләрен аера белү осталыкларын формалаштыру, сюжетлы рәсемнәрдән аерымлыклар табу.



I

“Тәүлек”

Тәүлек өлешләрен аера белү күнекмәләрен камилләштерү, предметларны бер-берсе белән чагыштыру.

II

“Үсү тәртибе”

Предметларны бер-берсе белән чагыштыруны дәвам итү, 5 предметны үсү тәртибендә урнаштырырга өйрәтү.

III

“Уңга – сулга”

Простраствода ориентлашуны дәвам итү, алга-артка, уңга – сулга төшенчәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

IV

“Геометрик фигуралар”

Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен үстерүне дәвам итү, логик мәсьәләләр чишү.



I

“Зур-уртача-кечкенә”

Предметларны размерлары буенча чагыштыру, үсә бару тәртибендә урнаштыру күнекмәләрен системалаштыру.

II

“Кирегә санау”

5тән алып 1гә кадәр санарга өйрәтү, 5эчендәге предметлар белән логик мәсьәләләр чишү.

III

“Кирегә санау”

5тән алып 1гә кадәр саный белү күнекмәләрен үстерү, геометрик фигураларны кабатлау.

IV

“Предметларны чагыштыр”

5 саны эчендәге предметларны чагыштыруны дәвам итү, алган белемнәрен камилләштерү.





I

“Күп – аз»



Күп –аз, күбрәк –азрак төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү, логик мәсьәләләр чишү.

II

“Предметлар”



Предметларны озынлыклары, киңлекләре, зурлыклары буенча чагыштыра белүне камилләштерү, өйрәнгән математик төшенчәләрне ныгыту.

III

“1,2,3,4,5»



5кә кадәр санау, бирелгән сан буенча предметлар кую, таныш геометрик фигураларны аеру һәм дөрес атау.

IV

“Пространствода ориентлашу”

Балаларны ике төркемне чагыштырырга, чагыштыру нәтиҗәләрен сүз белән әйтә белү,










пространствода, вакытта ориентлашу күнекмәләрен ныгыту.



I

“5кә кадәр саныйбыз”

5кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту.

II

“Геометрик фигуралар”

Геометрик фигуралар турында алган белемнәрен ныгыту.

III

“Логик мәсьәләләр чишү”

Логик мәсьәләләр чишә алу күнекмәләрен ныгыту.

IV

“Тәүлек”

Тәүлек, тәүлек өлешләре турында алган белемнәрен ныгыту.


1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12


написать администратору сайта