Главная страница
Навигация по странице:

  • Истә тотыгыз!

  • Баш килештәге исем

  • Әтинең

  • Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр

  • Чүриледә

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница11 из 18
    1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   18

    5.2.3. Исемнең килеш белән төрләнүе


    Исемнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен махсус ку­шымчалар ярдәмендә белдерү килеш категориясен хасил итә.

    Һәр килешнең махсус кушымчасы бар, тик баш килешнең генә үз кушымчасы юк. 

    Килеш кушымчалары


    Килешләр

    Килеш сораулары

    Сонант һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәргә ялгана

    Саңгырау тартыкка беткән исемнәргә ялгана

     

     

    калын

    нечкә

    калын

    нечкә

    Баш килеш

    Кем? Нәрсә?









    Иялек килеше

    Кемне? Нәрсәне?

    -ның

    -нең

    -ның

    -нең

    Юнәлеш килеше

    Кемгә? Нәрсәгә?

    -га

    -гә

    -ка

    -кә

    Төшем килеше

    Кемне? Нәрсәне?

    -ны

    -не

    -ны

    -не

    Чыгыш килеше

    Кемнән? Нәрсәдән?

    -дан

    -нан

    -дән

    -нән

    -тан

    -тән

    Урын-вакыт килеше

    Кемдә? Нәрсәдә?

    -да

    -дә

    -та

    -тә

     Килешләрнең баш килештән калганнары кыек килеш була.

    Истә тотыгыз! 1. Завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта эшләү, пароход­ка (утыру), клубтан (кайту).

    2. ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушым­чалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.

    3. Смоленск, Ульяновск кебек ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.

    5.2.4. Килешләрнең вазифасы


    Баш килештәге исем җөмләнең төрле кисәге була ала:

    1. ия: Әби авылда яши,

    2. хәбәр: Әнием-алдынгы тегүче,

    3. тәмамлык: Мин китап укырга яратам,

    4. аергыч: Китап шкафы төрле язучыларның әсәрләре беләнтулы иде,

    5. эндәш сүз: Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

    Иялек килешендәге исем җөмләдә, күбесенчә, аергыч һәм тәмам­лык була: Аз гына юешлек кушылган нарат исе Шәмсинең борыннарын кытыкларга тотынды (Л. Исхакый). Әтинең килүенә мин бик шатландым.

    Төшем килешендәге исем җөмләдә, күбесенчә, тәмамлык була: Бакыр акчаны сурәт­ләр белән бизәү, нигездә, игелек теләү йөзеннән эшләнгән (Ә. Мөхәммәдиев).

    Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр җөмләдә тәмамлык булалар: Мин читекләрне мулла абыйга суздым (Г. Исхакый). Атаңа ни кылсаң, балаңнан шуны күрерсең (мәкаль).

    Юнәлеш (кая?), чыгыш (кайдан?), урын-вакыт (кайда? кайчан?) килешендәге исемнәр җөмләдә күбесенчә хәл булалар: Авылга көн саен хәбәр килә (М. Мәһдиев). Яңа Чүриледә ат караучы Савелий Петровичны алганнар (М. Мәһдиев). Ул көнне суык­лык Биектау белән Мамадыштан илле икегә җитте (Ә. Ени­ки). Һәм без икәү генә шул мәрмәр баскычтан каядыр икенче бер сихри дөньяга күтәреләбез кебек (Ә. Еники).
    1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   18


    написать администратору сайта