Главная страница
Навигация по странице:

  • Оронимика

  • Зоонимика

  • 4. Сүз ясалышы Тел белеменең сүз ясалышы

  • Форма ясагыч кушымчалар

  • 4.2. Сүз ясалышы ысуллары

  • Кушма сүзләр

  • 5. Морфология Морфология

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница9 из 18
    1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   18

    3.15. Ономастика


    Ономастика татар тел белемендә үзенчәлекле урында тора. Ул ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Ономастика берничә тармактан гыйбарәт. Топонимика географик төшенчәләрне өйрәнә һәм үз эчендә тагын оронимика, гидронимика һәм микротопонимикага бүленә. Оронимика урын исемнәрен өйрәнә. Гидронимикага су чыганакларының исемнәре керә. Микротопонимия теге яки бу төбәктәге урам, тыкрык, чокыр, тау, болын һ. б. төшенчәләрнең атамаларын өйрәнә. Торак урыннарының исемнәрен өйрәнү белән ойконимия дигән тармак шөгыльләнә. Шәһәр исемнәре (полисонимнары) дә шушы тармакка карый. Антропонимия кеше исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Этнонимика кабиләләрнең, халыкларның исемнәрен өйрәнүне максат итеп куя. Зоонимика хайван исемнәрен тикшерә. Космонимика күк җисемнәренең исемнәре белән эш итә. Поэтик ономастика дигән тармак матур әдәбиятта, халык авыз иҗатындагы ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Болардан тыш ономастика кибет, учреждение, корабль, товарлар, вакытлы матбугат һ. б. атамаларны өйрәнүне дә читтә калдырмый.

    Татар телендәге ялгызлык исемнәрен һәм аларның килеп чы­гышын ныклап өйрәнү XIX йөзнең икенче яртысыннан башлана. Бу өлкәгә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Әхмәров, В. В. Радлов, В. К. Магницкий, Н.И. Золотницкий, С.М. Шпилевский, Н. И. Ашмарин, И. А. Износков, Г.Тукай һ. б. үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

    60 нчы еллардан башлап ономастик эзләнүләрнең чикләре ки­ңәя , төрле фәннәргә бәйләнешле рәвештә аны өйрәнү тагын да фәнни яктан тирәнәя бара. Г. В. Юсуповның «Болгар-татар эпиграфикасына кереш» (1960) китабында, мәсәлән, болгар кеше исемнәре һәм топонимнары да анализлана. Р. X. Субаева Татарстан топонимиясенә караган күп санлы хезмәтләр яза. 1963 елдан башлап, татар онома­стикасын Г. Ф. Саттаров өйрәнә башлый һәм аның бу өлкәгә караган дистәләрчә мәкаләләре һәм китаплары дөнья күрде. Аның «Ни өчен шулай аталган?! (К., 1971), «Татарстан АССРның антропотопонимнары» (К., 1973), «Татар исемнәре сүзлеге» китапларында Татарстан районнарының, авылларының исемнәре, кеше исемнәреннән ясалган географик атамалар, татарларда кеше исемнәре тикше­релгән.

    Татарларда кеше исемнәренең тулы картинасы Г. Ф. Саттаров тарафыннан тасвирлана.

    Ф. Гарипова Татарстандагы су чыганакларының исемнәрен өйрәнеп, аларны туплап, сүзлек чыгарды («Гидронимнар сүзлеге».), докторлык диссертациясе яклады. 

    3.16. Лексикография


    Лексикография (грек. lexikon - сүзлек, grapho – язам) сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә. Инде төзелгәч, сүзлекләр үзләре сүз турындагы фәнне баеталар, камилләштерәләр.

    Сүзлекләр нигә кирәк булган соң? Галимнәр моны һәр халыкның тарихи үсеше, аның үзенчәлекләре белән аңлаталар. Сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы изге дип саналган китаплардагы аңла­шылмый башлаган аерым сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашып, алардан сүзләр язып алып, тәрҗемә иткәндә туган. Сәүдәгәрләр һәм миссионерларның, башка халыклар белән аралашу максатында, аерым сүзләрне үз телләренә тәрҗемә итеп, кечкенә дәфтәрләргә язып куйганда, сүзлек төзү белән шөгыльләнүләре, бәлки, башлары­на да килмәгәндер. Сүзлекләрнең күбесе башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу киң җәелгәч, барлык халыкларда да сүзлек төзү эше бик тиз алга киткән.

    Сүзлек төзүгә керешкәндә, лексикограф кайбер махсус мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Иң элек, сүзлеккә керәсе сүзләр мәсьәләсе килеп туа. Сүзлеккә бөтен сүзләрне дә кертергәме? Барлык сүзләрне алырга тырышу бик авыр һәм озакка сузыла. Телдәге барлык сүзләрне җыйган мондый сүзлекләрне тезаурус диләр (грек. thegaurus – хәзинә). 1900 елда Германиядә латин теле тезаурусын төзи башлаганнар иде, әмма хәзерге көнгә аның әле яртысы гына эшләнеп беткән. Шуңа күрә тезаурусны телдәге барлык сүзләрне кертеп түгел, ә бәлки билгеле бер язучы, әсәрнең теле буенча төзү мәслихәтрәк табыла.

    Сүзләрне аңлату юлларын сайлау сүзлекнең максатына бәйле. Биредә төп ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату, сүзне башка телгә тәрҗемә итү. Шуңа бәйле рәвештә бер телдәге сүзлекләр һәм тәрҗемәле сүзлекләр аерылып тора.

    Дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик (күпкырлы) сүзлекләр, филологик сүзлекләр (лекси­коннар).

    Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма би­релә, алар турындагы карашлар, гипотезалар, фикер каршылыклары чагылдырыла. Мондый сүзлекләрдә шушы төшенчәләр белдергән күре­нешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турыңда мәгълүматларда бирелә.

    Энциклопеди­яләрнең универсаль һәм махсус төрләре була. Универсаль энцикло­педиядә җәмгыять тормышы һәм фәннең төрле тармакларыннан системага салынган мәгълүматлар да бирелә. Мәсәлән, «Зур совет энциклопедиясе» (кыскартылмасы – БСЭ: Большая советская эн­циклопедия) шундыйлардан. Махсус экнциклопедияләргә медицина, авыл хуҗалыгы, физика, техника, педагогика, музыка, әдәбият белеме буенча төзелгәннәрен кертергә мөмкин. Тел белеме фәне өчен, мондый энциклопедияләрдән бигрәк, филологик сүзлекләрнең әһәмияте зуррак.

    Филологик сүзлекләрдә төшенчә һәм ул белдерә торган предмет, күренеш түгел, ә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре, лексик-грамматик һәм башка сыйфатлары аңлатыла.

    Моннан тыш аңлатмалы сүзлекләр, синонимнар, антонимнар, фразологик, терминнар, диалекталь, алынмалар сүзлекләре дә бар.

    Искиткеч зур тизлек белән үзгәреп торган хәбәрдарлык шартларында, сүзлекләр фән, техника, мәдәният, мәгърифәт, һәм башка шундый өлкәләрдә эшләүчеләр өчен гаять әһәмиятле чыганак булып хезмәт итәләр.

    4. Сүз ясалышы

    Тел белеменең сүз ясалышы бүлегендә сүзнең төзелеше һәм ясалу ысуллары өйрәнелә.

     4.1. Сүз төзелеше

    Татар телендә сүз бер яки берничә кисәктән – морфемадан гыйбарәт. Морфема – сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге. Мәсәлән, җыр-чы-лар-га дигән сүзне алсак, анда лексик мәгънәгә ия булган җыр, тагын аңа ялганып килгән -чы, -лар, -га кисәкләрен табып була. Беренчесе, сүзнең тамыры – ул үзгәрми торган кисәк, сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерә. Соңгылары сүздә я аның мәгънәсен үзгәртәләр (җыр-чы), я аны төрләндерәләр, я башка сүзләргә бәйләп киләләр (-лар, -га).

    Димәк, сүзнең реаль мәгънәгә ия булган иң төп кисәге тамыр дип атала. Татар телендә һәрбер тамыр аерым сүз була ала.

    Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфемалар, кушымча­лар аффикслар дип аталалар. Аффиксация, ягъни кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү татар телендә зур роль уйный һәм татар теленең агглютинатив тел (ингл. agglutination “ябышып, ялганып килү”) булуын билгели.

    Бер тамырдан гына ясалган сүзләр тамыр нигезле, тамыр һәм ясагыч кушымчалардан торган сүзләр ясалма нигезле, ике яки өч тамырдан торган сүзләр кушма нигезле булалар. Мәсәлән: авылда – тамыр нигез, авылдаш – ясалманигезле, Актырнак – кушма нигезле була.

    Кушымчаларны вазифалары буенча сүз ясагыч һәм форма (төр) ясагычка бүлеп карыйлар.

    Сүз ясагыч кушымчалар, тамырга я нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерәләр. Мәсәлән: чор-чор+даш, баш – баш+башлык, шат – шат+лык.

    Форма ясагыч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмиләр, бер сүз төркеменең төрле төркемчәләрен билгелиләр яки сүзгә модаль (сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәте) төсмерләр өстиләр, сүзнең формасын үзгәртәләр. Болар килеш, сан, тартым, зат-сан, заман, юнәлеш, дәрәҗә, юклык һәм затланышсыз фигыль кушымчалары. Аларның бер төрен төрләндергечләр дип атыйлар: килеш, тартым (исем сүз төркемендә), зат-сан (фигыльләрдә).

    Сүзнең төрләндергеч кушымчаларын аерып алганнан соң калган өлеше нигез дип атала. Нигез ике төрле була: морфемаларга таркатып булмый торган нигез – тамыр нигез (көн, ай); тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торганы – ясалма нигез (көндез, матурлык)

    Кушымчаларның хәзерге телдә инде югалганнары, кушымча икәне сизелми торганнары бар. Аларны үле кушымчалар диләр. Мәсәлән, яз-ын, җәй-ен, кыш-ын, көз-ен дигәндә -ын кушымчасы хәзер инде сүз ясамый, -мыш-меш, -ынты-енте кебек кушымчалар да шундый. Киресенчә, сүз ясауда актив кулланыла торганнары күп: -лык-лек, -чы-че, -даш-дәш, -ма-мә, -лаш-ләш.

    Кушымчаларның калын һәм нечкә төрләре, яңгырау һәм саңгырау аваздан башланган төрләре була һәм шуңа күрә татар телендә алар ике, дүрт, алты вариантта кулланылалар.

    4.2. Сүз ясалышы ысуллары

    Сүз ясалышы ысуллары дип телнең үз чаралары ярдә­мендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар.

    Ясалма сүзләртамыряки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалган сүзләр: юл + чы, кыр + гыч, әдәп + ле.

    Кушма сүзләрике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерү­ләре: ялан + баш, көн + озын, алъ + япкыч.

    Парлы сүзләрбер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, я аваздаш булган ике сүзне теркәү, я бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясалалар һәм сызыкча аша язылалар: бала­-чага, дус-иш, килде-китте, тимер-томыр, көлә-көлә.

    Тезмә сүзләр – икеяки берничә сүздән торалар, бер мәгъ­нәне белдерәләр, бер генә сорауга җавап бирәләр, сүзләр ае­рым языла: җир җиләге, хәбәр итү, каз үләне, Казан дәүләт университеты.

    Кыскартылма сүзләр – сүзләрнең я беренче авазлары, я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүз тулысынча, я һәр сүзнең берәр иҗеге алынып ясалган сүзләр: КДУ-Казан дәүләт университеты, драмтүгәрәк, вуз, КамАЗ.

    Сүзнең мәгънәсе киңәюнәтиҗәсендә дә яңа сүз ясала: йомгак – йон йомгагы, сүзне йомгаклау,

    яки бер сүз икенче сүз төркеменә күчә: басма (боерык ф.) - басма (исем)

    Авазлары үзгәрүнәтиҗәсендә сүз яңа мәгънә ала: тугъры-туры, сыпыру-себерү.

    5. Морфология

    Морфология – сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән. Морфология грамматиканың бер тармагы.
    1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   18


    написать администратору сайта