1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Скачать 1.13 Mb.
|
2.12. Авазларның комбинатор үзгәрешләреСөйләмдә авазлар, берсе артыннан икенчесе килеп, бер-берсенә тәэсир итешәләр, шуңа күрә үзләренең чисталыгын, мөстәкыйльлеген югалталар, сөйләм агышында хәтта аларның чикләре дә югалырга мөмкин. Аваз артикуляциясендә өч момент бар дигән идек: экскурсия, тукталыш, рекурсия. Сөйләмдә бер авазның рекурсиясе икенче авазның экскурсиясенә барып тоташа, бер авазны әйтеп бетермәс борын, икенчесенә әзерлек башлана: бер аваз артикуляциясенә икенче – күрше авазларның артикуляциясе килеп өстәлә. Шушы процесста комбинатор үзгәрешләр туа. Комбинатор үзгәрешләрнең түбәндәге төрләре бар. Аккомодация (латин. accomodatio – җайлашу) – сузык һәм тартыклар әйтелешенең бер-берсенә җайлашуы. Әйтелә торган аваз белән алдагы аваз җайлашканда, прогрессив аккомодация барлыкка килә. Татар телендә тартыкларга сузыкларның калынлыгы-нечкәлеге тәэсир итә. Мәсәлән, җай – җәй, там – тәм, туз – түз, ул – үл, тоз – төз, бар – бәр, тарта – тәртә кебек сүзләрдәге нечкә сузыклар тартыкларны да нечкәртә. Регрессив аккомодация булганда, артта торган аваз алдагы авазга тәэсир итә: тот, тут сүзләрендә т авазы о, у сузыклары тәэсирендә иренләшкән аваз кебегрәк әйтелә; сөт, сүтү, солы сүзләрендә дә о, ө, ү авазларының янәшәлеге с авазында бераз иренләшкәнлек төсмере тудыра. Ассимиляция (латин.assimilatio – охшашлану) – тартыкларның бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә: ике охшаш булмаган аваздан бер төрле яки якын артикуляцияле охшаш авазлар формалаша. Мәсәлән, унбиш, иҗтимагый, күренеш сүзләрендә б ирен-ирен авазы н тел-теш авазын, саңгырау т авазы яңгырау җ авазын, ирен-ирен м авазы тел-теш н авазын охшашландыра: умбиш, ичтимагый, күремми. Традиция буенча, ассимиляцияне икегә аерып карыйлар: тартыклар ассимиляциясе, сузыклар ассимиляциясе. Юнәлеше буенча ассимиляция прогрессив һәм регрессив төрләргә бүленә. Прогрессив ассимиляция булганда, алдагы аваз үзеннән соң килгән авазны охшашландыра. Мәсәлән, татар телендә борын авазларына беткән сүзләр -лар-ләр кушымчасын -нар-нәргә әйләндергәннәр: урман – урманнар, көн-көннәр. Регрессив ассимиляция булганда, ахырда торган аваз алдагы авазга тәэсир итә. Төрки телләрдә регрессив ассимиляция тамыр һәм кушымчалар яки ике сүз арасында күзәтелә, алынмаларда да очрый: унбер – умбер, төнге – төңге, борынгы – бороңгы, күренгән – күреңгән, күзсез – күссес, иҗтимагый-ичтимагый, ун пар – умпар. Тәэсир итешүче авазларның ничек урнашуларына карап, ассимиляция контактлы һәм дистактлы була. Контактлы ассимиляция тәэсир итешүче авазлар янәшә килгәндә күзәтелә: көңгә, бороңгы,колхоччы. Дистактлы ассимиляциягә бирелгән сүзләрдә тәэсир итешүче авазлар бер-берсеннән башка авазлар белән аерылган була: шишмә-чишмә. Нәтиҗәсе буенча ассимиляциянең тулы һәм өлешчә төрләре аерыла. Бер аваз икенче авазны үзенә тулысынча охшашландырса, ассимиляция тулы була: алып бар – алыппар. Бер аваз икенчесен ниндидер бер билгесе буенча гына охшашландырса, ассимиляция өлешчә була: төнге – төңгө. Охшашлану язуда, кагыйдә буларак, чагылыш тапмый. Ләкин аерым очракларда норма буларак кереп киткән күренешләр дә бар. Татар телендәге Сөембикә исеме Сөен, бикә сүзләреннән ясалган, әмма язылышта Сөембикә йөри. Диссимиляция (латин. dissimilatio – охшашсызлану) – артикуляциясе ягыннан охшаш яки якын булган ике аваздан төрле авазлар барлыкка килү. Диссимиляция дә, ассимиляция кебек үк, юнәлеше ягыннан прогрессив һәм регрессив, авазларның урнашуы ягыннан контактлы һәм дистактлы, нәтиҗәсе ягыннан тулы һәм өлешчә була. Диссимиляция татар теле диалектларында һәм җанлы сөйләмдә күп таралган: чешә, чишә (шешә), чашкан – (шашкан). Бу – регрессив дистактлы диссимиляция күренешләре. Татар телендәге ярминкә, нечкәреп һәм диссимиляцияләнеп, ярмарка сүзеннән үзгәргән. Диссимиляция сөйләм телендә бик актив: колидор – коридор, секлетарь – секретарь, дилектор–директор, канфорка – комфорка, ланпа – лампа, транвай – трамвай, бонба–бомба. Сингармонизм. Кайбер галимнәр, тартыкларның охшашлану күренешенә тиңләп, төрки телләрдәге сузыклар охшашлануны да ассимиляциягә кертеп карыйлар. Сингармонизм күренешенең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: сүзнең беренче иҗегендә тамырда нинди калынлыктагы сузык аваз булса, калган иҗекләрдәге, кушымчалардагы сузыклар да шул сузыкка ярашалар. Төрки телләрдә сузыклар ярашуы, хәтта закон дәрәҗәсендә булып, сингармонизм законы (грек. syn-бергә, garmonio-аһәндәшлек, бәйләнеш, яисә икенче төрле әйткәндә “тавышлар гармониясе”) дип йөртелә: кайт-кала-штыр-ган-нар-мы, кит-ерт-тер-гәң-нәр-дер. Сингармонизмның ике төре бар: рәт гармониясе, ирен гармониясе. Рәт гармониясе булганда, сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыкка рәте буенча ярашалар. Әгәр беренче иҗектәге сузык алгы рәт (нечкә) сузыгы икән, калган иҗекләрдәге сузыклар да алгы рәт сузыклары була һәм киресенчә: әйт-кән-нәр-дер, ат-лар-ыбыз-да. Ирен гармониясе булганда, беренче иҗектәге иренләшкән авазларга ярашып, калган иҗекләрдәге сузыклар да иренләшәләр. Ирен гармониясе төрле төрки телләрдә төрле дәрәҗәдә чагылыш таба. Татар телендә ул беренче иҗектәге о, ө авазлары белән генә бәйле. Алар үзләренә икенче иҗектәге ы, е авазларын яраштыралар: борон–борын, соло – солы, бөтөн–бөтен, көлкө – көлке, коро – коры. Иренләшү, икенче иҗектә тулы булып, калган иҗекләрдә кими бара һәм бөтенләй бетә дә: коросының, көлкөсен, көзгөле, бороңгы. Теге яки бу телдән кергән алынмалар татар телендә сингармонизм таләбе буенча я калын гына булып, я нечкә генә булып үзләштерелә. Рәт гармониясе түбәндәге очракларда сакланмаска мөмкин: 1. Кушма сүзләрдә: суүсем, билбау, тимераяк, күзаллау, төнбоек, Гөлнур, өскорма. 2. Алынма сүзләрдә: җиһан, китап, кино, әмма, сәлам. 3. Кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә: син –сиңа, мин – миңа. 4. -су кушымчасы һәм мыни сорау кисәкчәсе рәт гармониясенә буйсынмый: зәңгәрсу, барасыңмыни? Сингармонизм законына бәйле рәвештә татар телендә сингармоник параллельләр турында да әйтеп үтү урынлы булыр. Этимологик яктан бер тамырга кайтып кала торган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр сингармоник параллельләр дип аталалар: аз – әз, акрын – әкрен, ачкыч – әчкеч, сач – чәч, тыкылдау – текелдәү, чыкылдау – чекелдәү, чыелдау – чиелдәү, дырылдау – дерелдәү. Сингармоник параллельләр этимологик анализ вакытында да искә алына. Мәсәлән, бүлтерек дип узган ел туган гәүдәгә кечкенә сарыкны атыйлар. Былтыр сүзе белән янәшә куеп, аның эчке формасын табарга була. Диэреза (грек. diaresic-аеру) вакытында аерым тартыклар, әйтелмичә, төшеп калалар. Бигрәк тә л, н, р тартыкларының еш төшеп калуы күзәтелә, мәсәлән: килтер-китер, үлтер – үтер, анлар – алар, тултыр – тутыр, булса-буса (диал.), белән – белә, табан – таба. Гаплология (грек. gaplos – гади, logos – сүз) – сүздәге ике бертөсле аваз йә иҗекнең берсе төшеп калу. Сөйләмдә нинди генә ике иҗек очраса да, аның берсе йотылып кала, мәсәлән, Гайша Шәриповна Гайшәриповна булып ишетелә. Ләкин мәгънәгә зыян килерлек булса, иҗек төшеп калмый: филология һ. б. Метатеза (грек. meta – яңадан, thesic – кую) – сүздәге авазларның урыны алышыну. Метатеза төрки телләрдә еш күзәтелә: азәрб. ярпаг – тат. яфрак; азәрб. көрпү – тат. күпер; төркм. ягмыр – тат.. яңгыр, башк. ямгыр; тат. углан – хакас, олган; тат. аксак – тува. аскак. Татартеле диалектларында да киң таралган: азбар (абзар), кымрыкса (кырмыска), айлапкыч (алъяпкыч), күгәлә (күләгә), күсәрт (күрсәт). Элизия – ике сүзнең беренчесе сузык авазга тәмамланып, икенчесе сузыкка башланып, бер басым астында әйтелгәндә барлыкка килә торган үзгәрешләр: бара+иде – барай-де, кара+урман – кара урман – карурман. Теләсә нинди сузык теләсә нинди сузык белән очрашырга мөмкин: а+а, а+и, а+у, а+ы, а+э. Нәтиҗәдә бер аваз я төшеп кала, я дифтонг, я бөтенләй яңа аваз барлыкка килә: коры+утын – кору тын, бара+алган – баралган, кара + идел – каридел, кара + урман – карурман, килә+иде-киләйде. Элизиянең түбәндәге төрләре бар: 1. Ике бертөрле сузык очрашканда, аларның берсе генә кала, ягъни бер аваз кыскара: а+а бара алмыйм – баралмыйм алма агачы – алмагач ә+ә эшлә әле – эшләле кибә әле – кибәле 2. Ике сүз чигендә у, ү, и сузыклары очрашканда гадәттә элизия булмый: бару урны, белми икән, белми инде, белми инсан хәйләсен. Бу – сүз ахырындагы у, ү, и авазларының тарихи рәвештә дифтонглардан килеп чыгуы белән аңлатыла. 3. Сыйфат ягыннан төрле авазлар очрашканда, гадәттә бер сузык аваз кыскара: а+ә кара әтәч – карәтәч кара әле – карале ә+а килә алмадым – килалмадым бүлмә ачкычы-бүлмачкычы ы+а каты агач – кашагач аты арган – атарган а+ы кара ыргак – карыргак кара ындыр – карындыр Төрле сузыклар очрашканда, гадәттә, икенче сузыкның беренчегә тәэсире көчлерәк була. 4. Кушылмада икенче сузык у, ү, и булганда, күпчелек очракта дифтонг барлыкка килә, я аваз кыскара: а+у кара урман–кара урман, карурман. ә+ү җиргә үтте – җиргә үтте ә+у җиргә утырды – җиргә утырды а+и бара иде-барайде 5. Төрле сыйфаттагы сузыклар очрашканда, сузыклар нинди дә булса бер сыйфаты буенча охшашланырга мөмкин: ы+ә башы әйләндә-башәайләнде ы+у яртысы үтте – яртысүутте Кушма сүзләр ясалганда барлыкка килгән элизия күренеше гадәттә орфографиядә дә чагылыш таба: таба агачы – табагач алма агачы-алмагач сары ут – сарут яңа авыл – Яңавыл Субституция (латин. substitutio – алыштыру) дип чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыруга әйтәләр. Сөйләм теле аша рус теленнән кергән сүзләрдә шулай ук якын артикуляцияле авазлар кулланыла: цыган – чегән, хрен-керән, бочка – мичкә һ. б. 2.13. Авазларның чиратлашуы Авазларның сөйләм агышында һаман үзгәреп торуы сәбәпле, бер үк морфема төрле аваз вариантларында йөрергә мөмкин. Мәсәлән, тап – табу, ак – агу сүзләрендә п – б, к – г авазлары чиратлаша. Авазлар үзгәрү хәзерге телнең яисә аның элеккеге кагыйдәләре нигезендә бара. Бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе чиратлашу дип атала. Төрки телләрдә, сузыктан башланган кушымча ялганганда, сүз азагындагы саңгырау к, қ, п тартыклары яңгыраулаша: ак – агам, сүк – сүгәм, тап – табам. Чиратлашуларны фонетик һәм тарихи төрләргә бүлеп йөртәләр. Фонетик чиратлашулар дип хәзерге тел нормалары нигезендә барлыкка килгән чиратлашуларны әйтәләр. Югарыда әйтелгән яңгыраулыкта – саңгыраулыкта чиратлашу шуңа карый. Тарихи чиратлашулар дип телнең хәзерге нормалары белән аңлатып булмаган чиратлашуларны әйтәләр. Аларның сәбәпләре телдә элек яшәгән закончалыкларга бәйле. Тарихи чиратлашуларны төрки телләр арасында, татар әдәби теле һәм аның диалектлары арасында, татар теленең хәзерге һәм үткәне арасында табарга мөмкин. Мәсәлән, киң сузыклар тар сузыклар белән чиратлашканнар, арткы рәт сузыклар алгы рәт сузыклар белән чиратлашалар: ата – әти, ана – әни, ачы – әче, сач – чәч, баωыр-бәгер. Тартыклар бер-берсе белән чиратлашалар: ғ//ω, җ//й, з//й, р//з, б//м, ғ/ /й: җыр//йыр, җил//йил, сығыр//сыйыр, бу//моңа, җөр//йөз, тағ//таω, казғы//кайғы, азақ//айақ. 2.14. Орфоэпия Орфоэпия (грек. оrthos –дөрес, epos – сөйләм) – нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы. Язганда, җиңел һәм тиз аңлау өчен, орфографик кагыйдәләрнең һәр кеше өчен уртаклыгы кирәк булса, сөйләм телендә шул ук максатларда әйтелеш кагыйдәләренең уртаклыгы кирәк була. Сөйләмне тыңлаганда, без аның яңгырашы турында уйламыйбыз, бары мәгънәсенә игътибар итәбез. Ләкин әйтелеш кагыйдәләреннән тайпылыш булса, ул мәгънәне аңларга да комачаулый. Телнең төп берәмлекләре булган фонемаларның составы, аларның сыйфатлары һәм билгеле бер фонетик шартлардагы үзгәрешләре орфоэпиядә карала. Бу мәсьәләләр, телнең аваз төзелешен тасвирлаганда фонетикада да өйрәнелә. Орфоэпия әдәби әйтелеш нормаларын билгели. Әйтелеш нормасы төшенчәсендә аерым сүзләрнең, сүзләр тезмәсенең, аерым грамматик формаларның әйтелеше дә күз алдында тотыла. Мәсәлән, авыл сүзе аωыл дип әйтелергә тиеш; бара алмадым сүзе сөйләмдә баралмадым рәвешендә әйтелә, рус теленнән кергән сыр сүзе русча ук әйтелә. Әйтелеш нормалары татар милли әдәби теленең формалашу һәм үсеш дәвамында урнаша киләләр һәм XIX гасыр ахырына XX йөз башына тәмамланалар. Татар теленең әдәби әйтелеше урта диалектның Казан арты сөйләшенә нигезләнгән дип санала. Казан шәһәре күп гасырлар буе татар халкының мәдәни, сәяси үзәге булып килгәнлектән, Казан татарларының сөйләше башкалар өчен дә үрнәк була башлаган. Әдәби әйтелеш ике иөп төргә бүленә: тулы стиль һәм сөйләшү стиле. Тулы стиль сөйләмнең бик анык булуы таләп ителгән очракларда кулланыла (теле-радиотапшырулар, доклад, чыгыш ясаганда). Тулы стильдә сүз һәм аның иҗекләре ачык әйтелә. Сөйләшү стиле кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы вакытында кулланыла. Сөйләшү стилендә кайбер иҗекләр кыскарырга, хәтта төшеп тә калырга мөмкин. Авазларның әйтелеше, комбинатор үзгәрешләре һәр ике стильдә дә, нигездә, бер үк була. Әдәби телнең үз эчендә 3 төрле әйтелеш стилен күрсәтергә мөмкин: югары стиль (тантаналы сөйләмдә, шигырь сөйләгәндә, чыгыш ясаганда), битараф стиль (эмоциядән ерак булган көндәлек сөйләм), сөйләшү стиле (ул тойгыга бай һәм фикер алышу өчен хезмәт итә, әйтелешнең тышкы ягына игътибар ителми). Татар теленең орфоэпик нормалары түбәндәге принципларга корылган: 1. Орфоэпия гомумхалык телендәге әйтелеш нормаларына нигезләнә. 2. Теге яки бу нормаларның, сүзләрнең әдәбиятта беркетелгән булулары һәм эстетик көчле булуы кирәк. 3. Әдәби тел орфографиясендә морфологик нигездә язылыш нормалары орфоэпиядә дә саклана. 4. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләрнең әйтелешләре рус орфоэпик нормаларына охшаш була. Моңа борынгы үзгәргән алынмалар керми. Татар теленең әйтелеш нормалары, нигездә, даими, тотрыклы сакланалар. Әмма аларны, камилләштереп, яңа тенденцияләрне билгеләп, кайбер искергәннәрен төшереп калдырып, махсус рәвештә яңадан бер карап чыгасы бар. Шулар нигезендә, һичшиксез, «Орфоэпик сүзлек» төзелү дә иң әһәмиятле бурычлардан берсе булып кала. 2.15. Графика Сөйләмнең эчтәлеге язуда төрле билгеләр белән белдерелә. Язуда кулланыла торган хәрефләрнең җыелмасы һәм аларның билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелүе алфавит (әлифба) дип атала. Алфавит – грек телендәге беренче ике хәрефнең исемнәре: альфа, бета. Әлифба – гарәп язу системасындагы беренче ике хәрефнең исемен белдерә: әлиф, би. Һәр телнең гасырлар буена үсеп, үзгәреп, камилләшеп килгән язу системасы була. Язу (билгеләр) системасын, авазларның хәреф белән белдерелү үзенчәлекләрен графика (грек. graphik – ясалган) өйрәнә. Язу тарихының гаять дәвамлы, үткән озын юлы бар. Язу барлыкка килгәнче үк әле, аерым әйберләр информация белдерү, хәбәр итү чарасы булып йөргәннәр. Мондый язуны «әйбер язуы» дип атыйлар. Соңыннан шул ук максатларда рәсемнәрне файдаланганнар. Таштагы, сөяктәге, агачтагы рәсемнәр сүзнең яңгырашын чагылдыра алмаганнар, сүз белән, аваз белән бәйләнмәгәннәр һәм фикерне гомуми рәвештә генә белдергәннәр. Мондый язу «рәсем язуы» (пиктографика) дип атала. Әкренләп рәсем теге яки бу сүзне белдерә торган шартлы билгегә әйләнә барган. Бу этапта инде язу сөйләм эчтәлеген сүзгә-сүз белдерә алган. Әмма билге белән әйтелеш арасында әле бәйләнеш булмаган. Бу язу төре идеографик язу дип атала. Билге символ буларак кулланыла, бу символ кешенең аңында әйбер турында төшенчә барлыкка китерә, ләкин, рәсем кебек үк, теге яки бу әйберне белдергән сүзнең яңгырашы турында мәгълүмат бирмәгән. Саф идеографик язу бик борынгы заманнарда гына кулланылган һәм гаять катлаулы булган. Бу язу камилләшкән, аерым сүз өчен идеограммалар белән бергә, аерым иҗекләр, аерым авазлар өчен билгеләр кертелә башлаган. Борынгы идеографик язу системалары катнаш булганнар. Мәсәлән, б. э. к. IV меңъеллыктан килгән мисыр язуы, б. э. к. III меңъеллыктан килгән шумер язуы, борынгы һинд язуы, б. э. к. II гасырдан килгән кытай язуы бер үк вакытта идеографик та һәм иҗек язуы да булганнар. Идеографик язу күп санлы билгеләрне истә калдыруны таләп иткән. Бу язу белән сүзләр арасындагы грамматик мөнәсәбәтләрне белдерү дә кыен булган. Шуңа күрә бу язу тамыр телләрдә, мәсәлән, кытай телендә генә беркетелеп кала алган. Хәзерге телләрдә идеографик язуның үрнәкләре итеп саннарны, математик билгеләрне әйтергә мөмкин. Язуны тагын да җайлырак итәргә омтылу саф иҗек язуына китерә. Мондый язуда теге яки бу иҗекнең яңгырашы аерым билге белән белдерелә башлый. Бу язу б. э. к. IV – III меңъеллыкта килеп керә. Иҗек язуы хәзерге вакытта Япониядә, Һиндстанда, Эфиопиядә кулланыла. Кешелек җәмгыятенең үсеше алга таба иҗек язуыннан аваз язуына күчүгә китерә. Аерым тартык авазлар өчен билгеләр мисыр язуында кулланыла башлыйлар. Аннан б. э. к. XII – X гасырларда Финикиядә мисыр язуы нигезендә тартык авазларны белдерү системасы эшләнә һәм 22 билге кертелә. Финикия язуының бер төрен греклар кабул итә. Грек теле нигезендә бу язу саф аваз язуына әйләнә: барлык авазлар да язуда чагылыш таба башлыйлар. Б. э. к. VIII гасырда Грециядә алфавит төзелә. Грек алфавиты җирлегендә этруск, латин, гот, славян (иске славян) телләренең әлифбалары төзелә. Көнбатыш Европаның барлык әлифбалары латин алфавитыннан барлыкка киләләр. Аваз язуы хәзерге вакытта дөньядагы күпчелек халыклар тарафыннан кулланыла, чөнки ул өйрәнер өчен гади, уңай, аның ярдәмендә кеше сөйләмендәге теләсә нинди эчтәлекне белдереп була. 2.16. Татар халкында язу тарихы Казан татарларының борынгы бабалары болгарлар Идел буе һәм Кама буйларына VII йөздә килеп утыралар. Аларның бу чорга хәтле ук инде язулары булган дип уйларга тарихи җирлек бар. Болгарларның элекке яшәгән территорияләрендә үзенчәлекле рун язуын куллану турында хәзер күп материал тупланган. Борынгы төрки халыклар яшәгән урыннардан Себердә, Енисей, Орхон елгалары тирәсендә рун язуының киң таралган булуы мәгълүм. Күлтәгин һәм Тоньюкүк исемле дәүләт башлыкларына куелган таш эпитафияләрдә һәм башка ташларда рун язуының гаять яхшы саклануы борынгы төрки халыклар турында бай мәгълүмат бирде. Рун язуы язылган археологик материаллар төрки халыклар яшәгән һәр җирдә табылу рун язуының киң таралышы турында сөйли (Кавказ, Себер, Азов-Дон, Сент Миклош – Венгрия). Язу рәвешләре төрлечә булуга карамастан, аларның нигезе бер була. Соңга таба рун язуы кулланылыштан чыга, аның кайбер билгеләре теге яки бу максат белән кулланыла торган тамгалар рәвешендә генә сакланып кала. Көнчыгыш илләре белән икътисади, сәяси, сәүдә, дини, фәнни, мәдәни, әдәби мөнәсәбәтләрдә булу, 922 елда Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү болгарларда алфавит үзгәрүгә китерә. Дин артыннан әлифба килә. Бу – тарихта гадәти һәм табигый хәл. Гарәп әлифбасын кабул итү яңа орфографик кагыйдәләр килеп керүгә дә сәбәп була. Татар халкы тарихында билгеле бер төбәкләрдә гарәп язуы белән янәшә уйгур язуын куллану да мәгълүм. Алтын Урда чорында хан сарайларында уйгур хәрефләре белән рәсми документлар, рәсми хатлар төзелгән (Туктамыш ханның Польша короле Ягайлога җибәргән ярлыгы, Тимер Котлугның уйгур һәм гарәп хәрефләре белән аслы-өсле язылган ярлыгы). Гарәп язуы татарларда мең елдан артык гамәлдә була. Шушы чор эчендә ул, нигездә, үзгәрми, әмма XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында гаять зур үзгәрешләр кичерә. Үзгәрешсез кулланылган чорны иске имла дип атыйлар. Аннан соң яңа имла һәм урта имла дигән үзгәрешләр килеп керә. Гарәпләр уңнан сулга горизонталь язалар. Алфавитта 28 хәреф бар, 25-е тартык авазларны, өчесе сузык һәм ярым сузыкларны белдерә. Кыска сузыклар аерым хәрефләр белән түгел, юл астына яисә өстенә куела торган билгеләр – хәрәкәләр ярдәмендә белдерелә. Бу билгеләр һәм аерым хәрефләр өстенә-астына куела торган төрткеләр гарәп язуына соңрак килеп керәләр. Башлангыч чорында гарәп язуы алардан башка да яши. Әмма Коръәнне дөрес укырга өйрәтү максатыннан өстәмә билгеләр куюга ихтыяҗ туган. Гарәп язуының бер үзенчәлеге бар: анда бер үк хәреф сүз башында, уртасында, ахырында һәм аерым торганда төрлечә языла. Гарәп язуының күптөрле кулъязма төрләре бар: нәсх, сөлс, рикъка, тәгъликъ һ. б. XIX гасыр ахырында сузыклар өчен өстәмә билгеләр кулланыла башлый. Татар язуындагы буталчыклар, читенлекләр турында беренче башлап фикер әйтүче К. Насыйри була. «Әнмүзәҗ» китабында ул татар телендә сузыкларның өч кенә түгел, ә ун икәнен күрсәтә, махсус хәрефләр белән билгеләп үтә. Әмма аның тәкъдиме практикага кереп китә алмый. Сузыклар өчен хәрефләр өстәү аңардан соң да дәвам итә. Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, Г. Алпаров 10 сузыкның һәрберсенең аерым хәреф белән белдерелергә тиеш икәнлеген яклыйлар. Бу юнәлеш тарафдарларын орфографиядә унчылар, яки яңа имлачылар дип йөртәләр. Гарәп язуының төрки телләр өчен уңайсызлыгы турында, бигрәк тә төрки телләрдәге сузыкларны бирү шактый авыр икәнлеге XIX йөздә үк инде әйтелә (азәрбайҗан язучысы М. Ф. Ахундов, татар шагыйре С. Рәмиев). 20-елларда латин язуына күчү турында җитди тәкъдимнәр башлана. Ул чорда әле гарәп язуына ислам диненең бер символы буларак та карыйлар. Шәхес культының тәэсире дә, һичшиксез, бар. Бөтен халыкларны унификацияләү максаты алфавитлар алышынуда аеруча ачык чагыла. 1926 елда Бакуда үткәрелгән Беренче тюркология съезды бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул итә. Казанда бу эшне «Латин дусы» җәмгыяте әзерли. Конференциядән соң латин хәрефләре нигезендә төзелгән яңа татар әлифбасын тарату максаты белән «Яңалиф» җәмгыяте төзелә. 1927 елның 3 июлендә Татарстан республикасы Халык Комиссариатлары Советы үзенең махсус карары белән латин алфавитын татар теленең рәсми алфавиты дип игълан итә. 1930 елның 1 январеннан башлап Татарстанда яңалиф йөз процент гамәлгә куелган дип исәпләнә. Латин алфавитына күчүгә каршы көчләр дә зур була. Чөнки аларның шактые гарәп язуын югалту, халыкның 1000 еллык язма мирасыннан аерылу икәнен яхшы төшенә. Шулар арасында Г. Ибраһимов, Г.Шәрәф, Г.Алпаров, Г.Сәгъдиләр була. Алар гарәп язуына реформа гына кертү ягында торалар. Латин алфавиты нигезендәге орфографиянең төп принцибы итеп фонетик принцип алына. Орфография сузыкларда унчылык нигезенә корыла. Башка телләрдән кергән сүзләр татарча әйтелешкә буйсындырыла. Әмма бу язуның шактый кимчелекләре, җитешсезлекләре булуга карамастан, анда бирелгән орфографик кагыйдәләр татар әдәби телен нормалаштыруда зур роль уйныйлар. Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле, 30-елларның ахырында рус әлифбасына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу әлифбага күчү болай аңлатыла: рус һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, рустан кергән сүзләрне русча язарга мөмкинлек туа, янәсе. (Рус графикасын татар теленә яраклаштыруны Н. И. Ильминский эшли: керәшеннәр өчен шул нигездә махсус язу төзи һәм ул алфавит керәшен татарларында алар яңалифкә күчкәнче саклана.) 1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Соңыннан аңа татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өстәлә: ә, ө, ү, җ, ң, һ. Яңа алфавит 1939 елның 5 маенда рәсми рәвештә гамәлгә кертелә. Өстәмәләр 1941 елның 10 январенда раслана. Әмма бу алфавитның да гаять кимчелекле яклары кала. Шуңа күрә 50 нче еллар башында матбугатта аның кимчелекләре турында сүз башлана, қ, ғ, ω авазлары өчен махсус билгеләр булмау орфография кагыйдәләрен бик кыенлаштыра. Илебездә үзгәртеп кору, хәбәрдарлык чоры башлануга бәйле рәвештә, 1989 елда орфографиянең тагын бер яңа проекты эшләнә. Ул татар теленә өстәмә қ, ғ, ω хәрефләрен кертергә һәм орфографик кагыйдәдәрне камилләштерергә тәкъдим ителә. Әмма бу проект та тормышка ашмый кала. Хәзерге вакытта фәнни җәмәгатьчелек яңадан латин әлифбасына кайту хакында фикер йөртә башлады. Шулай итеп, татар теле тарихында рун, уйгыр, гарәп, латин, рус язулары бер-берсен алыштырып гамәлдә булганнар. Рус язуы үзе кириллица дигән әлифбага кайтып кала. Кириллица 863 елда славян мәгърифәтчесе Кирилл тарафыннан грекча чиркәү китапларын иске славян теленә тәрҗемә итү өчен төзелгән була. Русларда кириллица X гасыр ахырында, рәсми рәвештә христианлык кабул иткәч килеп керә. Мең ел эчендә рус телендәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә бу язу да үзгәрешләр кичерә: артык хәрефләр (алар 13 кә җыела) төшеп кала баралар, яңалары өстәлә тора. 1708-1710 елларда беренче реформаны Петр I үткәрә. Чиркәү шрифты гражданнар шрифты белән алышына: хәрефләрнең формасы гадиләшә, түгәрәкләнә, юл һәм баш хәрефләр кертелә, хәреф өстендәге билгеләр бетерелә, саннарның хәреф белән белдерелүе гарәп саннары белән алмашына, аерым хәрефләр төшеп кала, рәсми рәвештә э, я беркетелеп куела. 2.17. Орфография Төрле телләрнең алфавит системалары гасырлар дәвамында катлаулы юл үткәннәр. Алар телнең яңгырашы ягына бәйле рәвештә камилләшә килсәләр дә, аваз системалары һәм теге яки бу телдәге әлифба белән тулы тәңгәллекне табу мөмкин түгел диярлек. Язуда хәрефләр куллану орфография тарафыннан урнаштырылган махсус кагыйдәләргә буйсына. Орфография конкрет бер язма телнең билгеле бер үсеш этабындагы язылыш нормаларын билгели. Язу кагыйдәләре булу һәр тел өчен зарури, чөнки бу кагыйдәләр сөйләмнең эчтәлеген төгәл белдерүне, бу телдә сөйләшүчеләрнең язганнарын дөрес аңлауны тәэмин итәләр. Дөньядагы орфографик системалар хәрефләрне куллануның нигезендә нинди принцип ятуга бәйләнешле рәвештә бер-берсеннән аерылып торалар. Орфографиянең үз принциплары бар. Сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп барырга мөмкин. Бу очракта реаль яңгырашлы аерым аваз язу берәмлегенә әверелә. Фәндә бу язылышны фонетик язылыш диләр. Язуда фонетик принцип ничек әйтәсең, ничек ишетәсең, шулай язуга кайтып кала. Татар теленең төп принцибы – фонетик принцип: кил, тор, сал, әйт, киткән, сулы. Ләкин бөтен сүзләр дә бу язылышка буйсынып бетмиләр. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре – морфемаларның бөтенлеген саклап язу орфографиядә морфологик принцип дип атала. Татар телендә бу принципның чагылышы шактый. Сүз ишетелгәнчә түгел, ә аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап языла: унбиш (умбиш түгел), төнге (төңге түгел), борынгы (бороңгы түгел), тозсыз (тоссыс түгел), урманлы (урманны түгел). |