1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Скачать 1.13 Mb.
|
2.5. Сузыклар составыТатар теле фонетикасы тарихында сузык фонемаларның саны һәм составы хакында төрле караш яшәп килгән. Иң башлап татар телендә 10 сузык аваз билгеләүче К. Насыйри була. Ул «Әнмүзәҗ» (1895) китабында а – ә,у – ү, о – ө, ы – е, ый – и сузыкларын санап китә («Әнмүзәҗ. Казан, 1975 елгы яңа басмасы, 3 б.). Г. Алпаровның «Шәкли нигездә татар теленең грамматикасы» дигән хезмәтендә (1928) калын һәм нечкә сузыклар булып парланган бу авазлар бер авазга кайтарып калдырыла һәм татар телендә 5 сузык аваз бар дип карала. Г. Алпаров үз алдына сорау куя: «Авазлардагы калынлык, нечкәлек бер ялгыз авазның ике төрле әйтелеше генәме, әллә ике авазның бер-берсенә охшашуымы?» Шуңа кискен җавап бирелә: «Әлбәттә, бер авазның ике төрле әйтелеше генә». Р. Ф. Шакирова татар телендә сузыкларның фонемалык табигатен тикшереп, аларның санын 12 дип билгели : –10 сузык татар теленең үзенеке, о, э – рус теленнән кергән алынма фонемалар. Ә. Әфләтунов тагын бер рус фонемасын өсти: ы (Фонетика современного татарского языка. Казань, КДУ, 1962, 7 б.). Хәзерге вакытта татар телендә 12 сузык фонема бар дип санала: шуның 9 ы татарныкы (а – ә, у – ү, о – ө, ы – е, и) һәм 3 алынма фонема: о, ы, э. Соңгы вакытларда ый авазы турында махсус тикшеренү үткәрелеп, аның мөстәкыйль фонема түгеллеге расланды. 2.6. Тартыкларны төркемләү Тартык авазларны әйткәндә, үпкәдән чыккан һава агымы үз юлында нинди дә булса тоткарлыкка очрый. Хәзерге татар әдәби телендә 28 тартык аваз бар. Билгеле бер телнең тартыклар системасын консонантизм (латин, consonans – тартык аваз) диләр. Тартыклар, нигездә, авыз куышлыгында ясалалар, кайчак борын куышлыгы да катнаша. Борын авазлары: м, н, ң. Тартык авазларны әйткәндә тавышның катнашу дәрәҗәсенә карап, тартыклар яңгырау, саңгырау һәм сонорларга бүленәләр. Саңгырау тартыклар бары тик шаудан гына тора. Яңгырау тартыкларны әйткәндә шау да, азрак тавыш (тон) та катнаша. Сонор тартыклар әйтелешендә шау азрак, тавыш күбрәк була. Тартыкларның күбесе яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта парлашалар.
Тартыкларны төркемләү таблицасы
Искәрмә: [w] авазы язуда иҗек башында в хәрефе белән, иҗек ахырында у һәм ү хәрефләре белән белдерелә: [wакыт]-вакыт, [таw] - тау, [қ] һәм [ғ] - язуда к һәм г хәрефләре белән күрсәтелә. ['] - бугаз тартыгы - һәмзә. Иҗек ахырында язуда белдерү өчен э хәрефен язалар: [ма'май]- маэмай; нечкә иҗектән соң иҗек башында килсә, ь хәрефе белән белдерелә: [мәс'әлә]-мәсьәлә; калын иҗектән соң килсә, ъ хәрефе белән [Қор'ән] – Коръән. 2.7. Иҗек Сөйләмдә авазлар аерым-аерым түгел, ә берсе артыннан икенчесе килеп, бер агым барлыкка китерәләр. Сөйләм аерым авазларга түгел, ә иҗекләргә таркала. Иҗек бер аваздан да, ике, өч, дүрт, хәтта 5 -6 аваздан да торырга мөмкин: ә-ни, бул-ган, карт, кайт. Иҗек – әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге, ягъни фонетик берәмлек. Һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә. Иҗекләр төзелешләре буенча төрле була. Сузыкка беткән иҗек – ачык, тартыкка беткән иҗек ябык була: та-ба (ачык иҗекләр), кар-быз (ябык иҗекләр). Татар телендә катгый иҗек калыплары бар. Алар түбәндәгеләр: 1.сузык – ә-би, а-лай; 2. сузык + тартык – ат, ул, эл, үл; 3.тартык + сузык – ке-ше, бе-лә; 4.тартык + сузык + тартык – кал-ган, тор-ган; 5.сузык + тартык + тартык - әйт, ант; 6. тартык + сузык + тартык + тартык – кайт, тарт, кылт. Төрки (татар) телләрдә икенче иҗек сузыктан башланмый, иҗек башында ике тартык янәшә килә алмый. Бер иҗек составында ике тартык янәшә килү татар телендә очраса да, иҗек ахырында гына була, һәм, гадәттә, икенче тартык сонор була: лт, нт, йт, рт. Мәсәлән, ант, кырт, йорт, әйт. Икенче иҗек кушма сүзләрдә сузык аваздан башланырга мөмкин: канэчкеч, суүсем. Мондый очракларда иҗекләрнең чиге үзгәрә (канэч-кеч), яисә сузык алдыннан сонант өстәлә: су –ωү-сем. Сүзне характерлаганда, без басымлы һәм басымсыз иҗекләрне аерабыз. Синтагма – сөйләмнең интонацион-мәгънәви кисәге. Синтагмалар сөйләмдә паузалар белән аерылып торалар. Пауза һава запасы, тын алу өчен кирәк. Синтагма сөйләмнең мәгънәсенә бәйле рәвештә барлыкка килә. Мәсәлән, «Яхшы утыр». – «Яхшы/утыр». Синтагма сөйләмдә генә аерылып чыга. Ул бер яки берничә сүздән төзелә, һәр синтагманың үзенә генә хас басымы һәм паузасы була. Синтагмалары дөрес билгеләнмәгән шигырьдә әйтергә теләгән мәгънә бөтенләй бозылырга да мөмкин. Синтагмалардан да зуррак яңгыраш берәмлеге бар: ул – фраза (хәбәрләмә). Фраза – яңгырашы ягыннан тәмамланган бер хәбәр. Фразалар бер-берсеннән тавышның төшүе, пауза белән аерылып торалар. Фраза составына кергән берәмлекләр билгеле бер хәбәр итү интонациясе тирәсенә тупланалар. Фраза, гадәттә, җөмләгә тигез була. 2.8. Басым, аның төрләре һәм типлары Басым сөйләмнең бер кисәген (иҗекне, сүзне, сүзләр тезмәсен) башкаларыннан аерып куя. Шуңа бәйле рәвештә сүз басымы (иҗек басымы), логик басым, синтагма басымы дигән төшенчәләр барлыкка килгән. Сүз басымы – сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Басым иҗек составындагы сузык авазга төшә; басым төшкән иҗек басымлы иҗек дип, басым төшмәгәне басымсыз иҗек дип атала. Сүз басымы кагыйдә буларак бер иҗеккә генә төшә. Ике тамыр кушылып, иҗекләр артып китсә, өстәмә басым да саклана: үзйөрешле, пешермәгәнлекләреннән. Төрки телләрдән татар телендә дә сөйләмдә сүз басымының роле әллә ни зур түгел. Изоляцияләнгән сүзләрдә басым сизелә: бармы? сиңа, килмәгән. Әмма сөйләмдә бу басымнар җуела. Хәтта омографлар да басымсыз әйтелергә мөмкин: «Кибеткә кереп, миңа кара кара кара әле». Күрәсең, татар телендә сүз басымына караганда фраза басымының роле зуррак булырга тиеш. Татар телендә басым соңгы иҗеккә омтыла, сүзгә кушымчалар ялганганда да, басым ахыргы иҗеккә күчә бара: урман – урман-чы – урман-чы-лык. Бу кагыйдәдән чыгармалар да шактый. Татар теленең үз сүзләрендә басым түбәндәге очракларда соңгы иҗеккә төшми: 1. II зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗектә була: языгыз, утырыгыз; 2. исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: мин укучымын, сез бәхетлесез; 3. фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язгансың, килермен; 4. фигыльдә юклык, кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән үткәрми: баргансың-бармагансың, килде – килмәде; 5. рәвеш ясагыч -дай-дәй, -ча-чә кушымчалары басымны үзләре алмыйлар: бүредәй, татарча, аюдай, төлкедәй, минемчә; 6. сорау, билгеләү, юклык алмашлыкларында, өлешчә күрсәтү һәм билгесезлек алмашлыкларында басым беренче иҗеккә төшә: кайда, барлык, һичбер, һичкем, мондый, шундый, никтер, ниндидер Татар телендә басым соңгы иҗеккә төшмәгән очраклар моның белән генә чикләнми. – кайбер гарәп-фарсы алынмаларында басым ахыргы иҗектә булмый: әлбәттә, ләкин, һәммә; – китап теле, язма тел аша кергән рус алынмаларында басым саклана: республика, демократия, опера. Сүз басымы төрле вазифалар үти. Аның беренче вазифасы – конститутив вазифа, ягъни сүзне оештыру вазифасы. Бу вазифа сүзнең фонетик бөтенлеген һәм бердәмлеген тәэмин итә. Басым сөйләм агышында синтагматик вазифалар башкара: мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне бер-берсеннән аерып куя һәм сүзләрнең чикләрен билгели. Басым – сүзнең төп фонетик билгесе һәм «җаны». Әмма сөйләм агышында аерым сүзләр, башка сүзләрнең басымнары астына күчеп, үз басымнарын югалтырга мөмкин. Мөстәкыйль сүзләр, гадәттә, үз басымнарын саклыйлар, ярдәмлекләр, мөстәкыйль сүз басымына кушылып, бер фонетик сүз барлыкка китерәләр: әйттем бит, шулай ук, язган иде, бер кыз, син генә. Алдагы басымсыз сүзнең үзеннән соң килгән басымлы сүз белән бергә әйтелүе проклиза (грек. proklino – алга бөгәм, иям) була, ә басымсыз сүз үзе проклитика дип атала. Мәсәлән, киткәч кенә, син генә. Басымлы сүзнең үзеннән соң килгән басымсыз сүз белән бергә әйтелүе энклиза (грек, enklino – иеләм, бөгеләм) була: син дә, бар бит, сез үк, килгәч тә, зур ул. Татар телендә энклиза күбрәк таралган һәм аның барлыкка килү очраклары түбәндәгеләр: а) сыйфатлар яки рәвешләр алдыннан килгән көчәйткәч кисәкчәләр, басымны үзләренә алалар: иң затлы, бик төз, кап-кара, сап-сары; б) мөстәкыйль сүзләрдән соң килгән бәйлекләр, кисәкчәләр, ярдәмче сүзләр басым алмыйча, энклитикага әйләнәләр: Ватан өчен, ул да, урман аша, суга таба, әйбәт кенә, су өсте, әти белән; в) парлы сүзләрдә еш кына басым беренче сүзгә төшеп, икенчесе басымсыз кала: урын-җир, күрше-күлән, килделе-киттеле, хатын-кыз. Проклиза һәм энклиза күренешләре тел үсешендә зур роль уйныйлар, алар мөстәкыйль сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр барлыкка китерәләр: аяк+үрә=аягүрә, бу +көн = бүген, бу + ел = быел. Логик басым – сөйләмдәге бер сүзнең башкаларыннан аерылып торуы. Логик басым сөйләмдә аралашу өчен әһәмиятле булган сүзгә төшә. Мәсәлән, «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем» (Р. Төхфәтуллин). Бу җөмләнең автор язылышында әһәмиятле мәгълүмат алып килгән кисәге – җиләккә. Контексттан аерым алганда, логик басымны теләсә кайсы сүзгә төшерергә мөмкин: «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем»; «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем»; «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем»; «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем». Логик басым – сөйләмнең коммуникатив үзәге. Тиңдәш кисәкләр булмаганда, ул җөмләнең бер сүзенә генә төшә. Гадәти сөйләмдә логик басым белән рус телендә иң соңгы сүз, татар телендә хәбәр алдындагы сүз әйтелә. Ләкин туры тәртиптән тайпылу булса (инверсия), логик басым иң беренче сүзгә дә төшәргә мөмкин: «Аңламады аны Гөлшәһидә, аңламады» (Г. Әпсәләмов). Җөмлә эчендә бер сүз эмоциональ төсмер белән көчәеп килергә дә мөмкин: Син шулаймыни әле? Мондый басымны эмфатик (тойгы) басым диләр. Синтагма басымы сөйләмнең интонацион-мәгънәви кисәкләренә – синтагмаларга төшә. Ул сүз басымы, логик басым белән дә тәңгәл килергә мөмкин. Мәсәлән, «Койма буеннан, чулпыларын чылтыратып, үзара көлешә-чыркылдаша, кызлар узып бара» (Г. Бәширов) җөмләсендә өтерләр белән аерылган һәр кисәк синтагма була. Сүз һәм синтагма басымы беренчесендә -ма иҗегенә, икенчесендә -тып иҗегенә, өченчесендә -ү иҗегенә, дүртенчесендә -лар иҗегенә төшә. Кызлар сүзе, коммуникатив үзәк буларак, логик басым белән дә аерылып тора. |