Главная страница

1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


Скачать 1.13 Mb.
Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Дата21.09.2021
Размер1.13 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
ТипДокументы
#235128
страница6 из 18
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

Тарихи-традицион принцип сүзләрнең элекке язылы­шын саклап калуда чагылыш таба. Татар телендә бу принцип мең еллык тарихы булган гарәп язуында (иске имлада) төп урынны тоткан. Хәзер бу принцип ирен гармониясенең язуда сакланма­вында күренә: комлок дип әйтелә, комлык языла, төзөлеш дип әйтелә – төзелеш языла. Кайбер сүзләрне язуда да чагыла: сурәт дип язабыз, әмма һәр кеше сүрәт дип сөйли. Бүгенге көндә сүрәт, сәләмәт дип язу да күп очракта хатага саналмый.

График принцип татар теле орфографиясендә аеруча киң таралыш алган: рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр чыга­нак телдәгечә язылалар: демократия, дистилляция, конфрон­тация, реставрация, одеколон, шинель.

Хәзерге татар орфографиясендә дифференциляцияләнгән язылыш та кулланыла. Ул омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кирәк. Байрак сүзен бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсеннән аеру өчен соңгысын баерак дип язу норма булып тора. Түбәндәге мисалларны кушып язу яки язмау аларның мәгънәләрен аера: өч аяк – өчаяк, өч почмак – өчпочмак, биш бармак – бишбармак, ак сакал – аксакал. (X. Курбатов. Күрс. хезмәт, 1960, 12 б.).

Орфографик нормалар дөрес укылышны, дөрес язылышны тәэ­мин итәләр. Сөйләм культурасын үстерүдә дә аларның роле гаять зур.

3. Лексикология

Лексика (грекча lexikos – сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының сүзлек байлыгын, теге яки бу кешенең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар.

Лексикология телнең сүзлек составын өйрәнүче фән.

 3.1. Лексикологиянең тармаклары

Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге, һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланыш сферасы һәм башка яклардан характеристика биреп була.

Менә шундый катлаулы сүзләр дөньясының төрле якларын өйрәнү аерым-аерым тармаклар буенча алып барыла. Сүзнең атау вазифасы, әйберләргә, күренешләргә атама бирү, исем тагу законча­лыклары лексиканың ономасиология (грек. onyma – исем, logos – өйрәтмә) тармагында өйрәнелә. Сүзләрнең мәгънәсен, мәгънәләр үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган тармак семасиология (грек. seme – мәгънә, logos - өйрәнү) дип атала. Сүзнең тари­хын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармакны этимология (грек. etimon - хакыйкать, чынлык) диләр. Телдә бер төшенчә бел­дерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы сүзтезмәләрне фразеология (грек. pfrasis - тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos -өйрәнү) диләр. Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнүне лексикография (грек. lexikos – сүз, grafos – язу, тасвирлау) башкара.

Лексикология составында практик әһәмиятләре белән аерылып торган ономастика һәм топонимика тармаклары бар. Ономастик а (грек. опута – исем, tikeкараган) ялгызлык исемнәре – исемнәр, фамилияләр, кушаматлар тарихын тикшерә. Топонимика (грек. toposурын, опута – исем, tikeкараган) ялгызак характердагы географик атамаларны өйрәнә (авыл, шәһәр, елга, күл һ.6.). Бу ике тармакны бергә топономастика дип тә йөртәләр.

 3.2. Сүз турында төшенчә

Сүз авазлардан тора, сүзнең төзелеше бар, сүзнең мәгънә ягы бар. Шулар һәрвакыт бергә яшиләр. Сүз үзенең материаль яшәеше белән бергә йөри. Ләкин сүзне өйрәнгәндә, без, тикшерү уңай булсын өчен, бу якларның һәрберсен аерым-аерым карыйбыз.

Сүзгә бердәнбер билгеләмә булмаса да, аның төп билгеләрен күрсәтергә мөмкин.

Сүз фонетик яктан формалашып җиткән була: сүз башы, сүз азагы закончалыгы, фонемаларның үзенчәлекле тезмәләре, бер ба­сымга ия булу, бөтенлек (сүз эченә авазлар өстәү мөмкин түгел) – бу сыйфатлар һәр сүзгә хас.

Грамматик яктан сүз чагыштырмача бөтенлеге һәм бер формага ия булуы белән аерыла, икенче төрле әйткәндә, сүз теге яки бу сүз төркеменә карый.

Лексик яктан һәр сүз билгеле бер мәгънәгә ия булу белән характерлана.

Сүзгә атау вазифасы – номинатив вазифа хас. Сүз телдә яңадан туып тормый, ул, телдә һәрвакыт яшәп, сөйләм вакытында калкып чыга.

Шушы билгеләрнең барысы да сүздә табыла, һәм бу билгеләрнең берсенә дә өстенлек бирергә ярамый.

 3.3. Сүз һәм предмет

Борынгы кеше сүзнең тылсымлы көченә ышанган. Табигатькә табынган кебек үк, борынгы кеше билгеле бер мәгънә белдерүче сүзгә дә табынган. Шул чорлардан безгә өшкерү, изге һәм усал теләкләр теләү кебек борынгы гадәт рәвешләре калган. Борынгы кеше сүзне мәгънәсеннән аерып карый алмаган. Шуңа күрә дә ул кайбер сүзләрне әйтергә ярамый, әйтсәң, зыян килә, бәла килә дип, аларны әйтүдән тыелган. Сүзгә табу (полинезия сүзе – тыю) салынган. Шул рәвешле хәзер дә халыкта сакланып калган тел күренешләрен аңлатырга мөмкинлек туа: елан дип әйтергә ярамый, елан дисәң, елыша, янәсе, камчы дияргә кирәк; арпа дисәң арта, коры ботак, бетчә дияргә кирәк; кандала дияргә ярамый, кибәк дияргә кирәк икән; рак дияргә ярамый, яман шеш, яман авыру дияргә кирәк дип уйланылган.

Сүз белән ул белдергән предмет арасында турыдан-туры бәйләнеш юк. Моны түбәндәге фактлар белән дәлилләп була: 1. бер үк предмет төрле телләрдә төрлечә атала 2. бер үк телдә бер үк предмет төрлечә атала, мәсәлән, дөнья, галәм, җиһан, җир йөзе; өй, йорт 3. тел үсеше тарихында бер үк предметларның исемнәре үзгәрә: ажун – дөнья, әл – кул, бетек – язу һ.б.

Сүз белән предмет арасындагы бәйләнеш кешенең иҗтимагый практикасы җирлегендә барлыкка килә.

Җисемгә атаманы кеше үзе бирә; бу атама предметның күзгә ташланып торган билгесенә нигезләнеп бирелә, бу билге төрле коллективта төрлечә булырга мөмкин. Карлыган (диалектларда карагат) кара сүзе белән, рус телендәге смородина смрад (ис) тамыры белән бәйле; полякларда ул, елга буенда үскәнгә, поречка дип аталган. Русларда кыш көне кешеләр тирәсенә килеп яши торган снегирь кошы бар; серблар аны, шул ук кыш сүзе белән бәйләп, зимовка диләр; татарлар, башындагы кара төерчегенә карап, ка­рабүрек дип атаганнар һ.б.

3.4. Сүз һәм төшенчә

Сүз белән ул белдергән төшенчә арасында да катлаулы бәйләнеш бар. Төшенчә – чынбарлыктагы әйберләрнең, күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләрен чагылдыручы фикерләү берәмлеге. Төшенчәләр барлык телләр һәм халыклар өчен уртак, әмма алар милли характерга ия булган сүзләрдә реальләшәләр. Төшенчә сүз аша гына яши. Сүзнең төп вазифасыннан берсе нәкъ менә төшенчә белдерүдән гыйбарәт. Ярдәмлек сүзләр грамматик мәгънә, ягъни мөнәсәбәт төшенчәләре белдерәләр.

Сүзнең мәгънәсен төшенчә белән тиңләштерергә ярамый. Сүзнең мәгънәсе төшенчә мәгънәсеннән ярлырак була. Мәсәлән, тургай сүзе табигатьтә сандугачтан, песнәктән үзенең төсе, тавышы белән аерылып торган бер кошны белдерә. Ә бу сүз сөйләмдә килсә, төшен­чә киңәя: яз көне, күкне иңләп, бер урында «асылынып» сайраган кош, аннан кешенең яшәү шатлыгы алуы, табигать хөрлеге һ. б. өстәмәләр катнаша.

Бер үк сүз берничә төшенчә дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, төлке сүзе җәнлеккә дә, ул җәнлеккә хас сыйфатлар күзәтелгән хәйләкәр кешегә карата да кулланыла. Аю, ишәк, сарык, елан кебек сүзләр белән дә шул ук хәл. Бер үк төшенчә төрле сүзләр белән дә белдерелә ала: бәндә-адәм-кеше; ару - алҗу – талчыгу – ял-ку – ялыгу – әлсерәү; тел белеме – тел гыйлеме – лингвистика; кыю – батыр – куркусыз – каһарман.

Телдә теге яки бу өстәмә эмоциональ төсмерләрдән азат булган «чиста» төшенчәләр дә була. Аларны термин (латин. terminus – чик) дип атыйлар: атом, фонема, пролетариат, диктатура, тоз кислотасы, ген, катет, гипотенуза, квадрат тамыр һәм башка шуның кебекләр.

3.5. Семасиология. Сүзнең лексик мәгънәсе

Телдәге сүзләр аерым-аерым түгел, алар сөйләмдә башка сүзләр чолганышында яшиләр. Сүзнең мәгънәсе аның башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән генә ачыклана. Сүзнең мәгънә күләме, аның күпме башка сүзләр белән бәйләнешкә керүенә карап, тар һәм киң булырга мөмкин. Мәсәлән, рус телендәге ехать сүзенең мәгънәсе татар телендәге бару сүзенең мәгънәсенә караганда таррак, ул нәрсәгә булса да утырып баруны гына белдерә; рус телендәге брат, сестра сүзләренең мәгънәсе татар телендәге эне, сеңел сүзләренә караганда киңрәк: ул олы абыйны да, энене дә, олы апаны да, сеңелне дә белдерә. Бер тел белән икенче тел бәйләнешкә кергәндә, мәгънә күләме сыешмаган очраклар күп күзәтелә. Мәсәлән, татарлар өчен бер генә юу бар, ә руслар стирать, мыть дигән төшенчәләрне аералар: татарлар теләсә кайсы әйберне куялар, ә русларда каты әйбергә карата поставить, йомшаграк әйбергә карата положить диләр; татар телендә варить һәм печь төшенчәләре бер сүз – пешерү сүзе белән белдерелә. Димәк, бер телдәге сүзләрнең мәгънә күләме икенче телдәгегә туры килми һәм без шушы очракта лексик-семантик интенференция күренеше белән очраша­быз.

 3.6. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары

Тел белеменең нинди тармакларына каравы ягыннан сүздә лек­сик, сүз ясалыш, грамматик (морфологик һәм синтаксик) һәм стилистик мәгънәләр аерылып чыга. Лексикологиядә лексик мәгънәләр өйрәнелә.

Сүзнең лексик мәгънәсе конкрет һәм индивидуаль, һәр лексик мәгънәнең үз сүзе бар: урам, самовар, карау, кичә, кызыл, өч, те­ге һ. б.

Ләкин сүз мәгънәне гомумиләштерә. Алда әйтелгән сүзләр белән без теләсә нинди урамны, самоварны, карау процессын, кичә булу­ны, кызыл төсне, өч санын, теге төшенчәсен белдерә алабыз.

Номинатив (латин, потinа – атау) мәгънәләр әйберне атау яки исемләү өчен кирәк. Алар ярдәмендә генә без бер әйберне икенчесеннән аера алабыз: кояш, йолдыз, комета; йоклау, ашау, сөйләү; кызыл, сары, зәңгәр һ. б. Сигнал мәгънәләр әйбер­не индивидуаль исеме белән атамыйча аңа ишарә ясауны аңлаталар: бу, ул, андый, өчен, һәм, әй һ. б. шундыйлар.

Телнең сүзлек составында бер генә мәгънәгә һәм берничә мәгънәгә ия булган сүзләр аерылып тора. Сүзнең төп мәгънәсе әйберне турыдан-туры, башка мәгънәләрне күз алдында тотмыйча чагылды­ра: китап, өстәл, алма, кояш кебекләр. Күчерелмә мәгънәдә әйбер шул ук сүзнең башка мәгънәләре аша чагыла: якты бүлмә якты уйлар, малай чаба – поезд чаба, тирән су – тирән хөрмәт. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның күп мәгънәлелеге (полисемия) (грек. polis – күп, sema – билге) дип атала. Аралашуда еш кулланылган, тарихы зур булган сүзләрнең мәгънә­ләре аеруча күп була. Мәсәлән, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә аерым сүзләрнең дистәләгән мәгънәләре теркәлгән: табу сүзенең 45 мәгънәсе күрсәтелгән; төшү 66 мәгънәдә, салу – 61, бирү – 36, булу – 39 .

Сүздәге аерым мәгънәләр атаманы бер әйбердән икенчесенә күчерү, тиңләү процессында барлыкка киләләр. Мәсәлән, канат – кош һәм бөҗәкләрнең очу өчен ярдәм итә торган әгъзалары. Самолет канаты да шушы вазифа җирлегендә барлыкка килгән.

Шулай итеп, сүзнең төп, беренчел мәгънәләре өстенә, шуларга нигезләнеп, икенчел мәгънәләре дә барлыкка килә. Беренчеләренең сәбәбен табу читен яисә бөтенләй мөмкин түгел, икенчел мәгънәләрне исә аңлатып була. Без, мәсәлән, ни өчен ак дигән сыйфатның барлыкка килүен ачыклый алмыйбыз, әмма ак бәхет, ак күңел, ак юл, ак келәт, ак җан, ак сөяк кебек тезмәләрдәге ак сүзенең ни өчен кулланылуын әйтү авыр түгел.

Сүзнең беренчел мәгънәләрен туры мәгънәләр дип йөртү традициягә кергән, чөнки алар, чыннан да, чынбарлыктагы әйберләрне, күренешләрне, билгеләрне турыдан-туры чагылдыралар. Икенчел мәгънәләрне күчерелмә мәгънәләр диләр, чөнки алар ал­да әйтелгәнчә, атаманың бер күренештән икенчесенә күчүе җирле­гендә барлыкка килгәннәр.

Шулай ук конкрет һәм абстракт мәгънәләр, терминологик һәм гомуми, образсыз һәм образлы, эмоциональ һәм эмоциональ булмаган мәгънәләр аерылып чыга.

3.7. Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре

Сүзнең лексик мәгънәләре тормыш үзгәрү белән бергә үзгәрәләр. Сүздә яңа мәгънәләр барлыкка килеп тора.

Безне чолгап алган дөнья искиткеч бай. Аны танып белү мөм­кинлеге дә чиксез. Әгәр һәр яңа төшенчәне яңа сүз белән атый башласаң, сүзләр шулкадәр күбәеп китәр иде, хәтта кеше барлык кирәкле сүзләрне хәтерендә саклап бетерә алмас иде. Шуңа күрә кеше акылы иң экономияле юлны – бер үк сүзне яңа мәгънәләрдә куллану алымын сайлаган.

Лексик мәгънәләрнең үсеше күпмәгънәлеккә китерә. Барлык телләрдә дә дистәләгән мәгънәгә ия булган сүзләр күп.

Сүзләрдәге күчерелмә мәгънәләрнең төрләренә тукталып үтик.

Метафора (грек. metaphora – күчү) – бер атама­ның икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше. Метафора әйберләрнең форма ягыннан охшашлыгы, әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы, аваз охшашлыгы, эчке охшашлык, ассоциация нигезендә барлыкка килә: кызыл алма – күз алмасы, чыршы энәсе – тегү энәсе; эт койрыгы – көймә койрыгы, өй түбәсе – баш түбәсе; җил улый – бүре улый; кара урман – кара ягу, кара көчләр һ.б.

Теге яки бу билге табигать күренешләреннән кеше характеристи­касына күчә яки киресенчә дә була, яисә хайваннарга бәйләнешле атамалар кешегә караган атамага әйләнергә мөмкин: салкын көн – салкын сүз, салкын караш; мамык мендәр – мамык кул; очлы пычак – очлы күз; усал кеше – усал җил; төлке өне – төлке син.

Метафораларны гомумтел метафоралары, гомумпоэтик метафоралар, автор метафоралары төрләренә бүлеп карыйлар.

Метонимия. Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия (грек. metonimia – яңадан атау) дип атала. Туры һәм күчерелмә мәгънә арасындагы бу бәйләнешләр урын, вакыт һ.б. яктан бик тыгыз була. Метонимия нигезендә форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге; эш һәм аның нәтиҗәсе; материал һәм аннан эшләнгән әйбер; автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул
иҗат иткән әсәр, әйбер; әйбер һәм аның эшләнү урыны бәйләнешләре булырга мөмкин: тәлинкә матур – бер тәлинкә аша­дым, ике стакан – ике стакан эчтем; кул кую – аның кулы; капрон (чимал) – капрон (оек), пыяла (чимал) – пыяла (күзлектә); Тукайны яратам, кольт, маузер, гобелен; Кашмир (провинция) – кашмир (шәлнең бер төре) һ.б.

Кайчак ялгызлык исемнәрен, күмәклек исемнәре мәгънәсендә кулланып, теге яки бу билгене күпертеп әйтергә омтылабыз: саран кешеләрне Плюшкин, юкка хыялланучыларны Манилов, торгынлык, бозыклык, наданлыкның үрнәге булганнарын Фәтхулла хәзрәт, үз-үзенә гашыйкларны Нарцисс (грек мифологиясе буенча) дибез.

Синекдоха. Сүз мәгънәсе бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчә. Мондый Күчерелмә мәгънәне синекдоха (грек. synekdoche – сүзгә-сүз, бергә күчереп алу) диләр. Синекдоханы метонимиянең бер төре дип караучылар да бар.Мисаллар: Бу йөз миңа таныш; Бу эштә аның кулы уйнаган; Аның каләме үткен; Колхоз сарыклары мең баштан ким түгел; Карлыган уңды – идәнгә бер карлыган тәгәрәде; Ике шикәр сал – шикәр алып кайт; Бодай суктык – ике бодай тишелмәде.

Синекдоха күплек урынына берлекне һәм киресенчә куллануга да корылырга мөмкин: Таң вакыты. Татар йоклый (С. Рәмиев) .

Вазифа буенча күчеш. Заманнар үтү белән, теге яки бу әйбернең вазифасы шул килеш калса да, аның формасы, төсе, күләме үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, язу сыекчасы караның төсе чыннан да кара булган. Тора-бара караларның төсләре үзгәргән, хәзер инде зәңгәр, яшел, кызыл төсле каралар бар; әмма караның вазифасы үзгәрмәгән: нинди төстә генә булса да, ул язу өчен хезмәт итә. Рус телендәге перо кош каурыеннан ясала торган булган. Хәзер каләмнәрне корычтан ясасалар да, перо сүзенең вазифасы үзгәрмәгән.

Сүзләрнең яңа мәгънәләре төп мәгънәнең тараюы яисә киңәюе нәтиҗәсендә дә барлыкка килә. Мәсәлән, мәктәп сүзе башта башлангыч, сигезьеллык, урта уку йортын белдерә. Ә хәзер, мәгънәсе киңәя төшеп, зур галимнәрнең фи­керләрен, идеясен билгеле бер юнәлештә үстерүче шәкертләрне дә, аерым бер төбәктә формалашкан фәнни юнәлешне атау өчен дә кулланыла: Казан лингвистика мәктәбе, Казан химия мәктәбе. Орыш сүзенең мәгънәсе, киресенчә, тарайган: аның, сугыш мәгънәсе югалып, ачуланышу мәгънәсе генә сакланган.

Мәгънә күчешләре вакытында сүзнең элеккеге төп мәгънәсе, килеп чыгышы онытыла башлый. Мәсәлән, буйсыну сүзендәге буй, сыну өлешләре берәрсе тарафыннан бил бөгүне түгел, бәлки кемгәдер, нәрсәгәдер бәйле булуны белдерә. Сүз хәтта, үзенең беренчел мәгънәсен югалтып, бөтенләй капма-каршы мәгънәдәге сүзләр белән бәйләнешкә керә башларга мөмкин. Алда әйтелгәнчә, язу карасы чыннан да кара була, соңыннан төс мәгънәсе онытыла, функция буенча күчеш нәтиҗәсендә кызыл кара, яшел кара, зәңгәр кара кебек бәйләнешләр барлыкка килә. Кер сүзе юасы кием-салымны белдерә. Аның лексик мәгънәсендә каралык, тапланганлык төсмере онытылган. Хәзер без ак кер, кара кер дибез. Хәтта аккош сүзен дә без кара сүзе белән бәйлибез: кара аккош. Сүзнең, беренчел мәгънәсен югалтып, «сәер» мөнәсәбәтләргә керү тел гыйлемендә катакреза (грек. katachresis – злоупотребление, арттыру) дип атала.

 3.8. Омонимнар

Омонимнар (грек. homos – бертөрле, опута – исем) – бертөрле аваз составына ия, бертөрле яңгырашлы, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр. Омонимнарны аваздаш сүзләр дип тә атарга мөмкин. Алар барлык телләрдә дә шактый күп очрый: Без бирәбез аңа без (Ш. Галиев); Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә (X. Туфан).

Омонимнарны күпмәгънәле сүзләрдән аерып карарга кирәк. Күпмәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була (кәгазь – акча, документ, чимал, чүп-чар); омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый: кара (төс) – кара (игътибар ит), яр (елга яры) – яр (сөйгән кеше) – яр (утын яр); йөз (акча берәмле­ге) – йөз (фигыль) – йөз (бит, чырай).

Омонимнарның берничә төрен аерып күрсәтәләр:

Саф лексик омонимнар (тамыр омонимнар) теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш калалар: бит (кеше бите) – бит (кисәкчә); ат (исем) – ат (хайван исеме); корт (бөҗәк) – корт (киптерелгән эремчек);

Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр: карт аю – картаю, оста бикә – остабикә һ. б.

Елый-елый бу кыз арган.

Шуңа битләре кызарган (Ә. Исхак).

Омографлар – язы­лышлары бер булып, әйтелешләрендә бераз аерма булган сүзләр:
ба°л (ашамлык) – бал (бию кичәсе); ма°й (атланмай) – май (ай исеме); карта (ат ашказаны) - карта (географик).

Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр: үпкәләр (күңеле калыр) – үпкәләр (исем, күплектә); сабын (юына торган) – сабын (сап сүзенең тартым, төшем килеш белән төрләнеше), тозлар (исем, күплектә) – тозлар (фигыль, берлектә, беренче киләчәк заман).

Омонимнар телнең табигый халәтен чагылдыралар, телнең үсеш нәтиҗәсе булып торалар, матур әдәбиятта каламбурлар төзү өчен шактый еш файдаланылалар.

Омонимнардан паронимнарны аерып карарга кирәк. Паронимнар – яңгырашы ягыннан якын, бер тамырдан булган сүзләр; алар бер үк сүз төркеменә карыйлар, әмма төрле мәгънә белдерәләр: абстрактлык – абстракция, экономия – экономика, диктант – диктат, адресант – адресат, дипломат – дипломант.

3.9. Синонимнар

Синонимнар (грек. synonymos – бер исемле) дип якын мәгънәле, ягъни мәгънәдәш сүзләрне атыйлар. Синонимнар чынбар­лыкның бер үк күренешен атыйлар, ләкин аны төрле яктан, төрле күзлектән тасвирлыйлар. Синонимнарга карата кайчак «бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә төсмерләре һәм стилистик бизәкләре белән аерылып торалар» дип тә әйтәләр.

Синонимнар – чын мәгънәсендә телнең байлыгын билгели торган сүзләр. Кешенең сөйләм культурасын үстерүдә синонимнарның роле зур: туган телнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз фикерләрен төгәлрәк һәм матуррак белдерә ала. Синонимнарны таный алмау сөйләмне ярлыландыра, сүз куллануда ялгышларга китерә.

Бер үк яки якын мәгънә белдергән сүзләр төркеме синонимик рәт барлыкка китерә: азат, бәйсез, хөр, ирекле, мөстәкыйль; катлау­лы, четерекле, буталчык, чуалчык; үпкәләү, хәтер калу, кәеф кырылу, күңел калу, рәнҗү; ватан, ата йорт, Идел-йорт, туган йорт; нәсел, буын, ыру, туган-тумача.

Бу рәтләрдәге беренче сүзләр бөтен рәттәге сүзләр өчен уртак төшенчә белдерә һәм төп сүз – доминанта сүз дип атала: азат, катлаулы, үпкәләү, ватан, нәсел. Бу – стилистик бизәкләрдән азат гомумкулланылыштагы сүзләр.

Синонимик ояга (рәткә) 2, 3, 4, 5, 10, 25, 30, 40 һәм күбрәк тә сүз керергә мөмкин.

Халык үзенең зирәклеген бик нечкә чагыштыруларга нигезләнгән синонимнар белән күрсәтә. Менә бу синонимик ояларга гына күз салыйк:

Уңган – булган, булдыклы, алтын куллы, ут чыгара, буран уйната, кулыннан килә, кулыннан гөл генә таммый, эшләмәгәне юк, кулы кулга йокмый, кылны кырыкка яра.

Күп – дөнья кадәр, кырым чирүе хәтле, артыгы белән, итәге-җиңе тулган, муеннан, баш тыккысыз, инә төшәр урын юк, шыгрым тулы.

Матур – гүзәл, чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис, бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк, коеп куйган, күзнең явын алырлык, сөлек кебек, суырып йотарлык, урта бармак шикелле.

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль, икенчесе сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулла­ныла. Карак сүзе, мәсәлән, телдә актив йөри, угры – китап сүзе, бур – сөйләм теле өчен хас. Синонимнар телнең кайсы сферасын­да йөрүе белән дә аерылып торалар. Мәсәлән, себерке – әдәби телдә, пиннек, яфрак диалектларда кулланыла; киләсе елга – әдәби телдә, яренгә, җәренгә диалектлар өчен хас.

Синонимик рәттәге сүзләр бер-берсеннән үзләренең 1) мәгънә төсмерләре, 2) эмоциональ-экспрессив бизәкләре, 3) төзелешләре, 4) хәзерге телдәге активлыклары ягыннан аерылалар.

Галимнәр мәгънәләре бөтенләй тәңгәл килгән синонимнар турын­да һаман бәхәсләшәләр әле. Бик сирәк очракларда гына мондый хәл булырга мөмкин. Хәтта абсолют синонимнарның булу ихтималын таныганда да, аларның аерым текстта, стильдә кулланылышы бары­бер аерыла икәнен күрү кыен булмас: тел белеме, тел гыйлеме -лингвистика; бегемот – гиппопотам; җиһан – дөнья; библио­тека - китапханә - көтепханә. Мондый синонимнар фәнни стиль­дә аеруча күп: билабиаль – ирен-ирен, аерма – дифференциация, орфография – дөрес язу, орфоэпия – дөрес әйтү, номинатив – атау,увуляр – кече тел, дефект – җитешсезлек. Тел белемендә мондый сүзләрне дублетлар (франц. double – икеләтелгән) дип тә йөртәләр. Алар күбрәк терминологиядә очрыйлар.

Синонимик мөнәсәбәткә төзелешләре ягыннан аерылып тора торган сүзләр дә керә; сүзнең кыскартылган формасы аның тулы формасына абсолют синоним була: КДУ – Казан дәүләт универси­теты, ТИУ – Татар иҗтимагый үзәге, АКШ – Америка Кушма Штатлары, БМО – Берләшкән Милләтләр Оешмасы.

Синонимнарның контекстуаль төрләре дә була. Мәсәлән, Г. Ту­кай шүрәлене «урман сарыгы» дип исемли, М. Җәлилне без «Моабит дәфтәре»нең авторы дип атый алабыз.

Синонимнар, парлашып, яңа сүзләр ясауда да катнашалар: кадер-хөрмәт, шау-шу, хәер-садака, ким-хур, буяну-ясану, ару-талу, әүвәл-баштан, әйләнү-тулгану, ярым-ярты, көч-хәл, рәхим-шәфкать, шик-шөбһә, абына-сөртенә, чит-ят, бата-чума, дус-иш, гореф-гадәт кебекләр.

 3.10. Антонимнар

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар (грек. antiкаршы, onyma – исем) дип аталалар. Антонимнарның үсеше кеше­нең чынбарлыктагы капма-каршы күренешләрне танып белүенә бәй­ле: төче – ачы, ак - кара, керү - чыгу, иртә - кич, салкын - җылы, дус – дошман, күпчелек – азчылык, ерак - якын, биек – тәбәнәк, симез – ябык.

Бөтен сүзләрнең дә антонимнары була алмый. Мондый үзенчәлек иң беренче чиратта билге белдергән сүзләргә хас, чөнки иң башлап билгеләр каршы куела: озын – кыска, киң –тар, зур – кечкенә, яхшы – яман, күп – аз, туры – кыек, күмәк – ялгыз, куе – сыек.

Сүз төркемнәре арасында сый­фатлар, рәвешләрнең антонимнары күп. Әйбернең эш-хәл буенча билгесен фигыльләр дә белдерә, шуңа күрә аларның да антонимнары шактый: керү – чыгу, тору – яту, эшләү – тик тору, бару – кай­ту, ачу – ябу, яшәү – үлү

Капма-каршы мәгънәле сүзләргә халык авыз иҗаты аеруча бай. Мәкальләрдә, табышмакларда, җырларда алар меңләгән: Яхшы тел – яз кебек, яман тел – көз кебек; Батыр даны ил телендә – куркак уе гел үлемдә; Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал.

Антонимнар полисемия күренеше белән дә тыгыз бәйләнгән. Бер сүз, төрле мәгънәләрдә булып, төрле антонимик парлар тәшкил итә ала: каты урын – йомшак урын; каты чәй – сыек чәй.

Антонимнарны тел (даими) антонимнарына һәм контекст анто­нимнарына бүлеп йөртәләр. Тел антонимнары контексттан тыш та антоним буларак кабул ителәләр, аларның капма-каршы мәгънәле сүзләр икәнен бу телдә сөйләшүче һәр кеше җиңел тоя. Контексту­аль антонимнар билгеле бер ситуациядә, контекстта гына антоним булып киләләр, аерым кулланганда, антонимик мөнәсәбәтләр юкка чыга.

М. Җәлилнең түбәндәге шигырь юлларында да контекстуаль антонимнар кулланылган:

Тик ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!

Кылыч белән түгел, турылык һәм

Чынлык, белән көчле кешеләр.

Әдәби әсәр исемнәре дә еш кына антонимнарга нигезләнә: «Сугыш һәм солых»(Л. Н. Толстой), «Кызыл һәм кара»(Стендаль), «Аталар һәм балалар» (И. С. Тургенев), «Мәкер һәм мәхәббәт»(Ф. Шиллер), «Җинаять һәм җәза» (Ф. И. Достоевский), «Ут һәм су»(Ә. Баянов).

Цитаталарга, афоризмнарга әйләнеп киткән антонимик мөнәсәбәтләр бар: Үзең турында уйлама, илен турында уйла (Ф. Кәрим), Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел (Ш. Галиев).

Антоним сүзләр кулланып сурәт ясау әдәбият белемендә анти­теза дип атала. Нигезе халык авыз иҗатына барып тоташа торган бу алым хәзерге поэзиядә гаять актив кулланыла.

Мине май дип белдең, ахры,

Мин бит ноябрь сыман. Кояшым аз, күгем тулы –

Салкын яңгыр да томан (Р. Фәйзуллин)

 

Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

Җырдан сызланмый бөркетләр

Сугышта үлми былбыл. (Зөлфәт)

Сөйләмдә кайчак антоним сүзләр үзара бәйләнешкә керәләр һәм бер сүзтезмә булып йөри башлыйлар. Мондый күренеш оксюморон (грек. oxymoron – тапкыр ахмак сүз) дип атала. Сакаллы сабый, күзле сукыр, чын ялган, надан галим, бай хәерче, Камыр батыр, коры диңгезтезмәләре нәкъ шундыйлардан. Шагыйрьләр, язучылар мондый тезмәләрнең зур сурәт көченә ия булуын аңлап, еш кына аларны әсәр исемнәре дә итәләр: «Тере мәет» (Л. Толстой), «Оптимистик трагедия» (В. Вишневский). Мәрьям, олы сабыйның баягынак карават­та юашланып, буйсынып утыруыннан көлгәнсыман, чын күңел­дән көлеп куйды (Н. Фәттах). Дүрт-биш секунд барган сүзсез, атышсыз дуэльдә баш миләреннән электр тогыдай әнә шулар йөгереп үтте (М. Мәһдиев). Картлык яшьлегемә кердем. Кирәк түгел артыгы. (3. Нури)

Энантиосемия – бер сүзнең ике капма-каршы мәгънә белдерүе: дару – дәва һәм агу; буяу, дан, икеләнү һ.б.

Катахреза – каршылыклы төшенчәләрне бергә кушу, сүзнең лексик мәгънәсенә игътибар итмичә куллану, сүзнең башка сүзләр белән сәер мөнәсәбәтләргә керүе. Мәсәлән, кызыл кара, зәңгәр кара, кара аккош, утсыз яну, сусыз юу, гыйшык – төтен­сез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз сырхау, тәмле шәрап, йөксез авырлык, йокысыз сәфәрдер (мәкаль).

3.11. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теле сүзлек составы

3.11.1. Татар телендә гомум төрки сүзләр

Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Хә­зерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышла­ры ягыннан төрле чорларга карыйлар.

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бу телдәге сүзләрнең күпчелеге җәм­гыятьтә, кеше тормышында, көнкүрешендә иң әһәмиятле, иң кирәкле төшенчәләрне белдерә: баш, аяк, маңгай,каш, күз, кул, ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу, көн, төн, ел,ара, айгыр, аю,арыслан, балык, бүре, җылкы, кош, бер, ике, өч, дүрт,биш, алты, җиде, авыру, җылау, тулу, ятуһ.б.

Бу сүзләр, бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, нигездә, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар. Алар телнең төп сүзлек фондын тәшкил иткәннәр, шуларга нигезләнеп, телнең сүзлек составы үсә, үзгәрә, камилләшә, байый барган.

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Әүвәл башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән. Алынмаларның иҗтимагый-тарихи җирле­ге төрле булган. Бер халыктан матди байлык элементлары алышкан­да теге яки бу сүзләр керсә, икенче халыктан сәясәткә, дингә, сәүдәгә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле алынмалар килеп кергән.

Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җизһан, Тәңре, энҗе,түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию),монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала. Әйтергә кирәк, бу сүзләр борынгы төрки телгә үк, аерым төрки телләр әле аерылмаган чорда ук үтеп кергән булырга тиеш.

Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да бай­так. Шулар рәтеннән пилмән, бүкән, лепкә, миләш, морж, поши, пурга, норка, килька, салака, пихта, камбала кебек сүзләрне күрсәтергә мөмкин. Санап киткән алынмалар гасырлар буе янәшә яшәү, төрлечә аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Татар телендә үзенең күп санлы һәм активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында иң беренче чиратта гарәп-фарсы һәм рус алынмаларын күрсәтергә кирәк.

 3.11.2. Татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебез­дә дә бик күп санлы, ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII – ХҮШ га­сырларда, алар тагын да күбрәк булган. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергән.

X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлый. Алар сәүдә иткәннәр, ислам дине тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. Бу хәл болгарлар теленә тәэсир итми калмаган, әлбәттә. XIII – XIV га­сырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре, аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәя. Сарайда һәм Алтын Урданың бүтән мәдәни учакларында бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм әдипләр яшәгән һәм иҗат иткән. Бу чорда бик бай әдәбият үсә, төрле фәнни китаплар языла. Гарәпчә укып белем алган галимнәр һәм шагыйрьләр шул замандагы төрки телгә күп гарәп сүзләре кертәләр. Бу чорда күп кенә гарәп һәм фарсы әдәбиятының иң матур үрнәкләре, тормыш итү өчен кирәкле дөньяви китаплар төрки телгә тәрҗемә ителә.

Алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашкан­нар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Әйтик, гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр,сер, сәгать, китап, каләм, сәлам, алгебра, бәхәс, җавап, җөмлә, мисал, дөнья, мәгънә, фикер, гади, галим, магазин, мәҗлес, гадәт, гарип кебек сүзләрнең алынма икәне яшь буынга хәзер бөтенләй сизелми. Фарсы теленнән кергән сәүдә, сәүдәгәр, шәһәр, бәхет, бичара, пөхтә, рәвеш, каһарман, начар, гәүһәр, һөнәр, дивана кебек сүзләр дә телебезнең үз сүзлек байлыгына әйләнеп киткән.

Гомумән алганда, гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынма­лар фонетик яктан шактый үзгәргәннәр, шул рәвешле татар теленең әйтелеш нормаларына буйсынып яраклашканнар.

Гарәп-фарсы алынмалары мәгънәви яктан да үзгәргәннәр. Әйтик, мәгънә сүзеннән мәнсез дә, мәгънәсез дә кебек сүзләр ясалган. Хаҗәт сүзеннән әҗәт сүзе дә, хаҗәт сүзе дә килеп чыккан. Гамәл сүзе шулай ук әмәл һәм гамәл мәгънәләрендә йөри башлаган. Гарьләндем – әрсез, хикмәт – әкәмәт, хәлвә – әлбә, хәрам – әрәм, хафиз – абыз сүзләренең, бер үк тамырдан булсалар да, мәгънәләре ягыннан аерылып киткәнлеген күрү авыр түгел.

Гарәп телендә сүзләр төп сүзнең (тамырның) сузыклары үзгәреп ясалалар. Тамырлар өч яки дүрт тартыктан торалар – шулар ара­сындагы сузык кына үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясала. Мәсәлән, гарәпчә язуда тартыклардан гына торган хкм сүзен алыйк. Андагы сузыкларны үзгәртеп, түбәндәге сүзләр ясала: хаким (хөкем итүче), хөкем (фикер йөртү, өстенлек итү).

Гарәп сүзләре сингармонизмга буйсынмау (китап), бер тамыр­дан сузыклар үзгәртеп ясау, эт – ат – ят кушымчалары ялгану (нәшрият), эл артикле, и – ый формалы нисби сыйфатлар (әдәби, дини), фарсы изафәсендә булу (хиссияте миллия) белән аерылып торалар. Фарсы сүзләрендә -ханә, бә-(би), -нә, -стан, -кяр (гәр), -анә, -дар күрсәткечләре белән аерылып торалар: ашханә, бихисап, биниһая, Әрмәнстан, Төркстан, нахак, хезмәткәр, сәүдәгәр, хәбәрдар, дустанә, галибанә.

Гарәп, фарсы телләреннән икәнен сүз башында д, з, р кебек авазлар килү дә күрсәтеп тора: даими, дан, данә, дар, даһи, дус, залим, замана, зар, зат, зиннәт, риза, рас, рушан, ризык, рәйхан, рәсем.

Күп гасырлар буе татар теленә керә барган гарәп һәм фарсы алынмалары татар теленең актив лексикасында шактый зур урын биләп тора.

 3.11.3. Татар телендә рус алынмалары

Төрки-татар халкының борынгы бабаларыславян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкәре булган «Игорь полкы турында җыр»да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар. Арыш, сука, түк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, гөрәнкә, сохари, керән, чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар. Төрки халыклар үзләре дә русларга (славяннарга) күп сүзләр биргәннәр һәм аларның күбесе киң кулланылышта йөри. Мәсәлән, айран, лошадь, алмаз, алтын, алыча, аманат, амбар, аргамак, аркан, армяк, архар, атаман, аул, бай, балык, барс, барыш, батман, башмак, башлык, беркут, бешмет, бишбармак, богатырь, бугай, буза, булат, бурка, бурундук, деньга, джигит, джейран, изюм, ишак, кабан, кафтан, казна, кайма, камыш, капкан, караван, каракуль, карандаш, караул, каурый, каштан, кетмень, кизяк, кизил, кинжал, кирпич, кишлак, кумыс, курага, курган, чалма, утюг, хозяин, шальвары, ямщик, ярлык, ясак, ятаган. (Шипова Е. Н. Словарь тюркизмов в русском языке. – Алма-Ата: Наука, 1985, 206 с.)

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Бу процесс Октябрь револю­циясеннән соң тагын көчәя.

Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшерүче Ә. М. Ахунҗанов рус алынмаларын түбәндәге этапларга бүлеп карый:

I чор – борынгы чор – Казан ханлыгы Россиягә буйсындырылганга хәтле чор (IX – XVI йөзләр).

II чор – Казан ханлыгы буйсындырылганнан алып XVIII йөз азагына хәтле чор.

III чор - XVIII гасыр ахырыннан беренче рус революциясенәхәтле чор.

IV чор – беренче рус революциясе чоры (XIX йөз ахырыннан октябрь революциясенә хәтле чор).

V чор – октябрь революциясеннән соңгы чор (Э. Ахунзянов. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во Каз. ун-та. – 1968. – 57 с.).

80 нче еллар азагында, башланган демократияне үстерү чорын шулай ук аерым дәвер итеп карарга кирәк.

Хәзерге вакытта рус алынмалары кулланмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Мәсәлән, авангард, аванс, авантюра, авиация, автомат, автономия, авторитет, агент, агрессия, агроном, адмирал, адрес, академия, акт, актив, алимент, анализ, анархия, агитация, аппарат, аренда, армия, атеизм; база, банк, библиотека, большевик, бригада, ветеран, вирус, витамин, вокзал, волейбол; гараж, гарантия, гарнир, герб, гигиена, гражданин; доктор, делегат, демократия, дискуссия, доцент; закон, зона, зоотех­ник, заказ, идея, институт, информация, капитал, колония, комбайн, комбинат, комиссия, конфликт, лозунг, норма, объект,олмипиада, партия, практи­ка, радио, революция, система, спекуляция, теория, традиция, фронт, характер, химия, цех, чек, шеф, шпионаж, штаб, штурм һ. б.

Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын тоя башладык. Сөйләм һәм тел культурасының соңгы 20 – 30 ел эчендә рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.

 3.11.4. Татар теленә кергән һинд-европа сүзләре. Интернациональ сүзләр

Татар теленә шактый күп сүзләр рус теле аша башка телләрдән кергән. Алар арасында немец, француз, инглиз, итальян, испан һәм башка телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Иң беренче чиратта татар телендә борынгы грек һәм латин тамырларына барып тоташа торган сүзләр кулланылышта йөри. Алар тормышның төрле өлкәләренә карыйлар.

Латин сүзләре: агрегат, арма­тура, аппарат, диктатура, республика, коммунизм, де­мократия, социализм, имперализм, конституция, материализм, диспут, дискуссия, макси­мум, минимум, конференция, препарат, обсерватория, форум, молекула, индукция, субъект, инстинкт, университет,автор,вокаль, вариация, культура, публицистика, легенда, нигилизм,агрессия, дивизия, интервенция, позиция, контрибуция,ампула, ампутация, амбулатория, витамин, операция, медицина,дебет, кредит, ревизия,аккредитив, актив.

Грек сүзләре: агротехника, ана­томия, астрономия, ботаника, биология, гигиена, география,атмосфера,аксиома, аэростат, барометр, анахронизм, гипотеза, гипноз,автономия,анархизм, антагонизм, демократия, деспот, династия, гимн,аллегория, антитеза, диалог, баритон, дра­ма, пародия, псевдоним, поэма,категория,пирамида, программа, система, стихия, синдикат.

Алынмалар шулай ук төрле күренешләр барлыкка килүенә дә бәйле. Гадәттә, һөнәр яки күренеш кайсы илдә барлыкка килә, шул телнең атамалары да кулланылышка кереп китә. Мәсәлән, музыка терминнары Италиядән, диңгездә йөрү темасына бәйле голланд сүзләре, хәрби өлкәгә караган сүзләр алман теленнән килеп керә.

 3.12. Актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләр

Иҗтимагый тормыш үзгәргән, камилләшкән саен, телнең сүзлек составы да үсә, үзгәрә, камилләшә, яңара тора. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: искергән сүзләр төшеп кала, сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа. Бу үзгәрешләр озак вакытлар белән бәйле. Шуңа күрә иске һәм яңа сүзләр янәшә кулланылышта йөриләр.

Актив сүзлек составына көндәлек кулланыштагы, шушы телдә сөйләшүчеләргә үз, гадәти булып саналган, искергәнлек билгесе булмаган, яңалык билгесе дә сизелмәгән сүзләр керә. Актив сүзлек составына гомумхалык теле сүзләре дә, кулланылыш сферасы чикле булган сүзләр дә (һөнәрчелек лексикасы, терминнар, эмоцио­наль сүзләр һ. б.) керә. Шуңа күрә актив сүзлек составын шушы телдә сөйләшүче барлык кешеләрнең дә көндәлек аралашуында кулланыла торган актив сүзләр дип карау дөрес булып бетмәс. Аерым фән белгечләренең телендә актив кулланылыштагы сүзләр икенче бер фән белгечләре телендә, төрле катлам кешеләр телендә бөтенләй кулланылмаска һәм аларга хәтта таныш булмаска мөмкин. Шулай да бу сүзләр хәзерге телебезнең актив сүзлеген тәшкил итә.

Актив кулланылыштагы сүзләрне сөйләүче кеше белеп кенә калмый, көндәлек тормышында аларны еш файдаланырга мәҗбүр була. Мәсәлән, икмәк, ипи, су, өй, тоз, бару, ашау, йоклау, тыңлау, зур, әйбәт, тәрәзә, һава, аяк кебек сүзләр кешеләр тормышында ничә тапкыр кабатланып тора икән! Бер иҗтимагый төркем өчен генә актив булган сүзләр дә бар. Укытучылар телендә күбрәк класс, укучы, такта, акбур, парта, дежур, журнал, коридор кебек сүзләр очраса, студентлар аудитория, зачет, имти­хан, куратор, стипендия, аттестация, төзелеш отряды, фести­валь, диплом кебекләрне еш кабатлар.

Пассив сүзлек запасына сирәк очрый торган сүзләр керә, аларның инде кирәге кимегән була. Теге яки бу сферада аларның юклыгы яки кимүе инде сизелми башлый. Бу катламны теге яки бу кешенең һөнәренә, эшенә, белеменә бәйле булган пассив сүзлек запасы белән бутамаска кирәк. Пассив сүзлеккә телдән инде төшеп кала башлаган искергән сүзләр яисә әле гомумәдәби телгә урнашып җитә алмаган сүзләр керә.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18


написать администратору сайта