Главная страница
Навигация по странице:

  • Фразеологик бердәмлекләрдә

  • Семантик принцип

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница8 из 18
    1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   18

    3.13.1. Фразеологизмнарны төркемләү


    Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә тел белемендә төрле принциплар яши. Кайбер галимнәр фразеологиянең төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын (мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр. Икенчеләре фразеологизм мәгънәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәдә килгән сүз тезмәләрен фразеологизм дип санамыйлар.

    Фразеологизмнарны төрле күзлектән чыгып төркемләргә була. Компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә ка­рап төркемләү өстенлек алып тора. Аның нигезләрен француз галиме Ш. Балли һәм рус галиме академик В. Виноградов эшләгән.

    В. В. Виноградов өйрәтүе буенча, компонентларының берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төргә бүләргә мөмкин: фразеологик ныгымалар, фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр.

    Фразеологик ныгымаларда компонентларның аеруча нык бердәмлеге күзәтелә. Сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре тулысынча югалган була, бөтеннең мәгънәсе аерым кисәкләрнең мәгънәсеннән килеп чыкмый: чәчләр үрә тору, ут белән су арасын­да калу, трай тибү, күктә йөрү, ләчтит сату, теле кычыту, аяз көнне яшен суккандай, куенында таш йөртү.

    Фразеологик бердәмлекләрдә компонентлар ара­сындагы бәйләнешләр йомшара төшә. Монда да сүзләрнең мәгънәләре мөстәкыйль үк түгел әле, бөтеннең мәгънәсен алар бергә бирәләр. Шул ук вакытта һәрберсе моңа беркадәр ишарә дә итә: ике агач арасында адашу, телеңне тыю, һавадан алып сөйләү, җилгә сарыф итү, көн күрсәтмәү, зиһен таралу.

    Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш тагын да йомшаграк, шуңа күрә алар ирекле сүзтезмәләргә бик якын торалар. Бер сүз – туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә. Шуңа күрә бөтеннең мәгънәсе өлешләрнең мәгънәләренә шактый бәйләнгән була. Мәсәлән, авыр хәл, күздән югалу, күңелгә бикләү, башка чыгу, юл уңу, кибән кую, яфрак яру, күз йөгертү, күз ташлау.

    Кайбер галимнәр (мәсәлән, Н. М. Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төрне өстиләр. Бу – ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр: авырлык үзәге, гәҗит сүзе.

    Галимнәр составлы терминнар турында да бердәй фикердә түгел. В. В. Виноградов аларны махсус аерып чыгара, башка белгечләр фразеологизмнарның барлык төркемчәләренә дә тараталар: калкансыман биз, ак шигырь, ак гөмбә, үги ана яфрагы.

    Фразеологик берәмлекләрдә дә күпмәгънәлелек (полисемия) күзәтелә. Г. Ахунҗанов баш күтәрү фразеологизмының 11 мәгънәсен китерә: 1) эштән аерылып тору; 2) йокыдан тору; 3) чирдән соң торып йөри башлау; 4) төшенкелек, буйсынганлык хәленнән аерылу; 5) һава­лану, тәкәбберләнү; 6) килешмәвеңне белдерү, каршы чыгу; 7) сыйн­фый мәнфәгатьләрне яклау өчен изүче сыйныфларга каршы массовый кораллы чыгыш ясау; 8) төрле каршы көчләр турында: активлашу, җанлылык күрсәтә башлау, күтәрелеп чыгу; 9) хисләр, уйлар турында: җанлану, көчәю; 10) искергән мәгънә: барлыкка килү, дөньяга, мәйданга чыгу; 11) үсемлек турында: үсеп чыгу.

    Грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр һәм, ирекле сүзләр арасында нинди мөнәсәбәтләр, бәйләнешләр булса, монда да шундый хәл күзәтелә. Сан ягыннан фразеологизм составына икедән алып, алты-җиде сүзгә хәтле компонент булырга мөмкин: агач кул, бармак башы кадәр, арадан кара мәче үтү, авызга салган сары майны йота белмәү, авызың тулы кара кан булса да дошман алдында төкермәү.

    Аларның составында төрле сүз төркемнәре катнаша ала һәм шуңа бәйле сүзтезмәләре дә аерылып чыга. Синтаксик вазифалары ягыннан фразеологизмнар җөмлә формалары, кереш сүзтезмә рәвешендәге фразеологизмнар, ярдәмлек сүзтезмә рәвешендәге идиомалар булалар һәм ия, хәбәр, аергыч, төрле хәл, тәмамлык, аныклагыч булып килә алалар. Мәсәлән, Һавадагы торнадан кулдагы чыпчык артык; Су сорасаң, бал бирәләр; Сүзгә карап бәя биргән бәндәләрне җенем сөйми (Ш. Галиев).Сүзегезнең кайда барып чыкканын тел төбегез әйтеп тора... (Ф. Әмирхан). 

    3.14. Этимология


    Этимология (грек. etimon - чын, logos – өйрәнү) фәне сүзнең иң борынгы мәгънәләрен һәм формаларын, димәк, сүзнең килеп чыгы­шы тарихын өйрәнә.

    Кайбер әйберләрнең, күренешләрнең ни өчен шулай аталуын без җиңел генә ачыклый алабыз. Әйтик, утыргыч сүзе утыру сүзеннән алынган, укытучы – укыту сүзенә мөнәсәбәтле, таш­лык таш күп булганга шулай аталган. Боларда әйбернең, күре­нешнең билгеле бер сыйфаты теркәлгән. Әйбер аталган билгене чагылдыра торган мәгънә бу сүзнең мотивлаштыручы мәгънәсе дип атала. Тел белемендә аны сүзнең эчке формасы диләр.

    Әйбергә атама бирү аның күзгә ташланып торган бер билгесе буенча башкарыла. Бу билгеләр очраклы булырга да мөмкин. Мотив­лаштыру төрлечә була. Атамалар

    1) форма охшашлыгы буенча (чынаяк – кытай савыты).

    2) төс охшашлыгы буенча кара (чернила) сүзе карадан – төстән, күгәрчен күк сүзеннән),

    3) эшнең нәтиҗәсе буенча охшашлык (җәймә, катлама, койма),

    4) әйберне билгеле бер эш өчен беркетү ярдәмендә (тырма, көрәк, тарак),

    5) аваз ияртемнәре җирлегендә (күке, кәккүк, бытбылдык) һәм башка юллар белән барлыкка киләләр.

    Атаманың үзәгендә яткан образ сүз мәгънәсенең алга таба үсеше өчен нигез генә була, шуңа күрә ул онытылырга мөмкин. Шулай итеп, заманнар үтү белән эчке формасы инде югалган сүзләр була. Мәсәлән, ни өчен су, кеше, баш, күк дигәннәр? Мондый сүзләрнең тарихын махсус өйрәнергә кирәк. Сүзнең инде югалган, ләкин махсус тикшереп ачыклана торган эчке формасы этимон дип атала (etimon – чын, хакыйкать). Этимоннарны һәм аларны белдерүче сүзләрне өйрәнә торган фән этимология була Этимологиянең бурычы – сүзнең иң борынгы мәгънәләрен һәм формаларын ачып аңлату. Бу максатка ирешү өчен, галимнәр телләр кардәшлеге, фонетика, диалектология һәм башкаөлкәләр буенча да гаять әзерлек­ле булырга тиешләр. Этимолог һәрвакыт тел һәм җәмгыять тарихы белән эш итә.

    Үксез сүзендәге үк тамыры борынгы Енисей-Орхон язмаларында ана төшенчәсен белдерә, димәк, үксез – анасыз дигән сүз була икән.

    Этимологиянең принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1) фонетик принцип тарихи фонетиканы, сүздәге тарихи аваз тәңгәллекләрен өйрәнүне таләп итә; 2) сүз ясалышы принцибы телдәге сүз ясалыш типларын тикшерүгә корыла; 3) семан­тик принцип сүз мәгънәләренең мөнәсәбәтләре, семантик һәм семасиологик закончалыклар белән эш итә.

    Фонетик закончалыкларны белү сүзнең беренчел кыяфәтен торгызырга мөмкинлек бирә һәм теләсә нинди этимологик эзләнүләр өчен мәҗбүри санала. Мисаллар китерик: йыл (ел) һәм яшь сүзләре бер тамырдан, икесе дә җәй төшенчәсен белдерә, монда төрки телләрдә күзәтелә торган л//ш тәңгәллеге бар. Терсәк – тез, балдыз – балтырган, сырлау – сызу кебек парларны р//з авазларының тәңгәллеге уртак итә. Бау, баг, бәйлә кебек сүзләрдә г//и тәңгәллеге күзгә ташлана.

    Сүз ясалышы принцибы сүзнең беренчел төзелешен торгызуны максат итеп куя. Суффикслар продуктив һәм продуктив булмаган, тере һәм үле төрләргә бүленә. Этимология хәзерге телдә инде продуктив булмаган, үле кушымчалар белән эш итә. Аларны хәтта сүздән аерып чыгарып та булмый. Елан, әрлән, куян, саескан, болан, тычкан, кулан кебек төрки сүзләрдәге -ан элементы кайчан­дыр хайван, җан иясе төшенчәләрен белдергән.

    Семантик принципиң авыр, катлаулылардан санала, чөнки монда системалы мөнәсәбәтләрне табу гаять авыр. Төшенчәнең киңәюенә яки тараюына карап сүз мәгънәсе үзгәрә. Ташлау сүзе таш белән атуны гына түгел, ә шуның нәтиҗәсен дә белдерә; бакча кайчандыр чәчәк утыртылган җир мәгънәсендә йөргән, хәзер теләсә нинди яшелчә, җиләк-җимеш утыртылган җирне дә бакча диләр. Совет чорында тормыш, үзәк, мәҗлес, бәйге, сыйныф, баш, төбәк, ярыш, сайлау кебек сүзләрнең мәгънәләре киңәйде. Идел сүзе елга мәгънәсендә кулланылып килгән.

    Сүзнең лексик мәгънәсендәге теге яки бу үзгәрешләр нигезендә күпмәгънәлелек туа. Бу процесста булган семантик күчешләр этимологик анализ вакытында файдаланыла. Кайчак сүзнең күче­релмә мәгънәсе төп мәгънәгә әйләнеп китә.

    Этимологик анализ өчен түбәндәге чыганакларны санарга мөмкин: 1) сүзлекләрдә, матур әдәбиятта теркәлгән тел үзе (аты-чабы, күрше-күлән); 2) фразеологизмнарның аерым элементлары (дөм-сукыр, гөберле бака, сөмсере коелу); 3) фольклор (Сукмас суел күтәрер; Юкта тансык, барда каксык); 4) кардәш телләр (җәренгә – яренгә – киләсе елга; аргын – борынгы төрки телдә таң ату, алтай телендә – тоя); 5) башка телләр (мәсәлән, гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләр: хәзинә-казна, хаҗәт-әҗәт); 6) язма истәлекләр (татар теле өчен, мәсәлән, болгар таш язмалары).

    Сүзнең беренчел мотивировкасы югалу, кисәкләргә таркала торган сүзнең таркалмый торганга әйләнүе нәтиҗәсендә телдә деэтимологизация күренеше барлыкка килә.

    Деэтимологизация – сүзнең ясалышында зур үзгәрешләр бе­лән бәйле озын тарихи процесс ул. Сүзнең мәгънәсен аңламаган чак­та, һәр кеше аны үзенчә аңларга һәм аңлатырга тырыша, һәм бу те­ләк халык этимологиясе дигән күренешкә китерә. Бу процесс деэтимологизациягә капма-каршы: деэтимологизация – сүзнең эчке формасы югалу, онытылу булса, халык этимологиясе – реэтимологизация, ягъни сүзнең яңа эчке форма алуы, мотивлашмаган булудан мотивлашканга әйләнүе. Әмма халык этимологиясе күп очракта фәнни аңлатудан ерак тора, шуңа күрә аны ялган этимология дә диләр: пиджак – спинжак, бульвар – гульвар, тротуар – плитуар, микроскоп-мелкоскоп һ.б
    1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   18


    написать администратору сайта