1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Скачать 1.13 Mb.
|
5.1. Сүзләрне төркемнәргә бүлүСүзләрне төркемнәргә бүлгәндә, түбәндәге 3 принцип кулланыла. 1. Иң элек сүзнең мәгънәсе, сүзләрнең гомуми лексик-грамматик мәгънә уртаклыгы исәпкә алына. Мәсәлән, теге яки бу әйберне белдерүче сүзләр исем сүз төркеменә кертеләләр, ә хәлне, процессны белдерүче сүзләр фигыль сүз төркемендә йөртеләләр. 2. Сүзләрне төркемләгәндә, аларның морфологик (грамматик) табигате, грамматик яктан уртак күренешләргә ия булулары күз алдында тотыла. Мәсәлән, предметлык мәгънәсен белдерә торган сүзләргә сан, килеш, тартым белән төрләнү хас; процессны белдерүче сүзләр заман, зат-сан, барлык-юклык, юнәлеш белән төрләнү буенча уртаклык күрсәтәләр. 3. Сүзләрне төркемләгәндә, аларның нинди вазифа үтәүләренә, ягъни җөмләнең нинди кисәге булып килүләренә дә игътибар итәләр. Әйтик, әйбер яки күренешне белдергән сүзләр – күбесенчә ия һәм тәмамлык булып, эшне белдергән сүзләр – хәбәр, әйбернең билгесен белдергән сүзләр аергыч булып киләләр. Сүзләрне төркемнәргә аерганда, бу өч принцип өчесе берьюлы исәпкә алынырга тиеш. Нәтиҗә ясыйк: уртак гомуми лексик-грамматик мәгънәләренә, уртак морфологик билгеләренә һәм синтаксик вазифаларына нигезләнеп төркемләнгән сүзләр сүз төркемнәре дип атала. Татар телендәге сүз төркемнәрен мөстәкыйль сүз төркемнәренә, бәйләгеч сүз төркемнәренә һәм модаль сүз төркемнәренә бүләләр. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль керә; бәйләгеч сүз төркемнәренә җөмлә кисәкләрен һәм җөмләләрне бәйләп килүче бәйлек һәм теркәгечләр керә; модаль сүз төркемнәренә хәбәрлек сүзләр, кисәкчәләр, ымлыклар карый. Аваз ияртемнәре бераз үзгә урын билиләр. Сүз төркемнәре арасында төрле мөнәсәбәтләр яшәп килә. Бер сүз төркеме икенчесенә күчәргә мөмкин, яисә вакытлыча аның вазифасында кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, укучы, тегүче, язучы кебек хәзерге заман сыйфат фигыльләре исемгә күчкән; килгәне турында, укуын әйтте кебек очракларда үткән заман сыйфат фигыль һәм исем фигыль, тартым кушымчасы алып, баш һәм иялек килешендә кулланылганнар, ягъни исемләшкәннәр, әмма исемгә күчмәгәннәр.
5.2. ИсемИсем – әйберне, күренешне, предметны һәм киң мәгънәсендә предметлыкны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? яки нәрсә? соравына җавап бирә. Мәсәлән: кеше, боз, өй, акыл, тизлек, терлекчелек, уңганлык. Исем килеш, сан һәм тартым белән төрләнә; җөмләдә исем, күбесенчә, ия һәм тәмамлык булып йөри. 5.2.1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәреУртаклык исемнәр бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атыйлар: урам,шәһәр, кул, авыл, өстәл, малай. Бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем ялгызлык исеме була. Ялгызлык исемнәргә кеше исемнәре, фамилияләр, географик атамалар, тарихи вакыйгалар, истәлекле көн исемнәре, газета, журнал, китап исемнәре, хайваннарга бирелә торган кушаматлар, кинофильм, спектакль, төрле предприятие исемнәре керә. Ялгызлык исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла. Ә газета, журнал, китап, кинофильм, спектакль, җыр исемнәре, завод, фабрика, колхоз исемнәре баш хәрефтән языла һәм куш җәяләр эченә дә алына. Мәсәлән, «Идел» журналы, М. Мәһдиевнең «Бәхилләшү» әсәре, «Сарман» көе. 5.2.2. Исемнең сан белән төрләнүеИсемнәр ике төрле санда – берлек һәм күплектә булалар. Исемнәрнең күплек төрен ясау өчен, борын авазларына беткән исемнәргә -нар, -нәр, ә калган барлык исемнәргә -лар, -ләр кушымчалары ялгана: урман-нар, көн-нәр, су-лар, түтәл-ләр. Ялгызлык исемнәре гадәттә берлектә генә була. Ә кайвакыт алар күплектә дә килә: Алсуларга кайткан. Мансурларны очраттык. Күплек сандагы исем бу очракта бер кешене генә атамый, күплек кушымчасы аңа җыелмалылык төсмере өсти. Рус теле аша кергән (ләкин рус телендә күплек белән төрләнми торган) сүзләр татар телендә күплек кушымчасы алалар: пальтолар, радиолар, кинолар. |