Главная страница

1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


Скачать 1.13 Mb.
Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Дата21.09.2021
Размер1.13 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
ТипДокументы
#235128
страница13 из 18
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

5.3.1. Сыйфат дәрәҗәләре


Әйбернең сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Сыйфатларның кайберләре бер әйбердәге билге­нең башка әйбердәге билгеләргә караганда артык, ә кайберләре ким булуын белдерә. Шуннан чыгып, сыйфатның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була.

Гади дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат әйбернең гадәти билгесен белдерә: салкын чишмә, зур йорт, кызыл алма.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе -рак -рәк кушымчасы ярдәмендә формалаша. Мәсәлән, каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең баш­ка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Мәсәлән, Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора.

Чапанямь-яшел.

Чалмачуп-чуар (Г. Исхакый).

Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша: 1) билгенең артык­лыгы сыйфат алдындагы 12 аваз кабатлану юлы белән белдерелә: түм-түгәрәк, кып-кызыл, кап-кара; 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе -гылт, -гелт, -кылт, -келт, -сыл, -сел, -су кушымчалары ярдәмендә формалаша: кыз­гылт, яшькелт, аксыл, зәңгәрсу.

Исегездә тотыгыз! 1. Тартыкка беткән сыйфатларны чагышты­ру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, киң-рәк .

2. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сый­фатларның бер-ике авазы кыскара: яшел-яшькелт, сары-саргылт.

5.3.2. Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре


Сыйфатлар төзелешләре буенча тамыр, ясалма, кушма һәм парлы була.

Ясалма сыйфатларкушымчалар ярдәмендә, парлы сыйфатларсызык аша, кушма сыйфатларкушылып, тезмә сыйфатлараерып языла.

Сыйфат ясагыч кушымчалардан түбәндәгеләре ешрак кулла­ныла:

-лы -ле: бәхетле, акыллы, утлы;

-сыз -сез: ямьсез, төссез, күңелсез;

-лык -лек: айлык, минутлык, киемлек;

-гы -ге, -кы -ке: көзге, эчке, тышкы;

-чан -чән: эшчән, уйчан, оялчан;

-ык -ек, -к: ачык, бозык, өзек;

-ма -мә: язма (эш), өстәмә (вакыт), алынма (сүз);

-гыч -геч, -кыч -кеч: башлангыч, сөйдергеч.

Кушма сыйфатлар сыйфат+исемле сүзтезмәләрдән -лы -ле, -сыз -сез кушымчалары ялганып, тезмә фигыльдән -кыч -кеч -гыч -геч кушымчалары ялганып һәм башка юллар белән ясалалар. Мәсәлән, беркатлы, эчкерсез, күпкырлы, бертөрле; искиткеч, коточкыч, котчыккыч, эчпошыргыч; алмачуар; халыкара, милләтара, континентара.

Парлы сыйфатлар синоним һәм антоним сыйфатлардан ясалалар: эреле-ваклы, караңгылы-яктылы,уенлы-көлкеле, аслы-өсле, иске-москы.

Тезмә сыйфатлар төрле сүз төркемнәреннән билге бел­дерү өчен ясалалар. Мәсәлән, көрәк сакаллы, матур йөзле, кара күзле.

Татар телендә башка телләрдән алынган сыйфатлар да бар. Алынма сыйфатлар арасында гарәп-фарсы теленнән кергәннәре дә (гыйльми, сәяси, икътисади, мәдәни, гомуми, мәҗбүри, әдәби, сыйнфый), рус теле һәм рус теле аша башка телләрдән кергәннәре дә (синтетик, революцион, аграр, дифференциаль, объектив) бар. -и, -он, -ик, -аль, -ль, -ив кушымчалары шул алынма сыйфатлар­да гына була.

5.4. Сан


Әйбернең санын, микъдарын белдерә торган сүзләр сан дип атала. Санның төркемчәләре әйбернең исәбен, саналу тәртибен, чамалап санауны белдерәләр.

Күпчелек очракта сан әйберне ачыклап килә. Сан белән ачык­ланган исемне саналмыш диләр.  

5.4.1. Сан төркемчәләре


Бер үк санның аерым мәгънә, кушымча һәм сорауга ия булган төрле формалары сан төркемчәләре дип атала.

1.Микъдар саны әйбернең санын, микъдарын, төгәл исәбен белдерә. Мәсәлән, ике (өстәл), ун (агач).

Әйберләрнең өлешен күрсәтә торган икедән бер (1/2), (0,5), өчтән ике (2/3), биштән бер (1/5) кебек өлеш саннары да микъдар саннарына керә.

2. Тәртип саны әйберләрнең саналу яки урнашу тәртибен бел­дерә. Ул микъдар санына -(ы)нчы, -(е)нче кушымчасы ялганып ясала. Мәсәлән, беренче (бала), бишенче (сыйныф), өченче (ел).

Тәртип саны әйберне ачыклый һәм аергыч ролен үти. Саналмыш­тан башка килгәндә, исемләшеп, төрләнә ала: беренчеләрдә укыган.

3. Бүлем саны төрдәш әйберләрнең тигез өлешләргә бүленүен белдерә. Ул микъдар санына -ар, -әр (тартыктан соң), -шар, -шәр (сузыктан соң) кушымчалары ярдәмендә ясала: берәр, унар, алты­шар.

Бүлем саны аергыч ролендә йөри. Фигыльгә тапкыр, мәртәбә, кат сүзләре ярдәмендә иярә. Саналмыштан башка килгәндә, исемләшеп, төрләнә ала.

4. Чама саны әйбернең санын чама белән белдерә. Чама саны микъдар санына -лап, -ләп;-ларча, -ләрчә; -лаган, -ләгән кушымча­лары ялгап ясала: унлап егет, йөзләрчә кешеләр, меңләгән хатлар.

Чама саннары бер-берсенә янәшә булган микъдар саннарын теркәү юлы белән дә ясала. Мәсәлән, дүрт-биш, җиде-сигез, тугыз-ун.

5. Җыю саны төрдәш әйберләрне бергә җыйнау-туплауны бел­дерә. Ул микъдар санына -ау, -әү кушымчалары кушылып ясала: берәү, икәү, җидәү, унау.

Җыю санының саналмышы булмый. Җыю саны фигыльне ачыклый, ә хәбәр составында килә.

Искәрмә: ия булып килгәндә, җыю саны исемләшә: Берәү җитми калды. Өчәү кереп киттеләр.

Санның төрле төркемчәләр ясый торган кушымчаларыннан башка күрсәткечләре юк. Аларның тартым яки килеш кушымча­лары алулары исемләшүгә бәйләнгән. Мәсәлән, өчесе, йөзләр, биш-алтысы. 

5.4.2. Саннарның төзелеше һәм дөрес язылышы


1. Тамыр саннар бер яки ике иҗектән торалар. Язылышлары кыенлык тудырмый: бер, ике, дүрт, ун, йөз, мең.

2. Кушма саннар һәрвакыт кушылып языла: унөч, ундүрт, унсигез,унтугыз.

3. Тезмә саннар аерым языла: утыз ике, туксан биш.
Искәрмә: тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла: өч йөз унбиш.

4. Парлы саннар бүлем һәм чама төркемчәсендә генә очрый: өчәр-дүртәр, җиде-сигезләп, биш-алты.

Искәрмә: Чама саны кушымчалары -лап -ләп, -лаган -ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.

5.5. Алмашлык

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме алмашлык дип атала. Башка сүз төркемнәреннән алмашлыклар лексик мәгънәләренең гомумилеге белән аерылып торалар.

Алмашлык җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Алмашлыклар үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең мор­фологик күрсәткечләрен алалар.

5.5.1. Алмашлыкларның төркемчәләре


Мәгънә һәм вазифаларына карап, алмашлыклар җиде төркемгә бүленә:

1. Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.

2. Күрсәтү алмашлыклары: бу, теге, ул, шул, әнә, андый...

3. Сорау алмашлыклары: кем, нинди, ничек, кайсы, кайда, кайчан...

4. Билгеләү алмашлыклары: һәр, һәркем, барлык, һәммә, бөтен, үз...

5. Билгесезлек алмашлыклары: әллә кем, кемдер, нидер, ни ди булса,кем дә булса...

6. Юклык алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичкайда, һичкайчан, бернәрсә дә, беркайчан да...

7. Тартым алмашлыклары: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы. 

5.5.1.1. Зат алмашлыклары


Зат алмашлыклары сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә: мин, безсөйләүчеләр; син, сезтыңлаучылар; ул, алараның хакында сүз барган, читтәге зат яки әйберләр.

Зат алмашлыклары сан һәм килеш белән төрләнә, тартым кате­гориясе аларга хас түгел: Эндәшә батыр утынчы:Сиңа миннән ни кирәк? (Г. Тукай.)

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше исемнәр төрләне­шеннән беркадәр аерыла.

Б.к. мин син ул

И.к. минем синең аның

Ю.к. миңа сиңа аңа // аңар(га)

Т.к. мине сине аны

Ч.к миннән синнән аннан // аңардан

У-в. К. миндә синдә анда // аңарда

Күплектә төрләнеше исемнәрдәге кебек үк була.

5.5.1.2. Сорау алмашлыклары


Сорау алмашлыклары әйберне, затны, билгене, рәвеш һәм сан­нарны ачыклау өчен кулланыла.

Сорау алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кай, кайсы, каян, кайдан, кайчан, нинди, ник, нигә, ничек, ничә, күпме.

Сорау алмашлыкларының төрләнеше нинди сүз төркемен алыш­тырып килүенә бәйләнгән.

5.5.1.3. Күрсәтү алмашлыклары


Күрсәтү алмашлыклары зат яки әйберне күрсәтү, билге яки рәвешләргә ишарә итү өчен кулланыла.

Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шулай.

Күрсәтү алмашлыклары, билге яки рәвешкә ишарә иткәндә, җөмләдә аергыч яки хәл булып киләләр һәм төрләнмиләр. Исемне алмаштырып килгәндә исә, алар килеш, тартым, сан белән төрләнәләр һәм җөмләдә ия, тәмамлык, хәбәр булалар. Мәсәлән, Бу читек бөтенләй башка (Г. Исхакый). Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде (Г. Тукай). Шулай таңнан торып, күрше-күләнгә, аргы һәм бирге очтагы кардәш-ыруга кереп-чыгып йөри торгач, кояш чыга, көн була (Г. Бәширов). Шул уйлар мине куркытканнан-куркытты (Г. Исхакый). Тегеләр килеп җитмәделәр (сөйләмнән). Без шуларга хуҗа таба алмадык (Г. Исхакый).

Төрләнгән вакытта кайбер алмашлыкларның тамыры үзгәрешләр кичерә: бу урынына кыек килешләрдә һәм күплек санда мо(н); бо-; шул урынына шу(н)-; ул урынына а(н)- тамырлары кулланыла.

Б.к. бу шул

И.к. моның шуның

Ю.к. моңа(р) шуңа(р)

Т.к. моны шуны

Ч.к моннан шуннан

У-в. К. монда шунда

 

Тартым белән төрләнгәндә, өченче зат кушымчасы гына ялгана: бу-бусы, мон(ы)-сы, болары; шулшунсы, шулары. 

5.5.1.4. Билгеләү алмашлыклары


Билгеләү алмашлыклары зат һәм әйберләрне тулаем җыеп яки аерым-аерым билгелеп күрсәтәләр. Алар күп түгел: һәр, бар, бөтен, һәммә, үз, һәркем, барысы, барча, бөтенесе.

Билгеләү алмашлыклары, исемне ачыклап, аергыч булып килгәндә – төрләнмиләр; исем урынында килгәндә исә, килеш, тартым, сан белән төрләнеп, җөмләнең теләсә кайсы кисәге була алалар. Мәсәлән, Һәр яңа көн белән ни дә булса туа, ни дә булса арта бара. Бөтен ил, бар халык өчен генә түгел, һәр шәһәр, һәр авыл, һәрбер кеше өчен бу шулай (Г. Бәширов).

 5.5.1.5. Билгесезлек алмашлыклары


Билгесезлек алмашлыклары зат яки әйбернең, билге, рәвеш, сан һәм кайбер хәлләрнең билгесезлегенә ишарә итә. Алар әллә һәм -дыр -дер, -тыр -тер кисәкчәләре ярдәмендә сорау алмашлыкларыннан ясалалар. Мәсәлән, әллә кем, кемдер, әллә нинди, ниндидер.

Бер, бер-бер, берәү, берәр саннары да билгесезлек алмашлыгы функциясендә кулланыла: берәр кем, бер-бер эш. Мисаллар, Әллә ничек булды безнең гомер, син, Мокамай, әллә нишләдең? (Һ. Так­таш.) Югары очтан берәү килә, Хафизәләм иркәм атлавы (җыр). Бер иптәшемә серне сөйләдем (Г. Исхакый). Сиңа кая да булса китеп кәсеп эзләргә кирәк була (Г. Тукай). Сиңа кемнәндер хат бар (сөйләмнән). 

5.5.1.6. Юклык алмашлыклары


Юклык алмашлыклары зат яки әйбернең, билге, рәвеш яки берәр хәлнең инкарь ителүен (кире кагылуын) белдерәләр. Алар сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясала: һичкем (беркем), һични (берни), һичничек (берничек), һичкай-чан (беркайчан), һичнинди (бернинди), һичкайсы (беркайсы). Мәсәлән,

Беркайда юк андый ак каеннар,

Беркайда юк андый урманнар,

Беркайда юк камыш сабаклары,

Андагыдай шаулый торганнар (X. Такташ.)

Нәрсә әйтсен – берни белми ул (X. Туфан).

5.5.1.7. Тартым алмашлыклары


Әйбернең кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмаш­лыклар тартым алмашлыгы дип атала. Алар -ныкы, -неке кушымчасы белән ясала: минеке, сезнеке, үзебезнеке, аларныкы.

Тартым алмашлыклары килеш белән төрләнә: минекенекендә.

Тартым алмашлыгы җөмләдә ия, хәбәр һәм тәмамлык булып килә.

5.5.2. Алмашлыкларның төзелеше һәм дөрес язылышы


1. Тамыр алмашлыклар мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге.

2. Ясалма алмашлыклар: -ча -чә, -дый -ди, -дыр -дер, -лык -лек, -лай - ләй кушымчалары белән ясала. Мәсәлән, барча, ничә, барлык, андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай.

3. Кушма алмашлыкларда ике тамыр сүз кушылып языла: беркем, кайбер, һәркайсы, һичкайчан.

4. Парлы алмашлыклар сызыкча аша языла: ул-бу, андый-мондый,алай-болай, тегене-моны.

5. Тезмә алмашлыклар аерым языла: әллә кем, әллә кайда, әлләкайчан, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса.

5.6. Фигыль

5.6.1. Фигыль турында гомуми төшенчә

Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

Фигыльләр барлык-юклык, заман, наклонение, юнәлеш, дәрәҗә, зат-сан белән төрләнә.

Зат категориясенә мөнәсәбәте ягыннан барлык фигыльләр затла­нышлы һәм затланышсыз төрләргә, бүленәләр.

Затланышлы дип зат белән төрләнә торган (хикәя, боерык, шарт һәм теләк фигыльләр), затланышсыз дип зат белән төрләнми торган (исем фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив) фигыльләр атала.

Заман белән төрләнү бары хикәя фигыль һәм сыйфат фи­гыльләрдә генә күзәтелә.

Һәрбер фигыль (затланышлы һәм затланышсыз) барлык-юклык белән төрләнә ала. Фигыльнең юклык формасы -ма -мә кушымчасы белән ясала, барлыкның махсус кушымчасы юк. Юклык кушымчасы фигыльнең тамыр һәм ясалма нигезенә ялгана: бар-ма, эшлә-мә, яздыр-ма.

Искәрмә. Барлык-юклык мәгънәсе кайбер очракларда бар, юк, түгел сүзләре белән белдерелә: күргәнем бар, күргәнем юк, әйтергә дә түгел, күрмәдем түгел.

Фигыльнең башлангыч формасы дип тамыр я ясалма нигез санала, алардан фигыльнең башка формалары ясала: күр-сәт-тер-мә-гән-нәр-ме; килеш-ен-әчәк-ләр-ме; эш-ләш-тер-гәлә-штер-гәлә-гән.

 5.6.2 Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Эш, хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итә торган кушымча­лар зат кушымчалары дип атала.

I зат эшне сөйләүче башкарганын күрсәтә: язам, беләм, ашыйм, күрсәтермен, алдым. Монда -мын, -мен, -м беренче зат кушымча­лары, алар эшне сөйләүче (мин) үтәгәнне аңлаталар.

II зат эшне тыңлаучы башкарганын күрсәтә: язасың, беләсең, кайттың. Мондагы -сың, -сең, -ңикенче зат кушымчалары эшне тыңлаучы (син) үтәгәнне белдерәләр.

III зат эшне сөйләүчедән һәм тыңлаучыдан читтәге зат яки әйбернең башкарганын күрсәтә: яза, белә; язар, белер; язды, белде. Боларда зат кушымчасы булмаса да, эшнең өченче зат (ул) тарафыннан үтәлгәне аңлашылып тора.

Зат кушымчалары ике төрле була.

Тулы төр (I төр)

I -мын, -мен -быз, -без

II -сың, -сең -сыз, -сез

III -лар, -ләр

 

Кыска төр (II төр)

 

I -м -к

II -ң -гыз, -гез

III -лар, -ләр

Искәрмә. 1) Зат кушымчалары бер үк вакытта затны да, санны да белдерәләр. Аларда эш-хәрәкәтнең саны түгел, бәлки башкаручы затларның саны (берлеге яки күплеге) белдерелә.

2) III зат күплектә зат-сан кушымчасының булу-булмавы стили­стик максат һәм мәгънә төсмеренә бәйле: Китә башлады инде бездән кошлар (Г. Тукай). Исәр җилләр, сайрар кошлар, миннән сәлам шул булыр (җыр).

 5.6.3. Фигыль төркемчәләре

5.6.3.1. Затланышлы фигыльләр

5.6.3.1.1. Хикәя фигыль

Эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәве­шендә белдергән фигыль формалары хикәя фигыль дип атала.

Хикәя фигыльнең өч заманы бар: хәзерге, үткән, киләчәк заман­нар. Аларның 7 формасы була. Хикәя фигыль барлык-юклык, зат-сан, дәрәҗә, юнәлеш белән төрләнә.

5.6.3.1.1.1. Хикәя фигыльләрдә заман категориясе

Заман исеме

Күрсәткече

Мәгънәсе

Хәзерге заман

-а, -ә, -ый, -и

1.Сөйләүче сөйләп торган чактагы эш, хәл, хәрәкәтне белдерә: Мин язам, шунда күрәм: лампа эчендә май кими.(Г. Тукай.)

2. Даими яки гадәт буларак кабатлана торган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә: Дельфин диңгездә яши.

3. Якын киләчәктә булуы ышанычлы эшне аңлата: Иртәгә әни кайта.

4. Сөйләмне җанландыру өчен, үткән заман мәгънәсендә кулланыла: 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана.

Билгеле (категорик) үткән заман

-ды, -де, -ты, -те

Сөйләүче үзе катнашкан, күргән яки белгән эш, хәл, хәрәкәт турында хәбәр итә: Кичә без класс белән театрга бардык

Нәтиҗәле (билгесез) үткән заман

-ган, -гән, -кан, -кән

Сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәт турында бары аның нәтиҗәсе буенча яки башка чыганаклар­га таянып хәбәр итә: Кичә Әнәс укырга бармаган!

Тәмамланмаган үткән заман

(-а,-ә, -ый, -и) + иде

Үткән заманда булган дәвамлы яки кабатланып торган эш, хәлләр турында хәбәр итә: Балачакта мин әкиятләр яратып укый идем.

Күптән үткән заман

-ган, -гән, -кан, -кән + иде

Икенче бер үткән заманнан алда булган эшне белдерә: Мәдинә җыелыштан кайтып кергәндә, Фәрит әле йокламаган иде. (Ш. Камал)

Кабатлаулы үткән заман

-а,-ә, -ый, -и + торган иде

Үткән заманда күп тапкыр кабатланган яисә регуляр булган эш-хәлләрне белдерә: Кыш көннәрне ул почта йөртә торган иде. (Г. Бәширов)

Билгеле киләчәк заман

-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк

Киләчәктә һичшиксез үтәлергә тиеш эш-хәлләрне белдерә: Яз көне мин Мәскәүгә барачакмын

Билгесез киләчәк заман

-ыр, -ер, -р

Эш, хәл, хәрәкәтнең киләчәктә булу яки булмавын ихтимал рәвештә генә хәбәр итә: Бозлар китәрләр, тау битләре ачылыр, безнең кырда зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр. (Һ.Такташ)

Киләчәк үткән заман

-ачак, әчәк + иде

Киләчәктә үтәләсе, үтәлергә тиеш булган эш-хәлне үткәнгә күчерү өчен файдаланыла: Тәнәфес игълан ителде, аннары концерт булачак иде.

 5.6.3.1.2. Боерык фигыль

Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Ул җөмләдә хәбәр булып килә: И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсәэш (Г. Тукай.)

Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин: Чыкчы, и фикрем кояшы! (Г. Тукай.) Йөрәккә кунган шикелле, сайрамачы, кит инде! (Зөлфәт).

Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә.

Боерык фигыль II һәм III затта гына килә, ул II төр зат кушымчасы алып төрләнә.

 

 

II ал эшлә алыгыз эшләгез

III алсын эшләсен алсыннар эшләсеннәр

 

5.6.3.1.3. Теләк фигыль

Теләк фигыль сөйләүченең эшнең үтәлү-үтәлмәвенә теләк яки ният белән каравын белдерә.

Татар телендә теләк фигыльнең бары тик беренче заты гына бар. Сөйләүче зат эшне үтәргә үзенең теләген белдерә

Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырламый тормыйк әле (җыр).

5.6.3.1.4. Шарт фигыль

Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә һәм -са, -сә кушым­часы белән ясала: бар-са, кил-сә.

Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә.

Мисаллар: Күзләреңне тутырып карарсыңмы,

Зәңгәр таудан яулык болгасам (җыр).

Эшләмәсәң җәй көне, ни ашарсың кыш көне (мәкаль).

Шарт фигыльгә да // дә, та // тә кисәкчәләре өстәлеп, кире шарт фигыль ясала: алсам да, күрсәм дә; килсә дә, барса да.

Кире шарт фигыль, кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.

Шарт фигыль, икенче бер фигыльгә ияреп китмәгәндә, шартны белдерми, бәлки теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.

Эх, минем дә шундый абыем булса! (Сөйләмнән.) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы (мәкаль).

5.6.3.2. Затланышсыз фигыльләр

5.6.3.2.1. Сыйфат фигыль

Берьюлы сыйфат һәм фигыль мәгънәсенә ия булган фигыль төркемчәсе сыйфат фигыль дип атала.

Сыйфат фигыль, исемгә ияреп, аннан алда килгәндә, килеш, тартым, сан белән төрләнми. Сыйфатланмышы төшеп калганда, сыйфат фигыль исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә.

Фигыль кебек, сыйфат фигыль барлык-юклык, заман, юнәлеш белән төрләнә һәм үзе иярткән сүзнең нинди .дә булса килештә торуын таләп итә. Мисаллар: Күлнең кырыеннан нарат урманы­ның янында ярылып күренгән сап-сары арпа кыры алтын кебек башаклары берлән ялтырап тора иде... Эре-эре миләшләрнең кызыл тамчыларына кәефләнә торган, ара-сыра гына күренә торган кош-кортлар да шул ук тынлыкка хәйран калган иде (Г. Исхакый). Шул тиеннәргә авыл саен китап сатып йөрүче агайдан яңа китап ала идем. Кызыклы китабын укырга биреп торучы кешеләргә утын ярдым, атларын урман аланына аша­тырга алып йөрдем (Г. Бәширов).

5.6.3.2.1.1. Сыйфат фигыльнең заман формалары

Сыйфат фигыль, сыйфаттан аермалы буларак, әйбернең вакыт эчендә үзгәрә торган билгесен белдерә һәм берничә заман формасы­на ия.

5.6.3.2.1.1.1. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге замаң сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формасы бар. Гади формасы фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -учы, -үче кушымчасы кушылып ясала: китап укучы бала, шигырь сөйләүче кыз.

Тезмә формасы -а -и кушымчалы хәл фигыльгә торган ярдәмче фигыле кушылып ясала: килә торган кунак, бара торган юл, эшли торган кеше.

Хәзерге заман сыйфат фигыленең гади формасы, сыйфатланмы­шы төшеп калганда, бик җиңел исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә. Шул ук вакытта ул фигыль билгеләрен дә саклый: Белүчеләр бармы? Җиңүчеләребезне котладык.

Кайбер сыйфат фигыльләр исә, бөтенләй исемгә әйләнеп, ае­рым бер профессия иясен атыйлар: очучы, укытучы, сатучы. Бу вакытта фигыль билгеләре бөтенләй югала: ул укытучы булып эшли.

5.6.3.2.1.1.2. Үткән заман сыйфат фигыль

Үткән заман сыйфат фигыль фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала: Баш­ланган эшбеткән эш (мәкаль).

Үткән заман сыйфат фигыль сыйфатланмышы төшеп калган­да исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә: Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мәкаль). Белгәнегезне әйтегез (сөй­ләмнән) .

Сыйфат фигыль үзенә мөстәкыйль ия алып, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә ала: Син әйткән сүзләрне мин хәтерлим. Ул килгәндә, поезд киткән иде инде.

5.6.3.2.1.1.3. Киләчәк заман сыйфат фигыль

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең өч төре бар.

1. -ачак, -эчәк, -ячак, -ячәк кушымчалары белән ясала: киләчәк көн, язылачак шигырьләр, сөйләячәк кеше.

2. -р, -ыр, -ер, -ар, -әр кушымчалары белән ясала: барыр юл, килер кеше, әйтер сүз.

3. -асы, -әсе, -ыйсы, -исе кушымчалары белән ясала: барасы җир, әйтәсе сүз, укыйсы китап.

Бу сыйфат фигыльнең юклык төре булмый.

Киләчәк заман сыйфат фигыль, күбесенчә, аергыч, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә. Мәсәлән, Зәңгәр Чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып җитешәләр... (Г. Ибраһимов.)

5.6.3.2.2. Хәл фигыль

Хәл фигыль төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эш­не белдерә һәм аны ачыклый. Хәл фигыльүзендә рәвеш һәм фи­гыль билгеләрен берләштерә торган затланышсыз фигыль фор­масы. Мәсәлән, Мин аңа ияреп йөрим (Г. Ибраһимов). Казлар, үзара сөйләшә-сөйләшә, муеннарын боргалый-боргалый, ишегалдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юыналар (Г. Бәширов).

Хәл фигыльнең дүрт төре бар. Алар фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә төрле кушымчалар ялганып ясала.

Беренче төр хәл фигыль кушымчасы: -ып, -еп, -п: килеп, алып.

Икенче төр хәл фигыль кушымчасы: -а, -ә, -ый, -и: бара-бара, сөйли-сөйли.

Өченче төр хәл фигыль кушымчасы: -гач, -гәч, -кач, -кәч: килгәч, кайткач, калгач, киткәч.

Дүртенче төр хәл фигыль кушымчасы: -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче: киткәнче, барганчы, күргәнче, кайтканчы.

-ып, -еп, -п кушымчалы беренче төр хәл фигыль кабатланып та, кабатланмыйча да килә; -а, -ә, -ый, -и кушымчалы хәл фигыль күбесенчә кабатланып килә. Хәл фигыльләр, җөмләдә рәвеш хәле, иярчен җөмләнең хәбәре һәм ярдәмче фигыль белән бергә килеп, баш җөмләнең хәбәре булып килә алалар. Мәсәлән, Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп (Г. Тукай). Кышлык утын­ны сабан туе җиткәнчетурап, әрдәнәләп куя иде (М. Мәһдиев). .... чөйдә аның пальтосы гына эленеп тора (М. Мәһдиев).

5.6.3.2.3. Исем фигыль

Исем фигыльисем һәм фигыль билгеләренә ия булган затланыш­сыз фигыль. Ул -у, -ү кушымчалары ярдәмендә ясала.

Исем фигыль фигыль кебек барлык-юклык белән төрләнә; үзенә бәйләнгән исемнең нинди дә булса килештә килүен сорый.

Исем фигыль, исем кебек үк килеш, тартым, зат-сан белән төрлә­нә, җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә: Син яшәүнең кызыгын белмисең (М. Мәһдиев). Буйокы ялкаулыгыннан киерелеп иснәү генә .(Г. Тукай). Бу повесть үзенең эчтәлеге белән табигатьне саклауга гына кай­тып калмый (Г. Ахунов). Шуны уйнап җибәрүе булаире шат­лыгыннан бии башлый (М. Мәһдиев). Атна-ун көн үтүгә, Заһри китте (М. Мәһдиев).

5.6.3.2.4. Инфинитив

Инфинитивзат-сан, заман белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Ул -ырга, -ерга, -рга, -ргә, -арга, -әргә кушымчалары ярдәмендә ясала: ясарга, уйларга, китәргә, килергә, төзергә.

Исегездә тотыгыз! Икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга, -әргә кушымчасы ялгана.

Инфинитив барлык-юклык белән төрләнә: барыргабармаска, килергәкилмәскә, әйтергәәйтмәскә, язаргаязмаска.

Инфинитив җөмләдә мөстәкыйль кулланылырга да, икенче фи­гыльгә ияреп килергә дә мөмкин. Мәсәлән, Телим аны кочакларга, үбәргә (Г. Тукай). Ул бит сиңа ашарга пешерә (М. Мәһдиев).Калырга!дип хәл итте Зарифуллин.Калырга, тырышып укыр­га кирәк (М. Мәһдиев).

5.6.4. Фигыль юнәлешләре

Эшнең үтәүчегә мөнәсәбәте фигыльдә төрле кушымчалар ярдәмендә белдерелә һәм бу юнәлеш категориясе дип атала.

Татар телендә биш юнәлеш бар: төп, кайтым, төшем, уртаклык, йөкләтү юнәлешләре.

Төп юнәлеш эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә: әти сөйли; җил исә; елга ага.

Кайтым юнәлеше эшнең үтәүчегә кайтуын белдерәсубъект үз эшенең объекты да була һәм -н -ын -ен кушымчалары белән белдерелә: ююын, бизәбизән, сөртсөртен, уйлауйлан.

Төшем юнәлеше эшнең логик объект тарафыннан үтәлүен белдерә һәм -л -ыл -ел кушымчалары ярдәмендә ясала: каракарал, ююылу, кикиелү, бизә-бизәлү; -ла-лә, -л авазларына тәмамлан­ган фигыльләрдән -н -ын-ен кушымчалары ярдәмендә ясала: башлабашлану, сайласайлану, салсалыну.

Уртаклык юнәлеше эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә һәм -ш -ыш -еш кушымчалары белән ясала: эшлә эшләшү, ююышу, сөртсөртешү, кычкыркычкырышу.

Йөкләтү юнәлеше булганда, үтәүчеләр эшкә төрле дәрәҗәдә катнашалар: берәү эшкә куша, икенчесе эшне үти. Бу юнәлеш -дыр, -дер, -тыр -тер, -т, -ыр, -ер, -р, -гыр -гер, -кыр -кер, -гыз -гез кушымчалары ярдәмендә ясала: бир-бирдер, салсалдыр, төрттөрттер, үсүстер, кызкызарт, менменгер, менгез, җитҗиткер.

Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен -дер -т -еш, ал-дыр-т-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөй-лә-ш-тер.

5.6.5. Фигыльдә дәрәҗә белдерү

Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсе татар телендә аерым кушымчалар һәм фигыль+ярдәмче фигыльләр белән белдерелә.

-гала -гәлә, -кала -кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә: Син безгә килгәлә. Ул һаман килгәләп йөри. Сеңлесе авылга кайткалый.

-штыр -штер, -ыштыр -ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә: Бу китапларны укыштыр әле. Син теге журнал­ны караштыр әле.

-ынкыра -енкерә, -нкыра -нкерә кушымчасы эшнең тулы булма­вын белдерә: Ул әтисенә ошанкырый.

-ымсыра -емсерә, -мсыра, -мсерә кушымчасы да эшнең кимлеген белдерә: Ул көлемсерәп куйды. Нигә йокымсырап утырасың?

Эш яки хәлнең башлану, дәвам итү, тәмамлану дәрәҗәсе хәл фигыль (-ып -еп -п, -а, -и) һәм инфинитив формалы фигыльләргә, вакытлыча үз мәгънәсен югалтып, ярдәмче фигыль булып йөри торган бер төркем фигыльләр кушып ясала. Мәсәлән, Ул сөйли башлый. Мин утырып торам. Син бу китапны укып чык­тыңмы? Кыярлар өлгереп киләләр.

5.6.6. Ярдәмче фигыльләр

Ярдәмче фигыльләргә иде, икән, имеш, бул, кыл фигыльләре керә. Беренчеләре и- тамырыннан ясалганнар.

Иде ярдәмче фигыле, исем, сыйфат, алмашлык, сан белән белде­релгән хәбәр янында килеп, кушма хәбәрләр ясый һәм аңа үткән заман төсмере өсти. Мәсәлән, Исәбешундагы урта мәктәптә чит тел укытучысы булып урнашу иде (М. Мәһдиев). Минемчә, элек алар өчәү иде: мәхәббәт, нәфрәт, максат (М. Мәһдиев).

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль янында килгәндә, иде ярдәмче фигыле үткән заман хикәя фигыльнең катлаулы формаларын ясый. Алда әйтеп үткәнчә, алар үткән заманның төрле төсмерләрен белдерү өчен хезмәт итәләр.

Киләчәк заман хикәя фигыль, шарт фигыль, боерык фигыль, инфинитив һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсә, теләк мәгънәсе белдерелә: Менәргә иде Урал таулары­на (җыр). Бар идең урманга, җый идең җиләк... (сөйләм).

Икән, имеш җөмләгә билгесезлек төсмере өстиләр яки кем­нән булса да ишетеп сөйләүне белдерәләр: Ат мине көтә икән(М. Мәһдиев).

Ит, сирәк очракта кыл, бул фигыльләре ярдәмендә төрле сүз төркемнәреннән тезмә фигыльләр ясала: Сеңелем миңа ярдәм итә. Улы инженер булды. Китәргә тәкъдим кылынды.

5.6.7. Фигыльләрнең төзелеше. Фигыль ясагыч кушымчалар

Төзелеше буенча фигыльләр, башка сүз төркемнәре кебек, бер­ничә төргә аерылалар.

Тамыр фигыльләр тамырдан гына тора: кил, сал, бас, мен.

Ясалма фигыльләр тамыр һәм ясагыч кушымчалардан тора: эш-лә, уй-ла, сан-а, шат-лан.

Кушма фигыльләр тамыр+тамыр һәм ясагычлардан тора: сау+бул+лаш, күз+ал+ла.

Тезмә фигыльләр ике яки өч сүздән тора: күз алдына китер, игътибар ит, кырт кис.

Фигыльнең кушма төре киң таралмаган. Төрле ярдәмче фи­гыльләр белән ясалган тезмә фигыльләр зуррак урын алып тора: гафу ит, сатып ал, уйлап тап, искә төшер, кул чап, тын ал.

Фигыльләр -ла -лә, -лан -лән, -лаш -ләш, -ай -әй, -р, -ар -әр, -а -ә, -ык, -ек, -кар -кәр, -гар -гәр, -ы -е, -да –дә,-ырда -ерда кушымча­лары ярдәмендә ясалалар. Мәсәлән; эш+лә, кадак+ла, билге+лә, тоз+ла, су+ла, уй+ла, көй+лә, сыр+ла, йомар+ла, сирәк+лэ, наз+ла, иркә+лә, үр+лә, шау+ла, гөр+лә, кочак+ла, тупас+лан, ямьсез+лән, кер+лән, ялкау+лан, ия+лән, ия+ләш, җир+ләш, автомат+лаш, кискен+ләш, хәбәр+ләш, уйн+а, тел+ә, сан+а, күг+әр, кыска+р. тат+ы, олыг+ай, сукыр+ай, күб+әй, тар+ай, тере+л, бер+ек, кич+ек, сыз+гыр, су+гар, көр+сен, ым+сын, читен+сен.

Кушма фигыльләр күп түгел, алар кушылып язылалар: саубул­лашу, буйсыну, күзаллау, ассызыклау.

Тезмә фигыльләр исем+фигыль, аваз ияртеме+фигыль, фигыль+фигыль (аналитик төзелешле) калыбы буенча ясалалар һәм аерым язылалар. Мәсәлән, аяк чалу, ачу китерү, баш тарту, ис китү, карын ачу, яфрак яру, телгә килү, искә төшү, телдән калу, күздән югалу, аһ итү, жу итү, кылт итеп, тәкъдим итү, һәлак булу, килеп чыгу, егыла язу, язып җибәрү.

5.7. Рәвеш


Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме – рәвеш була. Җөмләдә рәвеш, күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Рәвеш-төрләнми торган сүз төркеме. Мәсәлән, Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы (Г. Тукай). Егылды ул кисәктән (Г. Тукай). Кинәт яшен чытырдады (М. Мәһдиев.).

Рәвеш, билгенең билгесен белдереп, сыйфат яки рәвешне ачык­лап килергә мөмкин: Артык күп иде су. Куе зәңгәр күктә болытлар йөзә.

Рәвешләр төзелешләре буенча тамыр, ясалма, кушма һәм парлы була.

Ясалма рәвешләр махсус кушымчалар ярдәмендә ясала. Рәвеш ясау өчен түбәндәге кушымчалар кулланыла: -ча -чә (татарча, заманча), -н-ын-ен (иртән, көндезен, кышын, кичен), -лап -ләп (еллап, икәүләп, яхшылап), -лата -ләтә (акчалата, әйберләтә), -дай -дәй, -тай -тәй (уттай, алтындай, балдай), -лай -ләй (бушлай, корылай, тереләй, яшьләй).

Кушма, парлы һәм тезмә рәвешләр ике сүзне кушу (бер+аз, бер+туктаусыз), теркәү (аз-маз, иртә-кич) яисә сүзләрне ияртүле бәйләнешкә кертү (ике яклап, күңел кузгатырдай, яшь көенчә) юлы белән ясалалар.

Кайбер рәвешләр, сыйфатлар кебек, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә алалар: югарырак, ераграк, алданрак; иң югары, иң ерак, өр-яңадан.

5.7.1. Рәвешләрнең төркемчәләре


Мәгънәләренә карап, рәвешләр түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр:

1. Саф рәвешләр: әкрен, салмак, тиз, җәяү, сүнәр-сүнмәс, берьюлы,кинәт.

2. Күләм-чама рәвешләре: күп, аз, байтак, шактый, бөтенләй, сирәк, бераз, гаять.

3. Охшату-чагыштыру рәвешләре: көмештәй, мамыктай, яшьләрчә.

4. Вакыт рәвешләре: быел, кичә, элек, көзен, башта, аннары, тиздән,соң.

5. Урын рәвешләре: ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире,якын.

6. Сәбәп-максат рәвешләре: юкка, бушка, тикмәгә, юри, әрәмгә.

Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Мәсәлән, башта, аста, өстә, югарыдан, эчтән, күптән, биредә, якында, аннан, эченнән, уеннан, чынлап.

5.8. Бәйләгеч сүз төркемнәре

5.8.1. Теркәгеч

Теркәгеч – җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

Теркәгечләр ике зур төркемгә аерылалар: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

Тезүче теркәгечләр җөмлә кисәкләре һәм җөмләләр арасында җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерәләр, тиңдәш кисәкләрне һәм тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйлиләр. Мисаллар: Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә (Г. Тукай). Ул утырган бик матурлап һәм акыллыбашланып (Г. Тукай). Миңа илле яшь тулган яки туласы көннәр (М. Мәһдиев). Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын (Г. Тукай). Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар, сирәк ләкин, дөрест әйтсәм, кешелекле, хәялылар (Г. Тукай).

Да, дә, та, тә теркәгече җыю мәгънәсен белдерә, шуңа күрә аны һәм, вә теркәгечләре белән алыштырып була. Ул кабатланып та, кабатланмыйча да килә.

Да, дә, та, тә теркәгече аерым языла, ул -да, -дә, -та, -тә кушымчасыннан басым белән дә аерыла. Кушымчага һәрвакыт басым төшә, ә теркәгеч басымсыз әйтелә.

Ияртүче теркәгечләр иярчен кисәкне баш кисәккә һәм, күбе­сенчә, иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр. Ияртүче теркәгечләргә түбәндәгеләр керә: чөнки, гүя, ки, гүяки, әгәр, гәрчә, ягъни.

Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр җөмлә кисәкләре һәм җөмләләр арасында сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм аныклау кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерәләр. Мәсәлән, Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ имеш (Г. Тукай). Аның бакчасына кеше атламый, чөнки үзләре өчен оялалар (М Мәһдиев). Әгәр эшкә файдасы булса, без түзәргә дә әзер (А. Гыйләҗев).
Теркәгечләр

Тезүче

Ияртүче

Җыючы
Каршы куючы

Бүлүче

 

Һәм, вә, да-дә, та-тә, янә, тагын, ни ... ни

Ләкин, ә, әмма, тик, бәлки, вәләкин, мәгәр, исә, бары

Я, яки, яисә, әле-әле, әллә-әллә

Чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.ш.

5.8.2. Бәйлек


Бәйлек – иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти. Мәсәлән, Синең кебек эшләү, урманга хәтле бару, өй саен керү, апа белән очрашу.

Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең нинди дә булса ки­лештә торуын сорый һәм, шуннан чыгып, өч төркемгә аерыла: баш килешне сораучы бәйлекләр, юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр, чыгыш килешен сораучы бәйлекләр.

Баш килешне сораучы бәйлекләргә белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һәм башка шундыйлар керә: аның шикелле уйлау, бармак башы хәтле җиләк, тау чаклы сәлам, күпер аша чыгу.

Искәрмә: бу бәйлекләр алмашлыкларның иялек килешендә булуларын сорыйлар: безнең белән бару, сезнең өчен эшләү. Ләкин күплек санда килгән III зат һәм күрсәтү алмашлыклары, башка сүзләр кебек үк, баш килештә була: алар кебек яшәү, шулар белән күрешү, тегеләр өчен тырышу.

Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләргә таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре керә: далага таба атлау, ашыкканга күрә егылу, йортка каршы басып тору.

Искәрмә: кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре, баш ки­лештәге исем белән килгәндә, чагыштыруны, юнәлеш килешендәге исем белән килгәндә, чикне белдерәләр, шуңа күрә алар ике төркемчәгә карыйлар.

Чыгыш килешен сораучы бәйлекләргә башка, бирле, соң, элек бәйлекләре керә: әнидән башка эшләү, көздән бирле күрмәү, кичәдән соң очрашу.

5.8.3. Бәйлек сүзләр


Бәйлек сүз булып ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп кебек урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр йөри.

Бу исемнәр, бәйлек сүз булып килгәндә, икенче бер сүзгә ияреп, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булалар: инеш буена урнашу, шкаф эченнән алу, йорт алдыннан үтү, койма арасында кысылып калу, көн уртасында килү, синең аркаңда соңга калу.

5.9. Модаль сүз төркемнәре

5.9.1. Кисәкчә


Кисәкчә – аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме.

Кайбер кисәкчәләр бер генә төрле әйтеләләр: ич, бит, иң, соң, түгел, әллә; кайберләренең, кушымчаларныкы кебек, фонетик вариантлары була: гынагенә, кынакенә; да дә, та тә; -мы ме, -мыни мени, ук үк.

Кисәкчәләрнең мәгънәви төркемчәләре

Кисәкчәләр арасында бер мәгънәлеләре дә, берничә мәгънә белдерүчеләре дә бар.

I. - мы - ме, -мыни - мени кисәкчәләре сорауны белдерә; соңгыла­рында бераз гаҗәпләнү төсмере дә катнаша: Килдеңме? Караңгы­мы? Кайттыгыз дамыни?

Түгел, фигыльдән башка сүзләр янында килеп, инкарь итүне бел­дерә: син түгел, эссе түгел, аз түгел, алай түгел; һич кисәкчәсе дә инкарь итүдә катнаша: һич белмим, һич хәтерләмим, һич юк.

Бит, ич, ла лә, ләбаса лабаса кисәкчәләре раслау-ныгыту төшенчәләрен белдерәләр: белә бит, әйтте ич, килгән лә, барды ла, сөйләде ләбаса, кайткан лабаса.

-чы -че, -сана -сәнә кисәкчәләре, боерык фигыль янында килеп, үтенүне, ялваруны белдерәләр: алып бирче, әйтсәнә, карасана, борчылмасана.

-дыр -дер, -тыр -тер, әллә кисәкчәләре билгесезлек, икеләнү төсмерен белдерәләр: кемдер, кайдадыр, каяндыр, әллә кайда, килде әллә?

-гына -генә, -кына -кенә кисәкчәләре үзләре ияреп килгән сүзгә чикләү мәгънәсен өстәп киләләр: ул гына белә, кичә генә әйтте, унау гына, алай гына.

иң, тома, шыр, җете, үтә һ. б. кисәкчәләр, сыйфатлар һәм рәвешләр алдыннан килеп, артыклык дәрәҗәсен белдерәләр: иң сылу, тома сукыр, шыр җүләр, җете кызыл, үтә сизгер, ап-ак, күм-күмгәк, түм-түгәрәк, ямь-яшел.

II. Күпмәгънәле кисәкчәләрнең мәгънә төсмерләре җөмләнең бөтен мәгънәсенә яки кайсы сүз төркеме янында килүенә бәйле була: да – дә, та – тә кисәкчәсе мәгънәне көчәйтү, нәрсәгә булса да кушылу, өстәлү мәгънәсен бирү өчен, фигыльләр янында килеп, тизлекне белдерү өчен, шарт фигыль янында килеп, кире шарт мәгънәсен белдерә: син дә уйла; уйлап та карамый; беркем дә белми; автобус та килмәде; килгәч тә кер; укыгач та язып куй; яңгыр яуса да тузан басылмады.

Ук, үк кисәкчәсе, мәгънәне көчәйтү белән бергә, тизлекне белдерә: сиңа ук әйтерләр; мине үк ачуланырлар; ишеткәч үк хәбәр ит.

Әле, инде кисәкчәләре боеруны йомшарталар, аңа үтенү төсмере өстиләр: Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп (Г. Тукай); кил инде, утыр инде. Моннан тыш җөмләнең гомуми мәгънәсенә карап, башка мәгънә төсмерләре дә белдерәләр: без шундый инде; хәзер соң инде; хәзер барырга гына калды инде; кайтмадылармыни инде?

Башка кисәкчәләр белдергән төсмерләре дә, җөмләнең мәгънәсенә карап, төрлерәк булырга мөмкин.
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18


написать администратору сайта