1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Скачать 1.13 Mb.
|
5.2.5. Исемнең тартым белән төрләнүеӘйбернең кайсы затка караганлыгын махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү тартым категориясен хасил итә. Тартымның һәр заты һәм берлек-күплек саны өчен махсус кушымчалары бар.
Истә тотыгыз! 1. Җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, й+ы, й+е авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае. 2. Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән п һәм к авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы, йөрәге. 3. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы у яки ү авазы в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве. 4. -ль, -ие, -ия гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе,предприятиебез, линиясе. 5. Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы. -ныкы, -неке кушымчалары да, исемгә ялганып, тартымга якын мәгънәне, ягъни шул кушымчалы исем белән белдерелгән әйбергә (яки затка) нинди дә булса әйбернең караганлыгын белдерә. Мәсәлән, безнең авылда бөтен җирләр – колхозныкы. Әмма -ныкы, -неке кушымчасы тартым категориясе кушымчасы түгел. 5.2.6. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүеТартым белән төрләнгән исемнәр башка сүзләргә бәйләнгәндә, килеш кушымчалары белән дә төрләнәләр.
Тартымлы исемнәрнең килеш кушымчаларында аерма I һәм II зат тартымының берлеге белән төрләнгән исемнәрдә юнәлеш, ә III зат тартым белән төрләнгән исемнәрдә юнәлеш, төшем, чыгыш һәм урын-вакыт килешләренә карый. Искәрмәләр: 1. Власть, секретарь, календарь кебек сүзләр тартым белән төрләнгәндә, тартымның I һәм II зат күплек кушымчаларында беренче иҗек – нечкә, икенчесе калын була: власт+е+на, секретар+е+гыз, календар+е+быз. 2. Промышленность, секретарь, календарь кебек сүзләргә I, II, III зат берлектә тартым кушымчаларының нечкә төре, ә килеш кушымчасының калын төре ялгана: промышленност+е+ның, секретар+ең+а. 5.2.7. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре
Ясалышлары буенча исемнәр тамыр, ясалма, кушма (саф кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма) була. Ясалма исемнәр тамырга ясагыч кушымча кушып барлыкка килә. Кушма, парлы һәм тезмә исемнәр ике яки берничә сүзне кушу яки теркәү юлы белән ясала. Бу – синтаксик юл була. Кыскартылма исемнәр ясаганда, берничә сүзнең беренче хәрефләре (ТИҮ) яки беренче сүзнең беренче иҗеге һәм икенче сүз тулысынча (райсовет) алына. Кушма исемнәр – кушылып, парлы исемнәр – сызыкча аша, ә тезмә исемгә кергән сүзләр аерым языла. 5.2.7.1. Исем ясагыч кушымчаларИсемнән исем ясаучы кушымчалар. -лык -лек, -чы -че, -даш -дәш, -таш -таш: аш-лык, ком-лык, нефтьче, эш-че, авыл-даш, чор-даш. Фигыльдән исем ясаучы кушымчалар: -ма -мә,-гыч -геч, -ым -ем, -ш -ыш, -к -ак -әк, -ыч -еч, -гын -ген -кын -кен, -гы -ге -кы -ке: бүл-мә, яр-ма, катла-ма, кис-кеч, у-гыч, кыр-гыч, кер-ем, чыг-ым, утыр-ыш, җыел-ыш, төзел-еш, көрә-к, тара-к, ура-к, сыз-ык, куан-ыч, ышан-ыч, үтен-еч, чап-кын, тот-кын, ян-гын, себер-ке, пыч-кы, чәнеч-ке һ. б. Истә тотыгыз! -лык, -лек кушымчасы борын авазына беткән сүзләргә дә шул көенчә ялгана: печән+лек, утын+лык, салкын+лык. 5.2.7.2. Синтаксик юл белән исем ясалышыБу юл белән кушма, тезмә һәм парлы исемнәр ясала. Кушма исемнәр ике сүз арасында ирекле бәйләнешнең таркалуы һәм бу сүзләрнең үзара тыгыз берегүе нәтиҗәсендә туалар. Кушма исемнәр ике исемнән, сыйфат белән исемнән, сан белән исемнән, алмашлык белән исемнән, исем белән сыйфаттан гыйбарәт булалар. Мәсәлән: гөлҗимеш, сабантуй, ашъяулык, кулъяулык, ташбака, ташкүмер, ташбаш; алъяпкыч, көньяк; каракош, күкташ, аксөяк, кызылтүш, озынборын; өчпочмак, дүртпочмак, өчаяк, бишбармак, икеюллык; үзаң, үзидарә, үзмаксат; эзтабар,- башкисәр, Илсөяр, Галәмгизәр. Кушма исемнәр кушылып языла. Тезмә исемнәр аергыч белән аерылмыш мөнәсәбәте җирлегендә туалар. Алар ике исемнән һәм сыйфат белән исемнән торалар. Мәсәлән, эт шомырты, су анасы, каен җиләге, ишек алды, үги ана яфрагы; Кара диңгез, Ерак Көнчыгыш, күк күгәрчен. Тезмә исемнәр аерым языла. Парлы исемнәр ике кисәктән торалар. Бу кисәкләрнең мәгънәләренә карап, парлы исемнәр түбәндәге төрләргә бүленәләр: 1. якын мәгънәле яки синоним исемнәрдән торалар: хатын-кыз,кардәш-ыру, исәнлек-саулык, карт-коры, аш-су. 2. капма-каршы мәгънәле сүзләрдән-антонимнардан торалар: әти-әни, ут-су, әби-бабай, килем-китем, алыш-биреш, кием-салым. 3. беренче сүз генә реаль мәгънәгә ия булып, икенчесе искергән, пассивлашкан, я беренче сүзгә аваз ягыннан гына охшаш була. Мәсәлән, бала-чага, савыт-саба, им-том, егет-җилән, малай-шалай, аксак-туксак, кеше-мазар, күрше-күлән. 4. парлы сүздәге аерым сүзләр гадәттә аерым кулланылмый, икесе бергә генә бер тулы мәгънә белдерәләр: ыгы-зыгы, чыр-чу, әкәм-төкәм, эңгер-меңгер. Парлы сүзләр сызыкча аша язылалар. 5.3. СыйфатӘйбернең билгесен белдерә торган сүзләр сыйфат төркеменә керә. Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була. Морфологик яктан сыйфатлар төрләнмәүләре белән характерлы. Синтаксик яктан сыйфатлар, күбесенчә, аергыч һәм хәбәр вазифасын үтиләр. Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар җиңел исемләшәләр һәм килеш, тартым, сан белән төрләнәләр. Сыйфатларны, мәгънәләренә һәм кайбер грамматик үзенчәлекләренә карап, асыл һәм нисби сыйфатларга бүләләр. Асыл сыйфатлар әйбернең саф билгесен белдереп, аны төсе, физик билгесе, характеры, эчке билгесе, күләме, зурлыгы аша ачыклыйлар. Мәсәлән, кызыл, яшел, сары, күк, аксак, сукыр, юаш, нечкә, кыю, усал, тәкәббер, юан, тәмле, баллы, әче, каты, озын, кыска, тар, киң. Нисби сыйфатлар бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, фәнни хезмәт, көзге урман, сәяси караш, аграр мәсьәлә. Асыл сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнәләр. |