1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Скачать 1.13 Mb.
|
5.9.1.1. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы1. Кайбер кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән һәрвакыт алда килә. Мондый кисәкчәләр өч төрле языла: а) артыклык дәрәҗәсе ясый торган өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла: өр-яңа, чем-кара, ямь-яшел, күм-күмгәк; б) иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә кисәкчәләре аерым языла: иң зур, нәкъ үзе, җете кызыл, тома сукыр, шыр ялангач, үтә зур; в) һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һичкайчан, һич әйтми, һич белмәгән, һич юк. 2. Кисәкчәләрнең икенче төре үзләре бәйләнгән сүздән һәрвакыт соң килә. Алар ике төрле языла: а) гына, генә, кына, кенә; ук, үк; да, дә, та, тә; ла, лә, лабаса, ләбаса; бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла: ул гына, әйткәч үк, барганда да, белә лә, килдем лабаса, керде бит, әйтте ич, сары түгел; б) -мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла: беләсенме, күрмәдеңмени, кайтмадымыни, язгандыр, күрче, әйтсәнә. 3. Кисәкчәләрнең өченче төре – әле, әллә, инде, хәтта, соң үзләре бәйләнгән сүздән алда да, аннан соң да киләләр. Алар һәрвакыт аерым языла: бир әле, әйттеләр әллә, күчтеләр инде, иртә әле, хәтта көнләшәм дә, белсә соң, кердеңме соң? 5.9.2. Хәбәрлек һәм модаль сүзләрСөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланылып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар. Алар җөмләдә раслау, кирәклек, тиешлек, мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр. Аларга түбәндәгеләрне кертеп була: бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, мә, ярый, ярар, ярамый, имеш, икән. Мәсәлән, Абый, мә әле, син борып кара (Ф. Хөсни). – Утыз икенче бүлмәгә, өйдәдер бит! – Юк (Г. Ибраһимов).... сәламәтлек ныгый, көч арта, кәеф яхшыра, рух күтәрелә – тагын ни кирәк? (Ә. Еники.) Мин аларны тыңларга ... тиеш түгелмени? (Ә. Еники.) ... менә утыз биш ел инде безнең очрашканыбыз юк (Ә. Еники) . – Ярый, җитәр, яхшы чакта аерылышыйк, туган! (Ә. Еники.) Башкача мөмкин түгел (Ә. Еники). Хәбәрлек сүзләр исемләшеп килгәндә, тартым һәм килеш кушымчалары ала; кайберсе, фигыль кебек, барлык-юклык һәм заман кушымчалары алып формалаша: Иле барның көне бар (мәкаль). Ә нәрсә укырга кирәклеген мин үзем сезгә күрсәтеп бирермен (Ә. Еники). Юкка мин үзем дә тук (әйтем). Шундый уйлардан, шундый өметтән башка яшәүнең мәгънәсе дә юктыр шикелле (Ә. Еники). Ярый, сүз күпкә китте, инде нокта куярга да ярый торгандыр (Ә. Еники). Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе – модаль сүзләр – җөмләдә кереш сүз вазифасында йөри. Мәсәлән, димәк, ихтимал, шиксез, гафу итегез, ниһаять, кара, тукта, минемчә, синеңчә, зинһар, бердән, гадәттә, никтер, табигый һ. б. 5.9.3. ЫмлыкларКешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләрне ымлыклар дип атыйлар. Ымлыклар, башка сүз төркемнәреннән аермалы буларак, атау вазифасына ия түгел; алар кешенең чынбарлыкка хисси мөнәсәбәтен, кичерешләрен турыдан-туры белдерәләр. Ымлыкларны ике төркемгә бүләләр: эмоциональ ымлыклар, императив ымлыклар. Эмоциональ ымлыклар кешенең төрле хисләрен, кичерешләрен, кәефен белдерәләр. Алар уңай һәм кире кичерешләр булырга мөмкин: аһ, ай-һай, ура, и, и-и-и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм. Эмоциональ ымлыкларның бер төре кешенең уйлануын, раслау, сорау, хуплау, канәгатьсезлек һ. б. хисләрен белдерә.Мәсәлән, Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер! (Ә. Еники.) Ах, аңласагыз иде сез! (Ә. Еники.) һай, кыз чаклар! Үтте инде,үтте! (Ә. Еники.) И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит... (Г. Тукай.) Императив ымлыклар кешенең ихтыярын, теләген белдерәләр. Аларга боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас. Мәсәлән, әйдә, алло, чү, тсс, һайт. Хайваннарны, кошларны чакыру да шул ук ымлыкларга керә. Сез көлмәгез, яме! (Ә. Еники.) –Җәле, иптәш, ни ишеттең?.. (Г. Тукай.) – Йә, җавап бир, шомлык (Ф. Хөсни). – Йә, йә, кыланма (М. Мәһдиев). – Әйдә, чәй куям (М. Мәһдиев). 5.10. Аваз ияртемнәре Аваз ияртемнәре – кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга охшатылып ясалган сүзләр. Мәсәлән, Менә бер көнне ачык зәңгәр салкынча күк гөмбәзеннән сихри авазлар ишетелде: – Торыл- лыйк! Торыл- лыйк! Торыл- лыйк! (М. Мәһдиев.) Ат мине көтә икән. – Оһ-һы-һы, – дип дәшеп үк куйды (М. Мәһдиев). – Өм-м-м! Өм-м-м! – дип рәнҗи, әллә үпкәли ул (сыер) Илһамиягә. – Өм-м-м! (М. Мәһдиев.) Аваз ияртемнәреннән чынбарлыкның төрле күренешләрен образлы чагылдыру өчен килгән образ ияртемнәрен аерып карарга кирәк. Мәсәлән, Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, яшел хәтфә шикелле итә җем-җем (Г. Тукай). Ялт! Хәмит абзыеңның кулында инде кайрак, пычак Гали пәкесенә әверелә (М. Мәһдиев). Ялт-йолт итәр, ялмап йотар (табышмак). Эчем жу итеп китте (сөйләмнән). Кылт итеп исемә төште (сөйләмнән). 6. Синтаксис Синтаксис (syntaxic) – грек сүзе һәм ул төзелеш, төзү мәгънәләрен белдерә. Телнең морфология һәм сүз ясалышы бүлекләре белән бергә үзара бәйләнештә яшәп, тел гыйлеменең грамматика фәнен тудыра. Синтаксис сүзләрнең һәм сүз формаларының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен билгели. Синтаксик берәмлекләр төзүдә морфологик берәмлекләр – сүз һәм сүз формалары катнаша. Синтаксис фәне теге яки бу телнең сөйләм телен өйрәнүче фән. Сөйләм – гаять катлаулы күренеш. Аны тулаем алып өйрәнеп булмый, шуңа күрә аны махсус синтаксик берәмлекләр ярдәмендә өйрәнәләр. Хәзерге синтаксис фүнендә төп берәмлекләргә җөмлә, сүзтезмә, синтагма, кушма җөмлә, синтаксик бөтен, текст кебек берәмлекләрне кертеп карыйлар. Сөйләмнең иң зур берәмлеге дип тест таныла, чөнки анда сөйләмгә хас барлык үзенчәлекләрне дә табарга мөмкин. 6.1. Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше һәм аларның төрләре Сөйләмдә сүзләр бер-берсенә бәйләнеп, сөйләм барлыкка китерәләр. Әлеге бәйләнешләрне 2 зур төркемгә бүлеп карыйлар: Тезүле бәйләнештә сүзләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта аларның урыннарын алыштырып була. Тезүле бәйләнеш тезү, санау, каршы кую интонациясе һәм тезүче теркәгечләр ярдәмендә белдерелә. Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.(Г. Тукай) Әлеге җөмләдә тезүле бәйләнеш тезүче теркәгеч ярдәмендә белдерелә. Тезүле бәйләнеш үзе генә сөйләм барлыкка китерми. Бәйләнешле сөйләм барлыкка килсен өчен, сүзләр бер-берсенә буйсынып килергә, ягъни ияртүле бәйләнеш булырга тиеш. Ияртүле бәйләнештә торган сүзләрнең берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, димәк иярүче һәм ияртүче сүзләр була. Минем әни - әни сүзе минем сүзен ияртеп килә. Яратып карый – карый сүзе яратып сүзен ияртеп, буйсындырып килә. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин: 1. Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда бер сүз икенче сүз турында нәрсәдер хәбәр итә. Бу очракта җөмлә барлыкка килә. Дөнья матур. Син эшлисеңме? Көн кояшлы. 2. Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда бер сүз икенче сүзне ачыклап, конкретлаштырып килә. Әлеге мөнәсәбәт сүзтезмә барлыкка китерә, ләкин җөмлә төзи алмый. Эштән кайту, кызыл юл, язу өстәле. 3. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда бер сүз икенчесенә өстәмә төгәллек, аныклык биреп килә. Гадәттә ияртүче сүздән соң урнаша. Ачыклаулы бәйләнеш белән бергә генә килә ала. Галимҗаннарның күрше малае – Ильяс атлы – бигрәк шук инде. |