Главная страница

1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


Скачать 1.13 Mb.
Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Дата21.09.2021
Размер1.13 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
ТипДокументы
#235128
страница17 из 18
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

6.7.1. Бер составлы фигыль җөмләләр

Бер составлы фигыль җөмләләрдә һәрвакыт үтәүчегә ниндидер мөнәсәбәт белдерелә: үтәүче я билгеле, я билгесез була, я гомумиләштерелә, яисә үтәүче бөтенләй күз алдында тотылмый.


6.7.2. Атау җөмләләр

Әйбернең, күренешнең булуын хәбәр итә торган һәм баш кисәге исем (сыйфат, рәвеш) белән белдерелгән җөмләләрне атау җөмлә дип атыйлар. Хәбәрлек исем белән белдерелә. Исемнәргә иде, икәнкебек ярдәмлекләр дә ялганып килергә мөмкин. Мәсәлән, Кара бәрхеттәй төн. Кайдадыр таулар, кайдадыр диңгез. Күк­тә ерак йолдызлар... Бөтен галәмендә кеше язмышында һич кайгысы булмаган ваемсыз тирән тынлык һәм тынычлык (Ә. Еники).

6.7.3. Сүз җөмләләр

Бер сүздән торып, җәенкеләнә алмый торган бер составлы җөмләләрне сүз җөмлә диләр. Аларны я ия, я хәбәр, я аергыч, я башка кисәккә тиңләп булмый. Алар сөйләүченең сөйләмгә, сөйләм эчтәлегенә төрле реакциясен белдерәләр: раслыйлар, инкяр итәләр, кире кагалар, төрле тойгыларны белдерәләр. Мондый җөмләләр сөйләмдәге һәм матур әдәбияттагы диалогларда кулланылалар. Алар хәбәрлек сүзләр, бәяләү сүзләре, ымлык, аваз ияртемнәре, төрле кисәкчәләр белән белдереләләр. Мәсәлән, Монда ничек, сөйләшеп булырмы?– Юк (X. Сарьян). Әйдә,– диде яшьти (М. Мәһдиев). Әби нидер кыстырырга җыенган иде:-Ярар!..-дип, карт бер җилкенеп алды (М. Госманов) .– Әйе шул,– ди Гайшә апа шигырь­нең мәгънәсен аңлатып (М. Госманов). Ялт!Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар ( М. Мәһдиев).

 6.8. Кушма җөмлә

Кимендә ике җөмләнең үзара грамматик бәйләнештә килгән төренә кушма җөмлә диләр. Кушма җөмләләр ике төрле бәйләнештә була алалар: тезүле һәм ияртүле.

Тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр тезмә кушма җөм­ләләр, ияртүле юл белән бәйләнгәннәре иярченле кушма җөмләләр дип йөртеләләр.

6.8.1. Тезмә кушма җөмләләр

Тезмә кушма җөмләләр теркәгечле һәм теркәгечсез төр­ләргә бүленәләр.

Урам ягыннан аяк тавышы ишетелде, һәм капкадан Гыйрфан мулла кайтып керде. (РМөхәммәдиев) – теркәгечле.

Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас. (Мәкаль) – теркәгечсез.

6.8.2. Иярченле кушма җөмләләр

Иярченле кушма җөмләләр бәйләүче чараларына карап, синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләргә бүленәләр.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдә­мендә ияргән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала. Аларны бәйләүче чаралар өч төрле була:

1. кушымчалар (килеш, шарт, сыйфат, хәл фигыль кушымчалары һ.6.).

Балалар чыгып киткәч, өй эче тынып калган күк булган иде (Р.Тәхфәтуллин).Таң беленүгә, ул торып йөри башлады. (Р.Тәхфәтуллин)

2. бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр (кебек, өчен, белән; күрә, карамастан һ.6.).

Тау ярыйсы гына текә булуга карамастан, чаңгы эзләре таушалган (Г.Әпсәләмов). Идел буе үзеңнең туган-үскән җирең булганга күрә, алмасы да тәмле булып тоела торгандыр. (И.Гази).

3. янәшә тору чарасы.

Эше барның, ашы бар. (Мәкаль) Үзебез азат иткән шәһәрләрнең киләчәген бүген күреп кал. (С.Хәким)

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бер генә төрле тыныш билгесе – өтер куелырга мөмкин.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала. Аналитик иярчен җөмләләрне бәйләүче чаралар өч төрле була:

1. ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр (чөнки, гүя,әгәр, гәрчә, әйтерсең һ.6.).

Нәби авылда, үз постында кала, чөнки ул дан өчен дә, шөһрәт өчен дә эшләми. (Ф.Миң-
нуллин).


2. мөнәсәбәтле сүзләр (парлылар: кем-шул, нинди-шундыйһ.6.; ялгызаклар: шул, шундый, шулай һ.6.).

Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. (Җыр) Ындырында ни булса, келәтендә шул булыр. (Мәкаль)

3. көттерү интонациясе.

Белеп тор: озакламыйча болын буеннан асфальт юл уздырырлар.

Мөнәсәбәтле сүзләр – иярчен җөмләләрне алыштырып килә торган алмашлыклар.

 6.8.2.1. Иярченле кушма җөмләләрнең төрләре

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Иярчен ия җөмлә, күбесенчә, аналитик була һәм баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, китеркәгече һәм көттерү паузасы аша бәйләнеп килә: Кем эшләми, шул ашамый (Мәкаль) Синтетик төре: Беләге юан берне егар, белеме күп меңне егар. (Мәкаль)

Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләнең хәбәре урынында килеп, мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән хәбәрнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Һәрвакыт аналитик була. Баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, китеркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнә. Мәсәлән, Түләве нинди, эше шундый. (Мәкаль)

Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бел­дерелгән тәмамлыкның конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синте­тик төре юнәлеш килеше кушымчалары һәм дипбәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнә: Шундый оста куллы гармунчы булырсың дип, һич тә уйламый идем. Аналитик тәре мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ки теркәгече ярдәмендә бәйләнә: Зур бурычлар тора алгы көндә, шул турыда язасы бар.

Иярчен аергыч җөмлә я турыдан-туры баш җөмләнең аергычы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый. Мәсәлән, синтетик төре: Эше юк кеше тоташ йоклый (К. Насыйри). Аналитик төре: Бә­хетле шундый буладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә. (Г. Тукай)

Иярчен хәл җөмләләр

Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын турыдан-туры яисә баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклау аша белдерә.

Синтетик вакыт җөмлә: Сугыш беткәч, батыр күбәер. (Мәкаль) Аналитик төре: Кайчан әйтсәң, шул вакытта килермен.

Иярчен урын җөмлә баш җөмләдәге эшнең урынын я турыдан-туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән урын хәлен ачыклау аша белдерә. Синтетик төре: Ат аунаган җирдә төк кала. (Мәкаль) Аналитик төре: Кыз кайда булса, егет тә шунда булырга тырышты.

Иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең сәбәбен я турыдан-туры белдерә, я мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән сәбәп хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре: Ял көне булгач, халык шактый күп җыелган иде. Аналитик төре: Ләкин безгә аларны күрергә туры килмәде, чөнки без кайтып киттек.

Иярчен максат җөмлә эш яки хәлнең максатын я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген ачыклый.

Синтетик төре: Әнисе килеп җитсен дип, ул телеграмма сугарга булды. Аналитик төре: Шуның өчен, иптәш, кул куябыз бүген: кара болыт капламасын туган илнең күген. (Ә. Ерикәй)

Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән рәвеш хәлен ачыклап килә. Синтетик төре: Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустыңбулсын. (Мәкаль) Аналитик төре: Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш! (Г. Тукай)

Иярчен күләм җөмлә эш яки хәлнең күләмен я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белдерелгән күләм хәлен ачыклап килә. Синтетик төре: Бакчадагы чәчәкләр кеше күзе карап туя алмас дәрәҗәдә матур булып утыралар. Аналитик төре: Кояш шулкадәр мул, еракта әллә ничә офык ясалган. (Ә. Еники)

Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш яки хәлне турыдан-туры белдерә яисә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәленең эчтәлеген ачыклап килә. Синтетик төре: Хәрабәләргә озак карап торсаң, тын кысыла башлый. (М. Юныс) Аналитик төре: Газинур, бәлки, әйләнеп тә кайтмас,шулай булса Миңнурыйга бик авыр булачак. (Г. Эпсәләмов)

Иярчен кире җөмлә көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә. Синтетик төре: Юл нинди генә кыен булмасын, алар түзделәр. Аналитик төре: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г. Бәширов)

Иярчен аныклагыч җөмлә баш җөмләдән аңла­шылган берәр төшенчәне, фикерне аныклап килә. Аналитик төрдә була. Синтетик төре: Күргән төшем ырас килде: Сезне күреп шатландым. (Җыр)

6.8.3. Катлаулы кушма җөмләләр

Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмләләрне катлаулы кушма җөмләләр дип атыйлар. Икедән артык җөмләләр тезүле бәйләнештә булсалар күп тезмәле иярченле кушма җөмлә барлыкка килә.

Иярчен җөмләләре берничә булган иярченле кушма җөмлә күп иярченле кушма җөмлә дип атала. (1) Язлар җиткәч, (2) кояш карый башлагач, (3) без кырларга чыгарбыз.

Төзелешләре ягыннан күп иярченле кушма җөмләләрнең дүрт төре бар: тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле.

1. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләнең бер үк кисәген бер үк яктан ачыклыйлар, бер үк сорауга җавап бирәләр:

Ямансулап калсам мин еракта,

Үзәгемә үтсә салкыннар,

Җылысына кайтып сыенырга

Республикам, туган халкым бар. (Н. Хисамов)

2. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләне төрле яктан ачыклыйлар, төрле сорауга җавап бирәләр.

Каләме үткен кеше кылычы үткенне җиңә. (Мәкаль)

3. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләгә бер-бер артлы иярәләр.

Иң-иң мөһиме шул иде янә: Сәлим хан тәхеткә утыргач, берәү дә, зурдан кубып, Болгарга яу килмәде. (М. Хәбибуллин)

4. Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә алдагы өч төр бәйләнешнең комбинацияләре урын ала:

Агарып таң атканда,

Кызарып кояш чыкканда,

Күңеле үскән Кыпчак би,

Тагын килеп мәйданга,

Чыгып басты гөрс итеп. ("Идегәй")

 Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип атала. (/) Көн эссе булса да, (2) Хәдичәттәй яшел ефәк бөркәнгән, (3) шәл чуклары җиргә кадәр салынган (Г.Әпсәләмов)

Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу нәтиҗәсендә бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмлә тезем дип атала. Күбрәк шигъри әсәрләрдә кулланыла.

Өлешләре арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләре һәм грамматик мәгънәләре белән бер-берсенә якын торган, ләкин төзелешләре һәм бәйләүче чаралары белән аерыла торган сүзтезмә һәм җөмләләрне синтаксик синонимнар диләр. Мәсәлән, укырга килү, укырга дип килү, укыр өчен килү – синоним сүзтезмәләр. Кем эшләми, шул ашамый. Эшләмәгән ашамый – синоним җөмләләр, ягъни синтаксик синонимнар.

7. Лингвистик анализ ясау тәртибе

7.1. Фонетик анализ ясау тәртибе

  1. 1. Сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны күрсәтү.

  2. 2. Сүзнең транскрипциясен күрсәтү

  3. 3. Аваз һәм һәрефләр санын билгеләү.

  4. 4. Аваз һәм хәрефләрне рәттән санап чыгу.

  5. 5. Авазларга характеристика бирү.

  6. 6. Сүздәге аваз үзгәрешләрен күрсәтү, сингармонизм законын билгеләү.

 Үрнәк

Яшьлек

  1. 1. Яшь-лéк

  2. 2. [йәшлек]

  3. 3. авазлар – 6: [й], [ә], [ш], [л], [е], [к], хәрефләр: я, ш, ь, л, е, к

  4. 4. [й] – тартык аваз, яңгырау, тел уртасы

[ә] – сузык аваз, алгы рәт, иренләшмәгән, озын, түбән күтәрелешле

[ш] – тартык аваз, саңгырау, тел алды

[л] – тартык аваз, яңгырау, сонор, тел алды

[е] – сузык аваз, алгы рәт, иренлшмәгән, кыска, урта күтәрелешле

[к] – тартык аваз, саңгырау, тел арты

5. Сингармонизмга буйсынган


7.2. Cүз төзелешен тикшерү тәртибе

1. Сүзне җөмләдән алып, мәгънәле кисәкләргә таркату, аның ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтү.

2. Сүзнең тамырын табу, мисалга 2-3 тамырдаш сүз уйлап әйтү.

3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен әйтү.

4. Нигезен күрсәтү.

Дуслык ашта беленми, эштә беленә. (Мәкаль)

Дуслык – дус-лык, ике өлештән тора: дус – тамыр, -лык – сүз ясагыч кушымча; тамырдаш сүзләр: дуслашу, дускай.

Ашта – аш-та, ике өлештән тора: аш – тамыр, -та – төрләндергеч кушымча (килеш кушымчасы); тамырдаш сүзләр: ашлык, ашамлык, ашау.


7.3. Морфологик анализ ясау тәртибе

7.3.1. Исемгә морфологик анализ ясау

  1. 1. Сүз төркеме.

  2. 2. Ясалышын билгеләү (тамыр, ясалма), төзелеше (кушма, тезмә, парлы).

  3. 3. Ялгызлык яки уртаклык булуын күрсәтергә.

  4. 4. Саны (күплектә, берлектә).

  5. 5. Килеше, мәгънәсе.

  6. 6. Тартым белән төрләнү-төрләнмәве, заты, саны, кайсы сүзгә каравы.

  7. 7. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Үрнәк

Әниемнең куллары иң йомшак.

Әниемнең – исем, тамыр, уртаклык, берлек санда, иялек килештә, I зат берлек сан тартым белән төрләнгән, аергыч.

куллары – исем, тамыр, уртаклык, күплек санда, баш килештә, III зат берлек сан тартым белән төрләнгән, ия.

7.3.2. Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибе

  1. 1. Сүз төркеме.

  2. 2. Ясалышы.

  3. 3. Кайсы сүзгә каравы (сыйфатланмыш).

  4. 4. Дәрәҗәсе.

  5. 5. Исемләшкән очракта: сан, килеш, тартым.

  6. 6. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Үрнәк

Мәктәп бакчасы быел да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.

аллы-гөлле – сыйфат, ясалма, парлы, чәчәкләргә сүзен ачыклый, гади (төп) дәрәҗә, аергыч

7.3.3. Санга морфологик анализ ясау тәртибе

  1. 1. Сүз төркеме.

  2. 2. Ясалышы.

  3. 3. Сан төркемчәсе.

  4. 4. Саналмышы.

  5. 5. Исемләшсә - сан, килеш, тартым.

  6. 6. Җөмлә кисәге.

Үрнәк

Укытучы безгә икешәр дәфтәр алып килергә кушты.

икешәр – сан, тамыр, бүлем саны, дәфтәр сүзен ачыклый, хәл.

7.3.4. Рәвешкә морфологик анализ ясау тәртибе

  1. 1. Сүз төркеме.

  2. 2. Ясалышы.

  3. 3. Рәвеш төркемчәсе.

  4. 4. Кайсы сүзне ачыклап килүе.

  5. 5. Җөмлә кисәге.

Шул бабай безгә бераз гына орлыклар бирде.

бераз – күләм-чама рәвеше, тамыр, бирде сүзен ачыклый, күләм хәле.

 7.3.5. Алмашлыкка морфологик анализ ясау тәртибе

  1. 1. Сүз төркеме.

  2. 2. Ясалышы.

  3. 3. Төркемчәсе.

  4. 4. Төрләнешен ачыкларга (кайсы сүз төркемен алыштыруына карап).

  5. 5. Җөмлә кисәге.

 Үрнәк

Кайда татулык, шунда тынычлык

Кайда – сорау алмашлыгы, тамыр, исемне алыштырып килә, урын-вакыт килешендә, берлек санда, урын хәле

Шунда – күрсәтү алмашлыгы, тамыр, исемне алыштырып килә, урын-вакыт килешендә, берлек санда, урын хәле.

7.3.6. Фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе

  1. 1. Сүз төркемен билгеләү.

  1. 2. Ясалышы.

  1. 3. Затка мөнәсәбәтен ачыклау.

  2. 4. Төркемчәсен билгеләү.

  3. 5. Барлыкта-юклыкта булуын ачыклау.

  4. 6. Юнәлешен билгеләү.

  5. 7. Зат-санын билгеләү.

  6. 8. Заманын (булса) билгеләү.

  7. 9. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Үрнәк

Иртә торгач та үрдәк тамагын туйдырган да юлга чыккан.

Торгач – тамыр фигыль, затланышсыз, III төр хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлеш, зат-сан белән төрләнми, җөмләдә хәл булып килә;

тамагын туйдырган, юлга чыккан - тезмә фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, барлыкта, йөкләтү юнәлеше, ΙΙΙ зат берлектә, билгесез үткән заман, җөмләдә хәбәр булып килә.

7.4. Сүзтезмәләргә синтаксик анализ

1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алу.

2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерү: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтү, аларның нинди сүз төркемнәре белән белде­релүен билгеләү, бер-берсенә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүләрен аңлату.

3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау.

7.5. Җөмлә кисәкләрен тикшерү тәртибе

7.5.1. Баш кисәкләр

Ияне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

Хәбәрне табарга, аның төрен һәм бирелешен аңлатырга.

7.5.2. Иярчен кисәкләр

Тәмамлыкны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди со­рауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Аергычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Хәлне табарга, төрен билгеләргә, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Аныклагычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.


7.6. Җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү

7.6.1. Гади җөмлә

  1. 1. Җөмләнең гади икәнлеген билгеләү.

  1. 2. Җәенкеме-җыйнакмы булуын билгеләү.

  1. 3. Тулымы-кимме булуын ачыклау.

  2. 4. Составы ягыннан төрен аңлату.

  3. 5. Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләү.

  4. 6. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу-булмавын ачыклап әйтү.



7.6.2. Тезмә кушма җөмлә

  1. 1. Җөмләнең тезмә кушма икәнлеген әйтергә, аның эчендәге аерым җөмләләрне аерып күрсәтү.

  1. 2. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтү, бәйләүче чараларын күрсәтү.

  1. 3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында тыныш билге­сенең ни өчен куелуын аңлату.

  2. 4. Җөмләнең төзелешен күрсәтеп схема төзү.



7.6.3. Иярченле кушма җөмлә

  1. 1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнлеген әйтү, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтү.

  1. 2. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтү.

  1. 3. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлату.

  2. 4. Җөмләнең төзелешен күрсәткән схема төзү.

7.6.4. Күп иярченле кушма җөмлә

1. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтү, соңгыларының төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтү.

2. Схема төзү.

3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләү.

7.6.5. Катнаш кушма җөмлә

1. Икедән артык җөмлә табып күрсәтү, алар арасында тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә булуын исбатлау, бәйләүче чараларны билгеләү.

2. Тезүле бәйләнешнең баш һәм гади җөмләләр арасында булуын әйтү.

3. Схема төзү.

4. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләү.

Җөмлә кисәкләрен һәм гади җөмләне тикшерү үрнәкләре

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте. (М. Мәһдиев)

Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә; составын­да тиңдәш ияләр (кичләр, төннәр) һәм тиңдәш аергычлар (йом­шак карлы, ябалак карлы) бар.

Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән бирелгәннәр;

үтте - гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя фигыль белән бирелгән;

йомшак ябалак карлы, кышкы – аергычлар, кичләр сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән би­релгәннәр;

озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән бирелгән;

шундый – аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җа­вап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;

уйлар эчендә – рәвеш хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән бирелгән.

ЭЧТӘЛЕК

 1. Тел гыйлеме

 1.1. Тел гыйлеме

1.2. Фонетика

1.3. Лексика

1.4. Грамматика

1.5. Сүз ясалышы

1.6. Пунктуация

 2. Фонетика

2.1. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18


написать администратору сайта