Главная страница

1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


Скачать 1.13 Mb.
Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
Дата21.09.2021
Размер1.13 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
ТипДокументы
#235128
страница15 из 18
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

6.2. Җөмлә


Сөйләмнең төп берәмлеге җөмлә сүзләрнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге җөмлә дип атала.

Җөмләләрнең төп үзлекләре:

  1. 1.      хәбәрлек – нәрсә дә булса турында хәбәр итү

  2. 2.      модальлек – чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү (битараф, хис-кичерешне белдерү)

  3. 3.      сүзләрнең билгеле бер тәртиптә килүе

  4. 4.      билгеле бер интонация белән әйтелү

6.3. Интонация һәм аның роле

Интонация – сөйләмдә тавышның хәрәкәте: күтәрелүе, төшүе, көчәюе, әкренәюе, тынышлар ясау. Аның компонентлары - пауза (тыныш), логик басым, фраза басымы, тойгы басымы, сөйләм көе.

Сөйләмдә мәгънәгә бәйле рәвештә паузалар ясала. Пауза сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен, җөмләләрне бер-берсеннән аера.

Фраза басымы – мәгүнә ягыннан бәйләнгән сүз һәм сүзтезмәләрне (синтагмаларны) бер басым астына алып әйтү. Фраза басымын үзгәртсәк, мәгънә дә үзгәрә.

Хәкимҗан бабай / улы Равилнең малаен / бакчага алып китте.

Хәкимҗан бабай улы / Равилнең малаен / бакчага алып китте.

Хәкимҗан бабай улы Равилнең малаен / бакчага алып китте.

Логик басым – җөмләдә иң әһәмиятле бер сүзгә төшә.

Бу гөлне ярангөл дип атыйлар.

Тойгы басымы аерым сүзгә төшеп сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерә. Бераз сузылыбрак әйтелә. Авыл ә-ә-нә тегендә.

Интонациянең берничә төре бар:

Дөньяда биш меңнән артык тел бар.

  • -         күтәрелү интонациясе әкренләп күтәрелеп бара һәм иң югары ноктасында туктап кала. Әллә мин башка кешеләрдән кимме?

  • -                     төшүче интонация булганда тавыш югары ноктадан башланып, әкрен генә түбән төшә. Яшисе, мең миллион ел яшисе килә!

  • -         Катнаш интонация булганда тавышның күтәрелү өлеше дә, төшү өлеше дә төрлечә булырга мөмкин.

Көенә карап, хәбәр итү, каршы кую, санау, көттерү, аныклау интонаөияләре дә булырга мөмкин.

6.4. Сүзтезмә

Үзара бәйләнешкә кереп, ике яки берничә мөстәкыйль сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала. Сүзтезмә бер әйберне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып төгәлрәк итеп атый. Сәгать – стена сәгате, кул сәгате, өстәл сәгате.

Сүзтезмә ике өлештән тора. Әйберне, затны, эшне, күренешне һ.б. турыдан-туры атаган сүз ияртүче сүз була (сәгать). Иярүче сүз иртүчедән сорау куеп аңлашыла: сәгать нинди?

Сүзтезмәләрне 3 яктан характерлап була:

  1. 1.      кайсы сүз төркеме кайсы сүз төркемен ияртеп килгән

  2. 2.      сүзтезмәдәге сүзләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгән

  3. 3.      сүзтезмәдәге сүзләр арасында нинди мәгънә мөнәсәбәтләре урнаша

6.5. Җөмләләрне төркемләү принциплары

  1. 1.      Грамматик яктан таркала алу-алмауларына карап, җөмләләрне грамматик таркала һәм грамматик таркалмый торган җөмләләргә бүләләр.

Сентябрьнең алтын кояшлы бу көннәрендә дөньяны бәрәңге сабы исе баса.(М. Мәһдиев) – грамматик кисәкләргә таркала торган җөмлә.

  • -         Беләсеңме?

  • -         Юк

  • -         Ул беләме?

  • -         Әйе - грамматик кисәкләргә таркалмый торган җөмләләр.

Таркалмый торган җөмләләр күбрәк диалогик сөйләмдә очрыйлар.

  1. 2.      Әйтү максатына ягыннан җөмләләр хикәя, сорау, боерык (өндәү) һәм тойгылы җөмләләргә бүленәләр.

  • -         хикәя җөмләләр тыныч, салмак әйтелә; эш-хәл турында хәбәр итә. Гадәттә хәбәр белән тәмамлана: Мин иртүк балык тотарга киттем.

  • -         сорау җөмләләр һәрвакыт сорау интонациясе белән әйтелә һәм сорау алмашлыклары, сорау кисәкчәсе (-мы, -ме) ярдәмендә ясала: Бүген сез театрга барасызмы?

  • -         боерык җөмләләр сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки тыелырга кушуын белдерә: Син эшне бүлдермә!

  • -         тойгылы җөмләләр көчле тойгы белән әйтеләләр: Нинди матурлык? Андый җөмләләрдә кире сүз тәртибе дә кулланырга мөмкин.

  1. 3.      Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленә. Инкяр җөмләләренең махсус күрсәткечләре бар (-ма, -мә, түгел, юк).

Көтә иде ул бәйрәмен (Г. Ахунов). Бу инде чыннан да утырып җиткән егет иде (Ә. Еники). – раслау җөмләләре

Бары тик Нургали генә боларны ишетмәде (М. Мэһдиев). Бер дә андый уең юк иде бит әле, Локман? (X. Сарьян.) – инкяр җөмләләр.

Раслау һәм инкяр мәгънәләре татар телендә, бигрәк тә җанлы сөйләмдә, башка бик күп төрле чаралар белән дә белдерелә алалар. Әмма аларның билгеле бер контекстта билгеле бер интонация белән әйтелүе кирәк. Мәсәлән, Ник очрашмасыннар, очрашалар иде (А. Гыйләҗев).Аңлашылмаган кая! –дип дәррәү кузгалды ме­ханизаторлар (М. Хәбибуллин). Кызыл тел ни сөйләмәс (Мәкаль).

  1. 4.      Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап, җөмләләр җыйнак һәм җәенке җөмләләргә аерылалар. Мәсәлән, Апа йоклый (Ә. Еники). Мин йоклый алмыйм (Г. Тукай). Мин тиз-тиз киендем дәмәктәпкә йөгердем (X. Сарьян).

  2. 5.      Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап (баш кисәкләр – ия белән хәбәргә бәйле), җөмләләрне бер составлы һәм ике составлы җөмләләргә бүләләр.

Оештыручы үзәге бер булган һәм икенчесен өстәп булмый торган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала. Мәсәлән, Көзге кич. Тышта җил, яңгыр (Ә. Еники). Бу җөмләләрдә бер оештыручы үзәк кенә бар. Бу оештыручы үзәк исемнәр белән белдерелгән: кич, җил, яңгыр. Монда икенче оештыручы үзәкне өстәп куеп булмый. Фигыльләр оештыручы үзәк булып килгәндә дә шундый ук хәл. Мәсәлән, Ну, йокланылган да соң инде төнлә. Чак торылды (М. Мәһдиев) дигән җөмләдә икенче оештыручы үзәкне – ияләрне өстәү мөмкин түгел.

6.      Хәбәрлекнең санына карап, җөмләләрне гади һәм кушма җөмләләргә бүләләр.

Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә – гади. Клуб чатыннан өске урамга тыкрык менеп китә иде (X. Сарьян)

Ике яисә икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә була. Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә... (Ә. Еники.) Тегермән стеналарына ак пудра кунган, моны безнең авылда «порак оны» дип йөртәләр.

7.      Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләләрне тулы һәм ким җөмләләргә бүлеп йөртәләр.

Мәсәлән, – Алтынчы ноябрь көнне Мәгъдән Мәрдановны кайчан күрдегез?Көндез күрдем (X. Сарьян). Мондагы икенче җөмлә – ким җөмлә. Анда алдагы җөмләдәге алтынчы ноябрь көнне, Мәгъдан Мәрдановны дигән кисәкләр кулланылмаган. Хәдичәтти сиксәннәр­гә җиткәч, йорт эшеннән азат булды. Сәламәтлеге дә шәптән түгел иде... (М. Мәһдиев.) Бу мисалларда беренче җөмлә тулы, икенчесендә Хәдичәттинең дигән сүз (ул алдагы җөмләдә бар) кулланылмаган, шуңа күрә ул ким җөмлә була.

6.6. Җөмлә кисәкләре

6.6.1. Җөмләнең баш кисәкләре

6.6.1.1. Ия

Җөмләдә баш килеш мәгънәсендәге сүз белән бирелеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча, хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш кисәк ия дип атала. Ия – грамматик бәйсез кисәк була. Ия төрле мәгънәләр белдерә: билге йөртүче, үтәүче, эш башкаручы, объект, эш кушучы, эшкә булышучы. Мәсәлән, Бакчалар ап-ак! (Г. Мөхәм­мәтшин.) Без көне буе эштә (Э. Еники). Җиделе лампа яна (М. Мәһдиев).

Ия исем, сыйфат, сан, фигыль, рәвеш, алмашлык белән белдерелә ала. Шулай ук башка сүз төркемнәре дә, исем мәгънәсендә килеп, исем күрсәткечләре алсалар, җөмләдә ия булып киләләр. Мәсәлән, Көймә килә - эзе юк (җыр). Кызыл сиңа килешә. Бу – шәп түгел (М. Мәһдиев). Аһ-ваһлар бетте хәзер (сөйләм теленнән).

Ия бер сүз белән белдерелсә гади ия, таркалмый торган сүзтезмә белән белдерелсә, тезмә ия була. Мәсәлән, Тәвәккәл таш яра (мәкаль). Эт шомырты урманда үсә. Казан дәүләт универси­теты – илебездә иң карт университетлардан берсе.

 6.6.1.2. Хәбәр

Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәге хәбәр дип атала.

Нинди сүз төркемнәре белән белдерелүенә карап, хәбәрләрне икегә бүләләр: фигыль белән белдерелгәннәре – фигыль хәбәр, фи­гыльдән кала сүз төркеме белән белдерелгәннәре исем хәбәр дип атала. Мәсәлән, Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман... (Г. Тукай.) Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без (Г. Ахунов). Безнең авылның элеккеге тормышы «Пауал тегермәне» дигән хикмәтле бер урынга бәйле иде (М. Мәһдиев). Безнекеләр – сабыр (Зөлфәт). Юк инде ул минем өчен... (Ә. Ени­ки.)

Төзелеше ягыннан һәр ике төр хәбәрләрне дә гади, кушма һәм тезмә төрләргә бүлеп йөртәләр. Гади хәбәр бер сүздән тора. Мәсәлән, Киңәшле эш таркалмас (мәкаль). Дөнья матур, дөнья киң! Ни кирәк? Кем бу? (Г. Тукай.)

Тезмә хәбәрләр фразеологик яисә бу очракта таркалмый тор­ган сүзтезмәләр белән белдереләләр. Мәсәлән, Су анасы мин... (Г. Тукай.) Ул үз-үзен кулга алырга өлгерде (X. Сарьян). Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре... (Г. Тукай.)

Кушма хәбәрләр гади һәм тезмә хәбәрләр җирлегендә барлыкка киләләр: аларга ярдәмлек сүзләр килеп өстәлә. Мәсәлән, Шуннан башланды инде (X. Сарь­ян). Шул турыдан аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле (Г. Тукай). Танырлар микән соң мине уллары килер көннең? (Зөлфәт.) Мин ул вакытта күз алдына китерә алмый идем (М. Мәһдиев).

Кушма фигыль хәбәрләрнең телебездә төрләре аеруча күп һәм алар гаять күп мәгънәләр белдерәләр. Аларның бер төркеме сөйләү­ченең сөйләмгә булган мөнәсәбәтен, ягъни модаль мәгънәләр бел­дерә. Бу – боеру, үтенү, теләк, ниятләү, шарт, үкенү, ирония, гаҗәп­ләнү, мөмкинлек-мөмкин түгеллек, ихтимал, сынау, хикәяләү ке­бек мәгънәләр.

Кушма фигыль хәбәрләрнең бер төре процессның үтәлү дәрә­җәсен – башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә.

Кушма исем хәбәрләр фигыльдән кала сүз төркемнәренә иде, икән, бул, тор ярдәмче фигыльләре ялганып ясала. Мәсәлән, Зөһрә – минем бик яшерен йөрәк серем иде (Э. Еники). Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. (Г, Тукай.) Халык күп иде (Ә. Еники).

Кушма исем хәбәрләрнең бер төре фигыльдән кала сүз төркемнәренә түгел сүзе, төрле бәйлекләр, кисәкчәләр ялганып ясала.

6.6.1.3. Ия белән хәбәр арасында сызык

Ия дә, хәбәр дә исем һәм исем фигыльләр белән белдерелсә, яки ия алмашлык, хәбәр исем белән белдерелә икән, алар арасында сызык куела. Мәсәлән, Әркәшә Пермяков – рус малае (М. Мәһдиев). Зөһрә – бик матур исем (Э. Еники). Ул чакта чын мехчылар – мишәрләр... (Э. Еники.) Бу – шәһәрдәге иң зур, иң биек йортлар­ның берсе (Ә. Еники).

  6.6.2. Иярчен кисәкләр

Баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп килә торган кисәкләрне иярчен кисәкләр дип атыйлар. Татар телендә тәмамлык, аергыч, хәл кисәкләре, аныклагыч, модаль кисәкләр (эндәш һәм кереш сүзләр) дип аталган иярчен кисәкләр бар.

  6.6.2.1. Тәмамлык

Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге тәмамлык була. Тәмамлык җөмлә төзүдәге роле ягыннан ия белән хәбәрдән кала өченче урында тора.

Тәмамлыклар туры һәм кыек тәмамлык дигән ике төргә бүленәләр.

Күчемле фигыльләргә ияреп, процесс турыдан-туры аңа төшә торган әйбер, төшенчәне белдереп килсә, туры тәмамлык була. Мәсәлән, Җәй көнен яздым бераз; языйм әле, кыш, көзләрен (Г. Тукай). Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни (Г. Ту­кай). Хәдичәтти балаларны әнә шулай шатландыра белә иде (М. Мәһдиев). ... Мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башла­дым (Ә. Еники).

Кыек тәмамлыклар күчемсез фигыльгә ияргән сүзләр белән белдереләләр. Мәсәлән, Без бу кыз белән ничектер ансат кына танышып киттек (А. Расих). Әллә кайда, әллә кемнәр безнең юашлыктан көлгән кебек (Г. Афзал). Туфан язды яшел кара белән (Г. Афзал).

  6.6.2.2. Аергыч

Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк аергыч була. Димәк, аергыч ияне дә, хәбәрне дә, тәмамлыкны да, хәл кисәкләрен дә ачыклап килә ала. Мәсәлән, Җанга урын тапмас чаклар була (Зөлфәт). Пристаньдагы халык ярга чыгып баскан (X. Сарьян). Декабрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр (М. Мәһдиев). ...Әгәр әнием­нең батыр һәм оптимистик табигате безгә рух бөркемәсә, кем белә, безнең тормыш тагын да авыраячак иде (А. Расих).

  6.6.2.3. Хәл

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең, билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр. Мәсәлән, Йокларга яттым кич белән (Г. Тукай). Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай (Г. Тукай). Күңелемдә көн һаман аяз (Г. Тукай).

Хәлләр мәгънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: вакыт хәле, урын хәле, сәбәп хәле, максат хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, шарт хәле, кире хәл.

Урын хәле процессның яки билгенең булу урынын белдерә. Ул урын-ара килештәге исемнәр, исемнәр белән килгән бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, урын рәвешләре, мөнәсәбәтле сүзләр белән белде­релә. Мәсәлән, Паркта һичкем юк (Ә. Еники). Әйе, без аның белән моннан нәкъ бер ел элек шушы «Дулкын» санаториенда таныштык (Ә. Еники). Сугыш беткәч, безне дә моннан, урман буеннан, Ташлытауга кайтарачаклар, ди (М. Мәһдиев).

Вакыт хәле процессның үтәлү вакытын һәм билгенең булу вакытын белдерә. Ул билгесез, чыгыш, төшем, урын-вакыт киле­шендәге исемнәр, төрле бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән бергә килгән исемнәр, вакыт рәвешләре, төрле затланышсыз фигыль формалары һәм бәйлекләр, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Ул көнне кич гомуми торакта сүз шулар турында гына булды (М. Мәһдиев). Өч көннән соң минаны шәһәр вокзалыннан озатып калдым (Ә. Еники). Әмма хәзер мин аны сөйләп – бирмичә булдыра алмыйм (Ә. Еники).

Сәбәп хәле процессның үтәлү-үтәлмәү яки билгенең булу-булмау сәбәбен белдерә. Ул төрле фигыльләрнең чыгыш килештәге -дан -дән, -тан -тәнформасы, юнәлеш һәм чыгыш килешендәге исемнәр, сәбәпле, аркасында, күрәкебек ярдәмлекләр белән кил­гән сүзләр, ма+гач– мә+гәчкушымчалы фигыльләр белән, чөнкитеркәгече белән белдерелә: Бүген килеп төшүчеләр өч-дүрт кенә булганлыктан, безне кабул итү озакка сузылмады (Ә. Еники). һәм алар үзләре дә моны сизәләр шикелле. Шуңадыр инде бик тыйнак булырга ... тырышалар иде (Ә. Еники). Капка төбендә суыктан таптанып торуларда... булмады түгел, булды (Ә. Ени­ки). Карт кешене рәнҗеткән өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде (М. Мәһдиев).

Максат хәле эшнең үтәлү-үтәлмәү, билгенең булу-булмау максатын белдерә һәм юнәлеш килешендәге исемнәр һәм сүзләр, инфинитив, өчен, дипбәйлек һәм бәйлек сүзләре ярдәмендә белде­релә. Мәсәлән, Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп (Г. Тукай). ... Концерт бирергә шәһәрдән бик мәшһүр артистлар көткән идек (Ш. Камал). Җиңү өчен генә ант итәләр һәм яшиләр бөтен ил өчен (Ф. Кәрим). Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була (Г. Бәширов) .

Рәвеш хәле эшнең ничек, ни рәвешле үтәлүен яки нинди дә булса хәлнең, билгенең билгесен, сыйфатын белдерә һәм чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, янында белән, кебек, төсле, сыман, буларак бәйлекләр белән килгән исемнәр, сыйфат­лар, рәвешләр, хәл фигыльләр, сыйфат фигыльләр, җыю саннары, аерым алмашлыклар, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Бүлмәдә пальтодан йөрергә ярамый. Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул – Агыйдел (М. Әмир). Нәфисә, мәйданга көрәшкә чыккан батырсыман, аякларын җәебрәк басты (Г. Бәширов).

Күләм хәле эшнең я билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә һәм санлы исем тезмәләре, микъдар рәвешләре, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Җидекат үлчә, беркат кис (мәкаль). Козгынны бит өч йөз ел яши диләр (М. Мәһдиев). Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады (М. Мәһдиев).

Шарт хәле ияртүче сүздән аңлашылган эшнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган икенче эшне белдерә һәм -са -сәформалы шарт фигыль, -мы -месорау кисәкчәсен алган хикәя фигыль, хикәя фигыльгә ялганган икәнбәйлек сүзе ярдәмендә тәгъбир ителә. Мәсәлән, Җитәр, күп уйнасаң, көйнең дә төсе уңа (X. Сарьян). Кояшның нинди икәнен күрәсегез килсә, июль аенда безнең авылга бары­гыз (М. Мәһдиев). Ә агачлар турында күбрәк беләсем килсә, бер җай табып, ялгызым гына килеп китәрмен әле (Ә. Еники).

Кире хәл ияртүче кисәктән аңлашылган эшнең киресе булуын белдерә һәм -са -сәформалы шарт фигыльгә, -ып -еп -пформалы хәл фигыльгә, -ганда -гәндә рәвешле сыйфат фигыльгә -да -дә, -та -тәкисәкчәләре кушылып, исемнәр һәм затланышсыз фигыльләр янында карамастанбәйлек сүзе килеп, яисә мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Сүз юктан сүз чыгарып булса да, үзара сөйләшәбез (М. Әмир). Ә син кат-кат әйтә торып та язмый калдыргансың (А. Шамов). Әмма ләкин, вакыт-вакыт әнә шулай ярсып китүемә карамастан, мин аны ничек тә дөрес, гадел аңларга тырышам (Ә. Еники).

  6.6.2.4. Аныклагыч


Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагач баш һәм иярчен кисәкләрнең мәгънәләренә аныклык кертеп килә. Ул аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә һәм бу мөнәсәбәтне белдерүче чаралар җирлегендә формалаша. Бу чараларга аныклау паузасы һәм аныклау­чы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр (ягъни, аеруча, бигрәк тә, мәсәлән, аерым әйткәндә, башкача әйткәндә, шул исәптән)керә. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, аныкланмыш һәрвакыт алда, анык­лагыч аннан соң урнаша. Мәсәлән, Ул үзенең олы улы – минем абыйны – солдатка әзерли иде (М. Мәһдиев). Шунда әти – мәдрәсә шәкерте – стройдан чыгып бунт күтәргән (М. Мәһдиев)
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18


написать администратору сайта