Главная страница
Навигация по странице:

  • Устьеда

  • 6.6.3.1. Эндәш сүзләр Сөйләм юнәлгән затны белдереп килгән сүз эндәш сүз

  • Зөһрә ханым

  • Чыршы агай

  • Әлбәттә

  • Күрәсең

  • Ахрысы

  • Фигыль җөмләләрдә

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница16 из 18
    1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18

     6.6.2.4.1. Аныклагычлар янында тыныш билгеләре


    Аныклагычлар янында сызык, өтер, ике нокта куела. Сызык аныклагыч та, аныкланмыш та исемнәр яисә исемләшкән сүзләр белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән очракта куела. Мәсәлән, ... Бары тик соңгы дәрес – география генә күңелле узды (М. Мәһдиев). Барыбер күрсәң кочарсың язны– гөлләр патша­сын (Г. Тукай).

    Өтер өч очракта куела:

    а) алмашлык белән белдерелгән сүзләр аныкланып килгәндә: Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык (М. Мәһдиев). Ул, Зөһрә, йөрде шул ук яктылык һәм күләгәләр белән чуарланган тын юлларда (Ә. Еники);

    б) аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр алдыннан: Үзе буйсынган сүздән ерак торган хәл аерымлана, ягъни аерым интонация һәм пауза белән әйтелә. (Дәреслектән.) Китап чәчәк кебек: «иркәләгәнне», «назлаганны», ягъни укыганны
    ярата
    (М. Госманов);

    в) вакыт һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланганда: Казанда, Устьеда, иртәдән үк пароход пристаньнарында халык күплектән, ары-бире үтеп йөрерлек түгел иде (Ш. Мөхәммәдов). Шул елның җәендә, печән өстендә, Халидәнең дә әтисе кайтып төште (X. Сарьян).

    Ике нокта фигыльләр белән белдерелгән кисәкләр аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә куела. Мәсәлән, Киеме дә татарча: өсте брезент тышлы бишмәт, аягында олтанлы манган итек (М. Мәһдиев). Кызлар өй эчендә озак юанмадылар: бакчага чыктылар (Ф. Әмирхан).

    6.6.3. Җөмләнең модаль кисәкләре

    Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә һәм төзелешенә мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләрне модаль кисәкләр диләр. Модаль кисәкләргә эндәш һәм кереш сүзләрне кертәләр. Бу кисәкләр җөмләгә эчтәлек, мәгънә ягыннан, интонация аша тыгыз бәйләнеп киләләр.

    6.6.3.1. Эндәш сүзләр

    Сөйләм юнәлгән затны белдереп килгән сүз эндәш сүз дип атала. Димәк, эндәш сүз һәрвакыт икенче бер зат белән бәйле була Эндәш сүз булып кеше исемнәре, шәхескә эндәшү сүзләре, кош-корт, хайваннарны, таби­гать күренешләрен, төрле җансыз әйберләрне атаучы сүзләр килә. Эндәш сүзләрдән соң өтер, өндәү билгесе куела. Эндәш сүз җөмлә уртасында булса, ике яктан өтер белән аерыла; җөмлә ахырында килгәндә, аның алдыннан өтер куела. Мәсәлән, Зөһрә ханым, бүген сез нишләргә уйлыйсыз? (Ә. Еники.) Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан! (Г. Тукай.) Дөрес әйтәсез, Салих әфәнде (Ә. Еники). Әйдә чап, кучер, Казанга! (Г. Тукай.) Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул (Г. Тукай). Чыкчы, и фикрем кояшы! (Г. Тукай.) Киләсе елга да шулай күрешә алырбызмы? Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисеп браконьер урламасмы? Ә сез, печән кибәннәре, ... биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез.

     6.6.3.2. Кереш сүзләр

    Кереш сүзләр сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерәләр. Кереш сүз бер сүздән һәм сүзләр тезмәсеннән гыйбарәт булырга мөмкин. Кереш сүзләрнең бер төркеме, башка максатларда кулланылмыйча, бары тик кереш сүз булып кына килә. Мәсәлән, ниһаять, ахры, янәсе, имеш, зинһар, ичмасам, валлаһи, әлбәттә. Икенче төре әле билгеле бер сүз төркемнәре икәнен сиздереп торалар. Мәсәлән, нигездә, бәхеткә каршы, билгеле, никтер, беренчедән, минемчә, күрәсең, әйтик. Мисаллар: Ихтимал, минем бу вакыттагы, дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр (Ә. Еники). Әлбәттә, кеше кешесез яши алмый (Ә. Еники). Сугыш, имеш, яна елга бетәчәк, ди (М. Мәһдиев). Билгеле, бу кап-кара. урманда һәр ерткыч та бар (Г. Тукай). Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк (Г. Тукай).

    Кереш сүзләр төрле мәгънәләр белдерәләр: шикләнмәслек итеп әйтү (әлбәттә, билгеле, бәхәссез, дөрес, шиксез, һичшиксез), шикләнү (бәлки, ихтимал), үтенү (зинһар), фикернең чыганагын (минемчә, синеңчә), фикернең гадәтилеген (гадәттә, табигый), фикернең тәртибен (беренчедән, бердән, икенчедән), җәлеп итү (тукта, кара әле, кара, гафу ит, әйтсәм әйтим), әйтү ысулы (дөресен әйткәндә, дөресрәге, иң яхшысы), төрле тойгыларны (бәхеткә каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи).

    Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела; җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар; җөмлә ахырында килгәндә, алар алдыннан өтер куела. Мәсәлән, Күрәсең, хәлемне аңлап, әнинең дә йөрәге, әрнегән булса кирәк (А. Расих). Беренче дулкынланудан соң, ничектер, тынычлан­ган кебек тә булдым (Ә. Еники). Ахрысы, бу эшне ул да яратыр кебек (М. Мәһдиев). Алатскийның әтисе вак сәүдәгәр булган, ахры (А. Расих).

    6.7. Бер составлы җөмләләр

    Оештыручы үзәге бер генә булган һәм икенчесен өстәп булмый торган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала. Мондый җөмләләрдә бер оештыручы үзәк булып, башка иярчен кисәкләр шуның тирәсенә берләшәләр. Мәсәлән, Салкынча көн. Язгы якты кояш. Карлар басылган (М. Юныс). Беренче ике җөмләдә көн, кояш сүзләре оештыручы үзәк булып килгәннәр, хәбәрлекле үзәк төзегәннәр. Ә өченче җөмләдә ике сүз хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән. Ә менә бу җөмләдә – Җәй көннәрендә дә аны бик озак саклап була (М. Юныс) –хәбәрлекле мөнәсәбәт саклап була дигән фигыль тирәсендә оеша. Монда икенче баш кисәкне, ягъни ияне өстәп куеп булмый.

    Оештыручы үзәкнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, бер составлы җөмләләрне бер составлы фигыль җөмләләр, бер составлы исем җөмләләр һәм сүз җөмләләргә бүләләр. Фигыль җөмләләрдә баш кисәк фигыль белән белдерелә, исем җөмләләрдә – исем, сыйфат, рәвеш сүз төркемнәре белән белдерелә, сүз җөмләләрдә баш кисәк бары бер сүз белән генә белдерелә. Бу – хәбәрлек сүз, ымлык, аваз ияртеме, кисәкчәләр булырга мөмкин.
    1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   18


    написать администратору сайта