Главная страница
Навигация по странице:

  • 2.3. Авазларны (фонемаларны) төркемләү. Сузык ьәм тартык авазлар

  • 2.4. Сузыкларны төркемләү

  • Телнең горизонталь хәрәкәте

  • Иреннәр

  • Микъдари озынлыклары

  • Озын сузыклар

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница2 из 18
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

     2.2. Фонема

    Авазларны мәгънәгә мөнәсәбәтле рәвештә өйрәнү фонология фәне тарафыннан башкарыла.


    Фоне­ма – телнең морфемаларын, сүзләрен һәм сүз формаларын аера торган һәм сөйләм агышында үзенең дифференциаль (аеру) билгеләренең тәңгәллеген югалтмаслык дәрәҗәдә үзгәрә ала торган иң кечкенә аваз берәмлеге. Фонема һәрвакыт үзгәрештә була. Аерым-аерым әйткәндә – аның материаль ягы, безне аңлауны теләгәндә – мәгънә ясаучы һәм мәгънә аеручы ягы беренче планга чыга.

    Фонемалар сөйләмдә төрле сүзләрнең күп тапкырлар әйтелеп кабул ителүенә һәм яңадан әйтелүенә бәйле рәвештә аерылып чыгалар. Фонемалар теләсә нинди морфемаларны аера алалар. Фонемалар бер-берсенә нинди морфемалар составында булуларына карап түгел, ә үзләренең дифференциаль билгеләре белән каршы куелалар. Бер морфема составында чиратлашып килгән фонемалар һәм аларның вариантларын морфонема диләр: баргач – баскач, тап – таба һ. б.

    Фонемалар һәр телдә төзек һәм бердәм система тәшкил итәләр, һәр фонеманың фонологик эчтәлеге аның шул системадагы урынына бәйле: аңа кайсы фонемалар каршы куела? Мәсәлән, а фонемасының рус, татар телләрендә озынлык билгесе юк, озынлык немец, инглиз, төрекмән һәм башка телләр өчен генә әһәмиятле. Төрле телләрдәге фонемалар системасының аерымлыгы фонемаларның үзләренә хас фонологик эчтәлегенә бәйле.

    Фонема теориясен өйрәнү зур практик һәм теоретик әһәмияткә ия. Практик әһәмияте шунда: чит телләрне өйрәнү тирән фәнни нигезгә куелды һәм җиңелләште. Фонеманы өйрәнүнең теоретик әһәмиятен түбәндәгечә билгеләргә була: телнең яңгыраш ягы аваз берәмлекләренең төзек бер системасын барлыкка китерә һәм бу системаның закончалыкларын өйрәнү мөмкинлеге ачылды. Фонема­га төрле билгеләмәләр бирелсә дә, безнең галимнәр фонема турын­дагы өйрәтмәнең әһәмиятен, фонема төшенчәсенең иҗтимагый характерын билгеләүдә, телнең аваз ягын билгеле бер фонетик система итеп карауда уртак фикердә торалар.

    2.3. Авазларны (фонемаларны) төркемләү. Сузык ьәм тартык авазлар

    Авазларны сузыкларга һәм тартыкларга бүлү күптәннән килә. Ләкин аның критерийларын билгеләү кыен булганлыктан (чөнки аерым билгеләр һәр икесендә дә уртак), кайбер галимнәр хәтта аны кирәкмәс эш дип тә саныйлар. Традицион бүленешне саклап һәм аның билгеле бер акустик, артикуляцион һәм функциональ нигезе бар икәнен истә тотып, сузыкларны тартыклардан аеручы бил­геләрне күрсәтик.

    Акустик яктан сузыклар һәм тартыклар тон (тавыш) һәм шау катнашуга карап аерылалар. Сузыклар тоннан (тавыштан) гына торалар, тартык­ларның нигезендә шау ята, тон булырга мөмкин (яңгырау), булмаска мөмкин (саңгырау). Тартыкларның бер төрендә тон, шауга караган­да, өстенлек итә һәм шуңа күрә алар сузыкларга якынаялар. Болар: м, н,ң, л,р, й, ω . Бу авазлар акустик яктан гына сузыкларга якын, әйтелеше (артикуляциясе) ягыннан алар тартыкларга карый.

    Тартыклар белән сузыклар арасындагы артикуляцион аермалар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Сузыкларны әйткәндә, киерен­келек бөтен сөйләм аппаратына җәелә, тартыкларны әйткәндә, киеренкелек сөйләм аппаратының бер өлешендә генә булып, киртә дә шул урында ясала.

    Киртәнең характеры, сузыкларны һәм тартыкларны әйткәндә, төрлечә була: сузыкларны әйткәндә, сөйләм каналы кысылса да, һава агымы өчен ачыклык кала; тартыкларны әйткәндә, һава агымы я йомыклыкка очрый, я, бераз гына ярык булып, ул шуннан ышкылып чыгып китә – һава агымы иркен үтә алмый.

    Сузыклар һәм тартыклар һава агымының көченә карап та аерылалар. Сузыклар, юлларында киртә булмау сәбәпле, кимрәк көч белән әйтеләләр. Тартыклар көчлерәк һава агымы белән ясалалар, чөнки киртәне үтеп китәргә кирәк була.

    Әйтелгәннәрне йомгаклап, нәтиҗә ясыйк: сузыклар һәм тартык­лар, чыннан да, кискен аерылып тормыйлар, алар арасында әкренләп азмы-күпме бер-берсенә күчеш бар. Ике поляр чиктә сузыклар һәм саңгырау тартыклар тора: беренчеләре гел тоннан гына булса, икенчеләре гел шаудан гына гыйбарәт. Яңгырау тартыклар сузыклар­га тон белән һәм әзрәк көч белән әйтелүләре ягыннан якын. Сонор тартыклар сузыкларга акустик яктан охшаш.

    Сузык һәм тартыкларның акустик һәм артикуляцион аермалары аларның телдәге рольләренә дә тәэсир итә. Сузыклар иҗек ясыйлар, иҗекнең хуҗасы, үзәге, түбәсе булалар. Тартыклар сузыклар белән бергә генә киләләр, үзләре генә иҗек ясамыйлар.

    Язуда авазларны хәрефләрдән аеру өчен квадрат җәяләр эчендә күрсәтәләр: к – хәреф, [к] – аваз.

     2.4. Сузыкларны төркемләү

    Тел белемендә, сузыкларны төркемләгәндә, артикуляцион бил­геләргә нигезләнеп эш итәләр, акустик билгеләр дә исәпкә алына.

    Татар телендә сузыклар телнең горизонталь, вертикаль хәрәкәте буенча, иреннәр катнашу-катнашмауга карап, микъдари озынлыкла­ры буенча һәм йомшак аңкауның катнашу-катнашмавына карап төркемләнәләр.

    1. Телнең горизонталь хәрәкәте буенча сузыклар­ны алгы рәт, арткы рәт авазларга бүләләр. Алгы рәт авазлары ясалганда, тел алга килә, тел очы аскы тешләргә тия. Алгы рәт авазлары – и, э, е, ә, ү, ө. Арткы рәт авазлары ясалганда, тел бөтен массасы белән артка китә, тел аркасының арткы өлеше аңкауга күтәрелә. Арткы рәт авазлары – а, у, о, ы, рус телендәге о, ы. Икенче төрле, бу авазларны калын һәм нечкә авазлар диләр.

    Сузыкларның мондый бүленеше төрки телләрдә сингармонизм законы белән бәйле.

    2. Телнең вертикаль хәрәкәте буенча сузыкларны югары күтәрелешле, урта күтәрелешле, түбән күтәрелешле авазларга бүләләр. Тел иң югары күтәрелештә чагында ясалган авазлар – и, у, ү, рус ы. Телнең иң түбән торышында ясалган авазлар – а, ә. Телнең урта күтәрелешендә – о, ө, е, ы, рус э, о.

    Тел белемендә аларны «тар, ярымтар һәм киң әйтелешле сузык­лар» дип тә йөртәләр.

    3. Иреннәр, сузык авазлар ясаганда, төрлечә катнашалар: җәеләләр, түгәрәкләнәләр, очлаеп алга киләләр. Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап, сузыкларны 2 төркемгә аералар: иренләшкәну, ү,о,ө, рус о, калганнары иренләшмәгән – ә, и, ы, э, а, рус э, ы.

    Рәт

    Алгы рәт

    Арткы рәт

    Күтәрелеш

    Иренләшкән

    Иренләшмәгән

    Иренләшкән

    Иренләшмәгән

    Югары күтәрелеш


    ү

    и

    у

    рус ы

    Урта күтәрелеш

    ө

    е, э

    о, рус о

    ы

    Түбән күтәрелеш

     

    ә

     

    а

     4. Микъдари озынлыклары буенча сузыклар озын һәм кыска авазларга бүленәләр. Татар телендә аваз озынлы­гы мәгънә аермый. Рус телендә исә сузыкларның озынлыгы,
    нигездә, басымга бәйле була. Озын сузыклар: ә, а, у, ү, и, рус о, э. Кыска сузыклар:о, ө, ы, е.

    Телдә бер иҗектә бергә әйтелә торган ике сузык аваз тезмәсе дә булырга мөмкин. Мондый авазларны дифтонглар (грек. di – ике, phtongos – аваз) диләр. Дифтонглар шактый күп телләрдә күзәтелә. Алар бигрәк тә инглиз, немец, испан, фин телендә күп.

    Дифтонгларны, составындагы сузыкларның сыйфатына карап, ике төргә: чын һәм ялган дифтонгларга бүләләр. Чын дифтонг­лар ике тулы сузыктан торалар. Татар телендә чын дифтонглар юк. Ялган дифтонгларның бер сузыгы тулы, икенчесе ярым сузык була. Ялган дифтонгларга төрки телләрдәге әй – ай, әw, аw тезмәсен китерергә мөмкин.

    Авазлар ничек урнашуга карап, дифтонгларны төшерелмәле һәм күтәрелмәле төрләргә бүләләр. Төшерелмәле дифтонгларның беренче өлеше – иҗек ясауда катнашучы тулы сузык, икенчесе – ярым сузык. Мондый дифтонглар төрки телләрдә: татар, баш­корт, каракалпак телләрендә бар: тай, җәй, куй, көй, кой, тау, дәү һ. б.

    Беренче аваз ярым сузык, икенчесе тулы сузык бул­са, күтәрелмәле дифтонг барлыкка килә: wа, йа, йә, йу.

    Дифтонглар, төрле авазлар тирәлегенә керү белән, әйтелешләрен үзгәртәләр, таркалалар. Менә шул сыйфат инде аларның чын дифтонг булмаганнарын күрсәтеп тора. Сөйләмдә дифтонглар я шул килеш сүзнең билгеле бер урынында килеп үзгәрмиләр, я кыскара­лар, я бер компоненты икенче иҗеккә күчә: йар – йа-ры; йол – йо-лын; бө-йөк – бө-йөк-не; бай – ба-йын-да; уй-на – у-йын-чык;

    Һәрбер телдә сузыклар билгеле бер система барлыкка китерәләр һәм ул вокализм (лат. vocalis – сузык аваз) дип атала.
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18


    написать администратору сайта