Главная страница
Навигация по странице:

  • 2.10. Сөйләм агышында авазлар үзгәреше

  • 2.11. Авазларның позицион үзгәрешләре

  • Протеза

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница4 из 18
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

    2.9. Интонация


    Һәрбер фраза интонация бөтенлеге белән аеры­лып тора. Интонацияне сөйләмнең җаны диләр. Кайчак нәрсә әйтү түгел, ничек әйтү әһәмиятлерәк була. Рәхмәт! сүзен ничек кенә әйтеп булмый, хәтта рәхмәтне кире мәгънә салып та әйтергә мөмкин. Бер үк сүздән торган хикәя, сорау, тойгылы җөмләләрне чагыштырып караганда да, зур аерма күрәбез: «Киләләр». – «Киләләр?» «Киләләр!» Интонация – сөйләм вакытында тавышның төрлечә хәрәкәт итүе.

    Темп – аерым сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең билгеле бер вакыт аралыгында тиз һәм әкрен әйтелешенең чиратлашуы. Темп сөйләүче­нең сөйләмгә булган мөнәсәбәтен белдерә: әһәмиятлерәк хәбәр әкренрәк, икенчел дәрәҗәдәге мәгълүмат кызурак әйтелә.

    Пауза – фразалар, синтагмалар арасындагы тукталыш. Пауза синтаксик мөнәсәбәтләрне белдерү өчен дә кулланыла: «Укытучы әнием бар», «Укытучы – әнием». Пауза кешенең эмоциональ халәтен, вакыйгаларга мөнәсәбәтен чагылдырырга да ярдәм итә. Мәсәлән, сөйләмдәге өстәлмәләр юмор, ирония, сарказм чарасы буларак та кулланылалар, моның өчен, сүзләр арасындагы мәгънәви мөнәсәбәтләрдән тыш, паузаның булуы мәҗбүри.

    Сөйләм тембры – өстәмә төсмерләр исәбенә тавышның үзгәрүе, сөйләмнең үзенчәлекле бизәге. Безне кем тыңлауга карап, тембр үзгәрә. Мәсәлән, без нәниләр белән бер төрле, ә рәсми учреждениедә башкача сөйләшәбез.

    Кайчак паузаны төрле паразит сүзләр белән тутыралар: ни, теге, значит, м-м-м, факт һ. б. Бу – сөйләм культурасын боза торган кимчелек.

    Интонация никадәр бай һәм төрле булса, кешенең сөйләме дә шулкадәр байрак, күркәмрәк, үтемлерәк. Кычкырып сөйләү – ул әле матур сөйли белү дигән сүз түгел. Әкрен генә, салмак кына да бик бай интонация белән сөйләргә мөмкин. Сөйләмнең интонациясе шундый бай була: аны тыныш билгеләре белән генә дә биреп җиткереп булмый. Менә шуңа күрә дә бер үк шигырь, төрле артистлар укыганда, төрлечә яңгырарга мөмкин.

    Интонация иҗтимагый характерга ия. Чөнки телдә интонацион схемалар, интонацион калыплар бар һәм билгеле бер тел вәкиле, үзен аңлауларын теләгәндә, шулардай дөрес һәм урынлы файдаланырга тиеш. Мәсәлән, әгәр сөйләүче берәр нәрсә белергә тели икән, ул сорау интонациясен кулланмыйча булдыра алмый, берәр нәрсәгә соклана, гаҗәпләнә, шатлана икән, аның сөйләмендә тойгылы инто­нация барлыкка килә. Сөйләмдә, авазлар кебек үк, интонация дә үзгәрергә мөмкин, ләкин аның үзгәреше билгеле бер чикләрдә була. Интонацион вариантлар барлыкка килә. Алар сөйләм темпына, паузаларга, тембрга бәйле рәвештә туалар. Олы кеше һәм бала интонациясе, укытучы һәм укучы интонациясе, сәламәт кеше һәм авыру интонациясе шактый аерылып тора.

    Җыеп кына әйткәндә, интонация – сөйләмнең бизәге булган тон­ның үзгәреше; сөйләмнең максаты, динамикасы һәм компонентлары­ның нисбәтенә, ситуациягә, обстановкага карап, ул һәрвакыт үзгәреп тора, һәрвакыт хәрәкәттә була.

    2.10. Сөйләм агышында авазлар үзгәреше

    Сөйләм аерым авазларның бер-берсенә ялганып төзелгән иҗекләр, сөйләм тактлары, синтагмалар, фразалардан гыйбарәт. Сөйләмдә авазлар аерым-аерым әйтелмиләр, берсе янында икенчесе киләләр, шул процесста бер-берсенә тәэсир итәләр һәм төрле үзгәрешләргә дучар булалар. Кайчак ул үзгәрешләр сизелми дә: мәсәлән, син, соң, сүз, сары сүзләрендәге с авазы төрлечә әйтелә: беренче сүздә нечкәрәк, икенчесендә – олашыбрак, өченчесендә – иренләштереп һәм нечкәртебрәк, дүртенчесендә – калынрак. Мондый үзгәрешләр шушы телдә сөйләшүчеләр өчен аралашуда кыенлык тудырмый, шуңа күрә аларга игътибар да ителми. Кайчак үзгәрешләр сизелерлек була. [Умбер], [меңгәч] сүзләренең дә тамырларында (ун-бер, мен-гәч) н авазлары барлыгын сизеп торсак та, м һәм ң авазларын әйтәбез.

    Сөйләмдәге аваз үзгәрешләрен ике төрлегә бүлеп йөртәләр: позицион үзгәрешләр һәм комбинатор үзгәрешләр.

    Позицион үзгәрешләр, нигездә, авазның сүздәге урынына, басымга бәйле булалар.

    Комбинатор үзгәрешләр авазларның бер-бер­сенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, хәтта бер-берсеннән ерак торган авазлар да тәэсир итешергә мөмкин.

    Аваз үзгәрешләренең сәбәпләрен галимнәр төрлечә аңлаталар. Шу­лар арасында «уңайлылык» дигән төшенчә дә бар.

    Аваз үзгәрешләрен соңгы елларда экономия принцибы белән аңлату да шактый киң таралып бара. Күбрәк ул принципны аваз үзгәрешләрен аңлатканда кулланалар һәм без дә аны, бу традицияне саклап, шул темага бәйләп карарбыз.

    2.11. Авазларның позицион үзгәрешләре

    Тартыкларның позицион үзгәрешләре аларның сүз башында яисә сүз азагында килүе белән бәйле. Сүз азагында килгән яңгырау тартыклар саңгыраулашалар: таҗ (тач), каз (кас), флаг (флак), завод (завот).

    Аерым очракларда, хәтта аерым телләрдә, сүз алдына өстәмә аваз да килеп кушыла. Бу күренеш протеза (грек. prothesis– өстәү) дип атала. Эпентеза – өстәмә авазның сүз уртасында килүе. Төрки телләрдә, аерым алганда татар телендә, сүз башында ике тартык килә алмый. Әгәр башка телдән (күпчелек, рус теленнән) шундый төзелешле сүзләр керә икән, татар телендә ике тартык ике иҗеккә бүлеп әйтелә башлый. Протетик һәм эпентетик авазлар булып ы һәм е, сирәк кенә у, ү, а авазлары киләләр. Протеза: эскәтер (скатерть), эскәмия (скамья), ыстанса (станция), ызбурый (сбруй), эскерт (скирда); эпентеза: келәт (клеть), сумала (смола), керән (хрен), бүрәнә (бревно), карават (кровать). Кайчак сузык авазлар сүз башында аерым тартыклар килә алмаганга өстәлә: арыш (рожь), ураза (руза), урыс (рус) һ. б. Протетик э, ы авазлары р белән башланган барлык гарәп-фарсы сүзләрендә сиземләнә: эрәхмәт, Әрәшит, Ырамай, эрәсем, ыроза.

    Протеза һәм эпентеза күренеше, алда күргәнебезчә, хәтта язуда да чагылыш таба.

    Сузыкларның позицион үзгәрешләре тагын да катлаулырак. Алар басымга һәм авазның шуңа мөнәсәбәтле урынына бәйле. Шундый үзгәрешләрнең иң таралганы – редукция яисә кыскарту (латин. reductio – артка күчерү) күренеше. Авазның басымнан еракта торып кыскаруы һәм аерым очракларда хәтта төшеп тә калуы мөмкин.

    Редукция ике төрле була: сан һәм сыйфат редукциясе. Сан редукциясе булганда, басымсыз иҗектәге сузыклар кыска әйтеләләр, ләкин төп сыйфатларын югалтмыйлар. Авазның көче һәм озынлыгы гына үзгәрә. Төрки телләрдә редукция нәкъ шундый характерда: кер – керем – керемле, кыр – кыргыч – кыргычны. Татар телендә сан редукциясе ы – е, оө авазлары белән бәйле: белбелембелемле, ылыс – ылыслы, ыс – ыслы, бет – бетерде. Та­тар телендә, мәсәлән, редукция сонантлар алдыннан аеруча көчле була: мен – менде, белбелдекле, кер – кергән.

    Сыйфат редукциясе булганда, аваз үзенең характерлы билгеләрен, сыйфатын үзгәртеп кыскара.

    Төрки телләрдә, татар телендә дә сыйфат редукциясе аз күзәтелә. Мисал итеп татар телендәге ямансу сүзеннән ясалган ямансылама әйтелешен китерергә мөмкин.

    Нәтиҗәсе буенча редукция тулы һәм өлешчә була. Аваз бөтенләй төшеп калса тулы редукция, аваз кыскарып кына калса, өлешчә редукция барлыкка килә: сеңел-сеңлем, урын – урны, килен – килне.

    Позицион үзгәрешләргә тагын түбәндәге очракларны кертергә була: [а]авазы беренче иҗектә иренләшә, хәтта о авазына охшап та әйтелә, сүз ахырына таба аның иренләшүе кими бара. Мәсәлән: балаларга – ба°ла°ларга. Тагын бер очрак: татар телендә сүз азагын­да ике тартык янәшә килә алмый (нт, лт, мт, рт – чыгарма булалар). Мондый очракларда сузык аваз өстәлә: банк-банык, киоск – киоскы, Свердловск – Свердловски, Марс – Марыс, отпуск отпускы.

    Татар телендә сүз башында р, л тартыклары бөтенләй диярлек кулланылмый; әгәр мондый сүзләр булса, алынма икәнен шул сый­фат әйтеп тора. Мондый сүзләр алдыннан сүзнең килеп чыгышына бәйле булмаган ы-е, у, а авазлары өстәп әйтелә: рус – урыс, рожь – арыш, руза – ураза, Рөкыя – Өркыя, лампа – ылампы, рәт – эрәт, рәсем – эрәсем.
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18


    написать администратору сайта