Главная страница
Навигация по странице:

  • 1.2. Фонетика

  • 1.4. Грамматика

  • 1.5. Сүз ясалышы

  • 2.1. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе

  • 1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме


    Скачать 1.13 Mb.
    Название1. Тел гыйлеме Тел гыйлеме
    Дата21.09.2021
    Размер1.13 Mb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаtatar_tele_kagyydeler.doc
    ТипДокументы
    #235128
    страница1 из 18
      1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18

      1. Тел гыйлеме

    1.1. Тел гыйлеме – тел турындагы фән, ягъни лингвисти­ка. Тел җәмгыятьтә кешеләрнең үзара аралашу, аңлашу һәм дөньяны тану, тасвирлау чара­сы. Тел гыйлеме телнең төрле якларын өйрәнә торган аерым фәннәрдән тора.

    1.2. Фонетика - телдәге авазларны өйрәнүче фән.

    1.3. Лексика - телдәге сүзләр җыелмасын, лексикология сүзлек байлыгын өйрәнә. Лексикологиянең тармаклары бул­ган семасиология – сүзләрнең мәгънәсен, этимология –сүзләрнең килеп чыгышын, фразеология – телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы төзелмәләрне, лексикография – телдәге сүзләрне җыю, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнә торган фәннәр.

    1.4. Грамматика - тел гыйлеменең сүзләр, сүзтезмә һәм җөм­ләләрнең төзелеше турындагы тармагы. Аның бүлекләре булган морфология сүзләрнең төзелешен, аларның төркемнәрен, ә синтаксис сөйләм төзелешен өйрәнә.

    1.5. Сүз ясалышы бүлеге сүзнең төзелешен һәм ясалу ысул­ларын өйрәнә.

    1.6. Пунктуациятыныш билгеләрен кую кагыйдәләре.

    2. Фонетика


      Авазларны төрле яклап өйрәнә торган фән фонетика дип атала.(Аваз - сөйләмнең бүлен­ми торган иң кечкенә кисәге; хәреф - авазны язуда белдерүче билге).

    Алфавитязуда кулланыла торган хәрефләр җыелмасы һәм аларның билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелүе. Хәзерге татар алфавиты рус телендә кулланыла торган кирилл әлифбасына нигезләнеп төзелгән. Татар алфавитында 39 хәреф бар.

     2.1. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе

    Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнары җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппараты телнең үсү про­цессында формалаша. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйтүдә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергәннәр: авыз куышлы­гы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу үз чиратында, йоткылыкны һәм авыз куышлыгын берләштереп, аваз ясауда әһәми­ятле булган бугаздан өске өлешне (надставная труба) формалашты­ра. Сөйләм аппаратының өлешләре:

    сулыш аппараты, аңа диафрагма, үпкәләр, бронхлар һәм сулыш юлы (трахея) керә, тавыш ярыларыннан һәм кимерчәкләрдән гыйбарәт булган бугаз, бугаздан өске өлеш, аңа йоткылык, авыз һәм борын куышлык­лары керә. Һәрбер сөйләм органының биологик вазифасы беренчел.

    Авазлар ясауда күп кенә органнар катнаша. Сулыш органнары, авазлар ясалсын өчен, һава дулкыны бирәләр, аны төрлечә үзгәртәләр. Мәсәлән, рентген, һәр авазны әйткәндә, диафрагманың төшеп, күтәрелеп торуын күрсәтә, бронхлар да диафрагмага ярашып эш­лиләр, ә бу, үз чиратында, авазларның үзенчәлеген, иҗекләргә бүлүне тәэмин итә. Сулыш аппараты сулыш алу, сулыш чыгару өчен җайланган. Ул авазларны ясауда катнаша, ләкин аларның ясалу урыны була алмый.

    Бугаз авазлар ясалуда төп рольне уйный. Монда музыкаль тон һәм шау (тавыш, пышылдап әйтү) барлыкка килә. Бугаз 4 ки­мерчәктән тора: балдаксыман, калкансыман һәм ике пирамидаль (чүмечсыман) кимерчәкләр, үзара ярашып, бер система барлыкка китерәләр. Калкансыман кимерчәкнең алдына, пирамидаль кимерчәкләргә ике яклап эластик мускул җепселләре береккән. Болар – тавыш ярылары. Алар соры төстәге эластик, тыгыз мускул җепселләреннән гыйбарәт һәм шактый хәрәкәтчән. Үпкәдән килгән һава агымы тавыш ярыларын тибрәтә, алар ачыла һәм ябыла алалар. Шул рәвешчә, тавыш ярыгы (голосовая щель) барлыкка килә. Тавыш ярыгы ябык булып, тавыш ярылары киеренке хәлдә торсалар, һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә. Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкы­лып кына үтеп китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.

    Тавыш ярылары, саңгырау тартыклардан кала, барлык авазларны әйтүдә дә катнашалар. Тавыш каналы – тавыш ярылары арасындагы ачыклык. Тавыш ярыла­ры бу очракта киеренке хәлдә булалар, тавыш каналы кечерәя һәм һава агымы тавыш ярыларын калтыратып үтеп китә.

    Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте (надгортанник) белән аеры­лып тора: ул, сулаганда, бугазга юл ача, ә ашаганда, бугазны яба (ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый). Бугаз өстендә йоткылык бар. Аның стеналары эластик, алар төрлечә үзгәреп, йоткылык резонаторының күләмен үзгәртәләр. Йоткылык­ның күләме авазның көчен, куәтен билгели.

    Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыгарга мөмкин һәм бу

    йомшак аңкауның торышына бәйле: әгәр йомшак аңкау күтәрелеп торса, борын куышлыгына юл ябыла, һава агымы авыз куышлыгына үтеп китә һәм авыз авазлары барлыкка килә. Әгәр

    дә йомшак аңкау төшеп тора икән, авыз куышлыгына юл ябыла һәм һава агымы борын куышлыгына үтеп китәргә мәҗбүр була. Бу вакытта борын авазлары барлыкка килә: м, н, ң. Аерым телләрдәге (мәсәлән, француз, поляк, тува) үзенчәлекле борын сузыклары шулай барлыкка килә.

    Авыз куышлыгында тавыш һәм шау, теге яки бу төсмерләр белән баеп, сөйләм авазларына әйләнәләр. Анда күпсанлы сөйләм органна­ры урнашкан. Аскы һәм өске иреннәр хәрәкәтчән, алар йомыла, түгәрәкләнә, алга сузылалар, алар арасында бераз ачыклык та калырга мөмкин. Бу очракта б, п, м, о, у, ө, о, у, в, ф, авазлары барлыкка килә.

    Авыз куышлыгында иң хәрәкәтчән орган – тел. Телнең тамырын, аркасын һәм очын аерып карарга мөмкин. Телнең аркасы үзе алгы, урта һәм арткы өлешләргә бүленә.

    Телнең очы – аның иң хәрәкәтчән өлеше. Ул, алга килеп, аскы тешләр өстендә ятарга мөмкин һәм өске тешләр белән ике арада ярык калганда, башкорт, инглиз телләрендәге теш арасы з авазы, өске тешләргә килеп тигәндә, д, т, л, н, авазлары барлыкка килә. Тел очы, өске тешләргә тимичә, күтәрелеп кенә торганда, с, з, ш, ж, ч, җ авазлары, тел очы калтыраганда, р авазы ясала.

    Тел аркасының арткы өлеше йомшак аңкауның алдына якынаерга мөмкин. Бу очракта г, к, х авазлары барлыкка килә.

    Тел аркасының торышы сузык авазларның характерына да тәэсир итә, чөнки телнең төрле өлешен аңкауга төрле дәрәҗәдә күтәрү авыз куышлыгының формасын үзгәртә, ә бу үз чиратында авазның темб­рын билгели.

    Кече телшулай ук телнең арткы өлешенә йомылып килеп, яисә бераз ярык калдырып, авазлар ясый ала. Бу авазлар төрки телләрдә, нивх, чукот телләрендә очрыйлар: қ., ғ, х, ң. Аларны у в у л я р авазлар диләр. Авазлар кече тел калтыраганда да ясала, мәсәлән, француз телендәге р авазы.

    Авыз куышлыгында тешләр, каты аңкау, альвеолалар, төрле органнар белән бергә эшләп, авазлар тудыруда ярдәмче роль үтиләр.

    Шул рәвешле, төрле сөйләм органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә төрле сыйфатлы авазлар ясала. Сөйләм органнарының авазларны әйткәндәге эшчәнлеге артикуляция дип атала. Аваз артикуляциясендә шартлы рәвештә өч этапны аерып карыйлар: 1) сөйләм органнарының теге яки бу авазны әйтү өчен әзерлекләре (экскурсия), 2) сөйләм органнарының шушы авазны әйткәндә бер мизгелгә тукталып калуы (экспозиция), 3) сөйләм органнарының кире үз хәлләренә кайтулары (рекурсия). Мәсәлән, б авазын әйткәндә, һава агымы иреннәрдә киртә очрата (экскурсия), бераз иреннәр йомылып торалар (экспозиция), соңыннан һава агымының көче иреннәрне аера һәм һава авыз куышлыгыннан тышка чыга (рекур­сия).

    Сөйләм органнарының теге яки бу авазларны әйтү өчен, типик торышлары җыелмасы артикуляцион база төшенчәсен тәшкил итә. Артикуляцион базасы белән телләр бер-берсеннән аерылып торалар. Артикуляцион базаның тотрыклылыгы чит телләрне өйрәнгәндә шактый нык сизелә. Туган телгә хас артикуляцион база үзенчәлекләренең икенче бер телдә сөйләгәндә чагылуы акцент төшенчәсен барлыкка китерә. Телне камил дәрәҗәдә белү – ул акцентсыз сөйләү дигән сүз.

    Авазларның ясалуы һәм аларны кабул итү процессы кешенең үзәк нерв системасы тарафыннан башкарыла.
      1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18


    написать администратору сайта