Главная страница
Навигация по странице:

  • § 2. Педагогик белем бирүнең бурычлары һәм структурасы

  • § 3. Укытучының үз-үзен һөнәри тәрбияләве

  • Булачак педагогка


    Скачать 0.6 Mb.
    НазваниеБулачак педагогка
    Дата03.12.2021
    Размер0.6 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаpub_2823686.docx
    ТипДокументы
    #290051
    страница5 из 41
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41
    § 1. Педагог һөнәрен сайлау мотивлары һәм педагогик эшчәнлек мотивациясе

    Педагогик эшчәнлектә мотивация проблемасы, кешенең тәртибе һәм эшчәнлеге мотивациясе проблемасы кебек үк, тң катлаулы һәм тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәгән санала. Педагогик һөнәрне сайлау һәм педагогик эшчәнлек мотивациясенең үзара бәйләнешен өйрәнгән махсус тикшренеүләр юк диярлек.

    Абитуриентларны педагогик һөнәрне сайлауга этәргән факторларны анализлау аларның әһәмиятен билгеләргә һәм бер рәткә тезәргә мөмкинлек бирә:

    − уку предметы белән кызыксыну;

    − әлеге предметны укырга теләү;

    − үзеңне балалар тәрбияләүшә багышларга омтылу;

    − педагогик сәләтләрне тоемлау;

    − югары белем алырга теләү;

    − педагогик һөнәрнең иҗтимагый әһәмиятен, абруен күзаллау;

    − матди тәэмин ителгәнлеккә омтылу;

    − төрле хәлләрнең бергә туры килүе.

    Әгәр дә педагогик һөнәрне сайлаучыларны аларның укытуга һәм тәрбия бирүгә, балаларга карата кызыксынуларына һәвәслек ягыннан берләштерсәк, булачак укытучыларның яртысыннан аз гына артыграгы аларның шәхесенең педагогик юнәлгәнлеген ассызыклаган мотивлар буенча һөнәрне сайлаячак.

    Шунысын искәртергә кирәк, Россиядә һәрвакытта да атаклы укытучылар-энтузиастлар булды, аларның педагогик һөнәрне сайлаулары югары социаль кыйммәтләргә бәйле. шуларны берсе – Николай Александрович Добролюбов (1836−1861).

    Н.П.Добролюбовның Петербургтагы баш педагогика институтына укырга кергәндә язылган иншасыннан өзетә менә болай язылган: “Үз ватаныма хезмәт итү теләге миндә иртә уянды. Төрле хыяллар тәҗрибәсез аңны озак вакытлар дулкынландырды, әмма, ниһаять, мин педагог дәрәҗәсенә тукталдым. Әлеге дәрәҗә турында фикер йөртеп, мин үземдә сәләт тә, теләк тә, түземлек тә – әлеге авыр эшкә кирәкле барлык нәрсәләрнең булуын тойдым... Мин танып белүләрне тапшырырга тиешмен, чөнки сүз байлыгыннан мәүрүм түгелмен, еш кына, үзе әйтә торган йөрәгем бар... Мине бер генә нәрсә хафага сала: мин йомшак, яшь, тәҗрибәсез... Үзем әле тормышка яңа аяк баскан, мәгърифәт көткән килеш, яшь буынга яңа чынбарлыкны ничек тапшыра алырмын? Әмма мин шуның өчен дә – үз вазифама үземне әзерләр, берничә еллар дәвамында үземне үсмерләрнең остазы булырга өйрәнер өчен изге фәнгә аяк басам...”21.

    Теге яки бу мотивка ярашлы (нәрсә өчен?) педагогик һөнәрне сайлау күп очракта уку мотивын да билгели. Мотив ул – ихтыяҗлар предметы яки предметлашкан ихтыяҗ икәнлеген игътибарга алсак, булачак укытучылар өчен андый предметлар түбәндәгеләр була ала: танып белү кызыксынуы, мөстәкыйль һөнәри эшчәнлеккә яхшырак әзерләнү омтылышы, бурыч һәм җаваплылык хисе яки уку ярдәмендә башка төркемдәшләрдән аерылып тору омтылышы, коллективта абруйлы урын алу, укытучылар һәм ата-аналар тарафыннан шелтәләрдән качу, мактауга лаек булырга тырышу, югары стипендия алу һ.б.лар.

    Педагог һөнәрен сайлау мотивлары һәм педагогик эшчәнлекнең мотивациясе үткән һәм бүгенгегә карый. Педагог һөнәрен сайлау мотивлары һәм югары уку йортында уку мотивлары үткәндәгедән аерылган кебек, педагогик эшчәнлекнең мотивациясе дә бүген үзгәрә. Ул эшчәнлек мотивациясенең гомуми механизмнарына һәм максатларны мотивка әйләндерә торган яисә “мотивның максатка хәрәкәте” (А.Н.Льонтьев) механизм исемен алган яңа мотивлар барлыкка килүгә буйсына. Аның асылы шуннан гыйбарәт: нинди дә булса мотивны тормышка ашыра торган максат вакыты белән мөстәкыйль кузгатучы көчкә әверелә, ягъни үзе мотвика әйләнә.

    Ике типлы ситуация булырга мөмкин. Беренче тип ситуациясе менә болай: башлап укытучы, иң беренче чиратта, бөтен көчен биреп эшкә керешә, чөнки аның белән дан яратучы хисләр идарә итә. Әмма вакытлар узу белән, ул балалар белән аралашудан тәм таба, анда укытуга кызыксыну уяна. Барлык катлаулыклары һәм шул ук вакытта кызыклы яклары булган педагогик эшчәнлекне тормышка ашыру максаттан эшчәнлек мотивына әверелә. Максат исә катлаулана, күчерелә.

    Икенче тип ситуация шуннан гыйбарәт: мотивларның әйдәп баручы (доминанта) һәм ситуатив (мотив-стимул), тышкы һәм эчкегә бүленүе укуның булачак укытучылар өчен, эшләүчеләргә аларның эшчәнлеге кебек үк, ситуацияләр чылбыры кебек ага. Бу очракта эшчәнлек максаты белән мотив туры килә. максат белән мотив туры килмәгәндә, башка ситуацияләр максатчан мәҗбүр итү кебек кабул ителә. Укытучы бу очракта педагогик эшчәнлек максатына битараф булырга яки тискәре карашта торырга мөмкин.

    Беренче тип ситуацияләрендә укытучылар яратып, күңел күтәренкелеге белән, шуңа бәйле рәвештә, нәтиҗәле эшли. Икенче тип ситуацияләрдә – авырдан, котылгысыз нервлы авырлык белән эшлиләр һәм, гадәттә, яхшы нәтиҗәләргә ирешмиләр.

    Әмма педагогик эшчәнлек, катлаулыбуларак, көч, шәхси һәм социаль әһәмияте ягыннан аерылып торган берничә мотив нәтиҗәсендә туа. Педагогик эшчәнлекнең полимотивацияче − гадәти күренеш: укытучы яхны нәтиҗәгә ирешү өчен яхшы эшләргә мөмкин, әмма шул ук вакытта үзенең башка ихтыяҗларын да канәгатьләндерә ( коллегаларының тануы, әхлакый һәм рухи бүләкләү һ.б.лар).

    Педагогик эшчәнлекнең социаль кыйммәти мотивларына һөнәри һәм гражданлык бурычы, балаларны тәрбияләүдә җаваплылык, һөнәри функцияләрне гадел һәм намуслы башкару (һөнәри намус), предмет белән янып яшәү һәм балалар белән аралашуңан канәгатьлек алу; укытучының югары миссиясен аңлау; балаларга мәхәббәт һ.б.лар керә. Укытучыны мәктәпҗә “тоткан” түбәндәге педагогик эшчәнлекнең эгоистик һәм файда алу мотивлары берничек тә акадана алмый: эшсезлек шартларында эш урыны, озак дәвам итә торган ял, фатир алу мөмкинлеге һ.б. шартлар.
    § 2. Педагогик белем бирүнең бурычлары һәм структурасы
    Бүгенге көндә укытучы шәхесенә белән эшчәнлегенә һәм педагогик белем бирү учреждениесенең чыгарылыш студентларының үз һөнәри функцияләрен үтәргә әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр арасында; укытучылар әзерләүнең типик системасы һәм аның эшчәнлегенең индивидуаль-типик характеры арасында каршылыклар көчәю күзәтелә. Педагогик белем бирүдә технократик карашның котылгысыз сәбәбе булып укытучының җәмгыятьтән, милли мәдәнияттән, мәктәптән һәм укучыдан ераклашуы тора. бу хәл педагогик һөнәрнең социаль статусы һәм абруе кинәт кимүгә, укытучыны әзерләү системасының җәмгыятьнең ихтыяҗларына туры килмәвенә һәм мәгариф проблемаларының кискенләшүенә китерде.

    Атап үтелгән каршылыклар максатчан ориентацияләрне үзгәртүгә һәм күпдәрәҗәле педагогик белем бирү системасын кертүгә нигез булды. Әлеге белем бирүнең м а к с а т ы – аерым хатларның һәм җәмгыятьнең күптөрле мәдәни-белемб рү сорауларын канәгатьләндерү өчен, белем бирү учреждениеләренең мөмкинлекләрен киңәйтү, икътисадның һәм хезмәт базарының үзгәреп торган ихтыяҗларын исәпкә алган хәлдә, мәгариф өлкәсендәге белгечләрнең гомуммәдәни, фәнни һәм һөнәри әзерлеген арттыру.

    Эчтәлеге ягыннан төрле һәм укыту вакыты ягыннан күчеп килә торган белем бирү программалары тарафыннан гамәлгә ашырылган күпдәрәҗәле педагогик белем бирү түбәндәге б у р ы ч л а р н ы хәл итүне тәэмин итә:

    шәхескә (студентка) – аның интеллектуаль, социаль, һөнәри һәм икътисади ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган педагогик белем бирүдә эчтәлекне һәм дәрәҗәне индивидуаль сайлауны тормышка ашыру;

    җәмгыятькә ( белем бирү системасына, мәктәпкә) – тиешле квалификация параметрларына туры килгән белгечкә иң кыска вакытларда ия булу;

    укытучылар корпусына (факультетка, колледжга, институтка, университетка) – тулы көчкә фәнни һәм һөнәри-педагогик мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру.

    Педагогик белем алу белгечнең тиешле мәгариф программаларны үзләштерү шартларында төрле дәрәҗәдәге һөнәри квалификациягә ия булуы белән янәшә бара. Шушы бәйләнештә Россиянең педагогик белем бирү системасы урта һәм югары һөнәри белем бирүне күздә тота.

    Урта педагогик белем бирү – урта махсус уку йортларында (педагогика училещеларында, педагогика колледжларында) яисә югары уку йортларының урта һөнәри белем бирү факультетларында төп урта, гомуми урта (тулы) яки башлангыч һөнәри белем бирү базасында алына торган һөнәри белем бирү.

    Урта педагогик белем алу конкрет педагогик белгечлекнең төп белем бирү программаларының берсен үзләштерү нигезендә башкарыла.

    Программалар ике дәрәҗәле булырга мөмкин: база һәм югары. Дәрәҗәсенә карап, уку нормативы төрлечә була. Төп гомум белем бирү базасында урта педагогик белем бирүнең база дәрәҗәсендә төп белем бирүне гамәлгә ашыру өчен 3 ел 10 ай бирелә. Югары дәрәҗә өчен – 4 ел 10 ай каралган. Гомум урта (тулы) яки башлангыч һөнәри белемгә ия гражданнар урта педагогик белем бирү программасын кыскартылган (2 ел 10 ай) вакытта үзләштерә ала.

    Урта педагогик белемле белгечләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч сыйныфларда, төп гомумбелем бирү мәктәбендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияче, укытучы, педагог-оештыручы, өстәмә белем бирү педагогы һ.б.лар булып эшләр өчен билгеләнә.

    Югары педагогик белем алу өчен, Россиядә институтлар, академияләр һәм унивверситетлар кебек белем бирү учреждениеләре – югары уку йортлары (вузлар) бар.

    Югары педагогик белем бирүнең төп уку программалары өзлексез һәм дәрәҗәләр буенча гамәлгә ашырылырга мөмкин. Россиядә югары һөнәри белем бирүнең түбәндәге дәрәҗәләре гамәлдә: бакалавриат, магистратура.

    Педагогик белем бирүнең нигезен базалы югары белем тәшкил итә. Ул 4 елга исәпләнгән бакалавриат программаларын үзләштерү нигезендә алына. Алар белем алучыга кеше һәм җәмгыять, тарих һәм мәдәнияттән белемнәр системасын алырга, базалы фундаменталь фәнни әзерлеккә ия булырга һәм белем алуның сайланган юнәлеше буенча һөнәри педагогик белемнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

    Ике еллык программаны уңышлы үзләштерүчеләр тәмамланмаган югары белем турында диплом алып, хезмәт эшчәнлегенә күчәргә яисә белем бирү-һөнәри ориентацияне үзгәртерншә мөмкин.

    Бакалавриат программасы буенча йомгаклау аттестациясе узган студентларга “бакалаврквалификациясе (дәрәҗәсе) һәм сайланган юнәлеш буенча бакалавр дипломы бирелә.

    Магистрлык әзерлеге югары белемгә нигезләнә һәм белгечлек юнәлеше буенча үсеш һәм дифференциацияне күздә тота. Тирәнтен үзләштерелгән белем бирү программасы ярдәмендә магистрларны, күпчелек очракта, “заказ буенча” әзерләү тәэмин ителә. әлеге дәрәҗәнең төп максаты − иҗади эшчәнлеккә йөз тоткан педагог-тикшеренүчене әзерләү. Магистратурада уку вакыты − дүрт еллык бакалавриат нигезендә ким дигәндә ике ел.

    Магистратураны тәмамлаучы затларга “магистр” квалификациясе (дәрәҗәсе) һәм конкрет фән юнәлеше буенча магистр диплоымы тапшырыла. Ул теләсә кайсы тип учреждениеләрдә (мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр, колледжлар, югары уку йортлары) һөнәри эшчәнлек алып бару мөмкинлеген бирә.

    Педагогик белем бирүдәге яңа структураның сыгылмалылыгы һәм вариативлылыгы теге яки бу дәрәҗәне тәмамлаганнан соң кирәк вакытта аннан чыгу мөмкинлеген тудыраю

    Төрле дәрәҗәле структура кертелгәннән соң, педагогик белем бирүнең беренчел максаты аның урта һәм югары белем бирүнең төп белем бирү программаларында каралган эчтәлеген яңарту тора.

    Педагогик белем бирү эчтәлегенең системалылыгын студентларның гамәли эшчәнлеге тәшкил итә. Әгәр үзләштерелсәләр, танып белү процессында гына түгел, үзгәртеп кору эшчәнлегендә дә эшкәртелсәләр, гомумкешелек һәм һөнәри кыйммәтләр укытучы шәхесенең казанышына әверелә.

    Мондый эшчәнлек һәр циклда максатчан юнәлешләре сәбәпле интегратив характерлы, әмма эчтәлекләре буенча аерыла торган практикумнарны күздә тота: социокультуралы, психоло-педагогик, предметлы. Практикумнар ачыклык, төгәллек, теоретик белемнәрне төрле педагогик ситуацияләрдә куллану һәм актуальләштерергә һәм шулай итеп психолого-педагогик әзерлекне көчәйтергә ярдәм итә.

    Педагогик белем бирүнең яңа эчтәлеген гамәлгә ашыру яңа технологияләрне кетүгә бйәле мәсьәләләрне хәл итүне таләп итә. Шундый технологияләрнең нигезен массакүләм өйоәтүдән китү тәшкил итә. Аналитик, иҗади фикерләү үсешенең төп алшарты булып студентларның фәнни тикшеренүләрдә, реаль психолого-педагогик проблемаларны эшләүдә катнашуы тора.

    Заманча педагогик белем бирүнең булачак укытучы шәхесенә аралашу, танып белү һәм социаль иҗади субъект итеп якын килү студентның педагогик һөнәрне үзләштерүдә ролен арттыра. Ул үз эшчәнлегенең максатларын, бурычларын һәм һөнәри формалашу чараларын төгәл күзалларга тиеш. Алар арасында һөнәри үз-үзеңне тәрбияләү һәм укыту зур урын алып тора.
    § 3. Укытучының үз-үзен һөнәри тәрбияләве
    К.Д.Ушинскийның, укытучы укыганчыга кадәр яши, дигән сүзләре заманча шартларда аеруча зур әһәмияткә ия.

    Шулай ук укытучының туктаусыз үз өстендә эшләве, үз-үзен камилләштерү турындагы фикер дә актуаль. Тормыш өзлексез педагогик белем бирү проблемасын көн тәртибенә куйды. укытучыны күздә тотып, А.Дистервег болай дип язган: “ Үзенең тәрбиясен һәм белемен күтәрү белән шөгыльләнгәндә генә ул тәрбия һәм белем бирә ала”22.

    Үзеңне камилләштерү өстендә эшләү профессионал буларак үз шәхесеңне аңлы рәвештә үстерүне күздә тоткан һөнәри үз-үзеңне тәрбияләү өчен шарт булып тора. Аңа түбәндәгеләр керә: үзеңнең индивидуаль кабатланмас үзенчәлекләреңне педагогик эшчәнлек таләпләренә яраклаштыру, һөнәри компетентлылыкны даими күтәрү һәм социаль-әхлакый һәм башка шәхси сыйфатларны өзлексез үстерү.

    Башка эшчәнлек кебек үк, үз-үзеңне һөнәри тәрбияләү дә шактый катлаулы мотивлардан һәм активлык чыганакларыннан тора. гадәттә, укытучының үз-үзен тәрбияләү чыганагы итеп үз-үзен үзгәртү һәм үз-үзен камилләштерүгә ихтыяҗын атыйлар. Әмма әлеге ихтыяҗ җәмгыятьнең укытучыга булган каршылыклы таләпләрен үәл итү ноктасыннан чыгып һәм шәхес, профессионал буларак үсеш дәрәҗәсеннән торып, автомат рәвештә генә барлыкка килми. Активлыкның тышкы чыганаклары (җәмгыятьнең таләпләре һәм өметләре) йә үз өстеңдә эшләргә этәргеч бирә, яисә укытучыдан, әлеге каршылыкларны хәл итәр өчен, төрле хәйләләргә этәрә.

    Укытучы эшчәнлегендәге кебек үк, үз-үзеңне һөнәри тәрбияләү нигезендә дә максат белән мотив арасындагы каршылык ята. Мотивны максатка таба хәрәкәтен тәэмин итү ул − үз-үзеңне тәрбияләүдә чын ихтыяҗларны булдыру. Укытучының әнә шулай барлыкка килгән ихтыяҗы алга таба шәхси (эчке) активлык чыганаклары белән ныгытыла (ышанулар; бурыч, җаваплылык, һөнәри намус, үз-үзеңне хөрмәт итү хисе һ.б.лар). болар барысы да үз-үзеңне камилләштерү системасын хасил итә, аларның характеры күп очракта һөнәри идеал эчтәлеге белән билгеләнә. Башка сүзләр белән әйткәндә, педагогик эшчәнлек укытучы күз алдында шәхси, тирәнтен аңланылган кыйммәтләргә әверелсә, шул вакытта үз-үзеңне камилләштерүгә ихтыяҗ туа һәм үз-үзеңне тәрбияләү башлана.

    Һөнәри идеал барлыкка килүнең иң гади һәм шул ук вакытта ышанычлы алымы − махсус әдәбият уку, күренекле педагогларның тормышы һәм педагогик иҗаты белән танышу. Укытучының дөрес формалашкан һөнәри идеалы − аның үз-үзен тәрбияләүдә кирәкле шарт.

    Үз-үзеңне тәрбияләү процессларын тотрыкландыра торган тышкы факторларга педагогик коллектив, мәктәп җитәкчелеге сителе һәм буш вакыт факторы керә.

    Укытучы, аеруа эшен башлаганы, үзара таләп, принципиальлек, конструктив тәнкыйть һәм үзтәнкыйть атмосферасы хөкем сөргән һәм коллегаларының иҗади эзләнүләренә аеруча зур игътибар белән караган һәм аларның табышларына сөенгән, башлап укытучыларның һөнәри үсешенә кызыксыну булган педаогогик коллективка эләксә, һөнәри иңеал таләпләренә җавап бирергә омтыла. Киресенчә, педагоглар арасында коллектив башлангычлары булмау, иҗади эзләнүләргә уңай караш сизелмәү, үз-үзеңне тәрбияләү мөмкинлегнә тискәре мөнәсәбәт үз-үзеңне камилләштерү ихтыяҗларын юкка чыгара.

    Әгәр мәктәп җитәкчелеге педагогларга үз көченә һәм сәләтенә ышану тудыра торган уңышларга шатлану мөмкинлеге булдырмаса, куелган таләпләр артында укытучыларның уңышларга карата борчылуы торса, ярдәм итәргә омтылыш тудырмаса, андый мәктәп укытучыларында үз-үзеңне тәрбияләүгә ихтыяҗ тумый.

    Ниһаять, вакыт факторы. Укытучы өчен вакыт матур әдәбият, вакытлы матбугат, музейларда, театрларда, күргәзмәләрдә йөрү, фильм һәм телетапшырулар карау, социаль, шулай ук психолого-педагогик әдәбиятны өйрәнү өчен кирәк.

    Үз-үзеңне һөнәри тәрбияләү процессы индивидуаль. Әмма анда һәрвакыт үзара бәйләнгән өч этапны аерып күрсәтергә мөмкин: үз-үзеңне танып белү, үз-үзеңне программалаштыру, үз-үзеңә тәэсир итү.

    Укытучының һөнәри үз-үзен танып белүе үз-үзенә бәя бирүдән башлана. Психологлар үз-үзеңә бәя бирү формалашуның ике юлын күрсәтә. Беренчесе үзеңнең дәгъваларыңны ирешелгән нәтиҗә дәрәҗәсенә җиткерүдән гыйбарәт. Икенчесе − тирә-яктагыларның синең хактагы фикерләрен чагыштырмасыннан, социаль чагыштырудан тора. әмма әлеге ысулларны куллану һәрвакытта да үз-үзеңә дөрес бәя бирүгә китерми. Зур булмаган дәгъвалар үз-үзеңә югары бәя бирүгә сәбәп булырга мөмкин, чөнки бары тик үз-үзенә югары бурычлар куйган тәрбиячеләр генә эштә катлаулылыкка очрый. иҗади эшләгән укытучыга үзен һәм нәтиҗәләрен коллегаларыныкы белән чагыштырып, бәя бирү дә канәгатьләндерә алмый.

    Укытучының үз-үзенә бәясен формалаштыруның төп ысулы (шул исәптән, булачак укытучының) − үз нәтиҗәләрен шәхси яктан яктан да, укытучы-тәрбияче буларак та һөнәри идеал булган шәхеснеке белән чагыштыру. Мондый эш мөмкин кадәр иртәрәк, беренче курстан ук башланырга тиеш.

    Гомуми үз бәяне ачыклау өчен, формула буенча коэффициентны исәпли торган конкрет шәхескә хас идеал һәм сыйфатларның традицион методикасын кулланырга мөмкин23. Һөнәри сыйфатларга үзбәя шул ук методика буенча исәпләнә, әмма аның һөнәри әһәмиятле сыйфатлардан торуы шарт итеп куела. Педагогик һөнәргә юнәлгәнлек дәрәҗәсен, педагогик эшчәнлекнең яхшырак күренгән өлкәләрен ( укыту яисә тәрбия эше) ачыклау өчен, “төшенчәле сүзлек” вербаль тесты тибындагы пректив методиканы кулланы яхшырак.

    Аралашу дәрәҗәсен (коммуникабельлек) ачыклауда В.Ф.Ряховский тесты тәкъдим ителә24 . аралашу осталыгы шәхси осталыклардан барлыкка килүне исәпкә алып, шулай ук күп кенә факторларга бәйле булуны истә тотып, үзеңне тирәнтен танып белү перциптив осталык формалашу дәрәҗәсен, педагогик техника күнекмәләрен һәм әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, әңгәмә белән идарә итү, аудитория каршында чыгыш ясау һ.б. осталыкларны ачыклау линиясе буенча барырга тиеш.

    Һөнәри үз-үзеңне танып белү шулай ук ирекле үсеш, эмоциональ өлкә, темперамент һәм характер, танып белү процесслары (кабул итү, үәтер, күзаллау, фикерләү) сөйләм һәм игътибар кебек үзенчәлекләрне ачыклауны күздә тота.

    Шәхеснең үз-үзен программалаштыру процессы – үз шәхесен камилләштерү мөмкинлеге турындагы фаразының материализациясе ул.

    Үз-үзеңне тәрбияләү программасын төзүдә “тормыш мәгънәсе” системасын эшкәртү тора. Ул тора-бара шәхемнең тәртип һәм эшчәнлек принципларына әверелә. Мәсәлән, беркайчан һәм беркайдада соңга калмау; беркемгә дә беркайчан да өздереп “әйе” һәм “юк” дип әйтмәү – алар урынына җавапның башка формасын эзләү; беркемгә дә беркайчан да ярдәм итәргә каршы килмәү һ.б.лар. үз-үзеңне тәрбияләү программасы белән беррәттән, үз-үзеңә план да төзергә мөмкин: озак вакыт аралыгы өчен план-максимум һәм план-минимум (көн, атна, ай).

    Үз өстеңдә эшләүнең барлык бурысларын һәм юнәлешләрен прграммада күрсәтеп бетереп булмый. Аңа хәзер ихтыяҗ да юк. Иң мөһиме, педагогик эшкә керешкән һәр кеше үзенең тормыш кагыйдәләре, принциплары җыелмасын булдырсын һәм аны чынбарлык тормышта үтәсен.

    Үз-үзедә тәэсир итү чаралары һәм алымнары чиксез төрле. Үз шәхесеңне үзенчәлеген һәм конкрет шартларны истә тотып, һәр кеше иң кулай вариантны сайлап ала. Үз-үзеңә тәэсир итү чаралары арасыннан үзеңнең психологик халәтең белән идарә итү, ягъни үз-үзеңне көйләү чаралары аерым урын тота. Аларга үз-үзеңне тынычландыру, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү, мускулларны йомшарту (релаксация), шулай ук үз-үзеңне ышандыру, үз-үзеңә боерык бирү, үз-үзеңне контрольдә тоту, үз-үзеңә тәэсир итү кебек алымнар керә. Соңгы елларда, киң популяризация ярдәмендә, махсус сүз формулалары – аутотренинг буенча максатчан үз-үзеңне инандыру кулланыла.

    Педагогик фикерләү һәм гамәл кылу осталыгына камил дәрәҗәдә ия булу күзәтүчәнлек үсешенә юнәлгән махсус күнегүләрдән, үз гамәлләреңне һәм тәрбияләнүчеләр гамәлләрен иңади проектлау һәм күзаллау нигезләрен аңламаудан тыш, мөмкин була алмый. фәнни педагогик фикерләү педагогик фактллар белән ирекле эш итүдә, асылын аңлау максатынннан аларның компонентларын төркемләү, педагогик күренешләрдә охшашлыклар, аермалыкларны урнаштыруда чагыла. Моның өчен булачак укытучы факт һәм күренешләрне төркемли белергә, үзара социаль тәэсир итешүдә катнашучыларның үз-үзләрен тотыш һәм эшчәнлекләренең сәбәпләрен һәм мотивларын ачыкларга, аналитик, фаразлау һәм проектив бурычларны чишәргә тиеш.

    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41


    написать администратору сайта