Главная страница
Навигация по странице:

  • § 3. Педагогик эшчәнлеккә гамәли әзерлек

  • § 4. Педагогик осталык һәм укытучы культурасы

  • Үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар һәм биремнәр

  • Тәкъдим ителә торган әдәбият

  • Булачак педагогка


    Скачать 0.6 Mb.
    НазваниеБулачак педагогка
    Дата03.12.2021
    Размер0.6 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаpub_2823686.docx
    ТипДокументы
    #290051
    страница4 из 41
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41
    § 2. Педагогик эшчәнлеккә теоретик әзерлек
    Һөнәри компетенлыгы структурасында педагогның теоретик әзерлеге, еш кына, психологик-педагогик һәм махсус белемнәр җыелмасы буларак кабул ителә. Әмма белемнәрне формалаштыру, алда искәртелгәнчә, − үз максат түгел. Педагог тәҗрибәсе структурасында системага салынмаган үле йөк булып торган белемнәр беркемгә дә эләкмәгән байлык булып тора. Шуның өчен педагогик эшчәнлеккә теоретик әзерлек педагогик фикерләүнед гомумиләштерелгән компетенциясендә яки, башкача әйткәндә, эчке (идеаль) төркем осталыкларына караган конструктив һәм өйрәнү осталыкларында чагыла.

    Конструктив һәм өйрәнү эшчәнлекләре педагогның аналитик, фаразлау һәм проектлау осталыклары булганда гына гамәлгә ашырылырга мөмкин. Өйрәнү эшчәнлеге рефликсив осталыкларны да таләп итә.

    Аналитик компетенцияләр педагогик фикерләүнең гомумиләштерелгән осталыклары нигезендә ята. Педагогик бурычларны хәл иткәндә түбәндәге шәхси осталыклардан хасил була:

    − педагогик күренешләрне элементларга бүлү (шартлар, сәбәпләр, мотивлар, стимуллар, чаралар, күренеш формалары һ.б.лар);

    − һәр педагогик күренешне педагогик процессның барлык компонентлары белән бәйләнештә аңлау;

    − психологик-педагогик теориядә карала торган күренештә логикага ярашлы идея, нәтиҗә чыгару, закончалык табу;

    −педагогик күренешне дөрес диагностикалау;

    − төп педагогик мәсьәләне (проблеманы) таркату һәм аны хәл итүнең алымнарын билгеләү.

    Гамәлләрнең нәтиҗәсе турында мәгълүмат алу педагогик процессның асылын һәм логикасын аңлауга, укучыларның яшь һәм индивидуаль үсеше закончалыкларына нигезләнгән. Мәсәлән, алар укучылар дөрес аңламаганны, укучылар материалны кабул итүдә нинди хаталар булуны, нинди тәҗрибә өйрәнелә торган нәрсәне тирәнрәк аңларга ярдәм итүне алдан күрергә мөмкин.

    Педагогик бурычыларның юнәлешләренә бәйсез рәвештә, фаразлау компетенцияләрен өч төркемгә берләштерергә мөмкин:

    − коллективның үсешен алдан күрү: аның структурасы динамикасын, үзара мөнәсәбәтләр системасы үсешен, актив һәм аерым укучыларның үзара мөнәсәбәтләр системасында урыны үзгәрүне фаразлау һ.б.лар;

    − шәхеснең үсешен фаразлау компетенцияләре: аның сыйфатларын, хисләрен, иреген һәм тәртибен, үсеш барышындагы кайбер үзгәрешләрне, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштырудагы кыенлыкларны һ.б.ларны алдан күрү;

    − педагогик процессны фаразлау: укыту, тәрбия бирү һәм уку материалының үсеш мөмкинлекләре; укучыларның укудагы һ.б. эшчәнлектәге кыенлыклары; уку һәм тәрбия бирүдәге теге яки бу алымнарны, чараларны куллану нәтиҗәләре һ.б.лар.

    Проектив осталыклар укытуның һәм тәрбия эешенең конкрет планнарын педагогик фаразлау нәтиҗәләрен материаллаштыруны күздә тота. Мондый планнар − педагог эшчәнлегенең проектлары, алар перспективалы һәм оператив булырга мөмкин. Соңгыларына дәрес планнары һәм тәрбия чаралары карый.

    Педагогик эшчәнлек проектын эшләү логикасы түбәндәге проектив осталыкларның булуын таләп итә:

    − укытуның максатларын һәм эчтәлеген конкрет педагогик бурычларга әверелдерү;

    − педагогик бурычны билгеләүдә һәм укучылар эшчәнлеге эчтәлеген сайлауда аларның ихтыяҗларын һәм кызыксынуларын, матңи база мөмкинлекләрен, үз тәҗрибәңне һәм шәхси-эшлекле сыйфатларыңны исәпкә алу;

    − педагогик процессның һәр этабында әйдәп баручы һәм иярчен бурычларны билгеләү;

    − куелган бурычларга ярашлы эшчәнлек төрләрен сайлап алу һәм уртак иҗади эшләр системасын планлаштыру;

    − кимчелекләрне бетерү һәм аларның сәләтен, иҗади көчләрен һәм талантларын үстерү максатыннан, укучылар белән индивидуаль эш алып бару;

    − педагогик процессның иң яхшы эчтәлеген, формасын, методларын һәм чараларын сайлап алу һ.б.лар.

    Оператив планлаштыру педагогтан әңгәмә кору, дәрес яки экскурсияне планда, план-конспектта педагог тәҗрибәсенә бәйсез рәвештә тормышка ашыра торган конкрет методик осталыклар таләп итә.

    Рефликсиф компетенцияләр педагогның үзенә юнәлдерелгән контроль-бәяләү эшчәнлеген тормышка ашыруда чагылыш таба. Аны нәтиҗәле башкару өчен, педагог үз фикерләрен акыл белән һәм объектив рәвештә адымнарын, ахыр чиктә, эшчәнлеген анализларга ярдәм итә торган рефлексиягә (үзанализ) ия булырга тиеш.

    Педагог өчен уңай һәм тискәре нәтиҗәләрнең кайсылары аның укытуы нәтиҗәсендә тууын аңлау мөһим. Нәкъ менә шуннан чыгып, үз эшчәнлегеңне анализлау кирәк, ул исә бәя бирүгә бәйле махсус рефлексив осталыкларны таләп итә:

    − максат куюның дйреслеге, аларны конкрет бурычларга әверелдерү;

    − тәрбияләнүчеләрнең куелган бурычларга туры килүе;

    − педагогик эшчәнлек методларының, алымнарының һәм чараларының нәтиҗәлелеге;

    − оештыру формаларының укучыларның яшь үзенчәлеләрнеә, материал эчтәлегенә һ.б.ларга җавап бирүе;

    − укыту һәм тәрбия бирү барышында куелган максатларның уңыш һәм уңышсызлык сәбәпләре;

    − фән тарафыннан билгеләнгән критерийлар һәм тәкъдимнәргә яраклы рәвештә, үз эшчәнлегең тәҗрибәсен ачыклау.
    § 3. Педагогик эшчәнлеккә гамәли әзерлек
    Укытучының педагогик эшчәнлеккә гамәли әзерлеге аның һөнәри компетентлылыгы структурасында эчке (предметлы) компетенцияләрдә − оештыру һәм коммуникатив осталыкларны үз эченә алган педагогларча гамәл кылу компетенцияләрендә чагылыш таба.

    Педагогның оештыру эшчәнлеге укучыларны коллектив эшчәнлегенең төрле төрләренә һәм оешмаларына кушылуын тәэмин итә. Оештыру эшчәнлеге аеруча тәрбия эшенә карата әһәмиятле. О е ш т ы р у к о м п е т е н ц и я л ә р е н ә мобилизация, мәгълүмати, үстерә торган һәм ориентацияләр керә.

    Мобилизация компетенцияләре укучылар игътибарын җәлеп итү һәм аларда укуга, хезмәткә һәм башка эшчәнлек төрләренә кызыксыну уяту; белемнәргә ихтыяҗ формалаштыру һәм укучыларны уку эшенә һәм уку хезмәтен фәнни оештыру нигезләре белән коралландыру; әйләнә-тирә якка иҗади мөнәсәбәт булдыру максатыннан, тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен актуальләштерү; укучылар әхлакый адым ясасын өчен, махсус ситуацияләр тудыру; уртак кичерешләр атмосфера тудыру, стимул методларын куллану һ.б.лар белән бәйле.

    Мәгълүмати компетенцияләр, гадәттә, укыту мәгълүматын хәбәр итүгә кертеп карала, шул ук вакытта алар аны кабул итү алымнарында да урын алып тора. Әлеге компетенцияләр – басма һәм электрон чыганаклар белән эшләү, дидактик яктан үзгәртү, ягъни мәгълүматны укыту һәм тәрбия бирү бурычларына яраклаштыру һәм мәгънәсен ачыклау.

    Укучылар белән турыдан-туры аралашу процессында мәгълүмати компетенцияләр уку материалын, предметның үзенчәлеген, укучыларныд әзерлек дәрәҗәсен, тормыш тәҗрибәсен һәм яшен исәпкә алып, ачык һәм төгәл аңлатып бирүдә; логик яктан төгәл конкрет сөйләү, аңлату, әңгәмә кору, проблеманы күрсәтүдә; сорауларны аңлашыла торган формада, кыска, төгәл һәм тәэсирле формалаштыруда; техник чаралар, электрон-исәпләү техникасы һәм күргәзмә чаралару куллануда; укучыларның төрле методлардан файдаланып, яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен һәм характерын оператив бәяләүдә; кирәк булган очракта материалны аңлатуның планын һәм барышын үзгәртә алуда һ.б.ларда чагыла.

    Үстерә торган компетенцияләр аерым укучының һәм тулы сыйныфның “якындагы үсеш зоналары” (Л.С.Выготский) билгеләмәсен; танып белү процесслары, тәрбияләнүчеләрнең хисләре һәм иреге үсеше өчен проблемалы ситуацияләр һәм башка шартлар тудыруны; танып белү мөстәкыйльлеген һәм иҗади фикерләүне стимуллаштыруны; алдарак үзләштерелгән белемнәрне куллануны таләп иткән сорауларны формалаштыруны, индивидуаль үзенчәлекләр үсеше өчен шартлар тудыруны, шул максатларда укучыларга индивидуаль якын килүне башкаруны күз уңында тота.

    Ориентация компетенцияләре тәрбияләнүчеләрдә әхлакый-кыйммәти якларны формалаштыруга һәм фәнни дөньяга карашны, хезмәткә мөнәсәбәтне булдыруга, табигать һәм җәмгыять күренешләренә, идеалларга; укыту эшчәнлегенә һәм фәнгә, балаларның һәвәслекләренә һәм мөмкинлекләренә туры килгән җитештерү һәм һөнәри эшчәнлеккә ныклы кызыксынуны булдыруга; шәхеснең социаль яктан әһәмиятле сыйфатларын үстерүне максат итеп куйган уртак иҗади эшчәнлекне оештыруга юнәлдерелгән.

    Педагогның оештыру талантлары турыдан-туры коммуникатив компетенцияләр белән бәйләнгән. Педагогның укучылар, коллегалары һәм ата-аналар белән тулы канлы үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруы аларга бәйле. педагог эшчәнлегенең бер үзенчәлеге булып педагог бурычларын өзлексез дәвам итә торган педагогик аралашу фонында булуы тора. педагог белән укучы аралашу процессында укыту һәм тәрбия бирү функөиясе генә гамәлгә ашырылмый, шундый ук мөһим педагогтк бурычлар башкарыла.

    Педагогның коммуникатив осталыкларына түбәндәгеләр керә: перцептив, аралашу һәм педагогик техника.

    Перцептив компетенцияләр кешенең кешене кабул итүенә бәйле. алар педагогка башка субъектның аралашу үзенчәлекләрен, аралашуга теләктәшлеген өйрәнгәндә кирәкле һәм башкаларны (укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны) аеруча яхшырак аңларга ярдәм итә. Перцептив осталыкларның җыелмасын түбәндәгечә күз алдына китерергә мөмкин:

    − уртак эшчәнлек барышында партнер белән аралашуда мәгълүматларны кабул итү һәм аларны тиешле интерпретацияләү;

    − башка кешеләрнең асылына үтеп керү, кешенең индивидуаль үзенчәлеген ачыклау һәм аның эчке дөньясын билгеләү;

    − кичерешләр характерын, кешенең хәлен, зур булмаган билгеләр буенча аның теге яки бу вакыйгага катнашы барлыгын яисә булмавын билгеләү;

    − кешенең гамәлләрендә яки башка күренешләрдә аның башкаларга охшамаган якларын, ә бәлки, үткәндәге охшаш шартларда үзеңне табу,

    − башка кешедә төп якны күрү, аның социаль кыйммәтләргә мөнәсәбәтен дөрес билгеләү һ.б.лар.

    Перцептив осталыклар куллану нәтиҗәсендә кабул ителгән укучылар турындагы мәгълүматлар педагогик аралашуның уңышына шартлар тудыра.

    Аралашу компетенцияләре булачак аралашуны модельләштерү һәм сыйныф белән контактт урнаштыруга; коллектив эзләнү шартлары тудыруга, уртак иҗади эшчәнлеккә; тәрбияләнүчеләрнең педагог һәм аның предметына карата аралашуга этәргеч формалашыруга юнәлдерелгән.

    Педагогик процесста аралашу белән идарә итү педагогтан игътибарны бүлү һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итү; сыйныфка һәм аерым укучыга карата тәртип һәм аралашу алымын сайлау; тәрбияләнүчеләрнең гамәлләрен анализлау, аларның мотивларын күрү, тотышларын төрле ситуацияләрдә билгеләү; укучыларның эмоциональ кичерешләр тәҗрибәсен төзү, сыйныфта уңайлы атмосфера тудыру; үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга хезмәт итә торган чаралар кулланып, аралашуда инициатива белән җитәкчелек итүне күз уңында тота.

    Аралашу барышында кире элемтә урнаштыру укучыларның тәртибенннән чыгып, сыйныфның гомуми кәефен аңлап алу; укучыларның эмоциональ торышы үзгәрү мизгелләрен сизү, аларның эшләргә теләге һәм әзерлеге булуны тою; үз вакытында аерым укучыларның гомум эшчәнлектән аерылуларын күрү ярдәмендә ирешелә.

    Педагогик техника компетенцияләре аралашу нәтиҗәлелеген яхшырту өчен кирәкле шарт булып тора. Аларга аерым укучыларның да, тулы сыйныфның да активлыгына этәргеч бирү; тәрбияләнүчеләр белән аралашуда дөрес стиль һәм тонны сайлый белү, аларның игътибары, эшчәнлек темпы белән идарә итү, укучыларның гамәлләренә үзеңнең мөнәсәбәтеңне күрсәтү осталыклары керә. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу – үз хисләреңне заказ буенча, педагогик максатчанлык кысаларында күрсәтү осталыгы.

    А.С.Макаренко билгеләр үткәнчә, ул “кил монда” дигәнне 15-20 төрле төсмер белән әйтергә өйрәнгәч, йөз үзгәрешенә, фигурага, тавышка 20 тйрле нюанс тапкач кына чын мәгъгәсендә үз эшенең остасына әверелә. А.С.Макаренконың әлеге сүзләреннән аңлашылганча, педагогик техника осталыкларында педагогның сөйләм осталыгы; дөрес дикция, “куелган тавыш”, ритмик сулыш алу һәм сөйләмгә мимика, кул хәрәкәтләренең акыллы кушылуы аерым урын алып тора. “Мимикага ия булмаган, үз йөзенә тиешле кыяфәт чыгара алмаган яки үз кәефен тыя алмаган кеше яхшы тәрбияче була алмый, − дип яза А.С.Макаренко. Тәрбияче оештыра, йөри, шаярта, күңелле һәм усал була белергә тиеш. Тәрбияченең һәр хәрәкәте тәрбияләргә, ул үзенең шушы мизгелдә нәрсә теләгәнен белергә тиеш”18. Ул сүз белән идарә итүнең әһәмиятен аерым билгели, педагоглар тәрбияләнүчеләр белән сөйләшә белмәүдән күп хаталар ясый, ул аларга педагогның иреген, культурасын, шәхесен тоярга мөмкинлек бирми.

    Педагогик техниканың алда аталган осталыкларыннан тыш, тагын түбәндәгеләрне өстәргә мөмкин: үз гәүдәң белән идарә итү, педагогик эшчәнлек барышында мускул киренкелегеннән арына белү; үзеңнед психологик торышыңны көйләү; гаҗәпләнү, сөенү, ачулану һ.б.шундый хисләрне “заказ буенча” тудыра алу; төрле хисләрне (үтенү, таләп итү, сорау, боеру, киңәш, тәкъдим һ.б.) белдерүдә төрле интонацияләр куллану.

    Педагогик эшчәнлекне уңышлы башкару өчен педагогның гамәли компетенцияләрнең, һичьюгы, берсенә ия булуы сорала: спорт төрләренең берсеннән массовик-мәзәкче, тренер-җәмәгатьче; туризм буенча инструктор, экскурсовод, рәссам-бизәүче, түгәрәк җитәкчесе, хорчы-дирижер, биюләр куючы, кино күрсәтүче, техник чаралар буенча инструктор һ.б.лар.


    § 4. Педагогик осталык һәм укытучы культурасы
    Һөнәри компетентлык һәм укытучының педагогик осталыгының чагыштырмасы ничек? Үз вакытында А.С.Макаренко бу сорауга җавапны тапкан иде. педагогик осталыкның тумыштан бирелгән сәләт булуын кире кагып, ул аның һөнәри компетентлык дәрәҗәсенә бәйләнгәнлеген күрсәтте. Осталыкларга, квалификацияләргә нигезләнгән педагогик осталык, аның фикеренчә, ул − педагогик процессны белү, аны төзү, хәрәкәткә китерү осталыгы.

    А.С.Макаренко фикеренчә, үз өстендә максатчан эшләгән һәр педагог педагогик осталыкка ия була ала. “Осталыкка ирешергә мөмкин, атаклы токарь, күренекле табиб булган кебек, педагог та үз эшенең остасы булырга тиеш... Сез, яшь педагоглар, һәркайсыгыз да оста булачаксыз, моның өчен үз эшегезне ташламаска итешсез. Ни дәрәҗәдәге осталыкка ирешүегез бары тик үзегездән тора” 19.

    Осталык практик тәҗрибә нигезендә формалаша. Әмма һәр тәҗрибә дә һөнәри осталык чыганагы була алмый. Андый чыганак булып асылы, максаты һәм технологияләре өйрәнелгән хезмәт тора. Педагогик осталык ул − педагогның шәхси-эшлекле сыйфатлары белән һөнәри компетентлыгы кушылмасы.

    Педагогик тәҗрибә массакүләм һәм алдынгы була ала. массакүләм педагогик тәҗрибә − мәгариф учреждениесенең һәм аерым педагогның типик эш җәҗрибәсе. Ул укыту практикасының һәм тәрбия эшенең дәрәҗәсен билгели.

    Алдынгы педагогик тәҗрибә” дигән сүзләр (М.Н.Скаткин) киң һәм тар мәгънәдә кулланыла. Киң мәгънәдә алдынгы тәҗрибә дип педагогның югары осталыгын аңлыйлар. Аның тәҗрибәсендә ниндидер яңалык булмаса да, ул педагогик осталыкка ирешмәгән укытучылар өчен үрнәк санала. Әлеге мәгънәдә педагог-оста ирешкәнннәр алдынгы тәҗрибә дип атала һәм ул башкаларга таратылырга лаеклы.

    Алдынгы тәҗрибәгә тар һәм таләпчәнрәк мәгънәдә иҗади эзләнү, үзенчәлекле, ягъни, башкача әйткәндә, новаторлык дип аталган элементларны үз эченә алган практиканы кертеп карыйлар. укыту практикасында һәм педагогик фәндә яңа юлларны ачканлыктан, андый педагогик тәҗрибә аеруча кыйммәтле. Нәкъ менә шуның өчен новатторлык тәҗрибәсе, иң беренче чиратта, анализланырга, гомумиләштерелергә һәм таратылырга тиеш.

    Гадәти педагогик осталык белән новаторлык арасында, еш кына, чикне аеру кыен − билгеле принциплар һәм методларга ия булган педагог, гадәттә, ирешелгәннәрдә тукталып калмый. Яңадан-яңа һәм үзенчәлекле алымнарны тапбып, кулланып яисә искеләрдән нәтиҗәле файдаланып, педагог-оста чын новаторга әверелә.

    Педагогик новаторлык белем бирүнең үсеше өчен шарт тудыра, чөнки ул аңа укыту эчтәлегендәге өлешчә трансформацияләр һәм педаогогик технологияләр белән, шулай ук белем бирү өлкәсендәге глобаль үзгәрешләргә бәйле төрле инновацияләр (яңалыклар) кертә.

    Укытучы-мастерлар оста булмаганнарыннан, иң беренче чиратта, конструктив эшчәнлек характеры белән аерылып торлар. Әйтик, конкрет бер тема буена дәрес биргәндә оста укучының барлык белемнәрен һәм ул берничә елдан кабул итәргә теләгән нәтиҗәне күз уңында тота.

    Укытучы-останың тамырдан аермасы − балалар психологиясен белү һәм укыту методикасын әлеге белемнәр ярдәмендә куллану. А.А.Сухомлинский болай дип яза: “Шуны онытмагыз, сезнең педагогик осталыгыгызның нигезе – бала, аның белемнәргә һәм сезгз, укытучыга, мөнәсәбәте. Бу − укырга теләү, рухлану, авырлыкларны җиңзргә әзерлек. Әлеге нигезне ныгытыгыз, аннан башка мәктәп була алмый”20.

    Педагогик иҗат һәм осталыкның чагыштырмасына килгәндә, алар үзара тыгыз бәйләнгән, әмма бер тамырдан түгеллләр. Аларның мөнәсәбәтләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, инде урнашкан, әмма яңа алымнарга омтылмаган осталык һәм тиешле дәрәҗәдә осталыкка ия булмаганда иҗадилыкның җитешмәве (яшь укытучыларда).

    Шулай итеп, педагог эшчәнлегендә педагогик осталык практикада эшкәртелгән һәм инде методик эшләнмәләрдә, тәкъдимнамәләрдә язылган үрнәк һәм эталон дәрәҗәсендә чагыла ала. педагог осталыгы аныэ эш стажына турыдан-туры бәйле түгел.

    А.К.Маркова билгеләп үткәнчә, осталыкның педагогик иҗаттан аермасы − һәрвакыт эзләнү һәм яңаны табу: йә үзеңне ( педагогк бурычны чишкәндә педаогоның стандарт булмаган вариатив алымнар табуы), яисә үзең өчен һәм башкаларга ( педаогик тәҗрибәне үзгәртеп кора торган яңа үзенчәлекле карашлар һәм аерым алымнар табу).

    Педагогның һөнәри компетентлылыгы аның педаогик осталыгының урнашуына һәм үсешенә шарт булып, педагогик культурасының эчтәлеген тәшкил итә. Соңгы елларда әлеге төшенчә педагоглар тарафыннан киң кулланыла.

    Әмма педагогның һөнәри осталыгы, педагогик культурасы педаогик эшчәнлек башкаруда уңышны тәэмин итми. Тере, реаль проөесста һөнәри осталык педаог шәхесенең гомумкультуралы һәм социаль-әхлакый чагылышлары белән бергә чагыла. Мондый бердәмлек аның йөзен билгели торган педаогоның шуманитар кульутрасын күрсәтә.

    Күренекле педагогларның (Я.А.Коменский, И.Г.Песталоцци, К.Д.Ушинский, П.П.Блонский, С.Т.Шацкий, А.С.Макаренко, В.А.Сухомлинский һ.б.лар) биогроафиясен өйрәнү шуны күрсәтә: аларның нәкъ менә белем дәрәҗәсендә, зыялылыкта һәм җавалылыкта чагылыш тапкан гуманитар культаралары гадәти педагогик күзаллауларны үтеп чыккан гуманистик идеяләр тудыруда һәм педагогика теориясен яңа үсеш дәрәҗәсен күтәрүдә хезмәт итә. Педагогик эшчәнлектәге иң югары уңышлар шунлыктан , ничек кенә сәер тоелмасын, һөнәри чикләнгәнлекне җиңү, тар һөнәри мәсьәләләргә җавапны киң фәлсәфи һәм социаль-мәдәни караштан чыгып эзләүшә бәйле.

    ХХ гасыр ахырына В.С.Библер “культура социумы” дип атаган яңа интеграль социаль феномен барлыкка килде. Культура иҗтимагый тормышның маргиналь күренешеннән көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләре, борынгы, урта, яңарыш, мәгърифәтчелек кыйммәтләренә һ.б.лар берьюлы яшәгән заман көнкүрешенең үзәгенә якынайганнан якыная. Мәдәният спектрлары бүгенге реаль аңның эчке диалогында бер-берсенә карата мөнәсәбәттә тора. Бу фикерләү проблемасы гына түгел, бүгенге заман кешесенең чынбарлык көнкүреше дә.

    Шундыө социум һәм рухи үзбилгеләнешне сайлауда нәкъ менә гуманитар культура мөһим урын алып тора. Ул, беренчедән, шәхеснең эчке байлыгын, рухи ихтыяҗларының һәм сәләтләренең үсеш дәрәҗәсен, икенчедән, гамәли эшчәнлектә аларның чагылышы интенсивлыгы дәрәҗәсен билгели. Гуманитар культура үз асылында шәхеснең гуманистик кыйммәти ориентациясен чагылдыра һәм, иң беренче чиратта, белем культурасы, хис, аралашу культурасы һәм иҗади гамәлләр гармониясе булып тора.

    Педагогның гуманитар культурасы − гомумкешелек идеяләренең һәм кыйммәтләренең, шәхеснең һөнәри-гуманистик ориентациясе һәм сыйфатларының, педагог ик эшчәнлекнең танып белүдәге универсаль сәләтләре һәм гуманистик технологияләренең оптималь җыелмасы. Нәкъ менә шундый культурага ия булу аңа укучыларның үсеш дәрәҗәсен өйрәнергә һәм билгеләргә, аңларга, культура дөньясына алып керергә, рухи яктан бай эшчәнлек оештырырга, социаль-кыйммәти ориентация формалаштырырга мөмкинлек бирә.

    Педагогның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, аның педагогик культурасы культура мәгълүматы фондын үзләштерүдән башка була алмый. Шуның өчен педагогик белем бирү, иң беренче чиратта, булачак укытучы-педагогның киң гомуми культуралы әзерлегенә юнәлергә тиеш. Аның ярдәмендә булачак педагог гомумкешелек культурасы контекстына, төрле телләргә, сәнгать төрләренә, аларның күптөрле эшчәнлек алымнарына юлыга.
    Үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар һәм биремнәр

    1. Педагогның һөнәри компетентлылыгына билгеләмә бирегез.

    2. Педагогның һөнәри компетентлылыгы моделенең схемасын әзерләгез.

    3. Педагогның квалификация характеристикасы нидән гыйбарәт?

    4. Педагогик эшчәнлекнең нинди компонентлары укытучыдан теоретик әзерлекне таләп итә?

    5. Укытучының теоретик әзерлеген күрсәтә торган педагогик осталыкларны атагыз.

    6. Педагогик эшчәнлекнең нинди компонентлары педагогның гамәли әзерлеген билгели?

    7. Укытучының гамәли әзерлеге эчтәлеген тәшкил итә торган педагогик осталыкларны атагыз.

    8. Педагогның һөнәри компетентлылыгы һәм аның педагогик культурасы; укытучының һөнәри компетентлылыгы һәм педагогик осталыгы; педагогик осталык һәм педагогик тәҗрибә; укытучының педагогик осталыгы һәм иҗадилыгы нинди чагыштырмада?

    9. Педагогның гуманитар культурасы нәрсә ул?

    10. “Укытучының педагогик культурасы һәм аның үсеше” темасына реферат әзерләгез.
    Тәкъдим ителә торган әдәбият

    Диденко В.Н. Введение в педагогическую деятельность. – Смоленск, 2005.

    Исаев И.Ф. Профессионально-педагогическая культура преподавателя. –М.; 2004.

    Кан-Калик В.А., Никандров Н.Д. Педагогическое творчество. – М., 1990.

    Кондратенков А.Е. педагогика в картинках реальной жизни. – М, 1993.

    Мищенко А.И. Введение в педагогическую профессию. – Новосибирск, 1991.

    Основы педагогического мастерства / под ред. И.А.Зязюня. – М., 1989.

    Педагогическая антропология / под ред. Л.Л.Редько, Е.Н.Шиянова. – Ставрополь, 2006.

    Профессиональная культура учителя / под ред. В.А.Сластелина. –М., 1993.

    Шиянов Е.Н. Педагогика: общая теория образования: учеб. Пособие для студентов пед. учеб. Заведений. – Ставрополь, 2007.

    4 нче бүлек

    ПЕДАГОГНЫҢ ҺӨНӘРИ ФОРМАЛАШУЫ ҺӘМ ҮСЕШЕ
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41


    написать администратору сайта