Булачак педагогка
Скачать 0.6 Mb.
|
§5. Педагогик фәннең структурасы Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнешләренең үсеше педагогика тармакларының бүленешенә – фәнара дисциплиналарга китерде. Бүгенге көндә педагогика педагогик фәннәрнең тармакланган системасын хасил итә. Педагогика структурасындагы фәнни база дисциплинасы булып гомуми педагогика санала, ул белем бирүнең төп закончалыкларын өйрәнә. Гомуми педагогика дүрт зур бүлектән тора: педагогиканың гомуми төп нигезләре, укыту теориясе (дидактика), тәрбия бирү теориясе, белем бирү системалары белән идарә итү. Соңгы дистә елларда әлеге бүлекләрнең материал күләме нык артты, алар аерым фән дисциплиналары булып карала башлады. Зур үсеш юлы узган педагогика , мәгълүмат туплап, педагогик фәннәрнең тармакланган системасына әверелде. Педагогик процесс буларак белем бирүнең яшь үзенчәлекләрен өйрәнгән педагогик фәннәрнең үзенчәлекле төркемен яшь педагогикасы берләштерә. Ул үз эченә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә кадәрге һәм мәктәпкәчә яшьтәге педагогиканы, югары мәктәп педагогикасын. Зурлар педагогикасын ала. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә кадәрге (ясле) педагогика балаларның өч яшькә кадәр максатчан үсеш закончалыкларын һәм шартларын өйрәнә. Аның әһәмияте баланың интеллекты үсешен ачыклауга, бала шәхесенең хис–тойгы өлкәләрен билгеләүгә, сәламәтлегенә бәйле рәвештә арта бара. Ясле педагогикасының үзенчәлеге булып аның психология, физиология, медицина кебек белеем бирү тармаклары белән тыгыз бәйләнеше санала. Мәктәпкәчә яшьтәге педагогика – мәктәпкәчә яшьтәге бала шәхесенең максатчан үсеш закончалыкларын өйрәнә торган фән. Мәктәпкәчә белем бирү дидактикасы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең теориясе һәм методикасы, шушы яшьтәге балаларны төрле белем бирү учреждениеләрендә, гаилә шартларында тәрбиялү технологияләре гамәлдә. Мәктәп педагогикасы мәкптәп яшендәге балаларның уку һәм тәрбия закончалыкларын өйрәнә. Югары мәктәп педагогикасы югары уку йорты шартларында белем бирү процессларын өйрәнә. Зурлар педагогикасы (андрогогика) зурларның белем алу үзенчәлекләрен өйрәнә. Педагогик фәннәр, кеше эшчәнлегенең кайсы ягы төркемләү нигезенә алынуына бәйле рәвештә, бүленәләр. Болар : хәрби, инженер, спорт, театр, музей, музыка, җитештерү педагогикасы, төзәтү–хезмәт учреждениесе педагогикасы һ.б.лар. Педагогикаларның һәркайсы үз предметына ия. Мәсәлән, хәрби педагогика барлык дәрәҗәдәге хәрбиләрнең уку һәм тәрбия закончалыкларын һәм шартларын ача. Төзәтү–хезмәт педагогикасы җинаять кылулары сәбәпле, төрмәдә утырган затларны кабаттан тәрбияләү закончалыкларын өйрәнә. Педагогик дисциплиналарга шулай ук педагогика һәм белем бирү тарихы, чагыштырма педагогика, этнопедагогика, белем бирү (тәрбия) фәлсәфәсе, социаль педагогика, педагогик психология, белем бирү социалогиясе һ.б.лар керә. Педагогика һәм белем бирү тарихы төрле тарихи чорларда белем бирү практикасы һәм педагогик теория барлыкка килүне һәм һсешен өйрәнә. Педагогика тарихын белү бүгенге педагогика проблемаларын тирәнтенрәк аңлау өчен кирәк. Чагыштырма педагогика төрле илләрдәге педагогика системасын анализлау, чагыштыру белән шөгыльләнә. Шулай ук махсус педагогика (дефетология) дә гамәлдә. Ул физик һәм психик җитешсезлекләре булган кешеләрне укыту һәм тәрбияләү закончалыкларын өйрәнә. Дефектология составына түбәндәге дисциплиналар керә: сурдопедагогика, тифлопедагогика, олигофренопедагогика һәм логопедия. Сурдопедагогика начар ишетүче һәм телсезләрне укыту һәм тәрбияләүне өйрәнә; тифлопедагогика – сукырларны һәм начар ишетүчеләрне; олигофренопедагогика – акылга зәгыйфьләрне; логопедия – сөйләмнәрендә җитешсезлек булган балалрны укыту һәм тәрбияләүне өйрәнә торган фән. Педагогик фәннәрнең махсус төркемен төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә укытуның закончалыкларын һәм конкрет укыту дисциплинасын өйрәнә торган шәхси яки предтметлы методикалар тәшкил итә. Педагогик фәннең структурасы менә шулардан гыйбарәт, яңа тармакларның барлыкка килүе җәмгыятьнең һәм фәнни белемнең үсешенә китерә. Үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар һәм биремнәр 1. Педагогиканың объекты нәрсә? 2. Педагогиканың предметын аңлатыгыз. 3. Педагогиканың нинди функцияләре бар? 4. Белем бирүнә социаль феномен буларак характерлагыз. 5. Педагогика тарафыннан кулланыла торган төп дисциплинаара төшенчәләрне атагыз һәм билгеләмә бирегез. 6. Педагогик процесс буларак белем бирүнең асылын ачыгыз. 7. Педагогика предметын ача торган педагогик төшенчәләрне атагыз һәм аларга билгеләмә бирегез. 8. Кеше турындагы фәннәр системасында педагогик нинди урын тота? 9. Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнешендәге төп формаларны атагыз һәм аларны мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. 10. Бүгенге педагогик фәннең структурасы нинди? Тәкъдим ителә торган әдәбият Ананьев Б.Г. о проблемах современного человекознания. – М., 1977. Бережнова Л.Н., Набок И.Л., Щеглов В.И. Этнопедагогика. – М., 2007. Бордовская Н.В. Педагогическая системология. – М., 2009. Гинецинский В.И. Основы теоретической педагогики. – СПб., 1992. Журавлев В.И. Педагогика о системе наук о человеке. – М., 1990. Коджаспирова Г.М. Педагогика. – М., 2010. Краевский В.В., Бережнова Е.В. Методология педагогики: новый этап. – М., 2006. Педагогика/ Н.Н.Борытько, И.А. Соловцова, А.М.Байбаков. – М., 2007. Саймон Б. Общество и образование. – М., 1989. Стоунс Р. Психопедагогика. – М., 1985. Щедровицкий Г.П. и др. Педагогика и логика. – М., 1993. Шиянов Е.Н. Педагогика: общая теория образования : учеб. пособие для студентов пед. учеб. заведений. – Ставрополь, 2007. 6 нчы бүлек ПЕДАГОГИК ТИКШЕРЕНҮЛӘРНЕҢ МЕТОДОЛОГИЯСЕ ҺӘМ МЕТОДЛАРЫ §1. Педагогик фәннең методологиясе һәм укытучының методологик культурасы турында төшенчә Фән һәрвакыт яңадан яңа фактлар белән тулыланган саен гына үсәргә мөмкин. Үз чиратында, аларны туплау һәи интерпретацияләү өчен фәнни яктан нигезләнгән тикшеренү методлары кирәк. Алар фән белемендә методологик исемен алган теоретик принциплар җыелмасыннан бәйле. Педагог-практиклар гына түгел, тикшеренүчеләр дә еш кына “методология” төшенчәсендә чынбарлык тормыштан һәм белем бирү практикасыннан ерак абстракт нәрсәне күрәләр. Әмма методология – “оештыру прнинциплары һәм алымнары системасы һәм теоретик-гамәли эшчәнлекнең төзелеше”26. Күренекле психолог С.Л.Рубинштейн язуынча, “ дөрес куелган һәм аңлатылган зур теория сораулары бер үк вакытта зур әһәмияткә ия практик сораулар да. Зур теоретик проблемаларны чын-чынлап күрү – тормыштагы конкрет сораулар белән чагыштырып күрү ул”27. Фәнни танып белү һәм дөньяның үзгәрүе турындагы методларны өйрәнү ноктасыннан чыгып, методологиянең башка төрле билгеләмәсе дә бар. Методология − иң беренче чиратта, фәнни танып белү эшчәнлегенең төзелеше, формалары һәм алымнары принципларын өйрәнү ул. фән методологиясе фәнни тикшеренүләрнең объект, предмет, тикшреү бурычы, тикшеренү чараларының җыелмасы кебек компонентларга характеристика бирә, шулай ук тикшеренүченең тикшеренү бурычларын хәл итүдәге эзлекле гамәлләре турында күзаллау тудыра. Методологиянең әлеге билгеләмәләре бер-берсенә каршы килми. Алай гына да түгел, алар методологик рефлекция, тикшеренүчеләрнең үз эшчәнлегенң аңлаулары, шундый рефлексияне шәхси тәҗрибә кысаларыннан чыгару кебек өлкәләрдәге үсеш процессын чагылдыралар. Шулардан чыгып, педагогик фәннең методологиясен педагогик танып белү турындагы теоретик кагыйдәләр һәм чынбарлыкны үзгәртеп кору җыелмасы итеп итеп карарга кирәк. Һәр методология регулятив, норматив функцияләрне башкара. Әмма методологик белем дескриптив (тасвирлау) яисә прескрептив (норматив) формада, ягъни эшчәнлеккә боерык, турыдан-туры күрсәтмә була ала (Э.Г.Юдин). Дескриптив методология, фәнни белем структурасын, фзнни танып белү закончалыкларын өйрәнүче буларак, тикштеренү процессында ориентир булып тора, ә прескриптив методология эшчәнлекне регуляцияләүгә юнәлдерелгән. Норматив методологик анализда уңай тәкъдимнәр һәм фәнни эшчәнлдекне башкару кагыйдәләрен эшләүгә бәйле конструктив бурычлар өстенлек итә. Дескриптив анализ инде башкарылган фәнни танып белү процессларының ретроспектив тасвирлаулары белән эш итә. Методологик белемнәр структурасында Э.Г.Юдин дүрт дәрәҗәне аерып карый. Болар – фәлсәфи, гомумфәнни, конкрет фәнни һәм технологик. Беренчесенең, югарыдагысының, методологиянең фәлсәфи дәрәҗәсе эчтәлеге тулаем фәннең танып белү принципларын һәм категория төзелешен тәшкил итә. Методологик функцияләр фәлсәфи белемнәрнең барлык системасын башкара. Икенчесе − методологиянең гомумфәнни дәрәҗәсе − барлык яки күпчелек фәнни дисциплинада кулланыла торган теоретик концепцияне хасил итә. Өченчесе – методологиянең конкрет-фәнни дәрәҗәсе − теге яки бу махсуслашкан дисциплинада кулланыла торган методлар, тикшеренү принциплары җыелмасы. Конкрет фәннең методологиясе үз эченә шушы өлкәдәге фәнни танып белүгә хас булган проблемаларны, педагогик тикшеренүләрдә системалы алымнар яки модельләштерү кебек методологиянең югары дәрәҗәләрендә кулланыла торган сорауларны ала. Дүртенчесе − методологиянең техник дәрәҗәсе – тикшеренүнең методикасы һәм техникасы тәшкил итә, ягъни дәлилләнгән эмпирик материал һәм аның беренчел эшкәртмәсен кабул итүне тәэмин итә. Аннан соң ул фәнни белемнәр массивына кушыла ала. шушы дәрәҗәдә методологик белемнәр төгәл билгеләнгән норматив характерга ия. Методологиянең барлык дәрәҗәләре дә катлаулы система төзиләр, аның кысасында алар арасында буйсыну бар. Шул ук вакытта фәлсәфи дәрәҗә барлык методологик белемнәрнең эчтәлек нигезе булып тора, ул танып белү проөессына карашларны һәм чынбарлыкны үзгәртеп коруны билгели. Педагогның һөнәри әзерлегенең югары дәрәҗәсе булып методологик культурага ия булуы санала. Аның билгеләре түбәндәгеләр: − фәлсәфи категорияләргә “бәйле” процедураларны һәм педагогик фәннең концептуаль каркасын тәшкил иткән төп төшенчәләрне аңлау; − белем бирүнең төрле төшенчәләрен абстрактлыдан конкретка күчү баскычлары буларак аңлау; − педагогик теорияне танып белү эшчәнлеге методына үзгәртеп кору; − педагог фикерләвен педагогик формалар генезисына юнәлгәнлеге һәм аларның “гомумиләштерү” үзенчәлекләре; − белем бирү практикасын педагогиканың төшенчә-терминологик системасында яңарту ихтыяҗы; − тарихи үсештә педагогик белемнәрнең бердәмлеген һәм буыннан-буынга тапшырылучанлыгын ачыкларга тырышу; − “күренеп торган” аргументларга, гадәти педагогик аңлау яссылыгында яткан күренешләргә тәнкыйди караш; − шәхси танып белү эшчәнлегендә шартларга, процессларга һәм нәтиҗәләргә рефлексия, шулай ук педагогик процесстагы катнашучы башкаларның фикер хәрәкәте; − кеше турындагы белемнәр өлкәсендә фәнни булмаган позицияләрне дәлилле кире кагу; − педагогиканың дөньяви карашын, гуманистик функциясен аңлау. Методологиягә ия укытучы аның принципларын таянып эш итә, шушы мөнәсәбәттә аның фикерләве “принципиаль” була, ситуатив активлыктан аерылып тора. шәхси фәнни методология дәрәҗәсендә бердәм белем бирү һәм социаль сәясәт принципларын, бөтенлекле караш, белем бирү субъекты җыелмасының киңәюе, бөтенлекле педагогик процесста тәрбия бирү максатларының өстенлеген үзләштерү әһәмияткә ия. Булачак педагогның методологик культурасын формалаштыру танып белү методологиясенең асылына һәм педагогик процессларны үзгәртеп коруга таяна. Методологияне фәнни тикшеренү логикасына гына караган принциплар системасы итеп бәяләү күзаллауларыннанан котылу мөһим. Булачак укытучыда методологик кульутра булдыруга йөз тоткан диалектик караш үз эчендә эзлекле звеноларны берләштерә: каршылыклы ситуацияләрдә студентларда аңлау һәм хәл итү хисләрен уяту; гадәти тәҗрибәгә таянган карарларның продуктив булмавын ачыклау; акыллы фикерләү, аларны төрле яклап, метафизик яктан күрсәтү; диалектик логика таләпләре нигезендә проблемалы итуацияне продуктив хәл итүне күрсәтү; кушылган бурычны башкару һәм үзләштерерлгән логиканы педагогик практиканың төрле өлкәләрендә куллануның гомумиләштерү. 7нче бүлек БӨТЕНЛЕКЛЕ ПЕДАГОГИК ПРОЦЕСС §1. Педагогик процессның асылы һәм аның төзелеше Педагогика һөнәренең барлыкка килүе чыганаклары күрсәткәнчә, аның кысаларында стихияле рәвештә узган дифференциация һәм интеграция процесслары укыту һәм тәрбияләүне башта аеру, ә соңыннан катгый рәвештә бер-берсенә каршы куюга китерә: укытучы укыта, ә тәрбияче тәрбияли. Ләкин инде XIX гасыр урталарында алдынгы карашлы педагоглар хезмәтләрендә укыту һәм тәрбияләүнең объектив бердәмлеге яклы дәлилләнгән аргументлар еш очрый башлый. Әлеге фикер И.Ф.Гербартның педагогик карашларында аеруча төгәл чагылыш таба. Ул әхлакый белеме булмаган затны укытуны максаты булмаган тәрбияләү чарасы, ә укытылмаган әхлакый белемне (ягъни характер белемен) тәрбияләү чарасыннан мәхрүм калган максат дип ассызыклый. Немец укытучылары укытучысы А.Дистервег, укытуны тәрбиянең бер өлеше, бер ягы буларак күзаллап, “ясалма рәвештә аеру вакыты узды” дип яза һәм укыту принципы һәрвакытта да тәрбияләү принцибы булган һәм булачак, һәм киресенчә, дип аерым ассызыклап үтә. Педагогик процессның бөтенлеге идеясе тагын да тирәнтен К.Д.Ушинскийда чагыла. Ул аны мәктәп эшчәнлегенең административ, укыту һәм тәрбияләү элементлары бердәмлеге буларак аңлата. Теләсә кайсы мәктәпнең төп элементлары комбинациясеннән бигрәк тә аның тәрбия көче бәйле һәм аннан башка ул багышланмаганнарны иҗтимагый тәрбиядәге бушлыктан каплап торган декорация ролен үти, дип яза.28 К.Д.Ушинскийның прогрессив фикерләре Н.Ф.Бунаков, П.Ф.Лесгафт, К.В.Ельницкий, В.П.Вахтеров һ.б. аның дәвамчылары хезмәтләрендә чагылыш таба. Педагогик процессны өйрәнүчеләр рәтендә аерым урынны П.Ф.Каптерев алып тора. Ул педагогик процесс чагылышларын эчке һәм тышкы ягын төрле яклап анализлап, түбәндәге нәтиҗәгә килә: “”Укыту”, “белем”, “өйрәтү”, “тәрбияләү”, “үгет-нәсихәт бирү”, “шелтәләү” һәм башка моңа охшаш булган күпсанлы сүзләр зур бербөтен педагогик процессның төрле сыйфатларын, якларын һәм чараларын белдерә”29. Аның фикеренчә, мәктәпнең гомуми белем бирү курсы, гражданин шәхесен төрле яклап камилләштерү максаты белән, белем бирү һәм тәрбияләү арасында дөрес мөнәсәбәт урнаштыруны тәэмин итүгә өнди. Педагогик процесс бөтенлеге турындагы күзаллауның үсешенә зур өлешне А.П.Пиневич, С.Т.Шацкий, П.П.Блонский, М.М.Рубинштейн, А.С.Макаренко, Ю.К.Бабанский, В.С.Ильин, В.М.Коротов, В.В.Краевский, Б.Т.Лихачев, Ю.П.Сокольников һ.б. галимнәр кертә. Димәк, бербөтен буларак педагогик процессның асылын өйрәнү, ягъни шәхеснең төрле яклап үсешенә максималь юнәлеш бирү күп кенә педагогларның тикшеренү предметы булып тора, ләкин бер төрле җавапка китерми. Шул ук вакытта бүгенге көн концепцияләр авторлары педагогик процессның асылы аның эчендә барлыкка килгән һәм барган барлык процесслар һәм күренешләрнең, аның барлык субъектларының үзара мөнәсәбәтендә һәм тышкы күренешләр белән бәйләнештә чагыла дигән фикердә бердәм. Педагогик процессның төп интегратив үзенчәлеге – социаль шартлы функцияләрне башкара алу мөмкинлегендә. Ләкин җәмгыять өчен аларның үтәлүе югары дәрәҗәле сыйфатка ия булырга тиеш. Бу бары тик педагогик процессның бербөтен күренеш буларак функцияләү шартында гына булырга мөмкин: бер бөтен гармонияле шәхес бары тик бер бөтен педагогик процесста гына формалаша алырга мөмкин. Бөтенлек – педагогик процессның үсешен югары дәрәҗәсен характерлаучы синтетик сыйфаты, аның эчендә хәрәкәт итүче,стимул биреп торучы аңлы хәрәкәтләр һәм субъект эшчәнлекләре нәтиҗәсе. Бөтен педагогик процесска ул үз эченә алган компонентларның бердәмлеге, үзара гармонияле мөнәсәбәттә булуы хас. Аның эчендә һәрвакытта да хәрәкәт бар, киртәләрне җиңеп чыгу, бәйләнештә торган көчләрнең торышын үзгәртү, яңа сыйфатлар барлыкка китерү. Педагогик процесста күбесенчә белем бирү, үстерү яки тәрбияләү мәсьәләләрен чишүгә юнәлтелгән махсус функциональ подсистемалар барлыкка китерелә. Функциональ яктан алар формалашып килгән шәхесне өлешләргә бүлеп, педагогик процесска беръяклылык төсмере биреп, автоном рәвештә хәрәкәт итә. Бөтен педагогик процесста, педагогик мөнәсәбәтләрнең һәрбер актында, туры, доминант мәсьәләләр генә түгел, шәхеснең төрле яклап үсешенә бәйле булган икенчел мәсьәләләр дә чишелә. Бу төп эшчәнлек төрләрен һәръяклап колачлау, үзара берләштерү һәм баету юлы белән ирешелә. Бөтенлекле педагогик процесс тәрбияләнүчеләрнең тормышчан ихтыяҗларына һәм таләпләренә җавап биргән һәм шәхеснең төрле сфераларына – аңына, хисләренә һәм ирегенә уңай йогынты ясаган эшчәнлекне күз алдында тота. Әхлакый-эстетик элементлар белән баетылган, уңай хис-кичерешләр тудырган һәм әйләнә-тирә чынбарлык күренешләренә мотивацион-әһәмитле мөнәсәбәт уяткан теләсә нинди эшчәнлек бөтен педагогик процесс таләпләрнеә җавап бирә. Объектив рәвештә өлеш һәм бөтен буларак яшәп килгән бөтен педагогик процессны укыту һәм тәрбияләү процессларының бердәмлегенә кайтарып калдырмыйбыз. Шулай ук ул акыл, әхлак, эстетик, хезмәт, физик һәм башка төр тәрбия процесслары бердәмлеге буларак та, ягъни бер бөтеннән механик рәвештә карала алмый. Бердәм һәм бүленми торган педагогик процесс бар. Әлеге процесс, педагоглар тырышлыгы ярдәмендә, укучы шәхесенең бөтенлеге һәм көнкүрештә аңа карата махсус оештырылган йогынты ясау арасында туган бәрелешләрне хәл итү аша, һәрдаим бөтенлек дәрәҗәсенә якынаерга тиеш. Теләсә кайсы процесс билгеле бер нәтиҗәгә килү өчен башкарыла. Бөтен педагогик процесста мондый нәтиҗә булып шәхес эшчәнлегендә чагылган тормыштагы мөнәсәбәтләр һәм кыйммәтләр системасы тора. Һәряклап үсеш алган шәхес түгел, ә нәкъ менә педагогик эшчәнлекнең хак объекты булып торган мөнәсәбәт санала. А.С.Макаренко фикеренчә, “катлаулы әйләнә-тирә дөнья белән бала күп төрле мәнәсәбәтләргә керә. Аларның һәркайсы үз чиратында үсеш ала, башка мөнәсәбәтләр белән үрелеп бара, баланың физик һәм үхлакый үсеше нәтиҗәсендә катлауландырыла”. С.Л.Рубинштейн шәхеснең үсешен шулай ук төп мөнәсәбәтләренең формалашуы нигезендә күрә: “Кеше йөрәге башка кешегә карата булган мөнәсәбәтләрдән тегелгән: аның үз бәясе тулысынча аның нинди кешелекле мөнәсәбәтләргә омтылуына, кеше яки кешеләр төркеменә карата нинди мөнәсәбәт урнаштыра алуына карап билгеләнә”. Кешенең асылы эшчәнлек барышында ачыла. Әлеге эшчәнлек процессында аның үзенә, башка кешеләргә, дөньяга, тормышка карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны төрле яклап белемле, тәрбияле, акыллы иттерү аша кыйммәтләр системасы формалаша. Педагогик процесс компонентлары арасындагы мөнәсәбәтләр һәм бәйләнешләрнең күплегеннән чыгып, педагогик процессның бөтенлеген ниндидер бер характеристикасына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Бу нисбәттән бөтенлекнең төрле компонентларын карарга кирәк: педагогик процессның структур компонентлары булып саналган эчтәлекле-максатчан, оештыру-эшчәнлекле, эмоциональ-мотивацион, контроль-бәяләү компонентлары. Педагогик процессның эчтәлекле-максатчан компоненты үз эченә бер яктан мәгарифнең үзара бәйләнештә булган (гомуми, индивидуаль һәм шәхси) максатлардан, икенче яктан шул максатларны чынга ашыручы эчтәлектән тора. Биредә педагогик процессның бөтенлеге мәгарифнең максат һәм эчтәлегенә карата җыелган тәҗрибә ярдәмендә булдырыла. Әлеге тәҗрибә дүрт элементның үзара бәйләнешеннән гыйбарәт: белем, шул исәптән хәрәкәт, осталык һәм күнекмәләрне башкару ысуллары; иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе; әйләнә-тирә дөньяга карата эмоөиональ-кыйммәтле һәм ихтыярлы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе. Мәгарифнең төп элементлары эчтәлеген реализацияләү – педагогик процесс максатларының белем бирү, үстерү һәм тәрбияләү функцияләренең бөтенлеге ул. Педагогик процессның система булдыру факторы булып күпдәрәҗәле күренеш буларак аңлашылган максат тора. Максат эчке яктан педагогикага интерпретацияләнгән социаль тәҗрибәгә хас (имманент), ул ачыктан-ачык яки ачыктан-ачык булмаган кыяфәттә педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең һәм чараларында, һәм эшчәнлегендә бар. Ул танып белү һәм реализацияләү дәрәҗәсендә эшли. Педагогик процессның оештыру-эшчәнлекле компоненты, чагыштырмача мөстәкыйль процесс-крмпонентларның бердәмлеге тәэмин ителгән очракта бөтенлеккә ия: − белем бирү эчтәлеген һәм материаль базасын үзләштерү һәм конструкцияләү (җайлаштыру) (педагогның эчтәлекле-конструктив, материаль-конструктив һәм операцион-конструктив эшчәнлеге); − белем бирү эчтәлегенә карата педагог һәм тәрбияләнүчеләрнең үзара эшлекле мөнәсәбәтләре. Тәрбияләнүче тарафыннан әлеге эчтәлекне аңлау – мөнәсәбәтләрнең максаты булып санала; − педагог һәм тәрбияләнүче арасындагы шәхси, ягъни белем бирү эчтәлегенә кагылмый торган мөнәсәбәтләр (формаль булмаган аралашу); − тәрбияләнүчеләр тарафыннан мәгариф эчтәлеген педагог катнашыннан тыш үзләштерү (үзлегеннән белем һәм тәрбия алу). Беренче һәм дүртенче процесслар предмет, икенчесе – педагогик, өченчесе − гомуми мөнәсәбәтләрне чагыла. Барысы бергә бөтен педагогик процессны тәшкил итәләр. Педагогик процессның эмоциональ-мотивацион компоненты сүбъектлар, беренче чиратта тәрбияче һәм тәрбияләнүче субъектлары арасындагы, шулай ук аларның эшчәнлек мотивлары (беренче планга тәрбияләнүченең мотивлары тора) арасында билгеле бер эмоциональ мөнәсәбәтләр урнаштыру белән характерлана. Аларның билгеле бер юнәлештә формалашуы, социал кыйммәткә ия һәм шәхес өчен мөһим булган мотивларны уята алу педагогик процессның нәтиҗәлелеген билгели. Педагогик процесста тәрбияченең мотивлары һәм эмоциональ мөнәсәбәтләр характеры (ата-аналар арасында, мәктәптәге укытучылар арасындагы), мәктәп администрациясе тарафыннан формалашкан педагогик коллектив арасындагы мөнәсәбәтләр зур роль уйный. Педагогик процессның контроль-бәяләү компоненты беренче чиратта үз эченә тәрбияче тарафыннан тәрбияләнүченең эшчәнлеген контрольдә тотуны һәм аңа бәя бирүне ала: эшчәнлекнең һәрбер этабыннан соң нәтиҗәләр чыгару, алга таба эшчәнлекнең программасын төзү максатыннан, тәрбияләнүчеләрнең үсеш дәрәҗәсен билгеләү. С.Л.Рубинштейн раславынча, психологик яктан нәкъ менә билге ярдәмендә шәхеснең эшчәнлегенә карата социаль йогынты ясау булдырыла. Әгәр дә тәрбияләнүче үзенең уңышлы һәм җитешсез якларын таный белсә, бөтен педагогик процесс турында сүз йөртә алабыз. Педагогик процессның мөһим мәсьәләсе – тәрбияләнүчедә үзенең эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен объектив бәяләү сәләтен үстерү. Шул ук вакытта, педагогик процесс өчен гомумән алганда дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан аның барышын һәм нәтиҗәләрен контрольдә тоту мәҗбүри. Педагогик процессның әлеге компонентының мөһим мәсьәләсе – укытучының үз-үзенә бәя бирә белү, үзенең эшчәнлеген контрольдә тота алу һәм нәтиҗәлелеген, рефлексиясен күзәтә белү. |