Булачак педагогка
Скачать 0.6 Mb.
|
§3. Педагогик һөнәрнең үсеш перспективалары Башка матди һәм рухи җитештерү өлкәләрендәге кебек үк, мәгариф өлкәсендә дә эчке һөнәри дифференциация тенденциясе күзәтелә. Бу бүленүдә генә түгел, ә педагогик һөнәр кысаларында камилрәк һәм нәтиҗәлерәк аерымланган эшчәнлек төрләренең үсешендә дә чагылыш тапкан хезмәт бүленеше процессы. Педагогик эшчәнлек төрләренең аерымлануы, иң беренче чиратта, тәрбия шартларының катлаулануы һәм эчтәлек процессына бәйле. ул, үз чиратында, социаль-икътисади тормыш шартларының үзгәрешеннән, фәнни-техник һәм социаль прогресс нәтиҗәләреннән килеп чыга. Яңа педагогик белгечлекләрнең килеп чыгуына квалификацияләшкән белем һәм тәрбия бирүгә ихтыяҗ шартлар тудыра. Инде 70 нче-80нче елларда ук тәрбия эшенең төп юнәлешләренә махсуслашу күзәтелде. Ул укучыларның сәнгати, спорт, туристик-крайны өйрәнү һәм башка эшчәнлеге белән тирәнтенрәк җитәкчелек итү кирәклегеннән барлыкка килде. Шулай итеп, белгечлекләрнең һөнәри төркеме – ахыргы продукт характеры, үзенчәлекле предметлар һәм хезмәт чаралары белән аерылып торган, аеруча тотрыклы социаль яктан файдалы эшчәнлеккә берләшкән белгечлекләр җыелмасы. Педагогик белгечлек − әлеге һөнәри төркем кысаларындагы эшчәнлек. Ул белем алу нәтиҗәсендә барлыкка килгән белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләр җыелмасы белән һәм үзләштерелә торган квалификациягә туры килгән һөнәри-педагогик бурычларны хәл итү белән характерлана. Педагогик квалификация − белгечнең билгеле бер мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлекләрен характерлый торган һөнәри-педагогик әзерлекнең дәрәҗәсе һәм төре. Педагогик белгечлекләр “мәгариф” дип йөртелгән һөнәри төркемгә берләшә. Педагогик белгечлекләрнең дифференциациясе өчен нигез булып объектның үзенчәлеге һәм әлеге төркем белгечләренең эшчәнлек максаты тора. педагогларның һөнәри эшчәнлегенең гомумиләшкән объекты булып кеше, аның шәхесе санала. Педагогның һәм аның эшчәнлек объектының мөнәсәбәтләре субъект-субъект (“кеше-кеше”) буларак урнаша. Шул шушы бәйләнештә әлеге төркемнең белгечлекләре дифференциациясе нигезе булып белем бирү, фән, мәдәният, сәнгатьнең төрле предмет өлкәләре исәпләнә. Алар үзара тәэсир итешү чарасы санала (мәсәлән, математика, химия, икътисад, биология һ.б.лар). Белгечлекләрне дифференциацияләүнеңнең тагын бер нигезе − шәхес үсешенең яшь ягыннан бүленеше. Алар педагогның үсеп килүче шәхес белән үзара аралашуындагы үзенчәлекләр белән аерыла (мәктәпкәчә яшьтәге, кече яшьтәге мәктәп укучысы, үсмерлек чоры, яшьлек, җитлегү һәм картлык). Педагог профильдәге белгечлекләрнең дифференциациясенә өченче нигез булып шәхеснең психофизик һәм социаль факторлар белән бәйләнештәге үсеш үзенчәлекләре (начар ишетү, күз начар күрү, акылга сай булу, девиант тотыш һ.б.лар) хезмәт итә. Педагогик һөнәр эчендә махсуслашу педагогик эшчәнлек төрләре һәм тәрбия эшләре юнәлешләре буенча (хезмәт, эстетик һ.б.лар) аерымлануга китерде. Бу урында хезмәт, сәнгати-эстетик, физкультура-сәламәтләндерү һәм башка эшчәнлек төрләрен оештыручы педагоглар турында сүз бара. Мондый алымның шәхеснең бөтенлеге һәм аның үсеш процессына каршы килүе күренеп тора. Әмма иҗади педагог эшчәнлекнең әр төре укучы шәхесенең барлык өлкәләренә дә тәэсир итүгә киң мөмкинлекләр тудыра. Бүгенге көндә мәгариф үсеше тар белгечлекләр кирәклегенә илтсә дә, заманча укытучы баланың күптөрле эшчәнлеген оештыру проблемаларын ялгызы хәл итәргә мәҗбүр. Шуңа бәйле рәвештә, педагог эшчәнлегендә интегратив алым һәм системалылык мөһим роль уйный. Алар, бер яктан, укучыларның тормышын һәм эшчәнлек төрләрен тулы канылы итеп оештыруны, икенче яктан – теге яки бу эшчәнлекнең аерым төрләренең табигый ярашуын таләп итә. Мәсәлән, хезмәт эшчәнлеген оештыру үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү, хезмәт җитештерүчәнлеге, укудан тыш вакытта җәмгыять өчен файдалы һәм уку хезмәте системасын тәэмин итүне сорый. Педагогик практиканы өйрәнү шундый нәтиҗәгә китерә: матди җитештерү өлкәсендәге кебек үк, мәгариф өлкәсендә дә хезмәтнең гомумиләшкән характеры зуррак урын ала бара. Педагог эшчәнлегендә эчке һөнәри дифференциация ачыграк чагыла барган шартларда төрле белгечлекләрдәге педагог эшчәнлеге барыбер дә гомуми бер төрле элементлар белән характерлана. Оештыру һәм аеруча зур педагогик бурычлар ны хәл итүнең уртаклыгы күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, педагогик эшчәнлекнең төрле төрләрендә уртаклыкны һәм үзенчәлекне аңлау, шулай ук педагогик процессның бөтенлеге хәзерге заман укытучысының педагогик фикерләвендә мөһим характеристика булып тора. §4. Мәгълүмати җәмгыять шартларында педагог ХХ гасыр ахырларында дөнья яңа чорга – мәгълүмати җәмгыять чорына аяк басты. Аның үсеше мәгълүмати-коммуникация технологияләрен (МКТ) булдыру һәм куллану белән бәйле. Үсеш алган мәгълүмати мохит төзү һәм мәгълүмати җәмгыятькә күчү халыкны мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен, шул исәптән Интернетны массакүләм куллануга максатчан әзерләүдән башка мөмкин түгел. Тагын бер мөһим шарт – төрле дәрәҗәдәге һәм типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләү өчен, педагогка мәгълүмати әзерлекнең нәтиҗәле системасын булдыру. Соңгы тикшренүләр күрсәткәнчә, Россия белем бирү учреждениеләренең генә түгел, алдынгы илләрнең белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш укучылары да белемнәргә нигезләнгән икътисадның нәтиҗәле эшчәнлег һәм мәгълүмати җәмгыять тормышында актив катнашу өчен кирәкле МКТ үзләштерүдә калыша. Кеше бүген бер дөньяда туа, ә аңа мөстәкыйль рәвештә икенчесендә яшәргә туры килә. Нәкъ менә шуның өчен дә укучыларда үзгәрүчән дөньяга яраклашу һәм анда үз-үзеңне табуга, мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыюга, аны анализлауга, гомумиләштерүгә һәм башка кешеләргә тапшыра белүгә бәйле мәгълүмати компетенция үсеше – заманча мәктәпнең һәм һәр педагогның мөһим бурычы. Шулай итеп, мәгълүмати җәмгыять урнашу МКТны мәгарифтә киң куллануны күз уңында тота. Ул түбәндәге шартлар белән билгеләнә: беренчедән, МКТны мәгарифкә кертү белемнәрне һәм кешелекнең җыелып килгән технологик, социаль тәҗрибәсен буыннан –буынга гына түгел, бер кешедән икенчесенә тапшыруны да тизләтә; икенчедән, заманча МКТ, укыту һәм мәгарифнең сыйфатын арттырып, кешегә әйләнә-тирә мохиткә һәм социаль үзгәрешләргә тизрәк һәм уңышлырак яраклашырга мөмкинлек бирә; өченчедән, мәгрифкә әлеге технологияләрне актив һәм нәтиҗәле кулланылышка кертү мәгълүмати җәмгыятьнең таләпләренә торган һәм аның модернизациясе процессларына җавап бирә торган белем бирү системасын төзүдә мөһим фактор булып тора. компьютер технологияләрен барлык эшчәнлек төрләренә дә глобаль кулланылышка кертү, яңа коммуникация һәм югары автоматлашкан мәгълүмати мохит формалаштыру традицион белем бирү системасын үзгәртеп кору гына түгел, мәгълүмати җәмгыять төзүдә беренче адымнар булды. Бүгенге көндә яшәп килгән белем бирү системасын модернизацияләүнең мөһимлеге һәм максатчанлыгы, шул исәптән Россия белем бирү системасын да, түбәндәге шартларга бәйле: − белемнәр һәм югары нәтиҗәле МКТ нигезендә, җәмгыятьнең яңа үсеш стратегиясенә күчүе кирәк; − безнең цивилизация белем бирү процесслары барышында формалашкан шәхесләрнең мөмкинлекләренә һәм сыйфатларына бәйле; − җәмгыятьнең уңышлы үсеше бары тик чын белемнәр һәм МКТны нәтиҗәле кулланганда гына булырга мөмкин; − милләтнең мул тормыш дәрәҗәсе, дәүләтнең милли куркынычсызлыгы һәм мәгариф торышы, МКТ куллану арасында тыгыз бәйләнеш бар. Мәгълүмати җәмгыятьтә перспективалы мәгариф системасын төзүнең төп юнәлешләре түбәндәгеләр: − белем бирү сыйфатын фундаментлаштыру, укучыны фәннең заманча казанышлары турында зур күләмдә һәм зур тизлек белән мәгълүмат бирү юлы аркылы арттыру; − белем алуга йөз тотуны яңа технологияләр, беренче чиратта, мәгълүмати-коммуникация технологияләрен үзләштерүне тәэмин итү; − халыкның барлык төркемнәренә дә МКТ ярдәмендә белем алуны тзэмин итү; − МКТ нигезендә мәгрифтә иҗади башлангычны арттыру. Мәгарифтә компьютерларны куллану инде яңа буын мәгълүмати белем бирү технологияләрен барлыкка китерде. Алар уку-укытуның сыйфатын яхшырту, тәрбияви йогынты ясауның яңа чараларын булдыру, педагогларга да, укучыларга да исәпләү машиналары белән нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге тудырды. Белгечләр фикеренчә, компьютер чаралары нигезендә, яңа мәгълүмати белем бирү технологияләре дәресләрнең нәтиҗәлелеген 20-30%ка арттырырга ярдәм итә. Белем бирү системасына компьютерларны кулланышка кертү мәгарифнең бөтен системасында да таридицион алымнар һәм уку-укыту технологияләрен революцион үзгәртеп коруда башлангыч булды. Әлеге этапта нигездә уку-укыту процессы идарәсендә һәм өстәмә белем бирү системаларында кулланылган коммуникация технологияләре − телефон элемтә чаралары, телевидение, космик коммуникацияләр мөһим роль башкара. Алдынгы илләрдә глобаль технологияләштерүнең яңа этабы булып МКТ − заманча телекоммуникация челтәрләре һәм аларның мәгълүмати технологияләр белән конвергенциясе барлыкка килү тора. Ул инфосфера − компьютер системаларының һәм глобаль телекоммуникация челтәрләре берләшү барлык кешелекне бәйли торган планетар инфраструктура барлыкка килү һәм үсү нигезен тәшкил итә. Мәгълүмат җыю һәм саклауда, аны һәр кулланучыга тапшыруда чикләнмәгән диярлек мөмкинлекләре булган глоабаль компьютер челтәре − Интернет барлыкка килү – МКТны уңышлы тормышка ашыруга мисал. Әлеге шартларда хәзерге заман педагогының һөнәри дәрәҗәсен билгели торган функцияләре һәм педагогик осталыгы эчтәлеге үзгәрде. Бары тик МКТ кебек интеллектуаль эшәнлекнең яңа технологияләрен үзләштергән педагог кына үзен ышанычлы хис итә алачак. Бүген педагогның мәгълүмати-коммуникатив әзерлеге предметлы әзерлеккә генә түгел, ә ПВЭМ ярдәмендә квалификацияле интернет-кулланучы, коммуникатор, читтән торып уку формаларын (укучыларга “форум” һәм “чат”лар аркылы йогынты ясау) һәм Интернет һәм башка заманча элемтә чараларын үзләштергән, уку-укытуның актив алымнарын яхшы белүенә бәйле. Үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар һәм биремнәр 1. Педагогик һөнәр барлыкка килүгә нинди факторлар шарт тудыра? 2. “Педагог”, “укытучы”, “тәрбияче” төшенчәләре нинди мөнәсәбәттә тора? 3. Төрле заманнардагы күренекле укытучыларны атагыз. Аларның кешелек алдында нинди казанышлары бар? 4. Укытучының социаль һәм һөнәри функцияләре нинди? 5. Педагогик һөнәрнең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? 6. Ни өчен педагогик эшчәнлек иҗади эшчәнлек төренә карый? 7. “ХХI гасырда педагог һөнәре” дигән темага микроинша языгыз. 8. Төп педагогик кыйммәтләрне атагыз. 9. “Мәгълүмати җәмгыять һәм укытучы” дигән темага реферат әзерләгез. Тәкъдим ителә торган әдәбият Вершловский С.Г. Учитель о себе и о профессии. – Л., 1988. Воспитательная деятельность педагога /И.А.Колесникова, Н.М.Борытко и др. – М., 2005. Диденко В.Н. Введение в педагогическую деятельность. – Смоленск, 2005. Исаев И.Ф. Профессионально-педагогическая культура преподавателя. – М., 2004. Кондратенков А.В. труд и талант учителя: Встречи. Факты. Мысли. – М., 1989. Мищенко А.И. Введение в педагогическую профессию. – Новосибирск, 1991. Новые педагогические и информационные технологии в системе образования/Е.С.Полат, М.Ю.Бухаркина и др. – М., 2001. Образование и ХХI век: информационные и коммуникационные технологии. М., 1999. Педагогическая антропология/ под ред. Д.Л.Редько, Е.Н.Шиянова. – Ставрополь, 2006. Соловейчик С.Л. Вечная радость. – М., 1986. Шиянов Е.Н. Педагогика: общая теория образования: учеб. Пособие для студентов пед. учеб. Заведений. – Ставрополь, 2007. II бүлек ПЕДАГОГНЫҢ ҺӨНӘРИ ЭШЧӘНЛЕГЕ ҺӘМ ШӘХЕСЕ §1. Педагогик эшчәнлекнең асылы Педагогик һөнәрнең мәгънәсе аның вәкилләре башкарган һәм педагогик дип аталган эшчәнлектә чагыла. Педагогик эшчәнлек кешелек тарафыннан тупланган культура һәм тәҗрибәне өлкән буыннан яшь буынга тапшыруга йөз тоткан, аларга шәхси үсеш һәм җәмгыятьтә билгеле бер роль башкаруга әзерлек өчен шартлар тудырган социаль эшчәнлекнең аерым төрен тәшкил итә. Әлеге эшчәнлекне педагоглар гына түгел, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, җитештерүчеләр һәм башка төркемнәр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары да башкара. Әмма беренче очракта әлеге эшчәнлек – һөнәри, икенчесендә − гомумпедгогик, анда һәркем, телиме-теләмиме, үз-үзенн укыту һәм тәрбияләү белән шөгыльләнә. Һөнәри буларак, педагогик эшчәнлек җәмгыять тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә − мәктәпкәчә йортларда, мәктәпләрдә, һөеәри-текхник училещеларда, урта махсус һәм югары уку йортларында, өстәмә белем бирү, квалификация күтәрү һәм яңадан укыту учреждениеләрендә, махсус оештырылган урын алып тора. Педагогик эшчәнлекнең асылы аның максатларын анализлаганда ачыклана һәм ул система барлыкка китерә торган характеристика булып тора. Педагогик эшчәнлекнең максаты тәрбия бирү максатын тормышка ашыру белән бәйләнгән. ул бүген дә күпләр тарафыннан гармоник рәвештә үсеш алган шәхеснең гомумкешелек идеалы буларак карала. Әлеге гоммуми стратегик педагогик максат шәхеснең үз-үзен үстерүе һәм реализаияләве уку һәм тәрбия барышында җәмгыят белән гармониядә булганда ирешелә. Педагогик эшчәнлекнең максаты – тарихи күренеш. Ул рухи һәм табигый мөмкинлекләрен күз уңында тоткан хәлдә, заманча кешегә җыелма таләпләрне билгеләгән, социаль үсеш юнәлешләрен чагылдыручы буларак эшкәртелә һәм тәгъбир ителә. Аңа, бер яктан, төрле социаль һәм этник төркемнәрнең мәнфәгатьләре һәм өсеиләре, икенче яктан – аерым шәхемнең ихтыяҗлары һәм омтылышлары кергән. Тәрбия бирү максатларына А.С.Макаренко зур игътибар бирә, әмма аның бер генә эшендә дә гомуми формулировкалар юк. Ул һәрвакытта да тәрбия бирү максатын “гармоник шәхес”, “кеше-коммунист” кебек аморф билгеләмәләргә туры китерүшә кискен каршы була. А.С.Макаренко шәхесне педагогик проектлау тарафдары була, ә педагогик эшчәнлекнең максатын шәхес үсеше программасында һәм аңа индивидуаль төзәтмәләр кертүдә күрә. Педагогик эшчәнлекнең төп объектлары сыйфатында тәрбия бирү мохитен, тәрбияләнүчеләрнең эшчәнлеген, тәрбия бирү коллективын һәм тәрбияләнүчеләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен аерып күрсәтәләр. Педагогик эшчәнлекнең максатларын тормышка ашыру тәрбия бирү мохитен формалаштыру, тәрбияләнүчеләр эшчәнлеген оештыру, тәрбия бирү коллективы төзү, индивидуаль шәхес үсеше кебек бурычларны хәл итүгә бәйләнгән. Педагогик эшчәнлекнең максаты – динамик күренеш. Аның үсеш логикасы шундый: иҗтимагый үсешнең объектив юнәлешләренең чагылышы буларак барлыкка килеп һәм эчтәлек биреп, педагогик эшчәнлекнең форма һәм методлары җәмгыятьнең ихтыяҗларына яраклы рәвештә, югары максатка шәхес социум белән гармониядә үсешендә этаплап хәрәкәт итү программасы буларакирешелә. Педагогик эшчәнлек максатына ирешүдә ярдәм итә торган төп фөнкциональ берәмлек булып педагогик гамәл санала. Аның ярдәмендә максатларның бердәмлеге һәм эчтәлек чагыла. Педагогик гамәл педагогик эшчәнлекнең барлык формаларына хас уртак нәрсәләрне (дәрескә, экскурсиягә, индивидуаль әңгәмә һ.б.лар) үз эченә ала, әмма аларның берсенә генә кайтып калмый. Шул ук вакытта педагогик гамәл барлык гомумилекне дә, барлык аерым байлыкларны да чагылдыра торган үзенчәлеккә ия. §2. Педагогик эшчәнлекнең төп төрләре Белем бирү процессында башкарыла торган педагогик эшчәнлекнең төп төрләре булып традицион рәвештә укыту һәм тәрбия эше санала. Тәрбия эше – тәрбия бирү мохитен оештыруга юнәлдерелгән педагогик эшчәнлек, шәхеснең гармоник үсеше бурычларын хәл итү максатыннан, тәрбичләнүчеләрнең төрле эшчәнлек төрләре белән идарә итүгә, ә укыту − күбрәк укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итүгә юнәлдерелә. Гомумән алганда, педагогик һәм тәрбия бирү эшчәнлеге охшаш. Тәрбия бирү һәм укытуның тиңдәшлеген аңлау укыту һәм тәрбия бирүнең бердәмлеген һәм педагогик процессның бөтенлеген ача. Укыту бары тик шартлы рәвештә генә, уңайлырак булсын һәм аны тирәннәнрәк аңлау өчен генә тәрбия бирүдән аерып карала. Белем бирүнең эчтәлеге проюлемасы белән шөгыльләнгән педагоглар (В.В.Краевский, И.Я.Лернер, М.Н.Скаткин һ.б.лар) юкка гына кеше уку процессында алган белем һәм осталык белән беррәттән, иҗади эшчәнлек һәм чолгап алган мохиткә эмоциональ караш мөнәсәбәте тәҗрибәләрен дә санамыйдыр. Укыту белән тәрбия эшенең бердәмлегеннән башка әлеге элементларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Образлы итеп әйткәндә, эчтәлекле тулы педагогик процесс – “тәрбияви укыту” белән “укыта торган тәрбия”нең бергә кушылган процесс” (А.Дистервег). Укыту процессында да, укудан тыш вакытта да урын алган укыту эшчәнлегенең һәм тулы педагогик процесста башкарыла торган тәрбия эшенең гомуми билгеләрен чагыштырыйк. Дәрестә генә түгел, теләсә кайсы оештыру формасы кысаларында башкарылган укыту, гадәттә, катгый вакыт чикләүләренә, билгеле максатларга һәм аңа ирешү вариантларына ия. Укытуда нәтиҗәлелекне билгели торган мөһим критерий булып уку максатына ирешү санала. Шулай ук теләсә кайсы оештыру формасында башкарылган тәрбия эше турыдан-туры максатка ирешүне күздә тотмый, чөнки ул чикләнгән вакыт аралыгында мөмкин түгел. Тәрбия эшендә бары тик максатка юнәлеш тоткан конкрет бурычларны эзлекле рәвештә хәл итүне генә алдан күрергә була. Тәрбия мәсьәләләренең нәтиҗәлелеген ачыклауда мөһим критерий булып тәрбияләнүчеләрнең эмоциональ реакцияләрендә, тотышларында һәм эшчәнлекләрендә күренә торган позитив үзгәрешләр санала. Укыту эчтәлеген, укыту логикасын катгый рәвештә программалаштырырга мөмкин. Тәрбия эшенең эчтәлеге исә моңа юл куймый. Уку планы җуенча каралмаган этика, эстетика һәм башка фән һәм сәнгатьләр өлкәсендә белемнәрне, сәләтләрне һәм күнекмәләрне формалаштыру, асылда, уку санала. Тәрбия эшендә гомумми кысаларда рланлаштыру гына кабул ителә: җәмгыятькә, хезмәткә, кешеләргә, фәнгә (укуга), табигатькә, әйберләргә, әйләнә-тирә дөньядагы предметларга һәм күренешләргә, үз-үзеңә мөнәсәбәт. Һәр аерым класста укытучының тәрбия эшенең логикасын норматив документлар белән билгеләргә ярамый. Укытучы якынча бертөрле “чыгыш материал” белән эш итә. Уку нәтиҗәсе аның эшчәнлеге белән билгеләнә, ягъни укучының танып белү эшчәнлеген китереп чыгару һәм аңа юнәлеш бирүгә бәйле. Тәрбияче аның педагогик гамәлләре укучыга оештырылмаган яки оештырылган тискәре йогынты белән кисешергә мөмкин булу белән килешергә мәҗбүр. Эшчәнлек буларак, укыту дискрет характерга ия. Ул гадәттә озак яки озак дәвам итмәгән әзерлек чоры нда укучылар белән үзара тәэсир итешүне күз уңында тотмый. Тәрбия эешенең үзенчәлеге шунда: укытучы белән турыдан-туры бәйләнеш булмаса да, укучы аның йогынтысында була. Гадәттә тәрбич эшендә әзерлек чоры төп өлешкә караганда озаграк дәвам итә. Уку барышында укучылар эшчәнлегенең эффектлылыгы күрсәткече − белемнәрне һәм сәләтләрне үзләштерү дәрәҗәсе, танып белү һәм гамәли биремнәрне хәл итүдә алымнарга ия булу, интенсив үсеш кичерү. Укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәсе җиңел ачыклана һәм сыйфат-сан күрсәткечләре аша аңлатыла ала. тәрбия эшендә педагог эшчәнлегенең нәтиҗәсе белән педагогикадагы тәрбия күрсәткечләренең чагыштыру билгеле бер кыенлык тудыра. Үсеш кичерүче шәхестә нәкъ менә тәрбияче эшчәнлеге нәтиҗәсен аерып күрсәтү бик авыр. Моннан тыш, тәрбия эшендә теге яки бу педагогик гамәлләрнең нәтиҗәләрен алдан күрү кыен. Тәрбия эшендә үз вакытында кире элемтә урнаштыру мөмкин түгел. Укыту һәм тәрбия эшчәнлеген оештырудагы күрсәтелгән аермалыклар укытуның оештыру һәм гамәлгә ашыру ягыннан күпкә җиңелрәк булуын күрсәтә. Ә тулы педагогик процесста ул буйсынган халәттә. Уку барышында барысын да дәлтлләргә һәм логик яктан китереп чыгарырга мөмкин булса, шәхеснең теге яки бу мөнәсәбәтен китереп чыгару һәм ныгыту катлаулырак, чөнки бу очракта сайлау иреге төп рольне уйный. Нәкъменә шуңа күрә укуның уңышы формалашкан танып белү мәнфәгатенә һәм тулаем уку эшчәнлегенә, ягъни укыту гына түгел, тәрбия эшенә дә бәйле. Педагогик эшчәнлекнең тйп төрләре спецификасын ачыклау шуны күрсәтә: диалектик бердәмлектә укыту һәм тәрбия эше педагогик эшчәнлекнең теләсә кайсы белгечлегендә дә бар. Мәсәлән, башлангыч һөнәри белем бирү системасында ңитештерүгә өйрәтә торган мастер үз эшчәнлеге процессында үзара бәйләнгән ике мәсьәләне хәл итә: бер яктан, төрле операцияләрне рациональ башкарып, һәм җитештерүдәге заманча технологияләрнең һәм хезмәт оештыруның барлык таләпләрен үтәп, укучыларны белемгәр, осталыклар һәм күнекмәләр белән коралландыра, икенче яктан –аңлы рәвештә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, башкарыла торган эшнең сыйфатын яхшыртуга омтылган, оешкан, үз цехының, предприятиесенең намусын бәһали торган эшче әзерли. Яхшы мастер үз белемнәрен укучыга биреп кенә калмый, аларның гражданлык һәм һөнәри үсешен дә тәэмин итә. Яшьләрне һөнәри тәрбияләүнең асылы әнә шул инде ул. бары тик үз эшен белгән һәм яраткан мастер гына укучыларга һөнәри намус хисен сеңдерә һәм сайлап алган белгечлегендә камиллеккә ирешерү ихтыяҗын тудыра ала. Мәсәлән, озайтылган вакыт төркемендәге тәрбияченең эшен карыйбыз икән, аның эшчәнлегендә укытуны да, тәрбия бирүне дә күрергә мөмкин. Озайтылган көн төркемнәре турындагы кагыйдәдә тәрбияченең бурычлары билгеләнгән. Болар – укучыларга хезмәткә мәхәббәт, югары әхлакый сыйфатлар, үз-үзен культуралы тоту гадәтләре һәм шәхси гигиена көнекмәләре тәрбияләү; өй эшләренг үз вакытында әзерләүләрен күзәткән хәлдә, тәрбияләнүчеләрнең көннәрен көйләү, аларга укуда, буш вакытларын дөрес оештыруга ярдәм итү; мәктәп җабибы белән берлектә балаларның сәламәтлеген һәм физик үсешен ныгыта торган чаралар оештыру; укытучы, сыйныф җитәкчесе, тәрбияләнүчеләрнең әти-әнисе яки алар урыны булган кешеләр белән элемтә тоту. Үз-үзеңне культуралы тоту һәм шәхси гигиена күнекмәләре булдыру − бу инде тәрби өлкәсе генә түгел, системалы күнегүләр таләп итә торган уку өлкәсе дә. Шулай итеп, укучыларның танып белү эшчәнлеге уку кысалары белән генә чикләнми, ул, үз чиратында, тәрбия бирү функцияләре белән “авырайтыла”. Тәҗрибә күрсәткәнчә, укыту эшчәнлегендә баалаларның танып белү мәнфәгатьләрен үстерә һәм аңа теләктәшлек күрсәтә белгән, дәрестә гомуми иҗади атмосфера тудырган, сыйныфташларының уңышларына төркем белән җаваплы булган һәм кызыксынуны булдыра алган укытучылар иң беренче чиратта уңышка ирешә. Бу исә укыту осталыгы түгел, ә тәрбия эшенең педагогик эшчәнлектә беренчел булуы турында сөйли. Шуңа бәйле рәвештә киләчәктәге укытучыларны һөнәри әзерләүнең максаты − аларның тулы педагогик процесс белән идарә итү әзерлеген формалаштыру. |