Главная страница
Навигация по странице:

  • БУЛАЧАК ПЕДАГОГКА

  • ПЕДАГОГИКА ҺӨНӘРЕНӘ КЕРЕШ 1 нче бүлек ПЕДАГОГИКА ҺӨНӘРЕНЕҢ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ§ 1. Педагогика һөнәренең барлыкка килүе һәм үсеше

  • §2. Педагогик һөнәрнең үзенчәлекләре

  • Педагогик һөнәрнең гуманистик функциясе

  • Педагогик эшчәнлекнең коллектив характеры

  • Укытучы хезмәтенең иҗади табигате

  • Булачак педагогка


    Скачать 0.6 Mb.
    НазваниеБулачак педагогка
    Дата03.12.2021
    Размер0.6 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаpub_2823686.docx
    ТипДокументы
    #290051
    страница1 из 41
      1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41


    ПЕДАГОГИКА

    Урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен дәреслек
    Сластенин Виталий Александрович,

    Исаев Илья Федорович,

    Шиянов Евгений Николаевич


    БУЛАЧАК ПЕДАГОГКА
    Һәр төзүче, һәр иҗатчы кайчан да булса эштәге үзенчәлекле, матур әлеге мизгелне белә: такта, таш, тимер өеменнән – барлык ияләнгән көндәлек эштән соң кинәт кенә үсеп чыккан гаять зур әйбернең төгәл сызыклары күренү – көтелмәгән һәм күп тапкырлар хыялда тудырылганнан һәрвакытта да ошамаган, әмма инде реаль, якын, бар...

    “Төзелеш материалы” белән без, педагоглар – яшь, зирәк, зур теләкле аңнар эшләячәкбез. Әлеге материалның үзенчәлегеннән файдаланып, ә кайчакта аның каршылыкларын җиңеп, без аңа камилләшкән форма бирәбез. Шулай итеп, кеше рухы мәрмәр белән металлдан да ныгракка әйләнә. Бәлки, укытучының бәхете дә шуннан гыйбарәттер? Синең җитәкчелектә кешенең үсешен, анда синең фикер, энергия, омтылышларыңның тормышка ашуын күрүдәдер? Бәлки, һич арттырусыз әйткәндә, нәкъ менә шуның өчен дә педагог һөнәре мәңгелектер?

    Җирдә педагоглар язмышы итеп сайлаган әлеге һөнәрдән дә җаваплырак эш бармы икән? нәкъ менә әлеге язмышка башка язмышларда меңнәрчә кат кабатланырга язган!

    Укытучы, образлы итеп әйткәндә, вакытлар бәйләнешен башкара. Ул әйтерсең лә бүгенгедән киләчәккә эстафета тапшыра. Бу кичә дә шулай булган, иртәгә дә шулай булачак. Юк, шулай да – башкача булачак! Барысы да кабатлана, әмма тарихның башка әйләнешләрендә. Мәктәп тә, укытучы да үзгәрешләрне чагылдырмыйча кала алмый.

    Педагогик һөнәр тормышы – җанның өзлексез хезмәте ул. Укытучы вазифасын башкарып икмәк табу җиңелләрдән түгел, әмма үз һөнәрен күңел тартуы һәм югары гражданлык бурычы сәбәпле сайлаган педагог чын мәгънәсендә олы хөрмәткә лаек. Аның хафалану һәм дулкынлану, сөенеч һәм көенеч, омтылышлар һәм эзләнүләрдән торган хезмәте – зирәклеккә һәм сабырлыкка, һөнәри осталык һәм гадәттән тыш кешелеклелеккә мңгелек сыналу ул.

    Укытучы –асылы белем бирүдән гыйбарәт һөнәр генә түгел. Ул шәхес тудыру, кешедә кеше булдыруны күздә тоткан югары миссия.

    Педагоглар ия булган төрле белемнәр тәртипкә салынмаган һәм алар үзләре генә яши алмый. Әлеге белемнәрне гамәли эшчәнлектә тулы һәм күчмә белем бирү системасына салу аның юнәлешенә, чишелеше әлеге белемнәрне таләп иткән мәсьәләләр эчтәлегенә бәйле. Шуңа да укытучының мәҗбүри һөнәри нигезлелеге – булган белемнәрне педагогик эшчәнлекнең максатлары, шартлары һәм алымнары белән җиткезә белү ул.

    Педагогик иҗатныңң өлкәләре ничек кенә катлаулы булмасын, һәрвакыт үз чишелешен таләп иткән чиксез шәхси очраклар күп очрамасын, әлеге күренешләрнең һәм процессларның нигезендә үзенчәлекле, аерым законнар ятуына шик тумый. Фән буларак, педагогика аларны үзенә бурыч итеп куя.

    Әлеге дәреслекнең авторлары сезгә күрсәтмә, рецепт һәм кагыйдәләр белән тәэмин итүне төп максат итмәде. Киресенчә, шуны аңларга кирәк, “педагогик кагыйдәләрне ятлау беркемгә дә файда китерми һәм әлеге кагыйдәләрнең чикләре юк: аларның барысын да бер кәгазь битенә сыйдырырга яичә берничә том язарга мөмкин. Иң мөһиме – кагыйдәләрне ятлау түгел, ә кагыйдәләрне китереп чыгарган фәнни нигезләрне өйрәнү” (К.Д.Ушинский).

    Дөрес, безнең педагогика фәне әлегә тормыштан шактый артта калыша, җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә тиешле дәрәҗәдә мөнәсәбәт белдерми, килеп туган проблемаларны чишү юлларын эзләүдә, каршылыкларны анализлауда үткенлек һәм кыюлык күрсәтми. Шуның өчен ул хаклы рәвештә тәнкыйтьләнә. Әмма педагогиканың артта калуы аңа кимсетеп карауга һәм аны аерым, мөстәкыйль фән итеп санамауга хокук бирми. Укытучы, әгәр чын педагог булырга теләсә, катлаулы педагогик процессның объектив закончалыкларга буйсынуын, бары тик шуны истә тоткан хәлдә генә үз эшендә уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген аңлый. Әлеге ышану укытучыны шушы закончалыкларны эзләргә, фактлар буенча уйланырга, билгеле бер уңыш һәм уңышсызлыклар арасындагы уртак сәбәпләрне эзләргә мәҗбүр итә. Шулай итеп тәҗрибә туплау процессы иҗади төсмер ала, җанлы педагогик фикерне уята, шәхсидән – гомумигә, практикадан – теориягә яки киресенчә очракларга алып бара.

    Башка фәннәрдәге кебек үк, педагогикада да күптән һәм төгәл хәл ителгән мәсьәләләр аз түгел, әмма тормыш яңача якын килүне таләп иткән яңа проблемалар тудыра. “башка сәнгатьтәге кебек үк, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән педагогикада барлык эшлеклеләрне бер үлчәмдә чагыштырырга, аларны бер формага кабалага төшерергә ярамый; икенче яктан, әлеге гамәлләрнең тулаем ирекле, дөрес түгел һәм диаметраль капма-каршы булуына юл куярга ярамый” (Н.И.Пирогов). Менә бу очракта педагогик фән укытучыга ярдәмгә килергә тиеш.

    Авторлар сез ачкан китапның максатын нәкъ менә шунда күрә.

    I кисәк

    ПЕДАГОГИКА ҺӨНӘРЕНӘ КЕРЕШ
    1 нче бүлек

    ПЕДАГОГИКА ҺӨНӘРЕНЕҢ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ

    § 1. Педагогика һөнәренең барлыкка килүе һәм үсеше
    Борынгы заманда, әле хезмәт бүленеше булмаганда, община яки кабиләнең барлык әгъзалары – өлкәннәр дә, балалар да − ризык табуда тигез дәрәҗәдә катнашкан, ул яшәешнең төп мәгънәсен хасил иткән. Алдагы буыннар тәҗрибәсен балаларга тапшыру хезмәт эшчәнлегенә “уелып керә”. Кече яшьтән үк аңа кушылган балалар эшчәнлек алымнары (ау, җыю һ.б.лар) турындагы белемнәрне үзләштерә һәм төрле осталык, күнекмәләргә ия була. Ризыкны күбрәк табу мөмкинлеген биргән хезмәт коралы камилләшүе нәтиҗәсендә генә әлеге процесска общинаның авыру һәм карт әгъзаларын җәлеп итми башлыйлар. Аларга ут саклау һәм балаларны карау йөкләнә. Соңрак, хезмәт коралын аңлы рәвештә әзерләү процесслары катлаулангач, хезмәт осталыгын һәм күнекмәләрен махсус тапшыру кирәклеге тугач, нәсел аксакаллары – иң хөрмәтле һәм тәҗрибәле кешеләр, бүгенге көн күзлегеннән бәя биргәндә, кешеләрнең беренче социаль төркемен – тәрбиячеләрне тудыра. Аларның төп һәмб ердәнбер вазифасы булып тәҗрибә тапшыру, яңа убыннның рухи үсешен, әхлаклылыгын кайгырту, тормыш юлына әзерләү тора. Тәрбия эшчәнлек һәм кеше аңы өлкәсенә әверелә.

    Шулай итеп, педагогика һөнәренең барлыкка килүендә объектив нигез бар: әгәр өлкән буынга алмашка килгән яшь буын барысын да яңадан, нәселдән алган тәҗрибәне иҗади үзләштерүсез һәм кулланусыз башларга мәҗбүр булса, җәмгыять яши һәм үсеш кичерә алмас иде.

    Рус телендә “воспитатель” сүзе “питать” тамырыннан алынган, шуңа күрә “воспитывать” белән “выкармливать” еш кына синоним буларак карала. Хәзерге заман сүзлекләрендә тәрбияче кемне дә булса тәрбияләү белән шөгыльләнүче, башка кешенең тормыш шартлары һәм шәхес үсеше өчен үзенә җаваплылык алган кеше буларак билгеләнә. “Укытучы” сүзе, мөгаен, соңрак, кешелек белемнәрнең кыйммәтле булуына һәм балалар эшчәнлеген оештыруда махсус оешма кирәклеген, аларның анда белемнәр һәм күнекмәләр алуын аңлагач барлыкка килгәндер. Әлеге эшчәнлек укыту исемен ала.

    Борынгы Вавилонда, Мисырда, Сириядә укытучылар булып еш кына каһиннәр тора, Борынг Грециядә − акыллы, талантлы, ирекле ялланган гражданнар: педономнар, педотриблар, дидаскаллар, педагоглар укыта. Борынгы Римда император исеменнән укытучылар булып фән нигезләрен яхшы белгән, әмма, иң мөһиме − күп сәяхәт иткән, шуңа бәйле рәвештә, күп күргән, төрле халыклар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белгән дәүләт түрәләре билгеләнгән. Безнең чорга кадәр килеп җиткән борынгы кытай чыганакларында б.э.к. ХХ гасырда ук илдә халыкка белем бирә торган, укытучы вазифасына җәмгыятьтәге зирәк кешеләрне билгеләгән министрлык булуы турында искә алына.

    Урта гасырларда, кагыйдә буларак, педагог эшен руханилар, монахлар башкарган. Шәһәр мәктәпләрендә, университетларда исә педагог эшчәнлеге белән махсус белем алган кешеләр шөгыльләнгән.

    Киев Русенда укытучы вазифасы ата-ана белән хакимнәрнең вазифасына тәңгәл килә. Владимир Мономахның (1053-1125) “Өйрәтмә”сендә (“Поучение”) тормыш кагыйдәләренең төп җыелмасы ачыла. Ул үзе дә шулар нигезендә яшәгән һәм балаларына да киңәш иткән. Болар – Ватаныңны ярату, халык турында кайгырту, якыннарыңа яхшылык эшләү, гөнаһ кылмау, явыз гамәлләрдән саклану, мәрхәмәтле булу. Ул болай дип язган: “Нәрсәне дә булса эшли белүегез яхшы, әмма аны онытмагыз. Эшли белмәсәгез – өйрәнегез... Ялкуалык бөтен нәрсәнең башы: кем белә – оныта, кем белми – беркайчан да өйрәнмәячәк. Яхшылык кылганда беркайчан да ялкауланмагыз...”1.

    Борынгы Русьта укытучыларны оста дип атаганнар, шулай итеп үсеп килүче буын алдында аның дәрәҗәсен күтәргәннәр. Шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклаша торган оста-һөнәрчеләрне дә ул вакытта һәм бүген дә хөрмәт белән Укытучы дип атыйлар.

    Педагогик һөнәр барлыкка килү белән укытучыга, иң беренче чиратта, тәрбияви, бердәм һәм бүленешсез функция беркетелде. Укытучы – тәрбияче, остаз. Нәкъ менә шунда аның гражданлыгы, кешелеклеге билгеләнә. Үзенең яраткан укытучысына, әхлакый фәннәр профессоры А.П.Куницынга (Царскосельский лицей) багышланган түбәндәге юлларында АС.Пушкин нәкъменә шуны истә тотып яза: “Он создал нас, он воспитал наш пламень...Заложен им краеугольный камень, им чистая лампада вохжена”2.

    Мәктәп алданы куелган бурычлар җәмгыятьнең төрле үсеш этапларында үзгәреш кичерә. Укытудан тәрбиягә һәим киресенчә күчешләр нәкъ менә шуның белән аңлатыла. Әмма мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте һәрвакыт диярлек укытуның һәм тәрбиянең диалектик бердәмлеген, үсеш кичерүче шәхеснең бөтенлеген бәяли белмәде. Тәрбияви йогынты ясамыйяа укытырга ярамаган кебек, укучыларны катлаулы белемнәр, осталык һәм күнекмәләр системасы белән коралландырмаган килеш тәрбияви мәсьәләләрне чишәргә ярамый. Һәр заманның һәм һәр халыкның алдынгы фикер йөртүчеләре беркайчан да укыту белән тәрбияне капма-каршы куймый. Алай гына да түгел, алар укытучыны беренче чиратта тәрбияче буларак күрә.

    Һәр халыкның да, һәр заманның да күренекле укытучылары бар. Әйтик, кытайлар Конфуцийны (б.э.к. 551 нче еллар тирәсе – 479 еллар) Бөек укытучы дип атаганнар. Әлеге шәхеснең бер укучысы белән әңгәмәсе легенда буларак китерелә: “Бу ил бик зур һәм халкы тыгыз урнашкан. Аңа нәрсә битми соң, остаз?” – укучысы шундый сорау белән мөрәҗәгать итә. “Аны бает”, − укутучы шулай җавап бирә. “Ул болай да бай. Тагын ничек баетырга мөмкин соң?”. “Аны укыт!” – укытучы әнә шулай ди.

    Катлаулы һәм сокланырлык язмышлы кеше, чех педагогы-гуманисты Ян Амос Коменский (1592-1670) педагогиканы теоретик белемнәрнең мөстәкыйль тармагы буларак өйрәнә башлаган беренче кеше. Коменский үз халкына дөньякүләм җыелган зирәклекне туплап бирергә тели. Ул мәктәп өчен дистәләгән дәреслекләр, 260тан артыграк педагогик әсәрләр яза. “Дәрес”, “сыйныф”, “каникуллар”, “укыту” һ.б. шундый төшенчәләрне кулланышка кертә.

    Я.А.Коменский укытучы һөнәренең “кояш астындагы теләсә кайсы һөнәрдән өстенрәк “ булуына ышана. Ул укытучыны бакчада яратып үсемлекләр үстерүче бакчачы, кеше яшәешенең барлык почмакларында кайгыртучанлык белән биналар коручы архитектор, кеше аңын һәм җанын җентекләп юна һәм шомарта торган скульптор, кыргыйлык һәм белемсезлеккә каршы көрәш алып барган полководец белән чагыштыра3.

    Швейцария педагогы Иоганн Генрих Песталоцци (1746-1827) үзенең барлык җыелган акчасын ятимнәр йортытөзү өчен бирә. Ул үз гомерен ятимнәргә багышлый, балачакны шатлык мәктәбе һәм иҗаңи хезмәт итәргә тели. Аның каберендәге ташта язу түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: “Барысы – башкалар өчен, югы – үземә”.

    Рус укытучыларының атасы Константин Дмитриевич Ушинский (1824-1870/71) Россиянең бөек педагогы санала. Ул төзегән дәреслекләр тарихта тиңе булмаганча кабат бастырыла. Мәсәлән, “Туган сүз” (“Родное слово”) 167 тапкыр кабат дөнья күрә. Аныңмирасы 11 том хасил итә, педагогик әсәрләре бүген дә фәнни кыйммәтен җуймады. Ул укытучының иҗтимагый әһәмиятен түбәндәгечә билгели: “Тәрбиянең заманча дәрәҗәсе белән бер дәрәҗәдә торган тәрбияче үзен бөек органимзның тере, эшли торган, кешелекнең белемсезлеге һәм кимчелекләренә каршы көрәшә алып барган әгъзасы итеп хис итә. Ул кешелек тарихында булган барлык күркәмлекләрнең һәм югарылыкларның арадашчысы, кешеләрнең изге васыятьләрен саклаучы, хакыйкать һәм игелек өчен көрәшүче, аның “тышкы яктан тыйнак” эше – тарихтагы иң бөек эшләрнең берсе. Әлеге эштә дәүләтләр һәм төрле буыннар яши”4.

    Хх гасырның 20 нче елларында Россия теоретик һәм прктикларының эзләнүләре Антон Семенович Макаренконың (1888−1939) новаторлык педагогикасына әзерлек булды. 1930 елларда ил күләмендәге кебек үк, мәгарифтә дә идарә итүнең команда-административ методы урнашуга карамастан, ул аларга асылы белән гуманистик, рухы белән оптимистик, кешенең иҗади көченә һәм мөмкинлекләренә ышаныч белән сугарылган педагогика тәкъдим итә. А.С.макаренконың теоретик мирасы һәм тәҗрибәсе дөньякүләм танылу алды. аеруча А.С.Макаренко тарафыннан төзелгән балалар коллективы теориясе әһәмиятле. Ул үзенчәлекле, нечкә һәм тәрбияне индивидуальләштерү методикасын башкару алымнарын үз эченә ала. ул тәрбияче эшен иң катлаулы, “мөгаен, иң җаваплы, шәхестән иң зур игътибар гына түгел, көч һәм сәләт тә таләп итә” дип исәпли5.
    §2. Педагогик һөнәрнең үзенчәлекләре
    Кешенең теге яки бу һөнәр буенча эшләве аның эшчәнлек үзенчәлекләрендә һәм фикерләү образларында чагыла. Е.А.Климтов тәкъдим иткән классификациядә педагогик һйнәр предметы башка кеше булган һөнәрләр төркеменә керә. Әмма педагогик һөнәрне башкалардан вәкилләренең фикерләү образы, югары җаваплылык аерып тора. шуңа бәйле рәвештә педагогик һөнәр аерыи төркемгә аерыла.

    Аның “кеше−кеше” тибындагы башка һөнәрләрдән төп аермасы шунда – ул бер үк вакытта үзгәртеп кора һәм идарә итә торган һөнәрләр классына керә. Үз эшчәнлегендә шәхес тудыру һәм аны үзгәртүне максат итеп, педагог аның интеллектуаль, эмоциаль һәм физик үсеше, рухи дөньясын формалаштыру процесслары белән идарә итә.

    Педагогик һөнәрнең төп эчтәлеген кешеләр белән мөнәсәбәтләр тәшкил итә. “кеше−кеше” тибындагы башка һөнәр вәкилләренең дә эшчәнлеге кешеләр белән эшләүне таләп итә, әмма бу очракта кешеләрнең сорауларын иң яхшы дәрәҗәдә аңлау һәм канәгатьләндерү мөһим. Педагог һөнәренең төп бурычы – иҗтимагый максатларны аңлау һәм башка кешеләрнең көчен аңа ирешү өчен юнәлдерү.

    Социаль идарә белән бәйләнештә, эшчәнлек буларак укыту һәм тәрбиянең үзенчәлеге, икеләтә хезмәт предметына ия сыман. Бер яктан, аның төп эчтәлеген кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр тәшкил итә: әгәр җитәкченең (укытучы җитәкче санала да) үз кул астындагы яки ышандырырга теләгән кешеләр белән тиешле мөнәсәбәтләр корылмый икән, димәк, ул үз эшчәнлегендәге иң мөһим элементка ия түгел. Икенче яктан, әлеге тип һөнәрләр кешедән теге яки бу өлкәдә (кем яки нәрсә белән җитәкчелек итүенә бәйле рәвештә) махсус белемнәр, осталык һәм күнекмәләр таләп итә. Теләсә кайсы җитәкче кебек үк, педагог укучыларның эшчәнлеген яхшы аңларга һәм күзалдына китерергә тиеш. Шулай итеп, педагогик һөнәр икеләтә әзерлек – кешеләр белән эшләү һәм махсус белемнәр таләп итә.

    Укытучы һөнәрендә аралаша белү һөнәри яктан кирәкле сыйфатка әверелде. Яңа эшкә керешкән укытучыларның тәҗрибәсен өйрәнү тикшеренүчеләргә, аерым алганда, В.А.Кан-Каликка, педагогик бурычларны хәл итүдә кыенлыклар тудырган − аралашуда иң күп очрый торган “киртә”ләрне ачыкларга һәм тасвирларга ярдәм итте. Болар – күрсәтмәләрнең туры килмәве, сыйныфтан курку, үзара бәйләнеш булмау, аралашу функциясенең тараюы, сыйныфка тискәре күрсәтмә бирү, педагогик хата җибәрүдән курку, охшарга тырышу. Әгәр яңа эшкә керешкән укытучылар тәҗрибәсезлекләре аркасында психологик “киртә”ләргә дучар булса, стажлы укытучылар педагогик тәэсир итүдә аралашуның ролен тиешле дәрәҗәдә бәяләмәү сәбәпле, укыту процессының эмоциональ фоны ярлылануга бәйле кыенлык кичерә. Нәтиҗәдә балалар белән шәхси бәйләнешләр дә кими. Ә эмоциональ байлыктан башка продуктив, уңай мотивларга бай шәхес эшчәнлеге була алмый.

    Педагогик һөнәрнең үзенчәлеге аның табигате буенча гуманистик, коллектив һәм иҗади характерга ия булуына да бәйле.

    Педагогик һөнәрнең гуманистик функциясе. Педагогик һөнәргә тарихи ике социаль функция беркетелгән. Болар – адаптив һәм гуманистик (“кеше барлыкка китерүче”). Адаптив функция укучының, тәрбияләнүченең заманча социо-мәдәни вазгыятьнең конкрет таләпләренә яраклашуына, ә гуманистик функция аның шәхесе, иҗади индивидуальлеге үсешенә бәйле.

    Бер яктан, укытучы үз укучыларын әлеге момент ихтыяҗларына, билгеле бер социаль вазгыятькә, җәмгыятьнең конкрет сорауларына әзерли. Әмма икенче яктан, ул, мәдәниятне объектив саклаучы һәм таратучы буларак, үзендә вакытка бәйле булмаган нәрсәдер тарата: кеше мәдәничтенең барлык байлыкларын шәхес үсешенә юнәлтү максатын куеп, укытучы киләчәк өчен эшли.

    Укытучы хезмәтендә һәрвакытта да гуманистик, гомумкешелек башлангычы ята. Аны аңлы рәвештә алгы планга чыгару, киләчәк өчен эшләргә омтылу − һәр заманда да алдынгы карашлы педагогларны аерып торган билгеләр. Әйтик, алман укытучыларының остазы дип йөртелгән, ХIХ гасыр урталарында мәгариф өлкәсендә күренекле педагог Фридрих Адольф Вильгельм Дистервег (1790-1866) тәрбиянең гомумкешелек максатын тәкъдим итә: хакыйкатькә, яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итү. “Һәр шәхестә, һәр милләттә гуманлык дип аталган фикерләү образы тәрбияләнергә тиеш: бу – намуслы гомумкешелек максатларына омтылу”6. Әлеге максатны тормышка ашыруда ул төп рольне укытучыда күрә. Ул үз укучысы өчен үрнәк булып тора. Аның шәхесе хөрмәт, рухи көч һәм рухи йогынты бирә. Мәктәпнең кыйммәте укытучы кыйммәтенә тигез куела.

    Бөек рус язучысы һәм педагогы Лев Николаевич Толстой (1828−1910) педагогик һөнәрдә иң беренче чиратта гуманистик башлангычны күрә. Ул балаларга мәхәббәттә чагыла. “Әгәр укытучы эшен генә яратса, − дип яза Толстой, − ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы ата, ана кебек үк укучысын гына яратса, ул барлык китапларны да укыган, әмма ни эшен, ни укучыларны яратмаган укытучыдан өстенрәк. Әгәр укытучы эшен дә, укучыларын да яратса, ул – камил укытучы”7.

    ХХ гасырның 50-60нчы елларында Полтавщинадагы Павлыш урта мәктәбе директоры Василий Александрович Сухомлинский (1918−1970) гуманистик тәрбиянең теория һәм практикасына үзеннән зур өлеш кертте. Аның педагогикада гражданлык һәм кешелеклелек идеяләре бүгенге заманга аваздаш. “Математика гасыры – яхшы канатлы гыйбарә, әмма ул безнең көннәрдә барганнарның асылын чагылдырмый. Дөнья Кеше гасырына атлый. Хәзер без кеше җанын баету турында уйларга тиешбез”8.

    Бала бәхете өчен тәрбияләү – В.А.Сухомлинскийның педагогик хезмәтләренең гуманистик мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт. Аның гамәли эшчәнлеге − балага, аның мөмкинлекләренә ышанмасаң, педагогик зирәклек, укытуның һәм тәрбия бирүнең барлык методлары һәм алымнары нигезсез икәнлегенә дәлил.

    В.А.Сухомлинский билгеләп үткәнчә, мәктәпнең иң беренче бурычы – һәр кешедә иҗатчы ачу, аны мәстәкыйль-иҗади, интеллектуаль тулы канлы хезмәт юлына бастыру. “Һәр укучыда аның кабатланмас-индивидуаль талантын белеп алу, ачыклау, ачу, кадерләп үстерү, тәрбияләп үстерү, ягъни, шәхесне кеше казанышларының югары дәрәҗәсенә күтәрү”9.

    Алда әйтелгәннәрдән чыгып, укытучы үзенең укучыларын алда якын киләчәктә көтәчәк тормышның аерым таләпләренә әзерләргә тиеш түгел, дип аңларга ярамый. Билгеле бер вазгыятькә җайлашмаган укучылар әзерләп, укытучы аларның тормышында катлаулыклар тудыра. Ә инде җәмгыятьнең аеруча әзерлекле әгъзасын әзерләп, ул анда үзен һәм җәмгыятьне үзгәртү ихтыяҗын формалаштырмый.

    Укытучының җайлашу юнәлешендәге аеруча зур эшчәнлек алып баруы аның үзендә дә тискәре чагылыш таба, чөнки ул тора-бара фикерләү мөстәкыйльлеген җуя, үз сәләтен рәсми һәм рәсми булмаган күрсәтмәләргә буйсындыра, ахыр чиктә индивидульлеген югалта. Укытучы үз эшчәнлеген конкрет ихтыяҗларга яраклашкан шәхес формалаштыруга никадәр күбрәк юнәлтә, шулкадәр азрак дәрәҗәдә гуманист һәм әхлакый остаз була. Һәм киресенчә, хәтта гуманлы булмаган җәмгыять шартларында да алдынгы педагогларның изү һәм ялганга каршы кайгыртучанлык белән яхшылыкны каршы куярга омтылуы укучылар күңелендә, һичшиксез, чагылыш таба. Тәрбияче шәхесенең үзенчәлекле ролен билгеләгәндә аның балаларга мәхәббәтен аерып күрсәтеп, И.Г.Песталоцци тәрбия бирүнең төп чарасы дип атый. “Мин тәрбия бирүнең тәртибен дә, алымнарын да, сәнгатен дә белмәдем, алар балаларга карата тирән мәхәббәтем нәтиҗәсе”, − ди ул10.

    Укытучы−гуманист демократик идеалларга һәм үз һөнәренең югарылыгына ышанудан тыш, эшчәнлегендә гуманлы киләчәкне якынайта. Моның өчен ул үзе дә актив булырга тиеш. Бу очракта теләсә кайсы активлык турында сүз бармый. Әйтик, “тәрбия бирүдә” аеруча актив укытучылар очрый. белем бирү процессының субъекты буларак, укытучы белем алучыларның да әлеге процессның субъектлары булла алу хокукын танырга тиеш. Ягъни, ул ышанычка корылган аралашу һәм хезмәттәшлек шартларында аларны мөстәкыйль идарә итә белү дәрәҗәсенә җиткезә алу сәләтенә ия булырга тиеш.

    Педагогик эшчәнлекнең коллектив характеры. “Кеше−кеше” төркеменә кергән башка һөнәрләрдә, кагыйдә буларак. Нәтиҗә бер кеше – һөнәр вәкиле эшчәнлеге продукты булса (мәсәлән, сатучының, табиның, китапханәченең һ.б.ларның), педагогик һөнәрдә һәр педагогның, гаиләнең һәм башка чыганакларының тәрбияләнүченең – эшчәнлек субъектының сыйфатлы үзгәрешенә тәэсир итү өлешен исәпләп чыгару кыен.

    Педагогик һөнәрдә күмәклек башлангычының закончалыклы көчәюен аңлау белән бергә “педагогик эшчәнлекнең җыелма субъекты” төшенчәсе кулланылышка керә бара. Җыелма субъект дигәндә, киң планда, мәктәпнең яки башка белем бирү учреждениесенең педагогик коллективы, тар мәгънәдә − укучылар төркеменә яки аерым укучыга турыдан-туры мөнәсәбәттә булган педагоглар күздә тотыла.

    А.С.Макаренко педагоглар коллективын формалаштыруга зур әһәмият бирә. Аның фикеренчә, “тәрбиячеләр коллективы булырга тиеш, тәрбиячеләр бер коллективка берләшмәсә һәм коллективның бердәм эш планы, балага карата бердәм төгәл карашы булмаса, анда бернинди дә тәрбия процессы башкарыла алмый”11.

    Коллективның теге яки бу үзенчәлекләре аның әгъзалары кәефендә, эшләү сәләтләрендә, психик һәи физик хәл-әхвәлләрендә күренә. бу күренеш коллективның психик климаты исемен алды.

    А.С.Макаренко укытучының педагогик осталыгы педагогик коллективның формалашу дәрәҗәсенә бәйле булуын күрсәткән закончалыкны ачты. Аның фикеренчә, “яхшы оста-җитәкче башында торган бердәм, үзара дус коллективтагы иң яшь, тәҗрибәсез педагог та педагогик коллектив белән каршылыкка кергән теләсә кайсы тәҗрибәле, талантлы педагогка караганда күбрәк эш башкара. Педагогик коллективтагы индивидуализм һәм ызгышлардан да куркынычрак, чиркангычрак, зарарлырак нәрсә юк”12. А.С.Макаренко әйтүенчә, аерым бер укытучының сыйфатлары яки талантына бәйле рәвештә тәрбия мәсьәләсен күтәрергә ярамый, бары тик педагогик коллективта гына яхшы мастер булырга мөмкин.

    Педагогик коллективны формалаштыруның теориясе һәм практикасы үсешенә В.А.Сухомлинский үзеннән зур өлеш кертте. Үзе озак еллар дәвамында мәктәп директоры булып эшләгәнлектән, ул мәктәп алдында торган максатларга ирешүдә педагогик хезмәттәшлекнең зур роль уйнавын аңлый. Педагогик коллективның укучылар коллективына йогынтысын өйрәнеп. В.А.Сухомлинский түбәндәге закончалыкны билгели: педагогик коллективта җыелган һәм кайгыртучанлык белән сакланган рухи байлыклар никадәр күбрәк, шулкадәр укучылар коллективы тәрбия процессында шулкадәр активрак, көчлерәк була.

    Укытучы хезмәтенең иҗади табигате. Педагогик эшчәнлек, башка һөнәрләр кебек үк, сыйфат характеристискаларына ия. Укытучының хезмәт оештыручанлыгын аның үз эшчәнлегенә иҗади мөнәсәбәт дәрәҗәсеннән чыгып кына бәяләргә мөмкин. Педагог эшчәнлегедә иҗадилык дәрәҗәсе билгеләнгән максатларга ирешүдә үз мөмкинлекләрен куллану дәрәҗәсен чагылдыра. Шуңа күрә педагогик эшчәнлектә иҗадилык мөһим үзенчәлек санала. Педагогик ситуацияләрнең күптөрлелеге мәсьәләләрне хәл итүдә һәм анализлауда вариатив алымнарны таләп итә.

    Бүгенге көндә педагогик эшчәнлекне табигате белән иҗади дип санау аксиомага әверелде. Әмма иҗади булмаган эшкә иҗат элементлары кертә алган кебек, педагогик эшчәнлекне дә, иҗади башлангычны юк итеп, әзер калып буенча төзергә мөмкин.

    Иҗат – моңа кадәр булмаган, яңа, булган тәҗрибәне үзгәртү һәм белемнәрнең, осталыкларның, продуктларның яңа комбинация формалаштыру нигезендә туган эшчәнлек13. Иҗат төрле дәрәҗәләргә ия. Иҗатның бер дәрәҗәсе өчен инде яшәп килгән белемнәрне куллану һәм аларның кулланылыш өлкәләрен киңәйтү хас; икенче дәрәҗәдә объектка яки белемнәр өлкәсенә гадәти карашны үзгәртә торган яңа алымнар төзелә.

    Башка өлкәләрдәге иҗадилыктан (фән, техника, сәнгать) аермалы буларак, педагогның иҗадилыгы яңа, үзенәлекле булган социаль кыйммәтне төзүне күз уңында тотмый, чөнки аның төп продукты булып шәхес үсеше кала бирә. Әлбәттә, иҗади педагог, бигрәк тә педагог-новатор үзенең педагогик системасын төзи, әмма ул бу шартларда иң яхшы нәтиҗәгә ирешү чарасы гына булып тора.

    Педагог шәхесенең иҗади потенциалы аның социаль тәҗрибәсенә, үзенчәлекле карарлар, новаторлык форма һәм методлар табу һәм куллануда ярдәм итә торган психологик-педагогик һәм предмет белемнәренә, яңа идеяләргә, осталгына һәм күнекмәләренә бәйле формалаша. Бары тик махсус әзерлекле, эрудицияле укытучы гына килеп туган ситуацияләрне иҗади күзаллау һәм фикри тәҗрибә нигезендә тирәнтен анализлап һәм проблеманың асылын аңлап, аны хәл итүнең яңа юлларын һәм мөмкинлекләрен табарга сәләтле. Иҗадилык үз хезмәтенә намус белән караган, һәрвакыт һөнәри осталыгын, белемнәрен арттыруга һәм иң яхшы мәктәп, укытучылар тәҗрибәсен өйрәнергә омтылган кешеләргә генә бирелә.

    Педагогның иҗадилыгы педагогик эшчәнлекнең төп компонентлары структурасында билгеләнә һәм аның бөтен якларын да колачлап ала. Болар – планлаштыру, оештыру, башкару һәм нәтиҗәләрне анализлау.

    Хәзерге заман фәнни әдәбиятта педагогик иҗат үзгәреп торган шартларда педагогик бурычларны хәл итү процессы кебек аңлашыла. Күпсанлы тирлаштырылган һәм стандарт булмаган мәсьәләләрне хәл итеп, укытучы, һәр тикшеренүче кебек үк, үз эшчәнлеген эвристик эзләнүләрнең гомуми кагыйдәләре нигезендә кора. Болар – педагогик ситауцияләрне анализлау; мәгълүматларга таянып нәтиҗәләрне проектлау; фаразларны тикшерү һәм тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен кирәкле чараларны анализлау; кабул ителгән мәгълүматларны бәяләү; яңа бурычларны формалаштыру.

    Теләсә кайсы кешенең, шул исәптән педагогның да, иҗади потенциалы иҗади шәхеснең билгеләре дип аталган үзенчәлекләр белән характерлана. Шундый билгеләрнең төрле исемлеге китерелә. Аларда шәхеснең альтернативаны күрә һәм формалаштыра алуы, беренче карашка дөрес булганга шик белдерү, тапталган формулировкалардан качу; проблемага керү һәм шул ук вакытта чынбарлыктан аерылу, перспектива күрү; авторитетларга йөз тотуга каршы килә белү сәләте; таныш объектны бөтенләй башка яктан, яңа контекстта ачу; теоретик фикерләрдән, кара белән акка аерудан качарга әзер булу, билгесезлек һәм эзләнүләр хакына гадәти тормыштан һәм урнашкан тәртипләрдән читләшү кебек сәләтләр аерылып тора.

    Иҗади шәхесне аның креативлыгын билгели торган шәхес-эшлекле сыйфатлар аерып тора. Е.С.Громов белән В.А.Моляко креативлыкның җиде билгесен атый. Болар – оригинальлек, эвристиклык, фантазия, активлык, тупланганлык, төгәллек, сизгерлек. Педагог-иҗатчыга инициатива белдерүчәнлек, мөстәкыйльлек, фикерләү сүлрәнлеген җиңә алу сәләте, яңага һәм аны аңларга омтылу, максатчанлык, ассоциация киңлеге, күзәтүчәнлек, һөнәри хәтернең үсеш алу хас.

    Шулай итеп, педагогик иҗат – педагогик тәҗрибәдә җыелганны үзләштерүдән ( адаптация, репродукция, белем һәм тәҗрибәләрне яңарту) үзгәрүгә, яшәп килгән педагогик яңартуга барган процесс ул. педагогик ситуациягә яраклашудан аның үзгәрешенә кадәрге юл укытучының иҗат динамикасының асылын тәшкил итә (А.К.Маркова).

    В.И.Загвязинский педагогик иҗатның түбәндәге дәрәҗәләрен аерып карый:

    −новаторлык. Педагогикада ул ачышлар белән бәйле, аларның авторлары педагогик чынбарлыкны үзгәртергә сәләтле идеяләрне раслый;

    −уйлап табучанлык. Педагоглар педагогик системада яңа элементлар уйлап таба һәм кулланышылышка кертә;

    −рациональлек. Ул тәрбияләү һәм белем бирүдә моңа кадәр кулланылышта булган метод һәм чараларны билгеле бер шартларга модернизацияләү һәм яраклаштыруга бәйле.

    Һәр укытучы үзеннән алдагыларныд эшен дәвам итә, әмма укытучы-иҗатчы киңрәк һәм ераграк күрә. Һәр укытучы тегеләй яки болай педагогик чынбарлыкны үзгәртә, әмма бары тик укытучы-иҗатчы гына тамырдан үзгәрешләр өчен көрәшә һәм бу эштә үрнәк булып тора.
      1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   41


    написать администратору сайта