Булачак педагогка
Скачать 0.6 Mb.
|
§ 4. Педагог-профессионал барлыкка килүдә үз-үзеңә белем бирү чарасы Укытучының өзлексез белем өстәве оештырылган укуны гына түгел, аның үз-үзенә белем бирүен дә күздә тота. Ул педагогик эшчәнлеккә ия булу һәм осталыкка ирешүне генә түгел, үә шәхесеңне дә камилләштерүне үз эченә ала. Үз-үзеңә белем бирү, иң беренче чиратта, гамәли эшчәнлекнең турыдан-туры максатларына бәйле һәм дәресләргә һәм дәрестән тыш чараларга әзерлек, методик берләшмәләргә, педсоветларга доклад әзерләү процессларында һ.б.ларда тормышка ашырыла. Белемнәрне яңарту укучыларның уку предметы программасына бәйле булмаган сорауларына җавап табу өчен дә кирәк. Укытучының үз-үзенә белем бирүгә омтылышы яңа педагогик идеяләрне үзләштерү, алдынгы тәҗрибәне сынау һ.б.ларга да бәйле. Педагогик белем бирү бинасында кичәге мәктәп чыгарылышы укучылары яңа шартларга эләгә. Алар исә югары таләпләр куя: үз вакытыңны рациональ рәвештә бүлү һәм планлаштыру; үз эш урыныңны оештыру, китап һәм махсус әдәбият белән эшләү һ.б.лар. Үз-үзеңә белем бирү осталыгына һәм күнекмәләренә ия булу гигиена һәм педагогик яктан нигезләнгән көн тәртибе урнашудан башлана. Үзеңнең укыту һәм укытудан тыш эшчәнлегеңне үз-үзедә белем бирүгә дә, ял итәргә дә вакыт калдырырлык итеп оештырырга кирәк. Үз-үзеңә белем бирү күнекмәләләренә һәм укыту хезмәтен рациональ оештыру осталыгына ия булу акыл хезмәте культурасының формалашуын дәлилли. Ул исә түбәндәгеләрне үз эченә ала: анализ һәм синтез, чагыштыру һәм классификация, абстрактлаштыру һәм гомумиләштерү, акыл эшсәнлегенең алынган белемнәр һәм алымнарын яңа шартларга “күчерү” процессларында чагылган фикерләү культурасы; тотрыклы танып белү кызыксынуы, танып белү бурычларын иңади хәл ииткәндәге осталыклар һәм күнекмәләр, төп, иң мөһим проблемаларга туктала белү; мөстәкыйль белем алуда рациональ методлар һәм алымнар, телдән һәм язмача камил сөйләмгә ия булу; акыл хезмәтенең гигиенасы һәм аның педагогик яктан максатка ярашлы оештыру, үз вакытыңны, физик һәм рухи көчне дөрес файдалану. Укытучы тарафыннан башкарылган һөнәри үз-үзеңә белем бирү аның профессионализмын арттыруна юнәлдерелә һәм үз эченә түбәндәгеләрне ала: − педагогик мәгариф, ягъни укытучының фәнни педагогик идеяләрне үзләштерүе һәм башка укытучылар тәҗрибәсе белән танышуы; − һөнәри эшсәнлекнең яңа алымнары, кыйммәти ориентацияләре һәм юнәлешләренә ия булу; − үз тәҗрибәңне күздән кичерү һәм аны булдыру, гомумиләштерү өчен, алга таба эшләрне фаразлау. Укытучының психологик һәм педагогик белемнәргә ихтыяҗында үз-үзедә белем бирү һәм иҗат процессына шәхси кызыксыну; башка укытучылар тәҗрибәсе контекстында үз җәҗрибәңне бәяләүгә омтылу чагыла. Үз-үзедә белем бирү процессы укытучының бәмгыятьтәге һөнәри позициясе һәм һөнәри потенциалы (белемнәр, осталыклар, күнекмәләр) урнашуга юнәлдерелә. Шушы бәйләнештә үз-үзеңә белем бирү укытучының һөнәри тәртибен көйләү формасында чагылыш таба. Ул үз эченә үз эшчәнлегенең нәтиҗәләренә анализны һәм аныд белән идарә итүгә сәләтен ала. Өзлексез белем алуның бер өлеше буларак, үз-үзеңә белем бирү алынган белемнәргә компенсацияне күздә тота: шәхемнең үзгәреп торган дөньяга туктаусыз яраклашуы; шәхемнең иңади потенциалының өзлексез үсеше. Эшне яңа башлаган укытучы өчен үз-үзеңә белем бирүнең компенсатор һәм яраклашу максатлары беренче планга чыга, алга таба иҗади потенциалны үстерү максатлары зуррак әһәмияткә ия була. Үз-үзеңә белем бирүнең әйдәп бара торган максатлары арасында түбәндәге у к ы т у ч ы н ы ң б е л е м б и р ү э ш ч ә н л е г е д ә р ә җ ә л ә р е н аерып күрсәтергә кирәк: компенсатор (мэшчәнлек мотивлары нигездә педагогик белем бирүнең база өлешендә күренгән җитешсезлекләрне бетерүгә бәйле); яраклашу (һөнәри культураның билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү); иҗади (үз-үзеңә белем бирүнең максаты булып иҗади мөмкинлекләрне үстерү тора). Үз-үзеңә белем бирүнең максатларын билгеләүдә күп нәрсә укытучының шәхесенә, аның әзерлеге дәрәҗәсенә, сәләтенә, тәбрибәсенә һ.б.ларга бәйле. алар якын, урта, ерак булырга мөмкин. Якын максатлар үз эченә предмет буенча, педагогикада, психологиядә, методикада белемнәрдәге җитешсезләкләрне юк итүне үз эченә ала. Урта − билгеле бер актуаль мәсьәләне нигезле өйрәнү һәм гамәли камилләштерү. Ерак − үз осталыгыңны камилләштерү максатыннан, педагогик эшчәнлекне оештыруның теория һәм практикасын үзләштерү. Болар барысы да үзара бәйләнгән. Укытучының үз-үзенә белем бирүдәге иң продуктив юнәлеш − мәктәпне комплекслы өйрәнү темасы кысаларында фәнни яки иетодик проблемаларны эшкәртү. Шулай итеп, үз-үзеңә һөнәри бюелем бирү укытучының педагогик осталыгын арттыруда, аның гомуми һәм педагогик культурасын арттыруда мөһим чара булып тора. Үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар һәм биремнәр. 1. “Ни өчен мин педагогик һөнәрне сайладым?” дигән темага микросочинение языгыз. 2. Бүгенге заман педагогик белем бирүнең максатлары һәм бурычлары нидән гыйбарәт? 3. Күп баскычлы педагогик белем бирүнең мәгънәсе нәрсәдә? 4. Педагогик белемб ирүнең структурасын схематик яктан чагылдырыгыз. 5. Укытучының үз-үзен җәрбияләвенең асылы нидән гыйбарәт? 6. Педагогның һөнәри идеалына характеристика бирегез. 7. Укытучының һөнәри үз-үзен тәрбиләвенә этәргә торган факторларны атагыз. 8. Студентлык яшендә үз-үзеңне һөнәри тәрбияләүнең ннди этаплары һәм үзенчәлекләре бар? 9. Педагогның үз-үзен һөнәри тәрбияләвенең алымнарын атагыз. 10. Якын вакыт аралыгы өчен (өч ай, ярты ел, ел) үз-үзеңне һөнәри тәрбияләү программасын төзегез. 11. Педагогның үз-үзен һөнәри тәрбияләвенең нинди үзенчәлекләрен беләсез? Тәкъдим ителә торган әдәбият Федеральный государственный образовательный стандарт высшего профессионального образования по направлению подготовки 050100 «Педагогическое образование». – М., 2009. Диденко В.Н. Ввведение в педагогическую деятельность. – Смоленск, 2005. Донцов И.А. Самовоспитание личности. – М., 1984. Елканов С.Б. Основы профессионального самовоспитания будущего учителя. – М., 1989. Левитан К.М. Основы педагогической деонтологии. – М., 1994. Орлов Ю.М. Восхождение к индивидуальности. – М., 1991. Педагогическая антропология / под ред. Л.Л. Редько, Е.Н.Шиянова. – Ставрополь, 2006. Шакуров Р.Х. Творческий рост педагога. – М., 1995. Шиянов Е.Н. Педагогика: общая теория образования : учеб. Пособие для студентов пед. учеб. Заведений. – Ставрополь, 2007. II КИСӘК. ПЕДАГОГИКАНЫҢ ГОМУМИ НИГЕЗЛӘРЕ 5 нче бүлек Кеше турындагы фәннәр системасында педагогика § 1. Педагогиканың объекты, предметы һәм функцияләре Педагогиканы фән буларак билгеләү өчен, аның предмет өлкәсе чикләрен аңлау яисә аның нәрсә өйрәнүенә җавап бирү мөһим. Үз чиратында, әлеге сорауга җавап табу аның объекты һәм предметы хакында күзаллау булдырырга шарт тудыра. Элегрәк тә, бүген дә галимнәрнең педагогикага карашларында өч концепция (караш) яшәп килә. Беренче концепция тарафдарлары фикеренчә, педагогика − кеше белемнәренең дисциплинаара өлкәсе. Әмма мондый караш педагогиканың мөстәкыйль теоретик фән булуына, ягъни педагогик күренешләрне чагылдыру өлкәсе икәнлегенә каршы килә. Бу очракта педагогикада чынбарлыкның төрле катлаулаы объектлары (галәм, сәясәт, социализация, үсеш һ.б.лар) чагылыш таба. Икенче концепция тарафдарлары педагогиканы гамәли дисциплина ролендә бәяләп, аның функциясен башка фәннәрдән алынган ( психология, табигать белеме, социология һ.б.лар) һәм белем бирү, тәрбия өлкәсендә килеп туган мәсьәләләргә яраклаштырылган белемнәрне кулланудан гыйбарәт дип исәпли. Әйтик, беренче карашка, фәнни педагогиканың объекты булып укучы, тәрбияләнүче, ягъни тәрбияләнә һәм укытыла торган теләсә кайсы кеше тора. әмма бу очракта педагогика да, психология дә психик чынбарлыкны ( кеше психикасын) өйрәнә. Педагогика исә психологиянең гамәли өлеше, аның “гамәли кушымтасы” гына булып тора. Әлеге караш педагогиканы психопедаогоикага алмаштыру остылышларына бәйле. Беренче концепция тарафдарлары кебек үк, икенчеләре дә башка фәннәрдән алынган нигезләмәләр җыелмасына алмаштырып, педагогиканың үз предметына хокукын, үз теоретик белемнәренә ия булуын кире кагалар. Әлеге шартлар педагогик практикада тискәре чагылыш таба. Педагогика белән чиктәш бер генә фән дә педагогик чынбарлыкны тулаем һәм махсус өйрәнми. Мондый караш булганда педагогик практиканың башкарылуы һәм һәм үзгәреше өчен фундаменталь нигез эшләнә алмый. андый педагогиканың эчтәлеген педагогик күренешләрнең төрле якларын өлешләп күзаллау җыелмасы тәшкил итә. В.В.Краевский фикеренчә, фзн һзм практика өчен бары тик өченче концепция генә продуктив була ала. Аның буенча, педагогика − үз объекты һәм өйпәнү предметы булган чагыштырмача мөстәкыйль фән. Фән объекты − әлеге фән өйрәнә торган чынбарлык өлкәсе. А.С.Макаренко − галим һәм практик, аны “баласыз” педагогикада гаепләү кыен, 1922 елда педагогика фәне объектының үзенчәлеге турында фикер формулаштырды. Аның язуынча, педагогик тикшеренүләрнең объекты итеп баланы алу дөрес түгел. Фәнни педагогиканың тикшерү объекты ул – “педагогик факт (күренеш)”. Шул ук вакытта бала да, кеше дә тикшеренүче игътибарыннан читтә калмый. Киресенчә, кеше турындагы фәннәрнең берсе булган педагогика аның шәхесенең үсеше һәм формалашуындагы максатчан эшчәнлеген өйрәнә. Педагогика үз объекты сыйфатында индивидны, аның психикасын (психология объекты) түгел, ә аның үсешенә бәйле педагогик күренешләр системасын күздә тота. Шуңа күрә педагогиканың объекты булып кеше индивиды үсешенә җәмгыятьнең максатчан эшчәнлеге процессында шартлар тудыра торган күренешләр тора. Әлеге күренешләр “мәгариф” исемен алды. Нәкъ менә шулар педагогика өйрәнә торган объектив дөньяның өлеше санала. Фән предметы − әлеге фән генә өйрәнә торган объектның өлеше. Мәгарифне педагогика гына өйрәнми. Аны фәлсәфә, социология, психология, икътисад һәм башка фәннәр дә өйрәнә. Мәсәлән, “хезмәт ресурсларының” реаль мөмкинлекләре дәрәҗәсен өйрәнгән икътисадчы мзгариф системасы белән бәйләнешкә кереп, аларны әзерләүгә күпме чыгымнар тотылачагын билгеләргә тырыша. Социолог мәгариф системасыныэ социаль мохиткә яраклаша, фәнни-техник прогресска һәм социаль үзгәрешләргә йогынты ясый ала торган кешеләрне әзерләү турында белергә тели. Үз фиратында, фәлсәфәче киңрәк караштан чыгып, мәгарифнең максатлары белән кызыксына − алар бүген нинди хәлдә, хәзерге заман аларга нинди таләпләр куя? Психолог мәгарифнең психологик аспектларын педагогик процесс буларак өйрәнә. Политолог җәмгыять үсешенең теге яки бу этабында дәүләтнең мәгариф сәясәтенең нәтиҗәлелеген ачыкларга тырыша һ.б.лар. Мәгарифне социаль феномен буларак өйршнгән күпсанлы фәннәрнең керткән өлеше, һичшиксез, кыйммәтле һәм кирәкле, әмма әлеге фәннәр кешенең даими үсеше прооцесслары, әлеге үсештә педагог белән укучыларның үзара тәэсир итешүе һәм тиешле институциональ структурага бәйле мәгарифнең асыл мәгънәсен колачламый. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге аспектларны өйрәнү педагогика дигән махсус фән өйрәнергә тиешле объект өлешен (мәгариф) билгели. Педагогика предметы − максатчан рәвештә махсус социаль институтларда (гаиләдә, мәгариф һәм мәдәни-тәрбия учреждениеләрендә) реаль тулы канлы педагогик процесс. Педагогика бу очракта педагогик процессның (мәгариф) асылын, закончалыгын, тенденөия һәм үсеш перспективаларын кешенең барлык тормышы буенча аның үсеш факторлары һәм чаралары буларак өйрәнә торган фән буларак карала. Шушы нигездә педагогика аның оештыру теориясе һәм технологияләрен, педагог эшчәнлеген камилләштерү формалары һәм методларын, укучылар эшчәнлегенең төрле төрләрен, шулай ук аларның үзара тәэсир итешүенең стратегия һәм алымнарын булдыра. Педагогиканың фән буларак функцияләре – теоретик һәм технологик − аның предметына шарт булып тоар һәм органие бердәмлектә гамәлгә ашырыла. Педагогиканың теоретик функциясе өч дәрәҗәдә башкарыла: тасвирлау яки аңлату, − алдынгы һәм новатор педагогик тәҗрибәне өйрәнү; диагностик − педагогик күренешләр торышын, педагог һәм укучылар эшчәнлегенең уңышлылыгын яки нәтиҗәлелеген ачыклау, шарт һәм сәбәпләр урнаштыру; прогностик− педагогик эшчәнлекнең эксперименталь тикшеренүләре һәм алар нигезендә әлеге чынбарлыкның үзгәреш моделен төзү; теоретик функциянең прогностик дәрәҗәсе педагогик күренешләрнең асылын ачуга, педагогик процесста тирәнтен күренешләрне табуга, күздә тотылган үзгәрешләрне фәнни нигезләүгә бәйле. әлеге дәрәҗәдә уку һәм тәрбиянең теориясе, укыту практикасыннан алдарак торган педагогик системаның модельләре төзелә. Педагогиканың технологик функциясе шулай ук өч дәрәҗәне тәкъдим итә: проектив, үз эченә теоретик концепцияне алган һәм “норматив, яки регулятив”ны билгеләгән (В.В.Краевский) тиешле методик материалларны (уку планнары, программалар, дәреслекләр һәм кулланмаларны, педагогик тәкъдимнамәләрне) эшкәртүгә, педагогик эшчәнлек планы, аның эчтәлеге һәм характерына бәйле; үзгәрүчән, педагогик фән казанышларын камилләштерү һәм реконструкция максатыннан, укыту практикасына кертүгә юнәлдерелгән; рефлексив, фәнни тикшеренү нәтиҗәләрнең укыту һәм тәрбия бирү практикасына йогынтысына бәя бирүне һәм алга таба фәнни теория белән гамәли эшчәнлекнең үзара бәйләнешен коррекцияләүне күздә тота. § 2. Социаль феномен һәм гомумкешелек кыйммәте буларак мәгариф Теләсә кайсы җәмгыять аның әгъзалары тәртипнең кабул ителгән кыйммәтләре һәм нормалары, конкрет табигый һәм социаль-тарихи шартлар булганда гына яши. Кеше социализация процессында шәхескә әверелә, аның ярдәмендә ул социаль функция башкару осталыгын ала. Кайбер галимнәр социализацияне яшәү урыны һәм коллектив үзгәрүенә, гаилә хәленә, картлык килүгә бәйләп, гомерлек процесс дип аңлыйлар. Мондый социализаөия ул – социаль яраклашу. Әмма социализация аның белән югалмый. Ул шәхеснең үсешен, үзбилгеләнешен, үз-үзен реализаөияләүне күздә тота. Андый мәсьәләләр стихияле дә, максатчан да, җәмгыять, моның өчен махсус төзелгән институт һәм кеше ярдәмендә дә хәл ителә. Әлеге максатчан булдырылган социализация белән идарә итү процессы мәгариф дип атала да; ул аларны өйрәнү белән төрле фәннәр шөгыльләнгән күп кенә яклары һәм аспектлары булган катлаулы социаль-тарихи феномен санала. Мәгариф дигәндә шәхеснең физик һәм рухи формалашу процессы, социализация процессы, аңлы рәвештә кайбер идеал образларга, тарихи яктан җәмгыять аңына кереп калган социаль эталоннарга (мәсәлән, Спарта сугышчысы, игелекләр кылучы христианин, энергияле эшмәкәр, гармоник үсеш алган шәхес) йөз тоткан бердәм процесс аңлашыла. Бу очракта мәгариф барлык җәмгыятьләр һәм индивидлар тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Шуның өчен дә ул кеше, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләре өчен максатчан тәрбия бирү һәм укыту процессларын үз эченә алган социаль күренеш санала. Белемнәрне тапшыру процессы һәм социаль тәҗрибә җәмгыятьнең башка тормыш өлкәләреннән аерылып тора башлагач һәм махсус рәвештә укыту һәм тәрбия эше белән шөгыленә әверелгәч, мәгариф социаль тормышның үзенчәлекле өлкәсенә әйләнде. Әмма мәгариф шәхеснең мәдәнияте, социализаөиясе һәм үсешен алдагы буыннарга тапшыруны тәэмин итүче социаль алым буларак, җәмгыять барлыкка килү белән аәйда була һәм хезмәт эшчәнлеге, фикерләү, тел белән бергә үсеш кичерә. Социаль күренеш буларак мәгариф − иң беренче чиратта объектив иҗтимагый кыйммәт. Теләсә кайсы җәмгыятьнең әхлакый, интеллектуаль, фәнни-техник, рухи-мәдәни һәм икътисади потенциалы турыдан-туры мәгариф өлкәсенә бйәле. Әмма иҗтимагый табигатькә һәи тарихи характерга ия булган мәгариф, үз чиратында, җәмгыятьнең тарихи тибына шартлар тудыра. Алар әлеге социаль функцияне башкара. Ул җәмгыятьнең социаль үсеш мәсьәләләрен, икътисад һәм культура дәрәҗәсен, аның сәяси һәм идеологик торышын чагылдыра. Педагоглар да, тәрбияләнүчеләр дә иҗтимагый мөнәсәбәтләр субъекты булып тора. Социаль күренеш буларак мәгариф − чагыштырмача мөстәкыйль система. Аның функциясе булып җәмгыять әгъзаларын аерым бер белемнәргә (иң беренче чиратта, фәнни), идея-әхлакый кыйммәтләргә, осталыкларга, сәләтләргә, тәртип нормаларына юнәлдерелгән системалы рәвештә укыту һәм тәрбияләү ул. Аның эчтәлеге ахыр чиктә әлеге җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм сәяси төзелеше, матди-техник үсеше дәрәҗәсе буенча билгеләнә. Кеше туганнан алып теге яки бу социаль төркемгә карый, мөлкәткә, җитештерү законнарына һәм матди байлыклар бүоенешенә карата билгеле бер мөнәсәбәттә була, гаилә һәм хезмәт багланышларындагы конкрет системасындагы тиешле юридик кагыйдәләрдән файдалана. Җәмгыятьтәге үзара мөнәсәбәтләрнең эчтәлек һәм характер җыелмасы шәхемнең үсеш юнәлешен билгели. Ата-аналар һәм педагоглар тәрбия һәм укыту эшендә никадәр генә үзенчәлекле булмасыннар, аларның максатлары, теләкләре һәм омтылышлары ахыргы чиктә җәмгыять, теше яки бу социаль төркем, тормышның гомуми кагыйдәләре, мәнфәгатьләре һәм идеаллары тарафыннан үтәргә мәҗбүр ителә. Күп кенә чит илләрдә иҗтимагый (public) яисә дәүләт мәгарифе белән беррәттән, шәхси (private) яки дәүләтнеке булмаган яши. Соңгысы Россиядә дә үсеш алды. Болар: дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары, мәктәпләр (гимназияләр, лицейлар), колледжлар, югары уку йортлары ( институтлар, академияләр, университетлар). Аны дәүләтнеке булган мәгарифкә каршы кую омтылышы бар. Әмма дәүләт, иҗтимагый оешмалар, шәхси затлар (үз-үзеңә белем бирүне дә кертеп) тарафыннан булдырылган мәгарифнең оештыру формалары үз эчтәлеге буенча иҗтимагый санала, чөнки аерым бер нормалар һәм кыйммәтләр формалаштыруга бәйле һәм иҗтимагый җитештерүнең, фәннең, культураның, социаль-көнкүреш һәм сәяси өлкәләрнең билгеле бер дәрәҗәсен чагылдыралар. Социаль күренеш буларак мәгариф − каршылыклы һәм диалектик система. Беренчедән, ул җәмгыятьтәге социаль-икътисади үзгәрешләргә сыгылмалы һәм динамик яраклашырга һәм шул ук вакытта педагогик асылы буенча тотрыклы (“конъюнктура иярмәскә һәм бер яктан икенче якка күчеп йөрмәскә”) булырга тиеш. Икенчедән, традицион урнашкан һәм берсен-берсе алмаштыра торган мәгариф концепцияләрен тапшырырга һәм берүк факытта прогностик, яшьләрне тормышка әзерләргә тиеш. Мәгариф системасы башка − техник, кибертехник, икътисади һ.б. шундый системалардан катлаулырак. Бу ябык булмаган, катгый үзәкләшкән һәм тәртипкә салынган система. Ул − үз-үзеңне тануга (рефлексияләр), сан һәм сыйфат ягыннан баюга, макросоциумда, шулай ук эчке системада бара торган перманент үзгәртеп коруга сәләтле ачык система. Хәзерге заман мәгарифенең гуманистик юнәлегәнлеге сыгылмалылык һәм динамикалылык кебек характеристикаларын көчәйтә. Социаль система буларак мәгариф мәгариф хезмәте күрсәтү өлкәләрен дифференцияле һәм үзгәрешләрг әачык итә. Үзенең учреждениеләре белән мәгариф системасы түгел, ә кеше мәгарифкә ихтыяҗы һәм сәләте буенча индивидуаль мәгариф траекториясен аңлы рәвештә сайлый. |