Главная страница
Навигация по странице:

  • §4. Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнеше

  • Булачак педагогка


    Скачать 0.6 Mb.
    НазваниеБулачак педагогка
    Дата03.12.2021
    Размер0.6 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаpub_2823686.docx
    ТипДокументы
    #290051
    страница7 из 41
    1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   41
    § 3. Педагогик процесс буларак мәгариф. Педагогиканың категория аппараты
    Теләсә кайсы фәнни белемнәр йлкәсенең үсеше төшенчәләр үсешенә бәйле. Алар, бер яктан, асылы буенча бердәм билгеле бер класс күренешләренә күрсәтә, икенче яктан, әлеге фәннең предметын төзи.

    Беренче төркемгә фәнни белемнәрнең башка өлкәләрендә кулланыла торган төшенчәләр керә. Педагогикада − аның объекты белән бйәле төшенчәләр. Икенче төркемгә педагогика предметын ача торган педагогитк төшенчәләр керә.

    Б е р е н ч е т ө р к е м т ө ш е н ч ә л ә р е арасында шәхеснең үсеше һәм формалашуы, социализация кебек педагогиканың объектын тасвирлауда ярдәм иткән дисциплинаара төшенчәләрне аерып күрсәтергә кирәк.

    Үсеш – матди һәм идеал объектларның кире кайтмый торган, юнәлешле, закончалыклы үзгәреше. Бары тик шушы өч үзенчәлек бергә булганда гына башка үзгәрешләр арасында үсеш процессын аерып чыгара.

    Фәндә тотрыклы урнашкан билгеләмәләрне гомумиләштереп, шуны әйтергә мөмкин: кеше үсеше − аның организмындагы, нерв системасындагы һәм психикасындагы сан һәм сыйфат үзгәрешләре процессы һәм нәтиҗәсе. Ул даими, туктаусыз үзгәрешләргә, бер халәттән икенчесенә күчүгә, гадидән катлаулыга әверелүгә, түбәннән югарыга, саннан сыйфатка әйләнүгә бәйле.

    Кеше үсешен тирәнтен өйрәнү максатыннан, физик, психик, шәхси һәм башка үсешләрне аерып карап, фән аның состав компонентларын дифференцияләү юлыннан китте. Педагогика иң беренче сиратта шәхеснең үсеш проблемаларын башка компонентлар багланышында тикшерә. Әгәр психология психика үсеше законнарын аңлатса, педагогика аның үсеше белән максатчан идарә итү теориясен булдыра.

    Шәхеснең үсеше − катлаулы эчке һәм тышкы шартларның яраклашуы һәм аның тормыш юлыннан аерылыгысызлыгы, тормыш эшчәнлегенең социаль контексты, шәхес үзе катнашкан мөнәсәбәтләр системасы ярдәмендә билгеләнә торган күпланлы процесс.

    Шәхси үсеш − катлаулы өзлексезлек һәм өзлеклелек диалектикасы, башбаштаклык белән характерланган эчке каршылыклы процесс. Димәк, бу кеше акрынлап үз тәртибе белән идарә итәргә, катлаулы бурычлар куярга һәм чишәргә, кризислы (стресслы) ситуацияләрдән чыгу юлын табарга, үз-үзен көйләү алымнарын камилләштерергә өйрәнә дигән сүз.

    Өлкәннәр контроле асытнда үсеш ала башлаган шәхес аларга бәйллелектән котыла һәм үзаңның төп структурасы үсешен һәм үзгәрешләрнең шәхси программасын булдыра. Ул үз тормышының субъектына әверелә. Шушы бәйләнештә шәхес эшчәнлек субъекты буларак үсеш кичерә. Бу − кеше үсешендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

    Эшчәнлек үсеше өлкәннәр белән бергә мөстәкыйльлеккә таба предметлы гамәлләр, аңлап эшләнмәгән һәм максатчан булмаган гамәлләрдән аңлы һәм максатчан гамәлләргә , мотив һәм максат арасындагы ирекле мөнәсәбәтләр урнашуга, эшчәнлекнең операциональягы катлаулануга (планлаштыру, оештыру, үз гамәлләреңне буйсындыру, аларның башкару алымнарын төрләндерү осталыклары), операцияләр эзлеклелеген аерып чыгаруга, гоммумиләштерелгән гамәлләрне эшкәртүгә, фикер рефлексиясе ( максатларны, гамәлләрне чагылдыру сәләте һәм аларны башкару алымнары) нигезендә үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен формалаштыруга таба дәвам итә25.

    Кеше үсешенең төп юнәлешләре эчтәлеге (физик, интеллектуаль, шәхси һәм эшчәнлек) аларның үзара бәйләнән һәм үзара шартлы булуын күрсәтә. Алардан башка кеше үсешенең танып белү һәм шәхси үсешенедә эволюөияле үсеш була алмый.

    Фәннең хәзерге заман үсеше менә мондый нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә: кеше үсеше − кешенең төрле дәрәҗәдәге катлаулыкта булган яки килеп туган мәсьәләләргә яраклы рәвештә, кешенең үз-үзен үстерү һәм үз-үзен реализаөияләүгә әзерлеге (аның эчке потенциалы) урнашу процессы. Мондый билгеләмә шәхеснең үсешен билгеле критерияларга ия булган бурычларның катлаулылыгы белән үлчәргә ярдәм итә.

    Үсеш алган шәхес – белемнәр, эшчәнлек алымнары (осталык һәм сәләт), иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе һәм дөньяга эмоциональ-хисси мөнәсәбәткә ия булган кеше ул.

    Әлеге параметрлар шәхес үсешен билгели торган критерийлар булып тора. Әйтик, акыл өлкәсендә алар гомумиләшкән интеллектуаль осталык һәм төрле ситуацияләрдә аларны күчерү сәләте буларак чагыла. Шул ук критерий физик үсештә субъектның төрле яклы физик мөмкинлекләрен һәм аларны уңышлы камилләштерү сәләтен чагылдыра.

    Шулай итеп, шәхес үсеше индивидның аерым сыйфатлары үсешен дә, шулай ук функция системаларын формалаштыруны да күздә тота. Алар ярдәмендә эшчәнлекнең төп төрләре ( уеннар, өйпәтүләр, хезмәт, аралашу) һәм тәртипнең социаль әһәмиятле формалары гамәлгә ашырыла.

    “Шәхес үсеше” төшенчәсе кешенең җәмгыять белән үзара мөнәсәбәтен билгели торган башка бер дисциплинаара төшенчә – “социализация” белән тыгыз бәйләнгән.

    Социаль системаны яаңадан булдыру, үз социаль структураларын саклау максатын куйган җәмгыять социаль стереотип һәм стандартлар (төркем, сыйнфый, этник, һөнәри һ.б.), тәртип үрнәге формалаштырырга омтыла.

    Җәмгыятькә оппозициядә булмас өчен, шәхес әлеге социаль тәҗрибәне социаль мохиткә, гамәлдә булган социаль багланышлар системасына керү юлы белән үзләштерә. Бу кешенең социаль тәҗрибә, кыйммәтләр, нормалар, җәмгыятькә һәм аерым төркемнәренә хас булган таләпләрне үзләштерү юлы белән җәмгыятькә карата мөнәсәбәтендә адаптация һәм интеграция процесслары ярдәмендә башкарыла.

    Әмма үзенең табигатенә хас булган активлык аркылы шәхес автономиягә, мөстәкыйльлеккә, , иреккә, үз шәхси позициясен булдыруга, кабатланмас индивидуальлеккә омтыла. Шәхеснең үз-үзен үстерү һәм реализаөияләү процесслары башкарыла, ул вакытта аның тарафыннан үзләштерелгән социаль багланышлар һәм тәҗрибә системасы актуальләшеп кенә калмый, яңа социаль багланышлар да төзелә, кабатланмас индивидуаль тәҗрибә туплана.

    Шулай итеп, социализациянең асыл мәгънәсе адаптация, интеграция, үз-үзеңне үстерү һәм реализаөияләү кебек процесслар киселешендә ачыла. Аларның диалектик бердәмлеге кешенең җәмгыять белән үазара тәэсир итешеп яшәгән барлык тормыш юлында шәхес үсешен тәэмин итә.

    Социализация стихияле ( кешенең үсеш һәм үз-үзен үстерү процессы тормыш, җәмгыять белән үзара бәйләнештә һәм аларның йогынтысы астында); чагыштырмача контрольдә тотыла һәм юнәлдерелә торган (дәүләт кешенең тормыш юлына һәм аның үсешенә объектив тәэсир итә торган икътисади, законнар, оештыру чаралары кабул иткәндә); максатчан ( җәмгыять һәм дәүләтнең планлы рәвештә кеше үсеше өчен хокукый, оештыру, матди һәм педагогик шартлар тудыруы – уку һәм тәрбия, кешенең аңлы рәвештә үз-үзен үзгәртүе – үз-үзенә белем бирү һәм үз үзен тәрбияләү).

    Педагогика тарафыннан кулланыла торган дисциплинаара төшенчәләргә шәхесне формалаштыру да керә. Ул − барлык факторлар да – экологик, социаль, икътисади, идеологик, психиологитк һ.б.лар йогынтысында аның социаль асылы үзгәрү, шәхес структурасында физик һәм социально-психологик яңа формалар барлыкка килү, шәхемнең тышкы күренешләре (формалары) үзгәрү.

    Сабый да, өлкән кеше дә формалаша. Формалашу дигәндә шәхес үсешендәге ниндидер бер тәмамлану, балиглык дәрәҗәсенә ирешү, тотрыклылык күздә тотыла. Шушы бәйләнештә уку һәм тәрбия шәхес формалаштыру факторлры санала.

    И к е н ч е тө р к е м т ө ш е н ч ә л ә р е яисә педагогик төшенчәләр, педагогика предметын ача. Конкрет фәннең төшенчәләр аппараты турында сүз барганда барлык өйрәнелә торган өлкәне һәм аны башка фәннәрнеең предмет өлкәләреннән аерып тора торган үзәк (нигез) төшенчәне аерып чыгарырга мөмкин. Теге яки бу фәннең башка төшенчәләре, үз чиратында, үзәк төшенчәнең дифференциясен чагылдыра.

    Педагогикада әундый үзәк төшенчәне педагогик процесс башкара. Әлеге төшенчә, бер яктан, педагогика тарафыннан өйрәнелә торган барлк үкренешләрне ңз аңлата, икенче яктан, әлеге күренешләрнең асылын чагылдыра. “педагогик процесс” төшенчәсен анализлау шуның өчен дә педагогик процесс буларак мәгарифнең башка якын күренешләрдән аермасын ачыклый.

    Иң әүвәл шуны билгеләп үтәргә кирәк: педагогика предметы буларак мәгариф − ул педагогик процесс, “белем бирү проөессы” белән “педагогик процесс” сүзтезмәләре бу очракта синонимнар булып тора. Педагогик процесс билгеләмәсе турында иң беренче әйткәндә – мәгриф максатларыннан тәрбия һәм укыту бердәмлеген тәэмин итеп, нәтиҗәгә таба хәрәкәт ул. аның асыл мәгънәсе шуңа күрә дә компонентларының эчке бердәмлеге, аларның чагыштырмача автномиялелеге санала.

    Педагогик процессның бөтен тулылыгы белән карау системалы якын килү аркылы мөмкин. Ул анда системаны – педагогик системаны күрергә ярдәм итә.

    Педагогик ситема дигәндә шәхес үсеше һәм бөтенлекле педагогик процесста катнашкан функцияләрне бердәм белем бирү максатына берләшкән үзара бәйләнгән күпсанлы структура компонентларны аңларга кирәк.

    Шулай итеп, педагогик процесс җәмгыять һәм шәхеснең үсеш һәм үз-үзен үстерү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән мәгариф бурычларын хәл итү максатында укыту һәм тәрбия чаралары кулланып (педагогик чаралар), педагогларның һәм тәрбияләнүчеләрнең (педаогогик тәэсир итешү) махсус оештырылган үзара тәэсир итшүен аңлата.

    Теләсә кайсы процесс башка торышны эзлекле алмаштыру ул. педагогик процесста ул педагогик тәэсир итшү нәтиҗәсе. Нәкъ менә шуның өчен педагогик тәэсир итешү педагогик процесста зур мәгънәгә ия. Ул, башка тәэсир итешүләрдән аермалы буларак, алдан уйлап эшләнгән контакт (озак вакытлы яки вакытлыча) булып тора. Аның нәтиҗәсе булып тәртиптә, эшчәнлектә һәм мөнәсәбәтләрдә ике якның да үзгәреше санала.

    Педагогик тәэсир итешү педагогик йогынтыны, аны кабул итүне һәм тәрбияләнүченең үзләштерүен, педагогка һәм үз-үзенә (үз-үзен тәрбияләү) турыдан туры яки турыдан-туры булмаган йогынтысы чагылган шәхси активлыгын үз эченә ала. “Педагогик тәэсир итешү” төшенчәсе шуның өчен дә педагогик тәэсир итү, педагогик йогынты һәм хәтта педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсе булган педагогик мөнәсәбәтләр төшенчәләреннән киңрәк.

    Педагогик тәэсир итешүне аңлау педагогик процесста да, педагогик системада да и к е м ө һ и м к о м п о н е н т н ы − иң актив элементлар булып торган педагогларны һәм тәрбияләнүчеләрне аерып карарга мөмкинлек бирә. Педагогик тәэсир итешүдә катнашучыларның активлыгы алар хакында педагогик процессның субъектлары итеп сөйләү мөмкинлеге бирә.

    Әлеге караш педагогик педагогик процессны махсус оештырылган, максатчан, эзлекле, планлаштырылган, планлаштырылган һзм шәхесне формалаштыру максатыннан, мәктәп укучысына төрле яклап тәэсир итүгә корылган традицион адлауга каршы килә. традицион караш педагогик процессны педагогик эшчәнлегеннән − мәгариф максатларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән моциаль (һөнәри) эшчәнлекнең аерым бер төреннән аера: өлкән буыннан яңа буынга кешелек тарафыннан тупланган культура һәм тәҗрибәне тапшыру, аларның шәхси үсешенә шартлар тудыру һәм җәмгыятьтә билгеле бер социаль роль башкаруга әзерләү. Мондый караш педагогик процесста субъект-объект мөнәсәбәтләрен ныгыта.

    Ул педагогикага идарә итү теориясенең төп постулатын механик рәвештә күчерү нәтиҗәсе булып тора: әгәр идарә итү субъекты бар икән, димәк, объекты да булырга тиеш. Нәтиҗәдә, педагогикада субъект – педагог, ә объект булып исә бала, мәктәп укучысы яки кемнең дә булса җитәкчелеге астында белем алган өлкән кеше санала. Педагогик процесс турында субъект-объект мөнәсәбәтендә карау белем бирү системасында авторитаризмны социаль күренеш буларак күзаллау фикерен ныгытты. Әгәр укучы – объект булса да, ул педагогик процессныкы түгел, педагогик үзара тәэсир итешүнеке, ягъни тышкы, аның эшчәнлегенә юнәлдерелгән объект. Тәрбияләнүчене педагогик процессның субъекты итеп танып, гуманистик педагогика аның структурасындагы субъект-объект мөнәсәбәтләренең өстенлеген дәлилли.

    Педагогик процесс педагогик тәэсир итешүнең эчтәлеге һәм технологияләре белән бәйле махсус оештырылган шартларда башкарыла. Шулай итеп, педагогик процессның һәм системаның тагын ике компоненты аерылып чыгарыла: белем бирү эчтәлеге һәм белем бирү чаралары ( матди-техник һәм педагогик – формалар, методлар, алымнар).

    Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр кебек система компонентларының үзара бәйләнеше, белем бирүнең эчтәлеге һәм чаралары динамик системага ия педагогик процессны тудыра. Алар теләсә кайсы педагогик система барлыкка килү өчен җитәрлек дәрәҗәдә һәм кирәкле (А.А.Мищенко).

    Рухи яңартып кору өлкәсендәге җәмгыятьнең таләпләре быелмасы буларак, белем бирүнең максаты социаль заказ буларак, педагогик системалар барлыкка килүнең детерминантасы (алшарты) санала. Шушы ук система кысаларында ул белем бирү эчтәлегенең имманент (эчкегә хас) характеристикасына әверелә. Анда ул педагогик яктан тәрбияләнүчеләр яшен, аларның шәхси үсеш дәрәҗәсен һәм коллектив үсешен һ.б.ларны исәпкә алып ачыклана. Ул ачыктан-ачык һәм ачыктан-ачык булмаган төрләрдә чараларда була, ә педагогларда һәм тәрбияләнүчеләрдә белем бирү максаты аның аң дәрәҗәсендә һәм эшчәнлектә чагылышында чагыла.

    П.К.Анохин билгеләп үткәнчә, максат реаль эшчәнлектән читләшеп, аның гомуми нәтиҗәсен генә күрсәтми, закон кебек кеше гамәлләренең алымнарын һәм характерын билгели. Педагогик процесс субъектлары (педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр) максат һәм эшчәнлек бердәмлеген, “җәмгыятьтән шәхескә күчү яки киресенчә модус”ны тәшкил итәләр.

    Шулай итеп, җәмгыять заказын чагылдырган һәм педагогик терминнарда ачыкланган максат педагогик система элементы булып түгел, система тудыра торган фактор буларак чагылыш таба. Педагогик система максатка ориентлашып төзелә. Педагогик процесста педагогик системаның алымнары (механизмнары) булып укыту һәм тәрбияләү тора. аларның коралларыннан педагогик системада һәм аның субъктларында – педагогларда һәм тәрбияләнүчеләрдәге эчке үзгәрешләр бәйле.

    Шунысын да искәртергә кирәк, “белем бирү” һәм “тәрбия бирү” төшенчәләрен чагыштыру күп кенә дискуссияләр предметы булып тора.әмма әлеге мәсьәлә тирәсендә туган бәхәсләр продуктив түгел. Бу аларның кайсы контекстта, нинди мәгънәдә кулланылуына бәйле. “Белем бирү” һәм “тәрбия бирү” төшенәләренең әдәбиятта педагогик процессның бер-берсенә каршы кулланылуы дөрес түгел. Белем бирү, социализациянең максатчан процессы буларак, теләсә кайсы очракта да тәрбия бирүне үз эченә ала. әмма белем бирүнең педагогик процесс буларак юнәлгәнлеге аны башкару методлары һәм формаларына бәйле, ә бу исә тәрбия бирү һәм укытуның өстенлеге. Укытуның һәм тәрбиянең принциплар, методлар һәм формалар җыелмасы белем бирү (педагогик процесс) гуманистикмы яки технократикмы, демократикмы яисә авторитармы икәнен билгели.
    Шулай итеп, тәрбия бирү – педагогик процесс шартларында, белем бирү максатларын гамәлгә ашыру өчен, педагогларның һәм тәрбияяләнүчеләрнең махсус оештырылган эшчәнлеге.

    Тәрбия бирүнең состав өлеше буларак, уку аннан эчтәлек ягыннан да, оештыру техник яктан да педагогик процессның норматив боерыкларының регламент дәрәҗәсе буенча аерыла. Мәсәлән, укыту барышында белем бирү эчтәлегенең дәүләт стандарты (дәрәҗәсе) гамәлгә ашырылырга тиеш. Ул шулай ук вакыт кысалары белән (уку елы, дәрес һ.б.лар) чикләнә, аерым бер техник һәм күрсәтмә чараларын, электрон һәм сүз–билге мәгълүмат чараларын (дәреслекләр, компьютерлар һ.б.лар) таләп итә.

    Педагогик процессны гамәлгә ашыру чаралары буларак, тәрбия һәм белем бирү, шулай итеп, белем бирү максатына ирешү өсен алга чыгарылган максатчан һәм оптималь адымнар, этаплар, баскыч дәрәҗәләре теркәлгән белем бирү технологияләрен үз үченә ала.

    Педагогик технология – төрле педагогик бурычларны чишү максатыннан педагогик процесста тәрбия һәм белем бирү өчен кулланыла торган теге яки бу методлар җыелмасына бәйле педагогның эзлекле гамәлләр системасы: педагогик процессны структуралаштыру һәм максатларын төгәлләштерү; белем бирү эчтәлеген уку материалына әйләндерү; предметара һәм предмет эчендәге багланышларны анализлау; педагогик процесснының чараларын һәм оештыру формаларын сайлап алу һ.б.лар.

    Нәкъ менә педагогик бурыч педагогик процессның элементар берәмлеге исәпләнә, аны хәл итү өчен һәр этапта педагогик үзара тәэсир итешү оештырыла. Теләсә кайсы педагогик система кысасындагы педагогик эшчәнлек, үз чиратында, төрле дәрәҗәдәге катлаулылыктагы күпсанлы бурычларны эзлекле чишүдәге һзара багланышлар кебек кабул ителә. Педагогик бурыч – билгеле бер максат белән педагогларның тәрбияләнүчеләр белән үзара тәэсир итешүен билгели торган тәрбия һәм белем бирүдәге материальләшкән ситуация (педагогик ситуация). Шулай итеп, педагогик процесс “моментлары” бер бурычны уртак хәл итүдән икенчесенә күчүдә чагыла.

    Тәрбия һәм белем бирү белем бирүнең сыйфатына – белем бирү максатларын гамәлгт ашыруның дәрәҗәсен чагылдыра торган педагогик процессның нәтиҗәләренә шарт тудыра. Белем бирү нәтиҗәләре педагогик процесста туган, белем бирү өлкәсендәге продукцияне “кулланучылар”ның икътисади, әхлакый, интеллектуаль торышы өчен мөһим булган кыйммәтләр дәрәҗәсе белән билгеләнә. Педагогик процесс буларак белем бирүнең нәтиҗәләре киләчәккә йөз тоткан белем бирүнең үсеш стратегияләренә бәйле.


    §4. Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнеше
    Кеше турындагы фәннәр системасында педагогиканың урынын аның башка фәннәр белән бәйләнеше нигезендә билгеләргә мөмкин. Ул һәрвакыт аның барлыкка килүенә һәм үсешенә түэсир иткән фәннәр белән тыгыз бәйләнештә яши. Әлеге үзара бәйләнешләрнең кайберләре бик күптән, педагогиканың фән буларак билгеләнүе чорында, кайсыларыдыр соңрак барлыкка килә. Беренчеләре арасыннан педагогиканың фәлсәфә һәм психология белән бәйләнешен аерым атага мөмкин, ул бүгенге көндә дә педагогик теория һәм практика үсеше өчен төп шарт булып тора.

    Педагогика белән фәлсәфә бәйләнеше иң озак вакытлы һәм продуктив санала, чөнки фәлсәфи идеяләр педагогик концепция һәм теорияләрне төзүдә катнаша, педагогик эзләнүгә ракурс бирә, аның методологик нигезен тәшкил итә.

    Бүгенге көндә фәлсәфәнең педагогикага карата методологик функциясе киң танылган, ул нигезле, табигате буенча дөньяга карашы булган, кешенең дөнья белән үзара мөнәсәбәтендә ачыкланган тоткан урынын аңлауда, фәлсәфи белемнәрнең асылына шарт булып тора. Педагогиканы өйрәнүчеләр таянган фәлсәфи карашлар системасыннан (экзистенңиалә, прагматик, неопозитивист, матди һ.) педагогик эзләнүләр юнәлеше, белем бирү проңессының асылын, максатчан һәм технологик характеристикаларын билгеләү бәйле.

    Моннан тыш, фәлсәфәнең төрле фәннәргә, шул исәптән педагогикага мөнәсәбәттә методологик функциясе аның фәннә танып белүнең гомуми принциплары һәм алымнары системасын булдыруында чагыла. Педагогик белемнәрне алу процессы фәнни танып белүнең фәлсәфә тарафыннан өйрәнелә торган гомуми закончалыкларына буйсына. Фәлсәфә шулай ук пелагогик тәҗрибәне һәм педагогик концепция төзүдә фикерләүнең теоретик платформасы булып тора. Фәлсәфи нигезләүдән тыш, педагогика тәҗрибәне гомумиләштерү һәм эксперимент ясау юлыннан башка фән статусын ала алмый.

    Педагогика белән психологиянең бәйләнеше иң традицион санала. Чын фән булсын һәм педагог эшчәнлегенә нәтиҗәле юнәлеш бирү өчен, педагогика кеше үзенең үсешендә очрашкан чынбарлыкны исәпкә алырга тиеш. Моны педагогикага нигез салган я.А.Коменский өч гасыр элек үк язып калдырган. Аның фикеренчә, балта остасы да өстәл ясар өчен, агачның нинди төрдән булуын, үзенчәлекләрен, эшкәртү алымнарын белеп эш итәргә тиеш. Кеше агачтан да гадирәкме? Ка йбер укытучылар аның табигатен дә, күңелен, тәэсир итү чараларын да белмичә формалаштырмакчы булалар.

    Кеше табигатенең үзенчәлекләрен, аның табигый мңмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын аңлау таләбе, психик эшчәнлегенең механизмнарын, законнарын, шәхси үсешен ичәпкә алу, әлеге законнар, үзенчәлекләр, ихтыяҗлар һәм мөмкинлекләр ярдәмендә белем бирүне (укыту һәм тәрбияләү) төзү кирәклеген барлык күренекле педагоглар әйтәкилде.

    Педагогика белән психологиянең башлангыч мңнәсәбәтләре күпләр өчен гади тоелды. Әгәр психология “ җан механизмнары”н ачса, аннан белем бирү максатына яраклы рәвештә, бала күңелен формалаштырырга мөмкин. Бу педагогиканың тиешле дәрәҗәдә фәнни эчтәлекне тупламаганда, педагогик практиканың теоретик нигезләмәсе сыйфатында психологияне куллануы белән аңлатыла. Алай гына да түгел, иң күренекле педагоглар элек фәлсәфәчеләр һәм психологлар булганнар.

    Шушы багланышта педагогика белән психологиянең бәйләнешен анализлаганда психологизмны метолологик позиция һәм психологияне фән буларак аеру мөһим. Психологизм психология педагогик практикага юнәлеш бирә торган бердәнбер фәнни нигез булган очракта чагыла. В.В.Давыдов билгеләп үткәнчә, психология исәпкә алынырга тиеш булса да, ул “диктатор” түгел, чөнки педагогларның һәм балаларның тормышы шәхес үсешенең психологик закончалыкларын билгели торган социаль–педагогик шартларга бәйле. Әлеге закончалыклар конкрет –тарихи характерда, шунлыктан, социаль–педагогик шартлар белән бергә шәхес үсешенең закончалыклары да үзгәрә.

    Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнешләре фәлсәфә һәм психология белән генә чикләнми. Ул шәхесне индивид буларак өйрәнә торган башка фәннәр белән дә тыгыз бәйләнештә. Болар – биология (кешенең анатомиясе һәм физиологиясе), антропология һәм медицина.

    Социализациянең максатчан көйләнә торган процессы буларак белем бирү кешенең һәм аның үсешенең табигый факторларга бәйлелеген кире кгаа дигән сүз түгел. Аның тәэсире көйләүнең социалиаль механизмнары белән аралаша. Кеше үсешендәге табигый һәм социаль факторла – педагогика өчен иң мөһимнәрдән санала. Ул кешенең индивидуаль үсешен өйрәнә торган биология өчен дә әһәмиятле.

    Кешенең табигый һәм социаль асылын өйрәнгән педагогика шартлы кеше табигатен төрле яссылыкта һәм төрле яклап карый торган белемнәрне үзенә җыйган антропология фәнендә тупланган потенциалны файдалана.

    Педагогиканың медицина белән бәйләнеше педагогик белемнәрдә коррекцион медицина дип аталган тармакның тууына китерде. Аның предметы булып үсештә тумыштан яки барлыкка килгән кимселекләре булган балаларга белем бирү тора. Ул медицина белән терапефт эффект барлыкка килә торган һәм булган дефектларны киметә яки аларның авырлыгын җиңеләйтә торган социализация процессларының ролен, кыйммәтләрен, позицициясен үзләштерә торган медицина чаралары истсемасын барлыкка китерә.

    Педагогиканың үсеше шулай ук кешене җәмгыятьтә, социаль бәйләнешләр һәм мөнәсәбәтләр эчендә өйрәнә торган фәннәргә дә бәйле. Шуның өчен дә педагогиканың социология, икътисад, политология һәм башка социаль фәннәр белән тотрыклы багланышы бар.

    Педагогиканың икътисади фәннәр белән мөнәсәбәте катлаулы. Икътисади сәясәт һәр заманда да җәмгыятьнең белем үсеше өчен кирәкле шарт булып тора. Педагогиканың үсешендә әлеге өлкәдә фәннә тикшеренүләрне икътисади кызыксындыру кэренекле урын алып тора. Әлеге фәннәрнең багланышы икътисади белем бирү кебек катнаш тармакларны барлыкка китерә.

    Педагогиканың социология белән бәйләнеше шулай ук традицион санала, беренчесе дә, икенчесе дә белем бирүне планлаштыру, теге яки бу тңркем һәм халык кталамының төп үсеш юнәлешләрен ачыклау, төрле социаль институтларда социализация закончалыкларын һәм шәхес тәрбияләүне кайгырта.

    Педагогиканың политология белән бәйләнеше белем бирә торган сәясәтнең һәрвакытта да хакимлек итүче партия һәм сыйныфларның чагылышы булуы белән аңлатыла. Педагогика кешенең сәяси аң субъекты буларак формалашуының шартларын һәм механизмнарын, сөяси идеяләр, сәяси карашны үзләштерү мөмкинлекләрен ачыкларга омтыла.

    Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнешенең д ү р т ф о р м а с ы н аерып карыйлар. Алар арасыннан иң мөһиме – педагогиканың башка фәннәрнең төп идеяләрен, теоретик кагыйдәләрен, гомумиләштерелгән нәтиҗәләрен куллануы. Әйтик, фәлсәфи идеяләр педагогик теория процессын ында юнәлеш бирә торган рольне башкаралар, галимнәргә педагогик күренешләрне өйрәнү барышында ярдәм итәләр. Моннан тыш, башка фәннәрдән алынган идеяләр конкрет педагогик проблемаларның нигезен тәшкил итәргә мөмкин. Мәсәлән, психология идеясе укучыларның төрле эшчәнлеген оештыру закончалыкларын өйрәнү вакытында киң кулланыла, ә шартлы–рефлектор, ике сигнал системасы, кире элемтә эшчәнлеге турындагы физиологик идея уку барышында алына торган белем, күнекмә һәм гадәтләр механизмын аңларга ярдәм итә.

    Педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнешенең тагын бер формасы – әлеге фәннәрдә кулланыла торган тикшерү методларын үзләштерү. Теоретик яки эмпирик теләсә кайсы тикшерү педагогикада кулланылыш алырга мөмкин, чөнки фәннәр интеграциясе шартларында тикшеренүләр гомумфәннигә әверелә. Әйтик, педагогик күренешләрне өйрәнү вакытында эксперименталь тикшеренү алымнары киңәю күп очракта психология, социология кебек фәннәргә йогынты ясый. Математика исә педагогиканы тикшеренүнең статистик алымнары белән баета.

    Педагогиканың башка фән тармаклары белән бәйләнешенең өченче формасы – психология, югары нерв эшчәнлеге физиологиясе, социология һәм башка фәннәрдә конкрет тикшеренү нәтиҗәләрен куллану.

    Һәм, ниһаять, педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнешенең дүртенче формасы – аның кешене комплекслы өйрәнүләрдә катнашуы. Мондый тикшеренүләрне оештыруда төрле фәннәрнең барлык һзара бәйләнешле формалары да катнаша.

    Педагогиканың кеше турындагы башка фәннәр белән бәйләнешен гомумиләштереп әйткәндә, түбүндәгеләрне билгеләү мөһим:

    • теге яки бу фәннән педагогик белемнәр системасын аерырга ярамый;

    • башка фән мәгълүматлары педагогик теория һәм гамали тәкъдимнәрне эшләү өчен кирәкле, әмма алар гына җитми;

    • шул ук мәгълүматлар (мәсәлән, психологиядә яки физиологиядә), укыту процессында нинди максатлар куелуга бәйле рәвештә, төрлечә яки капма–каршы образда кулланылырга мөмкин;

    • Педагогика башка фәннәрдәге мәгълүматларны үзләштереп кенә калмыйча, педагогик процессны тирәнрәк аңлау һәм аны оптималь оештыру алымнарын булдыру өчен, аларны эшкәртә.


    1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   41


    написать администратору сайта